Логотип
Матур булыйк

Чәч язын нигә коела?

Ике сезон арасында чәчләр тоныклана, гадәттәгедән күбрәк коела башлый.  Нәкъ менә яз көне аларга үтә җентекле карау кирәк. Моннан кала,  коелу сәбәпләрен ачыклау шарт. 

Ике сезон арасында чәчләр тоныклана, гадәттәгедән күбрәк коела башлый.  Нәкъ менә яз көне аларга үтә җентекле карау кирәк. Моннан кала,  коелу сәбәпләрен ачыклау шарт. 

 


1. Көннәр җылыта башлагач. Җәй җитә, ябыгырга кирәк, дип борчыла башлыйбыз. Төрледән-төрле диеталарга утырабыз. Ләкин төгәл кайсысының безнең организмга килешкәнен белмибез (моны белгечләр генә ачыклый ала). Ашауда тыелганлыктан, организмда витаминнар һәм минераллар дефициты башлана. Куе һәм ялтырап торган чәчләр хакында хыялланучыларның  туклануы баланслы булырга тиеш. Рационда сыер ите, кош ите, балык, диңгез, сөт ризыклары, яшелчә һәм җиләк җимеш булу шарт.  

2. Чәчләрегезне еш буйыйсыз. Температура үзгәрү, бинадагы коры һава – дым югалтучы чәчләр өчен болай да зур йөкләмә. Әгәр дә сез агрессив процедуралар (чәчне буяу, турайту яки бөдрәләтү) яратасыз икән, чәчләрегезгә тагын да авырга туры киләчәк. Шуңа күрә артык корыткан процедуралардан баш тартыгыз. Ә буяганда май һәм натураль пигментлы буяуларга күчегез.  

3. Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, йокы туймау, алҗу һәм стресс – барысы да калын чәч дошманнары.  Чәчегезнең ялтырап торуын телисезме?  Начар гадәтләрдән баш тартып, сәламәт яшәү рәвешенә күчегез. 

4. Чәчләрне көнгә бер тапкыр тарап кую дигән сүз түгел әле ул. Әгәр алар  яхшы хәлдә икән, җәй көне шампунь белән кондиционер да җитә. Ләкин ел фасыллары арасында чәчләрне комплекслы карау зарур. Маскалар, махсус спрейлар, майлар кирәк. Сыйфаты хакында да онытмагыз.  



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар