Логотип
Матур булыйк

Иннек көн буе торсын дисәгез...

Визажист Нико Лопес ирендә иннек барлыгын оныттыра торган гениаль һәм шул ук вакытта бик гади инструкция булдырган. Иннекне әлеге инструкция буенча сөртсәсез, ул чәй эчкәннән соң чашкада да, үпкәннән соң сөйгәнегезнең яңагында да калмас, кием дә пычранмас, төсе дә бетмәс.

1.    Иренне карандаш белән буягыз

Карандаш  иннек тонында булырга тиеш. Игътибар итегез: сүз ирен читен читләп чыгу турында түгел. Иренне бөтен килеш  карандаш белән буйыйбыз. Ирен кибеп киткән, тон да дөрес ятмаган кебек булыр. Борчылмагыз! Соңрак боларның барысын да төзәтәчәкбез. 

2.    Иреннәргә пудра сөртегез 
Аны зур кисточка ярдәмендә сөртегез. Соңыннан бармак очлары белән иренне «суккалап» алыгыз.

3.      Иннек сөртегез
Өске иреннәргә иннекне уртадан ирен почмакларына, а аскысын – уңнан сулга һәм сулдан уңга таба сөртегез. 

4.    Кабат иреннәрегезгә пудра сөртегез 
Шулай ук  зур кисточка белән. 

5.    Иннек төсе  бик ачык  булмаса, бердән дүрткә кадәр булган этапны кабатлагыз 
Сере шул гына!
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар