Логотип
Милләттәш

Аккошларны ак килеш саклагыз!

Фигуралы шуу – спортның бу төре дистә еллар буе безне, нинди социаль катламнан, нинди милләттән булуыбызга карамыйча, берләштереп яшәгән бер могҗиза иде. Ә менә боз шаһинәләре арасында татар кызын күрү бөтенләй яңа хисләр белән баетты: монда да булдырдылар бит! 
 
Алинә исеме килешә безнекеләргә. Заһитова туганда, Кабаева нәфис гимнастика буенча берничә тапкыр дөнья һәм Европа  чемпионы булып танылган була инде.  2002 елда Испаниянең Гранада шәһәрендә узган Европа чемпионатында иң югары баскычта торганда, Кабаева үзенең исемен икенче бер татар кызына – фигуралы шуу буенча булачак Гран-при финалы иясе  Алинә Заһитовага кушарлар дип уйламагандыр, билгеле. Нәкъ менә шул вакытта бишектә шактый озак вакыт исемсез яткан сабыйга исем табыла Ләйсән белән Илназ Заһитовлар гаиләсендә. Ә бит Кабаеваның әнисе Любовь Михайловна да кызының фигуралы шуу белән шөгыльләнүен теләгән булган. Тик кызу Ташкентта нәфис гимнастика белән чикләнергә туры килгән...
 
Ә менә Удмуртиянең башкаласы – кар-буранлы, суык кышлы Ижевскида шугалакларга кытлык юк. Боларга өстәп, хоккейчы, «Ижсталь» хоккей клубы тренеры Илназ Заһитов һәм Ләйсәннең фигуралы шуу турындагы хыялы да туры килеп тора тагын.  
 

Җиде кат үлчәнгән юл

7 яшьлек Алинәне беренче тренеры Наталья Антипинага да әнисе җитәкләп килә. Курчак  кебек матур, тал чыбыгы кебек нәзек кызчыкның физик яктан чыдамлыгы да сокланырлык шул. Фигуралы шуу спортына нәкъ шундыйлар кирәк. Теләге дә юк түгел. Дөрес, әнисе күбрәк тырыша бугай. Баланы мәҗбүриләмәскә дә, шул ук вакытта тренировкаларга йөртергә дә кирәк. Ярый ла беренче тапкыр тимераякта бозга басуга «Мин Олимпиада алтынына тырышачакмын!» дип шуып китә торган кыз булса! Алинә үзалдына андый бөек максатлар куймый.  Хәтта берничә тапкыр тимераякларын  элгечкә элеп кайтып китә. Төгәлрәге, җиде тапкыр. «Спортка бер мавыгу итеп карый идем: ошаса – шуам, ошамый икән – туктыйм...» – ди ул үзе. Һәм 10 яшенә кадәр бернинди урын алмыйча, ярышларда катнашып йөри. Ижевскида алар командасы риттбергерны сикерергә ярата (өчле тулупка – 4,1 балл бирәләр, өчле риттбергерга – 5,1 балл). Димәк, беренче чиратта югары сыйфатка йөз тоту Алинәнең холкына ук салынган. 
– Хәзер ул тагын да максатчанрак. Өлкәнәеп китте. Узган ел ул Россия чемпионатында икенче урын алды, ләкин әле Европа чемпионатларында яшь булу аркасында катнаша алмый иде. Быел аның Россия чемпионатында беренчелекне алуы Олимпиадага бару хокукы бирде. Шуңа да быелгы чемпионатның җаваплылыгы икеләтә зуррак иде, – дип ачыклык кертә Алинәнең беренче тренеры Наталья Антипина.  
 – Ярыш арты ярыш, арыганлыгы сизелмиме? – дип кызыксынам аннан. 
– Киресенчә, – дип соклануын яшерә алмый Наталья Алексеевна. – Алинәдә көч ташып тора! 
 

Этери Тутберидзе мәктәбе 

Фигуралы шуу спортында Этери Тутберидзе исеме төрле мифларга төрелгән. Биш балалы гади грузин гаиләсендә үскән кыз фигуралы шуу белән «җенләнә» башлаганда,  иң кыю максатлар куеп Мәскәүгә килә. Кызганыч, тренерлардан уңмый, умыртка баганасына зыян китерә. Парлы шууга күчеп карый. АКШка китә. Аннан тренер булып кайта. Кырыс, диләр аны. Хәер, йомшак тренер белән пьедесталга күтәрелгәннәр юк әле. 
Бүген инде Россиянең атказанган тренеры Этери Георгиевнага эләгү – фигуристкалар өчен ярты бәхет. Аның Юлия Липницкаяның тренеры икәнен искә төшерү дә җитә. 15 яшьлек Юлиянең Сочидагы чыгышын күпләр хәтерлидер әле. Алинә дә Ижевскида вакытта аңа тиңләшергә омтылган. Бүген исә Этери Тутберидзе төркемендә ике йолдыз: «алтыннар»дан гына торган Евгения Медведева белән Алинә Заһитова. 
Ә бит әле кайчан гына Этери Георгиевна Алинәне төркеменнән куган булган. Куган дип... Бу турыда мәгълүмат чаралары  күп язды. Без, журналистлар, хисле халык бит, андый хәбәрләрне ассызыклап, хәтта ки күпертеп, драма ясап күрсәтергә яратабыз. Ничек инде куган? Алай куып йөртергә ул бит Андерсен әкиятендәге шөкатьсез үрдәк бәбкәсе түгел! Аккош кебек Алинәнеме? Хисләр шулайрак дәвам итә. Ә менә Алинәгә этәргеч була ул. Әтисенең холкы анда: кыенлыкларны җиңә-җиңә алга барырга ярата. 
Шулай бервакыт Мәскәүдә ярышлардан соң, Алинә әнисе Ләйсән белән Этери Тутберидзе янына киләләр. Вакыт кыса, Ижевскига алып кайтасы поездга билетлар алынган... 40 минут эчендә Алинә булачак тренерына бөтен остылыгын күрсәтергә өлгерә. 
– Яңа елдан соң килегез, – дип, һәрвакыттагыча елмаеп озатып кала аларны Этери Георгиевна. 
Киләләр. Ләкин өч айдан соң, тренер чыннан да Алинәне төркеменнән куа. «Миңа спорт белән шөгыльләнүче кешенең мөстәкыйль булуы кирәк. Алинә исә безнең тренировкалар системасын аңлап җиткерми иде. Беркем беркемне мәҗбүр итми, телисең икән – эшлә. Алинәдә бу юк иде», – дип искә ала бер интервьюда тренер бу турыда. Бәла үзе генә йөрми, диләр: шуннан соң ук ярыш вакытында Алинәнең үкчә сөяге сына. Кулы да – гипслы. Газаплы ике атна уза. Уйлашалар да Мәскәүдән Ижауга кайтырга карар итәләр. Китәр алдыннан чәчәкләр тотып, Этери Тутберидзе янына саубуллашырга керәләр. «Бәлки яңадан башлап карарбыз», – ди тренер, кинәт кенә фикерен үзгәртеп. Шушы мизгел тагын күпме ярышларның таблоларын үзгәртәчәк әле! 
Менә шулай итеп Алинә бәхетенең койрыгыннан эләктереп кала. Бу юлы тешен кысып, үҗәтләнеп тотына. 
 

Бозда – яңа йолдыз! 

Фигуралы шуу күгендәге яңа йолдызның исеме торган саен ешрак ишетелә. 2016 елда юниорлар арасындагы Дөнья чемпионатында алтын медаль алу, Гран-при финалында җиңү, 2017 елда зурлар чемпионатларында катнашып, Япониянең Нагоя шәһәрендә узган Гран-прины да отулар...
2017 елның  23 декабрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган Россия чемпионатында алтын медаль яулап, Алинә Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узачак Кышкы олимпиадада катнашу хокукы алды. Менә кайчан аккошка әйләнде ул! 
«Черный лебедь» һәм «Дон Кихот» программалары, күз тимәсен, уңыш китерә аңа. Даниил Глейхенгауз куйган «Черный лебедь» шул исемдәге фильмнан булса да, Алинә аны үзгә интерпретациядә башкара. Бу дөньяга аклык белән килгән кош баласы кырыс чынбарлыкка ярашырга мәҗбүр була. Музыканың икенче яртысында аккош каракошка әверелә... Алинәнең әлеге чыгышы зур тормышка метафора булып яңгырый –  шушы 15 яшьлек кыз бала бөтен дөнья карап торганда, боз өстенә  чыгып, бар кешегә дә аңлаешлы телдә өлкәннәргә «дәшә»: аккошларны ак килеш саклагыз! 
 

Әти-әни, әби фатихасы

«Ярышлар алдыннан якыннарым миңа шалтыратмаса ярар иде, дип телим», – ди Алинә бер әңгәмәсендә. Алар болай да төн буена йокламый бит инде: Алинәгә уңышлар телиләр, догада торалар. Кызларына караганда да күбрәк борчылалардыр әле. Шулай булгач, нигә шалтыратып йөдәтергә, тынгысызлыкны йоктырырга? Әнә бит, ярышларның берсендә әнисе янында утыручы бер ханым: «Сез Алинә Заһитованың әнисеме әллә?» дип кызыксынган. «Әйе. Каян беләсез?» – дип сорагач, «Кызыгыз белән бергә сикерәсез бит», – дигән. Кыскасы, спортта бөтен нәрсәне мизгелләр хәл итә. Алинәгә исә шушы мизгелләрне үзенеке итәргә кирәк. Шуңа да ярышлар алдыннан хисләр балансын саклау мөһим. Соңыннан ул үзе шалтыратачак. Гадәттә, башта матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына җавап бирә, аннан соң гына якыннарына чират җитә... 
 
Хәзерге вакытта Алинә Дилә әбисе белән Мәскәүдә яши. Бозга чыккач, әбисенең күрсәтмәләрен дә төгәл үтәп бара. Әти-әнисе һәм сеңлесе Сабина Ижауда калганнар. Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльләнә. 
 
Туган шәһәрен сагына Алинә. Бөтен дөньяга таныткан казанышлары булса да, бала бит әле ул. Яшьтәшләренең күбесе, әнә, 19-20 яшькә кадәр әти-әни канаты астында иркәләнәчәк. Нишләмәк кирәк, җиңү тәмен татыйм дисәң... Сагынуларын басар өчендерме, бер мәче белән ике шиншилла асрый башлаган Алинәбез. 
Туган җирләреңнән сәлам сиңа! 
 
Без Алинәнең тамырлары Актаныштан икәнен дә беләбез. Әтисе Илназ – Татар Әҗбие авылыннан. Безнең күрше авыл булган ул. 1970 елларда Кама су басу зонасында калып, зур-зур авыллар күчеп китәргә, таралырга, онытылырга мәҗбүр ителгән. Хәзер ул урыннарда иксез-чиксез болыннар, күлләр җәйрәп ята. Күлләренә яз көннәрендә аккошлар төшә. Алинә бозга чыккан саен, әнә шул Кама тугайларындагы аккошлар төшә торган күлләр искә төшә... Күргән саен, бөтен Россиягә сибелеп яшәүче меңнәрчә якташларың уңышлар теләп, үзләренең йөрәк җылысын сиңа юллыйдыр, Алинә! 

фото: https://matchtv.ru/olimpijskije_igry/matchtvnews_NI824492_Alina_Zagitova_Osoznala_chto_ja_na_Olimpiade_tolko_vchera

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афэрин!!!! Горурлык ! Татар кызы -татар дэрэжэсен арттыручы йолдыз! Бала исзн имин булып, бик куп тапкырлар ЗУУУУРРР жинулэргэ ирешеп бэхетле була курсен иншаллаh,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афэрин Алина. Телевизордан караганда бу безнен кыздыр диеп уйладым. ТАТАРСТАН диеп эйттерэсе килеп утырдык.ЭТИСЕ АКТАНЫШ булгач безнеке инде . Рэхмэт язып чыгаруыгыз очен , грурланып укыдык.Унышлар сина АЛИНА !!!

      Хәзер укыйлар