Логотип
Матур булыйк

Яңаклар матурлыгы

Йөз контурын бозып, яңак төшү, халыкча әйтсәк «бульдог яңагы» барлыкка килү теләсә кайсы яшьтә булырга мөмкин. Әмма ул, гадәттә, 35 яшьтән узган хатын-кызларда еш очрый. Киң таралган сәбәбе – артык авырлык. Яңаклардагы «Биш» төеннәре аска төшү дә әлеге эстетик проблеманы китереп чыгара. Моннан иң нәтиҗәле профилактика – массаж. «Әмма ул биткә генә ясау белән чикләнми. Массаж комплекслы булырга һәм эч мускулларыннан ук ясала башларга тиеш», – дип аңлатты массажист Ләйсән САБИТОВА.

Йөз контурын бозып, яңак төшү, халыкча әйтсәк «бульдог яңагы» барлыкка килү теләсә кайсы яшьтә булырга мөмкин. Әмма ул, гадәттә, 35 яшьтән узган хатын-кызларда еш очрый. Киң таралган сәбәбе – артык авырлык. Яңаклардагы «Биш» төеннәре аска төшү дә әлеге эстетик проблеманы китереп чыгара. Моннан иң нәтиҗәле профилактика – массаж. «Әмма ул биткә генә ясау белән чикләнми. Массаж комплекслы булырга һәм эч мускулларыннан ук ясала башларга тиеш», – дип аңлатты массажист Ләйсән САБИТОВА. Иң элек бит мускулларын «җылытыгыз». Моның өчен арканы төз тотып, берничә тапкыр басарга һәм утырырга кирәк. Соңыннан сузып һәм ачык итеп «а», «о», «э» авазларын әйтегез. Моны биттә җылы тойганчыга кадәр эшләгез, аннары күнегүләргә күчәбез. 
1 Диафрагманы тонуска китерәбез. Сулыш чыгарган вакытта дүрт бармак белән аскы кабыргалар астына «кереп», массажлыйбыз.
2 Бармаклар белән җиңел-чә генә күкрәкне кагабыз, аннары күкрәк читлегендә массаж тубы тәгәрәтәбез.
3 Сул кулны уң яктагы трапециясыман мус-кулларга куябыз да, 10–15 тапкыр җилкәне әйләндерәбез. Сул җилкәне дә шулай ук итеп әйләндерәбез.
4 Умрау сөяге өстендәге лимфа төеннәренә бар-маклар белән җиңелчә генә баскалыйбыз. Болай эшләү лимфа системасын уятып җибәрәчәк.
5 Муенны өскә таба сузабыз. Моның өчен колакны өскә «тартабыз».
6 Муенны арттан учлап тотабыз да, «әйе», «юк» дигән шикелле, чиратлаштырып, башны селкетәбез. Күнегүне кулларны алмаштырып та эшлибез. 
7 Ике кулны күкрәккә куеп, иякне өскә күтә-рәбез. Бер үк вакытта тел очын борын очына тидерергә тырышабыз. Тел очын шул рәвешле ян-якка да сузабыз.
8 Ике бармак белән колак-ларның алдын һәм артын, аннан соң кулның сырты белән ияк астын ышкыйбыз.
9 Аскы казна тиресен йомшак кына чемет-кәлибез.
10 Баш һәм имән бармаклар белән иякне тотып, кулларны әкренләп колакка таба шудырабыз. Колак турыннан муенга таба сыпырып, күнегүләрне тәмам-лыйбыз. 
Һәр күнегүне 10–15 тапкыр эшләргә онытмагыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар