Логотип
Мәдәният

Илһам Шакиров премиясе татар җыры дөньясын тәртипкә сала алырмы?

Татар җыр сәнгатенең күтәрелеше өчен бик мөһим вакыйга турында игълан ителде. ТР Президенты Указы нигезендә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе бирелә башлаячак. Гаризалар 1 августтан 15 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. 2021 елның 15 февралендә Илһам Шакиров туган көнендә узачак зур концертта җиңүчеләрне билгелиячәкләр. 


Татар җыр сәнгатенең күтәрелеше өчен бик мөһим вакыйга турында игълан ителде. ТР Президенты Указы нигезендә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе бирелә башлаячак. Гаризалар 1 августтан 15 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. 2021 елның 15 февралендә Илһам Шакиров туган көнендә узачак зур концертта җиңүчеләрне билгелиячәкләр. 

Ни өчен бу премия турында зурлап язарга уйладыкмы?! Беренчедән, мәшһүр җырчыбызның исемен шул рәвешле мәңгеләштерү турында сүз бара, икенчедән, бу премия республикада Тукай премиясеннән соң икенче урында торачак, дип белдерә оештыручылар. Премиянең күләме – 200 мең сум һәм ул ике елга бер тапкыр өч номинациядә биреләчәк. (Профессиональ дәрәҗәдә ир-ат һәм хатын-кыз башкаручыга һәм бер үзешчән башкаручыга.)
Бүгенге татар җыр сәнгате - шактый бәхәсле күренеш. Теләсә нинди татар җыры телне саклап калуга өлеш көртә дип фикер йөртүчеләр дә, җыр бакчасын чүп үләннәреннән арындырырга кирәк дип чаң сугучылар да бар. Тәүлек буе радио, телевидениеда бер үк төрле сүзләр, охшаш көйләр яңгыравы да талчыктыруның аръягына чыкты. Башкаручылар күбәйде, тыңлаучының зәвыгы адашты... Ә менә бөек җырчыбыз Илһам Шакиров исемендәге премия булдыру – татар җыр сәнгатен югарыга күтәрер, үзешчән җырчыларга белем алырга стимул бирер, дип ышана оештыручылар. Журналистлар белән очрашуга килгән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның премия бирелүгә карата үз фикере бар:
–    Һәр премиянең нигезенә җыр сәнгатен тагын да югары дәрәҗәгә күтәрү нияте салынган була. Илһам Шакиров исемен профессиональ дәрәҗәдәге сәнгать белән бәйлим», – диде ул. – Моннан берничә еллар элек, әлеге премия булдыру турында Илһам абый әле үзе дә исән чакта филармония җитәкчелеге белән дә, министрлыкта да сөйләшүләр булган иде. Татар дөньясы күләмендә мондый премия булдыруга бик сөенәм. Бүгенге көндә безнең җыр сәнгате Илһам абый исеме белән бәйле, җыр сәнгатен тәртипкә салуда бу премиянең роле зур булыр дип ышанам. Илһам Шакиров – халык җырларын да, профессиональ композиторлар әсәрләрен дә, хәтта опера арияләрен дә башкарган кеше. Премиягә дәгъва кылган кешеләргә дә шул ук югары таләпләр куелачак. Аның нигезендә югары вокал белеме ята – хатын-кыз һәм ир-ат тавышы. Үзешчән башкаручылар арасында да иң-иңнәрен сайлап алырга ниятлибез.  Популяр җырчылар гына түгел, нәкъ менә профессиональ югарылыкта булган җырчылар премиягә лаек булыр дип уйлыйм. 
Профессиональ белеме булган җырчылар белән аңлашыла, ә менә үзешчәннәр турында сүз чыккач, очрашуда үзара бәхәс купты. Журналистлар тарафыннан, мәдәниятебез болай да үзешчәннәр кулына калып бара бит инде, бөек җырчыбыз премиясен дә аларга бирү дөрес булырмы, дигән фикерләр яңгырады. Үзешчән җырчы номинациясе халык өчен чыннан да бәхәслерәк иде. Кем көчле – шул ала булып чыкмасмы? Аны ничек билгеләрләр? Бу очракта әлеге номинациягә мәҗлесләрдә яки үзләренең мәдәнит йортында җырлап йөргән теләсә кайсы авыл апасы да ала булып чыгамы?! Бу сорауларга җавапны Үзешчән композиторлар берлеге иҗтимагый оешмасы рәисе Риф Гатауллин бирергә тырышты:  
–    Һәр милләтнең табигатьтән килгән  җыр таланты, үзенчәлекле тавыш тембры була. Элеккеге җырчыларыбыз Зифа Басыйрова, Флера Сөләйманова, Таһир Якупов – алар бит халыктан чыккан җырчылар! Менә шундый табигатьтән талантлы булган, әмма профессиональ белеме булмаган җырчылар кырыйда калмасын дип булдырылды әлеге номинация. Элек халыктан чыккан җырчыларның күбесе Илһам абый тембры белән җырларга тырыша, аңа тартыла иде. Бу премиядән соң талантлы җырчылар бәлки академик белемгә омтыла башлар. Илһам абый үзе исән чагында: «Иң яхшы һәвәскәр дә яхшы профессионал була аллмый», дия торган иде. Кайбер җырчыларыбыз нота белән җыр башкара алмый. Ә белем алган җырчы ул ноталар аша да җырны кабул итә, баета, аңа үз аһәңен кушып җырлый. Илһам абый үзе шундыйлардан иде. Мин аңа «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә» җырларын биргәч, ул аларны мин хәтта күз алдына да китермәгән дәрәҗәгә күтәрде.  
Очрашуга шулай ук Илһам Шакировның туганы Руфия Зарипова килгән иде.
–    Илһам абый бөек җырчы гына түгел, беренче чиратта, безнең туган абый иде, – диде ул. Безнең тормыштагы фикерләребезнең формалашуына да бик зур тәэсир итте. Аның белән һәрвакыт горурланып яшәдек. 9 сентябрь көнне аның туган ягы Сарман районы Яңа Бүләк авылында Илһам Шакировка бюст куярга җыенабыз. Мондый премия булдыруга да без бик куандык. Ә инде премияне  үзешчәннәргә бирү буенча фикерем шундый: чит төбәкләрдә дә буыннан-буынга күчереп татар моңын саклаучы, халыкчан җырчыларыбыз бар бит әле. Бу номинациядә шундый шәхесләрне дә күрсәк иде. 
Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин жюри белән таныштырды.
–    Жюрида Айдар Фәйзрахманов, туганы Руфия Зарипова, Риф Гатауллин, Салават Фатхетдинов, Зилә Сәнгатуллина. Комиссия рәисе – Васил Шәйхразиев, аның урынбасары Ирада ханым Аюпова булачак. Бәя бирү ике этапта узачак. Җыр язмаларын җибәрүчеләрне башта министрлыктагы эксперт төркеме тыңлаячак һәм лаеклыларны сайлап алачаклар. Жюри ябык тавыш бирә. Туй гаепсез булмый. Бәйгеләрдә үпкәләгән кешеләр кала. Без максималь рәвештә объектив итеп ясарга тырыштык, – диде ул. Аннан узган кандидатларны инде жюри  караячак. Берәр оешма берничә җырчыны да тәкъдим итә ала, – диде Айдар Фәйзрахманов. 
–    Әгәр Салаватның үзен тәкъдим итсәләр? – дигән сорау яңгырады.
–    Ул очракта Салават комиссиядә катнаша алмаячак,  – дип ачыклык кертте Айдар Фәйзрахманов. – Шулай ук Тукай бүләге ияләре дә бу премиягә дәгъва кыла ала. Әмма  ГабдуллаТукай бүләге дә, Илһам Шакиров премиясе дә бер үк елны, бер үк кешегә бирелә алмый. Бу премия комиссия әгъзаларына да бирелми. 
Илһам Шакиров премиясенә чыннан да лаеклылар ия булсын иде. Язманы Риф Гатауллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Илһам абый гомер буе татарның җыр сәнгатен үстерергә тырышты. Әмма 2000 елларда Илһам абыйның көче бетә барганы сизелде, менә шунда инде безнең сәнгать аска тәгәрәгән кебек булды. Татар җыр сәнгатен Илһам абый күрергә теләгән дәрәҗәдә күтәрергә иде. Шул очракта һәвәскәрләр дә нинди биеклеккә үрелергә кирәклеген аңларлар иде!»
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар