Логотип
Матур булыйк

Җәйге макияж

Җәй көне гадәттә макияжсыз йөрергә тырышабыз. Әмма мөһим очрашуларга әзерләнгәндә бизәнми мөмкин түгел. «Җәйге макияж җиңелчә һәм гади булырга тиеш. Җылы һәм нәфис, үтә күренмәле төсләр гаммасы куллану отышлы булыр», – ди визажист Ләйсән ХӘЙДӘРОВА.

Җәйге кояш, яшеллек һәрвакыт кәефне күтәрә. Шуңа да җәй көнне аеруча матур булып йөрисебез килә. Күлмәкләр, босоножкалар киябез. Бу чорда кояшта кызган биткә дә тәрбия кирәк. Җәй көне гадәттә макияжсыз йөрергә тырышабыз. Әмма мөһим очрашуларга әзерләнгәндә бизәнми мөмкин түгел. Битнең камил матурлыгыннан чыгып бәя бирәләр бит хатын-кызга. «Җәйге макияж җиңелчә һәм гади булырга тиеш. Җылы һәм нәфис, үтә күренмәле төсләр гаммасы куллану отышлы булыр», – ди визажист Ләйсән ХӘЙДӘРОВА. Җәй – ирек һәм табигыйлек чоры бит.

Макияжны бит тиресен чистартудан башлыйбыз. Тоникта чылатылган мамык дисклар белән битне сөрткәннән соң, дымландыра торган крем йә мист кулланабыз.

Җәй өчен тональ кремнар авыр. Шуңа күрә текстурасы җиңел булган ВВ-крем сөртергә киңәш итәм. Ул бит тиресе тонында һәм SPF фактор дәрәҗәсе югары булырга тиеш. Шул чакта гына крем ультрашәмәхә нурлардан саклаячак. ВВ-кремны пумала белән сөртсәгез, тигез ятар.

Күз төпләрендәге сорылыкны бетерер өчен әз генә консилер тидерәбез. Ул бит төсеннән берәр тонга яктырак булырга тиеш.

Битне коррекциялибез. Моның өчен бит тиресеннән караңгырак тондагы корректор кулланабыз. Йөзегез кояшта каралган булса, бронзатор куллану да кулай. Аны яңак сөяге астына һәм маңгайга зур пумала белән сөртәбез. Корректор белән бронзаторны бутап сөртсәң, бит төсенә акцент ясалачак. Бит алмаларына румяна тидерәбез. Җәйге макияж өчен алсу, шәфталу төсендәгеләрне сайлагыз. Ул кызынган биткә сафлык өсти. Яңак сөяге өстенә һәм борын очына, каш астына пумала ярдәмендә җиңелчә генә хайлайтер сөртәбез. Өске ирен өстенә сөртсәгез, иреннәрегез күперенке булып күренер. Җәй көне бит тирли, шуңа күрә хайлайтер белән артык мавыкмагыз. Кершәнне битнең Т-зонасына сөртәбез – ул зонага маңгай, борын һәм ияк керә. 

Каш сирәк булса, махсус карандаш-маркер белән буяп чыгабыз. Аннан соң каштагы төкләрне өскә күтәртә-күтәртә гель сөртәбез. 

Җәйге макияжда крем кебек тень кулланырга киңәш итәм. Аны бармак белән күз кабагына сөртәбез. Аскы керфекләр тирәсенә кечкенә пумала белән тидерәбез. Җәйге макияжда нюд төсләрен куллану уңышлы булыр. Бераздан коры тень сөртеп, ныгытып куябыз. Болай эшләгәндә тень көне буе торыр. Күз кабакларына ачык төсләр сөртәбез, караш ачык булсын өчен, күз сөяге буйлап корректор тидерәбез.

Өске керфекләр төбенә көрән төстәге карандаш сөртәбез. Бу – керфекне куе итеп күрсәтү өчен лайфхак. Карандаш төсе нәкъ менә көрән төстә булырга тиеш, җәйге макияжда кара төс кулланмыйлар. 

Иннек сөртер алдыннан иренне карандаш белән буяп чыгабыз. Болай эшләгәндә иннек озак торыр. Ирен күпереп торсын өчен, ирен уртасына сыек помада сөртү дә җитә. Җәй көне ачык, җиләк-җимеш төсендәге төсләр кулланыгыз. 

Биткә мист сиптереп, макияжны ныгытабыз.

Фото, видео: Анна Арахамия
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар