Логотип
Матур булыйк

Матур иреннәр сере

Ирен тиресе бик сизгер ул, тиз картая, шуңа күрә битне генә түгел, аны да көн саен тәрбияләп торырга кирәк. «Моның өчен кыйммәтле косметика кирәк түгел», – ди массажист Ләйсән САБИТОВА. Иреннәр алсу булсын, күпереп торсын өчен, пилинг һәм дымландыру – иң кулае. Кан йөреп китсен, ирен тирәсендәге җыерчыклар бетсен өчен массаж ясыйлар. Аңа күп вакыт кирәкми.

Хатын-кызга карауга ук иң элек аның иреннәргә күз төшә. Сәламәтлек торышы  турында да, кешенең холкы хакында да сөйли алар. Ирен тиресе бик сизгер ул, тиз картая, шуңа күрә битне генә түгел, аны да көн саен тәрбияләп торырга кирәк. «Моның өчен кыйммәтле косметика кирәк түгел», – ди массажист Ләйсән САБИТОВА.  Иреннәр алсу булсын, күпереп торсын өчен, пилинг һәм дымландыру – иң кулае. Кан йөреп китсен, ирен тирәсендәге җыерчыклар бетсен өчен массаж ясыйлар. Аңа күп вакыт кирәкми.


1. Иреннәрне бармаклар белән кысып, җайлап кына  дулкын ясыйбыз. Аннары шулай тоткан килеш гармун кебек тартабыз.
2. Иреннәрнең кырыйларын чеметкәләп чыгабыз.
3. Авыз эчендә телне әле бер якка, әле икенче якка әйләндерәбез. Бу вакытта иреннәр бер-берсенә тиеп торырга тиеш. Әлеге массаж хәрәкәте бөтен тән мускуллары өчен файдалы.
4. Иреннәрне теш щеткасы белән әкрен генә баскалап чыгабыз. Һич кенә дә ышкырга ярамый, тирегә зыян килүе бар.
5. Перчатка киеп йә кулларны яхшылап юып, бармаклар  белән ике яклап иреннәрне «каптырып», тышкы яктан массажлыйбыз. Аннан соң гармун кебек «тартабыз».
6. Барлык күнегүләрдән соң  озак итеп «тпру» дигән аваз чыгарабыз. Бу күнегү иреннәр өчен аеруча файдалы. Аны көн дәвамында әледән-әле эшләп йөрсәгез дә була. 
7. Массажны төгәлләгәннән соң иреннәрне скрабларга онытмагыз. 


Ләйсән Сабитовадан  скраб рецеты: бер  чәй кашыгы бал, бер чәй кашыгы  шикәр комы, берничә тамчы авокадо маен (башка төрле файдалы май булса да ярый, мәсәлән, кокос мае) яхшылап болгатабыз да, шуның белән әкрен генә иреннәрне ышкыйбыз. Алар алсуланып китәр. Төнгә иреннәрегезгә бал йә май сөртеп ятсагыз, тагын да яхшырак нәтиҗә булыр. Матур булыгыз! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар