Логотип
Матур булыйк

Син затлы хатын-кызмы?

Идеаль булырлык затлы хатын-кыз нинди була? Һәркайсыбыз зәвыклы гүзәл зат статусына омтыладыр, мөгаен. Моның өчен гади генә 5 кагыйдәне белергә кирәк.

Идеаль булырлык затлы хатын-кыз нинди була? Һәркайсыбыз зәвыклы гүзәл зат статусына омтыладыр, мөгаен. Моның өчен гади генә 5 кагыйдәне белергә кирәк.

1. Хатын-кызның йөзен бизәгән иң шәп әйбер – елмаю!
Елмаеп йөргән кыз бер төркем караңгы чырайлы хатын-кызлар арасында шундук күзгә ташлана. Аңардан яктылык, әйбәт энергия сирпелә. Компаниянең җаны, йолдызлы леди буласыгыз килсә, гел позитив дулкында булыгыз! Башкалар да караңгы чырайлы, һәрчак канәгатьсез йөргән кешеләр белән  аралашмаска тырыша. Чын ледилар ачык була, балкып тора, каш җыерып, йөз чытып йөрми – шуны истән чыгармагыз!

2. Чәчләр каралган булсын!
Хатын-кыз матурлыгы турында сөйләшкәндә, әлбәттә инде, чәч һәм прическа турында да сүз булмый калмый. Чәчләр – тырнаклар, тешләр, тән тиресе кебек үк – кешенең сәламәтлеген чагылдыручы маркер ул. Затлы хатын-кызда ул тиешле дәрәҗәдә каралган булырга тиеш. Тамырлары агара башлаган, очлары ярылып беткән, берничә көн юу эләкмәгән чәчләр белән йөри күрмәгез! Нәзакәтле, нәфис кызларга да юбалгы хатын кыяфәте бирә ул.

3. Затлы нәсел баласы булуыгызны раслагыз!
Җәмгыятьтә үз-үзебезне ничек тотуга карап, нинди гаиләдә үсүебезгә бәя бирәләр. Затлы хатын-кыз башкалардан балачакта ук үзендә тәрбияләнгән әдәплелек, тыенкылык, тыйнаклык, җәмгыятьтә үзен тота белү кебек сыйфатлары белән аерылып тора. Гадәттә, кызлар әниләреннән үрнәк ала. 

4. Башкалар ихтирамын ничек яуларга?
Затлы хатын-кыз дуслары, коллегалары, ир-атлар, гомумән, җәмәгатьчелек тарафыннан һәрвакыт хөрмәт тоеп яши. Ә моңа ничек ирешергә? Беренче чиратта үзеңнән, үзеңне яратудан башларга кирәк. Монда сүз эгоизм турында бармый. Үзеңә игътибар булдыру, сиңа канәгатьлек бирә торган шөгыльләргә вакыт табу, үз күңелеңне күрә белү турында әйтергә телибез. Онытмагыз: үзенә хөрмәт белән караган хатын-кызны гына башкалар да хөрмәт итә!

5. Гардеробың – күңелең көзгесе!
Кием – хатын-кыз образының бик мөһим элементы. Затлы хатын-кыз яхшы гардеробы белән дә аерылып тора. Яхшы гардероб төшенчәсе кием түбәндәге параметрларга туры килергә тиеш дигәнне аңлата:
а) актуальлек (модалы кием яки антитренд);
б) размер (зифа гәүдәле хатын-кызга иләмсез зур яки кысан киемнәр кию килешми);
в) киемең үз яшеңә туры килсен (затлы хатын мини итәк кими, артык ачык түшле киемнәрдән йөрми);
г) урын һәм вакыт (затлы күренергә теләсәң, кайсы киемне кайчан һәм кайда кияргә кирәген анык бел).
   
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар