Логотип
Матур булыйк

Күзләргә макияж

Күзләргә дөрес ясалган макияж карашны тирәнрәк, серлерәк итә. Ул табигый матурлыкны күрсәтеп кенә калмый, имиджны да тулыландыра.  Визажист Зөһрә ГАРИПОВА күзләрне буяу серләрен ача. 


Күзләргә дөрес ясалган макияж карашны тирәнрәк, серлерәк итә. Ул табигый матурлыкны күрсәтеп кенә калмый, имиджны да тулыландыра. «Күзгә көндәлек макияж ясау техникасын бер тапкыр өйрәнсәң, бер кыенлыгы да юк. Бары тик көн саен көзге алдына басып бизәнергә гадәтләнергә кирәк», – ди визажист Зөһрә ГАРИПОВА. Ул күзләрне буяу серләрен ача. 

  Күзләргә макияжны махсус косметик чара – база сөртүдән башлыйбыз. Аны, күзне йомып, бармаклар йә кечкенә пумала ярдәмендә күз кабагына һәм каш асларына тигезләп сөртәбез. Шул рәвешле тән төсе тигезләнә, базага сөрмә (тень) дә яхшы ята. 

  Күзгә сөртә торган сөрмәләр төрле була. Без коры текстура белән эшләрбез. Моның өчен яссы пумала алабыз. Аны сөрмәгә буйыйбыз, артыгы коелсын өчен, кулга яки салфеткага тидереп алабыз. Шуннан соң гына ашыкмыйча буярга керешәбез.

 Көндәлек макияжда пастель төсләр куллану яхшырак. Күз кабагына йомшак пумала белән шул төсләрдәге сөрмәне сөртәбез. Киләсе этапта көрән төстәге сөрмә кулланабыз. Аны күзнең өчтән бер өлешенә ягабыз. Аннан «дымка» ясыйбыз, ягъни күзнең тышкы почмагыннан өскә таба өлешен 12 мм чак кына каралтабыз. Шулай итеп күзне «күтәртәбез». 

 Соңыннан коңгырт-көрән сөрмә белән буйдан-буйга күз кабагының өске ягын аз гына каралтабыз һәм йомры төкле кечкенә пумала белән тигезлибез.
  Кара гель-карандаш белән өске керфек төпләренең араларын буйыйбыз. Бер генә миллиметр да буш ара калырга тиеш түгел. Һәм коңгырт карандаш белән күзгә «ук» («стрелка») сызабыз. Бу – бизәнү техникасында иң авыры. Ныклап аңлар өчен, видеоны карарга киңәш итәбез. «Ук» бик матур килеп чыкмаса, аны пумала яки бармаклар белән өскә таба «тарттырабыз». Ул бар хатын-кызларга да килешә, дөрес итеп сызарга гына кирәк. 

  Макияжны тушь сөртеп тәмамлыйбыз, аны керфекләрнең очына түгел, ә төбеннән башлап сөртәбез. Кәеф өчен күз кабагына, күзнең эчке почмагына бераз хайлайтер тидерергә була. Аннан биткә румяна, бронзер сөртәбез, иреннәр турында да онытмыйбыз. Көн саен макияж ясап, матур булып йөрегез, үзегезне яратыгыз!

Фото Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар