Логотип
Матур булыйк

Олыгаеп күренмәс өчен...

Хатын-кыздан яшен сорамагыз, дип җырлыйлар. Яшен күпме генә яшерергә тырышса да, бу хаталар хатын-кызны олыгайтып күрсәтә.

Хатын-кыздан яшен сорамагыз, дип җырлыйлар. Яшен күпме генә яшерергә тырышса да, бу хаталар хатын-кызны олыгайтып күрсәтә.

Дөрес ясалмаган макияж. Тональный кремны күп куллану биттә маска кебек күренә. Ялтырап торучан яки артык караңгы төстәге иннек, кат-кат буялган керфекләр дә яшьне өсти. Иреннәрне карандаш белән йөртеп чыгулар, ябыштырылган керфекләр турында онытыгыз. Бүген табигый матурлык модада. 
10–15 яшькә яшьрәк күренәсегез килсә, җиңелчә текстуралы тоналка кулланыгыз. «Стрелка» ясар өчен кара түгел, коңгырт карандаш кулланыгыз. Аскы керфек төпләрен карандаш белән бөтенләй буямагыз, карашыгыз ачыграк күренер.

Иске модалы, кара төсле, формасын югалткан киемнәрдән баш тартыгыз. Аяк киеме белән сумканың бер төстә булуы да мөһим түгел хәзер. Чалбарлы костюм, футляр формасындагы күлмәк, карасу-зәңгәр төстәге джинсы чалбар, ак футболка йә рубашка кияргә мөмкин. Җыртык чалбар, кычкырып торган принтлар, ялтыравыклар үз кадерен белгән яшьтәге хатын-кызга бер дә килешми. 

Үз-үзеңне карап йөртмәү шулай ук олыгайтып күрсәтә. Хатын-кызның яшен күзләргә, чәчләргә, кулларга карап та белеп була. Күзгә артык ташланмый торган маникюр гына ясатыгыз, дымландыргыч кремнар кулланыгыз. Сирәк булса да матурлык салонына барыгыз, чәч төсегезне, прическагызны яңартып торыгыз. Көзгедә үзегезгә сокланып карасагыз, башкаларга да ошарсыз.

Бизәнү әйберләре һәм аксессуарлар. Йөзек, беләзек, чылбырдан торган комплектлар теләсә кайсы хатын-кыздан яңа ел чыршысы ясый. Матур образ тудырыр өчен, икесен генә дә куллану җитә. Эре бижутериядән баш тартыгыз. Алка белән нәфис беләзек күпкә урынлырак булыр. Уңайлы сумкагызны яңага алыштырып, матур каеш, аксессуарлар кулланып та образыгызны яңартырга була. 

Килешмәгән прическа да олыгайта. Чәчегезне проблемалы зоналарыгызны ача торган итеп кистермәгез. Үсеп чыккан төпләрен, агарган чәчләрне вакытында буятып торыгыз. Каре яисә каскад стилендәге прическа күп кешегә килешә. Яшь олырак булган саен, чәчнең төсе ачыграк булырга тиеш. 

Алсу ШАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар