Логотип
Матур булыйк

Тейплау

Матурлык салоннарына барып вакыт әрәм итеп йөрмәс өчен бу процедураны өйдә эшләргә өйрәтә торган күптөрле мастер-класслар үткәрелә. Алар, әлбәттә, түләүле. Без сезгә аны бушлай өйрәтәчәкбез.

Спортчыларның тәннәренә ябыштырылган ленталарны күптәннән күзәтәбез инде. Косметологиядәге алдынгы алымнарны күзәтеп, кулланып барганнарның битендә күренә башлады алар һәм шунда ук популярлашты. Матурлык салоннарына барып вакыт әрәм итеп йөрмәс өчен бу процедураны өйдә эшләргә өйрәтә торган күптөрле мастер-класслар үткәрелә. Алар, әлбәттә, түләүле. Без сезгә аны бушлай өйрәтәчәкбез. Тейп, ягъни киҗе-мамык нигезендәге пластырь биткә, нигездә, массаждан соң беркетелә. Ул шул рәвешле мускул тонусын ныгытырга ярдәм итә. «Гадәттә, битне яшьрәк күренсен, тартылып торсын өчен бәйрәм алдыннан төнгә тейплыйлар. Аз вакытка беркетеп куюның мәгънәсе юк. Атнага ике тапкыр төнгә ябыштырып йокласагыз, тупланма нәтиҗәсен сизми калмассыз», – ди массажист, тейплау остасы Алсу ХӘЙДАРОВА. 
Тейпны һәрвакыт бары буйга гына кисәбез. Чит-читләрен түгәрәклибез. Болай булганда ул биттән купмас. Тейпны ябыштырыр алдыннан битне ныклап чистартабыз, майсызландырабыз. Мускулларны йомшарту өчен бераз массаж ясап алсагыз, тагын да яхшырак булыр.
Тейпны ябыштыруның үз кагыйдәләре бар. Башта бер очын ябыштырабыз. Ул «якорь» дип атала. «Якорь»не беркеткәч, бераз гына тарттырып, икенче очын ябыштырабыз. Фотода «якорь» нокта итеп ясалган, тарттыру юнәлеше ук белән күрсәтелгән.
 Бит алмасын күтәртү өчен тейпны бераз озынрак итеп кисеп алырга кирәк. Ул аскы казналык башланган урынга ябыштырылып, иреннәргә таба тарттырыла. Игътибар итегез, анда параллель рәвештә ике лента беркетәбез.
Ияк тирәсенә ябыштырганда да игътибарлы булыгыз. Ике яктан тейп – аска таба, уртада өскә таба тарттырыла. 
Тейпларны ябыштырып бетергәч, бит тарттырылып торган кебек булырга тиеш түгел. Гомумән, биттә нидер барлыгы сизелер-сизелмәс кенә булсын. Ленталарны салдырганда кисәк хәрәкәтләр ясамагыз. Аларны җайлап кына куптарыгыз. Крем сөртеп куярга онытмагыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар