Логотип
Матур булыйк

Оливьелы-мандаринлы марафоннан соң...

Татлы тортлар, майлы ризыклар, төрледән-төрле салатлар, бәлеш-пилмәннәр ашап, баллы җимешләр белән сыйланып, газлы сулар эчеп, озын-озак ялларда күпләр артык килограммнар да өсти, туклану тәртибен дә югалта. Бәйрәмнәрдән соң форманы кире үз хәленә ничек кайтарырга соң?

Татлы тортлар, майлы ризыклар, төрледән-төрле салатлар, бәлеш-пилмәннәр ашап, баллы җимешләр белән сыйланып, газлы сулар эчеп, озын-озак ялларда күпләр артык килограммнар да өсти, туклану тәртибен дә югалта. Чөнки организм ул кадәр ризыкны эшкәртеп бетерә алмый башлый. Бәйрәмнәрдән соң форманы кире үз хәленә ничек кайтарырга соң?

Баллыны азрак, клетчатканы күбрәк! Диетологлар әнә шундый алтын кагыйдә тәкъдим итә. Ә ул баллыга җиләк-җимешләр дә керә! Грейпфрут, әфлисун, мандарин кебек цитрус җимешләрне исә кичке 4 кә кадәр ашарга ярый.

Диетологлар шулай ук күбрәк су эчәргә киңәш итә: иртән торгач та, ашар алдыннан да, кич йокларга ятарга җыенганда да. Күп су эчү детокс, ягъни организмның токсиннардан, зарарлы матдәләрдән чистарынуы өчен иң дөрес юл, ди алар. 2 литрдан да артыграк су эчәргә киңәш итәләр. Бал болгатып, бер чынаяк су эчеп кую да файдалы, ди белгечләр. Иртәгезне боткадан, яшел чәйдән башласагыз, үзенә бер җиңеллек тоярсыз.

Тагын бер мөһим шарт: йокы туйганчы йокларга кирәк! Йокы туймау да артык килограммнар өсти.

Мәскәү департаменты диетологы Антонина Стародубова исә тиз арада сәламәт туклануга күчәргә чакыра. Аның төп принцибы – энергетик баланс, ягъни азыктан алынган бөтен энергияне файдаланып бетерү. Моның өчен организмны витаминнар, аксым, май, углеводлар, минераль матдәләр белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә, яшелчәләр күбрәк ашарга кирәк.

Һәм тагын бер киңәш – физик активлыкка игътибар бирергә! Саф һавада булу, җәяү йөрү, көн саен 10-12 мең адым атлау шундук кәефне күтәрәчәк, сезгә ял иткән кыяфәт бирәчәк. Әлбәттә инде фигурагызны да матурлаячак.

Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/portrait-of-woman-pouring-coffee-in-festive-kitchen_19067744.htm#page=2&query=%D0%BF%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%BD%D0%B8%D1%87%D0%BD%D1%8B%D0%B9%20%D1%81%D1%82%D0%BE%D0%BB&position=8&from_view=search&track=sph">Изображение от DCStudio</a> на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар