Кариев театры: алты премьера, «Алтын битлек» лонг-листында, ел спектакле

Театрлар сезон яба башлады. Димәк, чебешләрне санар чак җитте. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 нче театраль сезонын йомгаклый. Сезондагы иң әһәмиятле вакыйгалары, җиңүләре:
33 нче сезонда алты премьера тәкъдим иттеләр: «Корт», «Озын-озак балачак», «Мио, минем Мио!», «Яратып туялмадым», «Тылсымбикә» һәм «Бәхетле көнем»;
Алты проектны гамәлгә ашырдылар: «TAMGA» III режиссерлар лабораториясе, «Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале, «Иделкәем & Кариев варислары» фестивале, «Мобиль дәресләр», «Кариев+», Instagramда онлайн проектлар;
Биш фестивальдә катнаштылар: «Федерация» II Бөтенроссия милли театрлар фестивале (Грозный), III Халыкара балалар фестивале (Мәскәү, Санкт-Петербург), «Идел әкияте» (Атăл юмахĕ) яшь тамашачы театры фестивале (Чебоксар), Төрки халыкларының XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале, «Арлекин» XVIII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале (Санкт-Петербург);
Санкт-Петербург шәһәрендә узган XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивалендә «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты булды. Шулай ук, Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи образлары өчен «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә Эльдар Гатауллин җиңү яулады.
Сойжин Жамбалова куелышындагы «Хикмәт әкиятләре» спектакле «Алтын битлек» Россия милли театр премиясенең «2019-2020 еллар сезонының иң үзенчәлекле спектакльләре» лонг-листына керде, шулай ук Россиянең театр тәнкыйтьчеләре ассоциациясе дипломы белән бүләкләнде.
Сез яратып өлгергән «Озын-озак балачак» премьерасы «Инде» интернет-журналы версиясе буенча ел спектакле дип танылды!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.