Логотип
Матур булыйк

Битне чистартканда 5 хата

Безнең бит тиресе  һәркөнне  бик күп төрле токсиннар  белән очраша: урамда йөргәндә, ашарга әзерләгәндә, тәмәке тарткан кеше янында басып торганда... Шуңа күрә дә аны җиренә җиткереп  чистарту зарур.  

 Безнең бит тиресе  һәркөнне  бик күп төрле токсиннар  белән очраша: урамда йөргәндә, ашарга әзерләгәндә, тәмәке тарткан кеше янында басып торганда... Шуңа күрә дә аны җиренә җиткереп  чистарту зарур.  

Беренче хата 

Бит тиресен мицелляр су белән генә чистарту 

 Битне тулысынча чистарту өчен көн саен өч төрле косметологик чара куллану зарур. Мицелляр су макияждан, токсиннардан арындыра. Бит юуу өчен гель тирене тагын да яхшырак чистарта, сафландыра. Ә тониктагы үлән суындагы антиоксидантлар  эпидермисның өске катламына үтеп кергән ирекле радикалларны үзара бәйләп чыгара. Болай эшләгәндә сөрткән кремның тәэсире арта.  

Икенче хата 

 Битне көнгә бер тапкыр гына юуу 

 Бит тиресен  иртән дә, кичен дә чистартырга кирәк.  Иртән  төнге крем калдыкларын юып алу өчен гель, тоник куллану мөһим. Кичен  югарыда язылган өч этаплы чистарту комплексы уздыру мөһим. Кичен бу процедураларга бармак аша гына карасаң,  иртәнгә бит  тоныклана, бетчәләр чыга,  картаю билгеләре күренә башлый.  

Өченче хата 

Биткә туры килмәгән чаралар куллану 

Чистарту чараларын да крем кебек үк бит тиресе тибына карап сайларга кирәк. Нормаль типка  теләсә нинди  чистарту чарасы килешә.  Коры тирегә  крем рәвешендәгесе генә туры килә.  

Дүртенче хата 

 Кайнар яки салкын су белән юыну 

Кайнар су тиренең мөгез катламындагы  липидларны юа, бу исә тирене корыта, купшаклата. Ә бик салкын су кан тамырлары спазмына китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә тиренең эчтән туклануы бозыла.  Салкын белән кайнар суны чиратлаштырып юуу  капилляр челтәрләр барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә косметологлар җылымса су белән юынырга киңәш итә. 

Бишенче хата 

 Битне сөлге белән  сөртү 

Битне юганнан соң, аны сөлге белән каты итеп сөртү зыянлы. Тире тартылып, вакытыннан алда салынып төшәргә мөмкин. Тонусын саклар өчен  биткә сөлгене тидереп-тидереп алу шарт. Калган су тамчылары табигый рәвештә кибеп бетсә яхшырак.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар