Логотип
Матур булыйк

Ябыгырга теләүчеләргә өч төрле кәбестә диетасы

Хәзер зифа гәүдәле булу модада. Ә моның өчен дөрес тукланырга һәм күп хәрәкәтләнергә кирәк. Җәйгә ябыгырга теләүчеләргә кәбестә диетасы тәкъдим итәбез.

Хәзер зифа гәүдәле булу модада. Ә моның өчен дөрес тукланырга һәм күп хәрәкәтләнергә кирәк. Җәйгә ябыгырга теләүчеләргә кәбестә диетасы тәкъдим итәбез. Борынгы Римда кәбестәне Аллалар ризыгы дип санаганнар. Пифагор болай дип әйтеп калдырган: «Кәбестә кәефне күтәрә, тәнгә җиңеллек бирә, җанга тынычлык иңдерә». Халыкта кәбестәне «эчәклекнең себеркесе» дип атыйлар. Ул эчәклекнең микрофлорасын яхшырта, черетүче бактерияләрне юк итә, аппетитны кузгата, организмнан шлакларны чыгарырга булыша. 

1 диета
Өч көнгә исәпләнелә. Әлеге диетаны тотканда суны көнгә 1,5 литрдан да ким эчмәскә кирәк. Ашау араларында чи кәбестә һәм җиләк-җимешләр (бананнан тыш ) кулланырга була. 
Иртәнге аш: табигый шикәр алыштыргыч белән ясалган бер чынаяк кофе.
Төшке аш: чи кәбестәдән салат (кәбестәнең теләсә кайсы сортын куллана аласыз), кәбестә шулпасы, майсыз тавык ите белән томалап пешерелгән кәбестә. 
Кичке аш: 200 г майсыз балык яки майсыз ит (сыер, тавык, күркә ите), чи кәбестә салаты. Итне 200 мл кефир белән алыштырырга була. 
Ачлык хисе барлыкка килсә, җиләк-җимеш яисә кәбестә капкалап куегыз. 

2 диета
2-5 көнгә исәпләнелгән. Азлап-азлап, көнгә 5-6 тапкыр ашарга кирәк. Тозны чикләргә, ул тәүлеккә 5 граммнан артмасын. Суның күләмен 2 литрга кадәр җиткерергә була (ризыктагы сыеклыкны да исәпкә алып). 
1 нче иртәнге аш: үсемлек мае салып ясалган кәбестә салаты, 2 йомыркадан тәбә, сөтле чәй.
2 нче иртәнге аш: эремчек, 200 мл чәй яисә гөлҗимеш төнәтмәсе.
Төшке аш: тозлы кәбестәдән пешерелгән аш яисә томалап пешерелгән кәбестә. Яшелчәләрдән салат (үсемлек мае салынган), суда пешкән тавык ите. 
Өйләдән соңгы аш: 200 г сөт яисә гөлҗимеш төнәтмәсе. 
Кичке аш: 100 г пешкән балык, кәбестә һәм башка яшелчәләрдән рагу, 200 мл чәй.
Төнгә каршы 200 г кефир. 

3 диета
1 атнага исәпләнелгән. Суны чикләнмәгән күләмдә эчәргә мөмкин.
1 нче көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, бананнан тыш теләсә нинди җиләк-җимеш.
2 нче көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, үзегез яраткан яшелчә салаты.
3 нче көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, бәрәңгедән тыш теләсә нинди яшелчәләр һәм бананнан тыш җиләк-җимеш.
4 нче көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, көнгә алтыдан артык булмаган банан, сөт.
5 нче көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, 600 граммнан артмаган күләмдә балык, майсыз ит яисә тавык ите, помидор, 8 стакан су.
6 нчы көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, томалап пешерелгән яшелчәләр белән балык яисә майсыз ит, 8 стакан су.
7 нче көн: чикләнмәгән күләмдә кәбестә шулпасы, яшелчәләр, көрән дөге, шикәр кушылмаган җиләк-җимеш суы. 

Диета тота башлаганчы, табиб белән киңәшләшеп алыгыз. Ашказаны асты бизе авыртканда кәбестә ярамаска мөмкин. 

Рецептлар
Брюссель кәбестәсеннән салат:
50 г брюссель кәбестәсе;
30 г груша;
30 г алма;
30 г кишер;
салат яфраклары;
лимон суы;
петрушка, 
тәменчә тоз;
20 г үсемлек мае.
Кәбестәне юып, турарга, кишерне эре угычтан уарга, алма белән грушаның кабыгын әрчеп, саламлап турарга. Барысын бергә салат яфрагы түшәлгән тәлинкәгә салып, туралган петрушка, тоз, лимон суы, үсемлек мае сибәргә.

Тавык ите белән томалап пешерелгән кәбестә
300 г тавык ите;
400 г ак башлы кәбестә;
1 баш суган;
1 уртача зурлыктагы кишер;
3 аш кашыгы үсемлек мае;
2 тырнак сарымсак;
аш тәмләткеч үләннәр;
тәменчә тоз.
Үсемлек мае салынган кызган табага туралган тавык итен салыгыз. Утны күп итеп ачып, итне кыздырып алыгыз. Тәменчә тоз сибегез. Кәбестәне саламлап, суганны ваклап турап, кишерне эре угычтан уыгыз. Барысын да ит янына кушып, аз гына су өстәгез һәм 30 минут тирәсе томалап пешерегез. Сүндерер алдыннан гына вакланган сарымсак, аш тәмләткеч үләннәр өстәгез. 

Чәчәк кәбестәдән крем-аш
1 баш чәчәк кәбестә;
1 баш суган;
500 мл яшелчә шулпасы (яисә кайнаган су);
200 мл сөт;
бер чеметем төелгән мөшкәт чикләвеге (мускатный орех);
тәменчә тоз-борыч.
Кәбестәне юып, 15 минутка тозлы салкын суга салып торабыз. Аннары чәчәкләрен аерып, кайнап торган яшелчә шулпасында 10-15 минут пешерәбез. Пешкән кәбестәне миксер яисә блендер белән издерәбез. Аз гына шулпасын өстәп җибәрсәң дә була. 
Эмаль кәстрүлгә сөт салып, кайнатып чыгарабыз, туралган суганны салып, пешереп алабыз. Тәменчә тоз, борыч, мөшкәт чикләвеге кушабыз. Аннары издерелгән кәбестәне салып, кайнау хәленә җиткерәбез дә, тиз генә сүндерәбез. Крем-ашны кайнар килеш ашарга кирәк. 

Фасольле кәбестә ашы
500 г ак башлы кәбестә;
100 г фасоль;
2 баш суган;
1 зур булмаган чөгендер;
1 баллы борыч;
3 помидор;
1 кишер;
3 аш кашыгы үсемлек мае;
аш тәмләткеч үләннәр;
1 аш кашыгы шикәр комы;
тәменчә тоз.

Фасольне 4 сәгатькә җылымса суга бүрттерергә салабыз. Аннары чайкап, йомшарганчы пешерәбез. 
Суганны турап, кишер белән чөгендерне эре угычтан уып, үсемлек мае салынган табада кыздырып алабыз. Тоз һәм шикәр комы кушып, 10 минут пешерәбез. 
Кәбестәне саламлап турап, салкын суга салып пешерергә куябыз. Кайнап чыккач, кыздырган яшелчәләрне өстибез. 20 минуттан фасольне, саламлап туралган баллы борычны, кабыгы салдырылган һәм туралган помидорларны кушабыз. 
Табынга биргәндә ваклап туралган аш тәмләткеч үләннәр белән бизибез. 

 

фото: https://pixabay.com/ru/

Теги: ябыгу Дөрес туклану Сәламәтлек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар