Логотип
Матур булыйк

Бит тиресен ничек тәрбияләргә?

Елның һәр фасылы үзенчәлекле. Безнең организм да, урамда нинди фасыл булуына карап, аңа үзенчә җайлаша. Бит тиресе аеруча да нәзберек: үзенә һәрвакыт аерым игътибар таләп итә.
 
Февраль-март айларында бит тиресен карау тәртибе үзгәрә. Бу айларда, беренчедән, һавада дым аз була, икенчедән, кояш нурлары тәэсире көчәя. Нәтиҗәдә, бит тиресе корый, кытыршылана, пигментлы таплар барлыкка килә. Аларны булдырмас өчен, бит тиресен дөрес итеп карарга өйрәнәбез.

15-20 яшь
Яшүсмер һәм җитлегү чорында коры бит ияләре сирәк очрый. 15-20 яшьтә тиренең регенерация (организмдагы тукымаларның табигый рәвештә яңаруы) функциясе яхшы эшли, шуңа күрә бу яшьтә, гадәттә, бит тиресе майлы, еш кына бетчәле дә була. Кызганыч ки, күп кенә кызлар, бит тиресен дөрес итеп тәрбиялисе урында, бетчәләрдән, битнең чамадан тыш ялтырап торуыннан оялып, катлам-катлам тональ крем, пудра һәм башка косметик чаралар сөртә. Шул рәвешле битләрендәге җитешсезлекне яшерәләр янәсе. Ә чынлыкта, проблемаларын арттыра, яшь һәм йомшак бит тиресен бактерия оясына әйләндерә. Тирене дөрес итеп карау җайлы гына югыйсә: май бизләре эшчәнлеген киметү өчен – ретинол кремнар, бактерияләр белән көрәшү өчен составында антибиотик булган кремнар һәм юыну чаралары кулланырга кирәк. Гигиена таләпләрен дә үтәү зарур: иртә-кич битне махсус гельләр һәм тониклар ярдәмендә чистартырга, макияжны юып төшермәгән килеш йокларга ятмаска.
ЯРЫЙ! Майлы бит тиресе өчен яшел чәй, имән кайрысы, ромашка төнәтмәләре файдалы. Аларны өй шартларында да ясарга мөмкин. Моның өчен үзегез сайлаган үләнгә яңа гына кайнап чыккан су салып, 20-25 минут төнәтергә, суына төшкәч, шуны биткә сөртергә кирәк. Бу процедураны иртә-кич кабатлыйсы. Бетчәдән калган эзләрне бетерәсегез килсә, төнәтмәгә берничә тамчы лимон суы да кушыгыз.
ЯРАМЫЙ! Бит тиресе майлы булганда спиртлы тониклар, скраблар кулланырга, сабын белән юынырга ярамый. Алар тирене ялкынсындыралар. Составында вазелин, минераль майлар булган кремнарны да читләтеп үтәргә кирәк – андый кремнар бетчәләрне азындырырга мөмкин.


25-30 яшь
25 яшьләрдән бит тиресенең регенерация эшчәнлеге кими. Шуңа күрә бу яшьтә биткә саклый һәм дымландыра торган кремнар тидерергә киңәш ителә. Бит тиресе коры hәм сизгер булса, аның тире барьеры бозылган булуы ихтимал. Бу очракта тиренең өске катламын торгыза торган кремнар кулланырга кирәк, аларның составында майлы кислоталар, холестерол, церамид, глицерол булырга тиеш. Ә составында глицерин, сорбитол, натрий гиалуронаты, сидекчә (мочевина), пропиленгликоль булган кайбер җиңел кремнар (аларны икенче төрле «гумектантлар» дип атыйлар), атмосферада дымлылык 80 проценттан ким булса, тиредәге дымлылыкны үзләренә алалар. Шуңа күрә өйдә һава коры булмасын өчен, дымландыра торган җайланмалар куярга кирәк.
30 яшьтә тире үзе коллагеннар һәм гиалурон кислотасы бүлеп чыгара әле, шуңа күрә тирене картаюдан саклый торган кремнар һәм процедуралар белән мавыкмагыз.
ЯРЫЙ! Өй шартларында ясалган иң файдалы маскаларның берсе ул – каймактан ясалганы. Каймакны кибеттән сатып алырга да була, өйдә үзегез әзерләгәне дә ярый – иң мөһиме сыйфатлы булсын (кибеттән алганда игътибар итегез: порошоктан гына ясалмаганмы). Каймакка солы ярмасы, бал яки җиләк-җимеш тә өстәргә мөмкин. Каймаклы маска биттә 10-15 минут торганнан соң, аны җылымса су белән юып төшерегез. Нәтиҗәле булсын өчен, әлеге масканы атнага 2-3 тапкыр ясарга, тулы курс (10 тапкыр) дәвам итәргә кирәк. Мондый маска бит тиресен тукландыра, сафландыра, пигментлы таплардан арындыра.
Биткә боз шакмаклары ярдәмендә массаж ясау да бик файдалы. Бу ысул кан-лифма йөрешен арттырырга, бит тиресен тонуска кертергә һәм төсен яхшыртырга булыша. Боз шакмакларын минераль судан ясарга мөмкин. Ә тире майлы булса, яшел чәй, имән кайрысы яки календула төнәтмәсеннән ясагыз. Бозны чамасын белеп кенә кулланырга кирәк: еш кулланганда бит тиресе корый, дымсызлана, өстәвенә, боз кисәкләре битне җәрәхәтләргә дә мөмкин.
ЯРАМЫЙ! Составында парафин, свален, диметикон, солы мае,  виноград төше мае, ланолин, балавыз булган кремнарны еш кулланырга тырышмагыз. Алар тире өстендә пленка булдырып, дымлылыкны гына саклыйлар, тирегә «суларга» ирек бирмиләр, бактерияләргә үрчү өчен уңайлы мохит тудыралар. Бит тиресе коры булса, озак итеп хлорлы кайнар ванна керүдән дә тыелыгыз.     


30-40 яшь
«Бальзак» яшендә картлык билгеләре – җыерчыклар күренә башлый. Шуңа бәйле рәвештә тирене карау процедуралары исемлеге дә арта. Шәхси гигиена, саклау һәм дымландыру процедураларына тирене тукландыру һәм тонуска кертү чаралары да өстәлә, чөнки бу яшьтә бит тиресендә иң мөһим компонентлар – коллаген, эластин, гиалурон кислотасы кими. Кызганычка, составында коллаген, эластин, гиалурон кислотасы булган кремнар куллану гына тиешле нәтиҗәне бирми, чөнки бу матдәләр тиренең тышкы катламы (эпидермис) аша үтеп керә алмый. Бит тиресен әлеге компонентлар белән тулыландыру өчен косметологик процедуралар – биоревитализация, биорепарация, контур пластикасы ярдәмгә килә. Ә кремнар составында антиоксидантлар булырга тиеш, болар – С һәм Е витаминнары, ферулий кислотасы, коэнзим Q10, яшел чәй.
ЯРЫЙ! Биткә каһвәдән скраб ясарга мөмкин. Ул кан әйләнешен җайга салырга ярдәм итә, битнең тонусын яхшырта. Тик купероз булганда мондый скрабны кулланырга ярамый. Шулай ук биткә массаж ясарга була. Кемдер, интернеттан карап яки махсус курсларга йөреп, аны үзе ясарга өйрәнә, кемдер массаж эшләтү өчен матурлык салонына баруны хуп күрә. Дөрес һәм даими рәвештә ясалган массаж пластик хирургия эшлисе эшне башкара.
ЯРАМЫЙ! Бит тиресе картаюның 80 процентында кояш нурлары «гаепле». Шуңа күрә аңа рәхәтләнеп битне куеп иркәләнеп утырырга ярамый. Кояш нурларыннан саклый торган крем тидермичә урамга чыкмаска тырышыгыз.


45-50 яшь
Яшь чактан ук бит тиресен дөрес итеп карасаң, даими рәвештә чистартып һәм дымландырып торсаң, 45-50 яшьтә дә бик күркәм күренергә мөмкин. Игътибар иткәнегез бардыр: 50 яшьлек кайбер ханымнарның йөзенә карасаң, һич кенә дә үз яшьләрен биреп булмый, битләре алсуланып тора, тире салынып төшмәгән, җыерчыклары да буразна булып сузылмаган, ирен һәм күз читләрендә мөлаем гына булып беленер-беленмәс кенә сызылганнар. Әлеге ханымнар пластик операция ясаткан дигән сүз түгел әле бу. Димәк, алар беренче өч баскычта үтәргә кирәкле чараларны үтәгән, бит тиресен яшьтән үк дөрес итеп караган.
Әгәр инде ул өч баскычны кулдан ычкындыргансыз икән, өй шартларында маска ясап кына бит тиресен яшәртеп булмый. Мондый очракта бит тиресен косметологлар кулына тапшырырга киңәш ителә. Тирән пилинг, контур пластикасы, интенсив тукландыру чаралары булышачак: тирене тарттырып, кан әйләнешен яхшыртып җибәрәчәк, җыерчыкларны чагыштырмача «тигезлиячәк».
ЯРЫЙ! Өй шартларында да билгеле бер төрдәге маскалар ясарга була, әлбәттә. Тирене яшәртеп җибәрәсегез килсә, составына антиоксидантлар hәм микроэлементлар кергән маскалар ясагыз. Алар һәрберебезнең кул астында бар: томат, грейпфрут, виноград, зәйтүн мае, яшел чәй, бал, каймак.
Бу яшьтә тиренең үзлегеннән гиалурон кислотасы бүлеп чыгаруы бөтенләй диярлек кими, шуңа күрә, белгеч белән киңәшеп, капсулалы гиалурон кислотасы эчәргә мөмкин.
ЯРАМЫЙ! Февраль-март айларында агрессив процедураларны бик саклык белән генә эшләргә кирәк, чөнки кояш нурлары көчәю сәбәпле, пигментлы таплар барлыкка килү ихтималлыгы зур. Шуңа күрә кояш нурларыннан саклый торган кремнар тидерергә онытмагыз.
 
Бит тиресен кремнар, маскалар ярдәмендә генә дымландырып, тукландырып булмый, үзегезнең ничек туклануга да игътибар итәргә кирәк. Менюга ит-балык, ярмалар, яшелчәләр кертегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Һәм бит тиресегез сезгә рәхмәт кенә әйтер.

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар