Логотип
Мәдәният

«Татар кызы» конкурсы җиңүчесе билгеле!

Аларның әле тормышка фикерләре формалашып кына килә. Алар барысы да яшь, чибәр, ихлас, нурлы йөзле. Баш түбәсендәге горур калфаклары, милли бизәкле киемнәре ничек килешә үзләренә!

Аларның әле тормышка фикерләре формалашып кына килә. Алар барысы да яшь, чибәр, ихлас, нурлы йөзле. Баш түбәсендәге горур калфаклары, милли бизәкле киемнәре ничек килешә үзләренә!

Бүген II Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенә йомгак ясалды, җиңүче кызларны «Казан» гаилә үзәгенә чакырып, саллы бүләкләр тапшырдылар.

  • Мин татар кызы конкурсында җиңүем белән бик бәхетлемен! Бу исем мине тагын да җаваплырак булырга этәрә, бу дәрәҗәне гомерем буе акларга тырышырмын, – ди Гран-при иясе Айзилә Абдрахманова. Айзилә – Кайбыч районы Борындык авылы кызы. Катнашучылар арасында Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле өлкәләреннән уңган-булган кызлар җыелган иде. Оренбург, Пенза, Удмуртия, Башкортстан...

  • Без конкурсларны алты-җиде яшьлекләр арасында ук үткәрә башладык. «Татар кызчыгы», «Татар малае» дип аталган бәйгебез хәзер бөтендөнья буенча таралды. Без аны татар хатын-кызлары съездында да күрсәттек. Балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Узган ел катнашучылар 263 булса, быел ул сан 300 дән артып китте. Менә шулар арасыннан тугыз кыз һәм җиде егет сайлап алынды. Без алар белән ныклап эшлибез. Казан буйлап сәяхәтләр оештырабыз, төрле музейларга йөрибез, иң мөһиме – балаларны төрле кул эшләренә өйрәтәбез. Өченче ел без кечкенә кызлар белән кыстыбый пешерергә өйрәндек, пилмән ясадык, быел бәрәңге тәкәсе пешердек. Кул эшләреннән каз канаты ясадык. Май канатлары ясау бездә инде онытылып килә. Ә конкурста катнашучы балаларга өйрәткәндә аларның әниләре, тәрбиячеләре дә бу шөгыльне отып кала бит. Кызлар калфак та бизәп шаккаттыра хәзер. Быел инде без аларны сәйләннәр беркетеп изү ясарга өйрәттек. Малайларга такталарны бер-берсен беркетә, чүкеч-кадак тота белә башлады. Узган ел чыбыркы үреп карадылар. Быел нәни егетләребез бил каешы һәм кул каешы бәйләп күрсәтте..

    20 яшькә җиткәч кенә баланы «Татар кызы» конкурсында катнаштыра башлау шактый авырга туры килә. Кул эшләренә өйрәнү, тел белү, сәхнәдә үзеңне тоту серләрен кечкенәдән өйрәнеп үсәргә кирәк. Алар инде ниндидер әзерлек белән киләләр. Быел укучы кызлар арасында уздырылган «Татар кызы» конкурсында 98 кызыбыз катнашты. Ярымфиналга 20 яшь туташ чыкты.

    Яраткан җырчы кызыбыз Саидә Мөхәммәтҗанова да 2018 елда әлеге конкурсның җиңүчесе булган иде. «Мондый бәйгеләр кирәк. Кызларга алга барырга, үз-үзләренә ышанычны арттырырга этәргеч бирә ул. Бу бәйгегә әзерләнгәндә тел осталыгын да чарлыйсың, кул эшләрен дә барлыйсың, халкыбызның гореф-гадәтләрен дә төптән өйрәнәсең», – дип үз фикерен белдерде ул.

    Быелгы «Татар кызы» конкурсында катнашучыларны бәяләр өчен узган елгы җиңүчеләр дә чакырылган иде. Биектау кызы Адилә Зиннәтуллина – 2019 ел җиңүчесе. Бүгенге көндә ул музыка көллиятендә белем ала. «Безнең гаиләдә туган телебезгә хөрмәт зур. Кечкенәдән матур итеп татарча сөйләшеп, әби-бабайларның гореф-гадәтләрен сеңдереп үстек. Бу конкурска катнашкан кызлар да милләтебез белән горурлану хисен үзләрендә тәрбияләп, чын татар кызлары булып үсүләренә ышанам!» – диде.

    Әйе, чыннан да шулай булсын! Татар кызларына уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар