Логотип
Матур булыйк

Кабат баш юарга ашыкмагыз!

 Чәч кичә генә юылган, ә бүгенгә майланып чыккан. Таныш хәлме?  Кабат баш юа башлаганчы, файдалы киңәшләр комачау итмәс. 

 Чәч кичә генә юылган, ә бүгенгә майланып чыккан. Таныш хәлме?  Кабат баш юа башлаганчы, файдалы киңәшләр комачау итмәс. 


 Коры шампунь 

Чәч тамырларын тулысынча чистартып бетерә алмаса да, көн буена җитәрлек яңа юылган чәч эффектын булдырачак. Баш тиресе майлы булганнарга  аны һәрвакыт сумкаларында йөртү хәерле. Мондый шампуньне куллану бик уңайлы. Аэрозольне чәч тамырларына сиптергәннән соң 5-7 минут көтәргә кирәк. Соңыннан тарап аласы да, үзегезгә кирәкле прическаны ясыйсы.  

 

Кайнар су һәм фен.  

Чәч берничә көн чиста калсын өчен  аны җылы су белән юарга кирәк. Салкынча булса,  тагын да яхшырак.  Эш шунда,  югары температура май бизләрен катырак эшләтә башлый. Ә бу исә чәч тиз пычрануга китерә. Юганнан соң башка сөлге каплап йөрү дә хата. Чәч  табигый рәвештә кибәргә тиеш.  

Мендәр тышы 

Пычрак мендәр – чәч майлануга китергән төп сәбәпләрнең берсе.  Билгеле,  һәр көн чиста урын-җир җәю мөмкин түгел, шулай да атнага 2 тапкыр  булса да, мендәр тышын алыштыру зарур.  

 

Чәчкә тию гадәте 

Без көн буена чәчкә йөз кат кагылып алабыз. Прическаны төзәтәбез, йә бөтереп уйга калабыз. Кулның бервакытта да чип-чиста булганы юк. Ә ул пычракны үзебез дә сизмичә чәчләргә күчерәбез.   

 

Тараклар 

Тарак тешләрен микроскоп астында карасак, анда җыелган пычракка шаккатар идек. Шуңа күрә аларны әледән-әле лимон кислотасы салынган сабанлы суда  юарга кирәк.  

Чәчне дөрес җыю 

Чәчләр чиста түгел, ә юарга вакыт юкмы? Бер генә юл кала: юеш чәчләр эффекты белән прическа ясау. Махсус күбекне сөртегез дә  диффузорлы фен ярдәмендә киптерегез. Чәч калын булып күренсен өчен, башны аска иеп киптерү зарур. Нәтиҗәсе шатландырмый калмас.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар