Логотип
Матур булыйк

Баш кавыкласа, чәч майланса... аптека – болында

Урман-кырлар, бакчалар яшьлек чибәрлегебезне озаграк сакларга ярдәм итә торган үсемлекләргә чиксез бай. Дару үләннәре косметикада бик күп кулланыла. Шуларның һәркем куллана ала торган иң гади берничә рецептын бирәбез. Болар журналыбызның 1976 елгы июнь санында басылган булган.

Урман-кырлар, бакчалар яшьлек чибәрлегебезне озаграк сакларга ярдәм итә торган үсемлекләргә чиксез бай.
Дару үләннәре косметикада бик күп кулланыла. Шуларның һәркем куллана ала торган иң гади берничә рецептын бирәбез.

Башыгыз кавыкланса, чәчегез тиз майлана торган булса, коела башласа түбәндә күрсәтелгән составларны кулланыгыз.

Кырда үсә торган чыршы үләнен (полевой хвощ) һәм үгез күзе (арника) үләне чәчәген вак кына тапап берәр аш кашыгы алыгыз да шуңа ике стакан кайнар су салыгыз, берничә минут кайнатыгыз, суынгач сөзегез. Шуны көн аралаш йокларга ятарга 1-1,5 сәгать кала чәчнең төбенә сөртеп баш тиресен массажлагыз.

Кызыл бөрлегәнне (костяника) тамыры белән казып алыгыз. Тамырын турагыз. Бүре тырнагы (змеевик) үләне тамыры кушыгыз. Шулардан төнәтмә ясагыз да югарыда әйтелгәнчә баш тиресенә сөртегез.

100 г кычыткан яфрагы, 100 г кычытканның тамырын алып вак кына итеп тапагыз. Шуңа ярты литр аш серкәсе, 250 г ак аракы, бер стакан су салып, ярты сәгать кайнатыгыз. Суынгач сөзегез. Шуны мамык белән башның тиресенә көн саен сөртегез.

Чәче бик коры булган кешегә шалкан мае ярдәм итә. Көз көне әрекмән яфрагының (лопух) берьеллык яки икееллык тамырларын җыегыз, вак кына итеп тапагыз, шуңа үсемлек мае салыгыз (бер кашык тамырга бер кашык май). Ике-өч атна торсын. Шуннан соң аны атнага ике тапкыр чәч төбенә сөртегез.

Чәчне юганнан соң чайкату өчен үлән төнәтмәләрен кулланыгыз. Июнь, июль айларында, юкә чәчәк атканда, ике-өч уч юкә чәчәге җыегыз да 2 литр кайнар суга салыгыз, кырык минуттан соң сөзегез. Мондый су коры һәм нормаль чәч өчен әйбәт. 

Чәчегез тиз майланучан булса, суга яшел яки кипкән колмак (хмель) орлыгыннан, кычыткан яфрагыннан һәм миләштән ясалган төнәтмә (өч стакан суга берәр аш кашыгы) кушарга мөмкин.

Тигез күләмдә ромашка чәчәге, көнбагыш һәм барбарис чәчәге салып, чәй пешергән кебек пешерегез, 30-40 минут томалап тотыгыз, аннары сөзегез. Чәчне югач, шушы төнәтмә кушылган су белән чайкатсаң, чәчнең төсе ачыклана төшә, ялтырап тора торган була.

Җәй көне юкә чәчәге яки кура җиләге яфрагы төнәтмәсе кушылган су белән юыну бик файдалы. (Төнәтмәне берәр кашык яфракка бөр стакан кайнар су салып ясыйлар). Шулай юынганнан соң, битегез кипкәнче, мул итеп тирегезгә килешә торган крем сөртегез. 10-15 минуттан соң аны кәгазь салфет белән сөртеп алыгыз.

Сөялләр чыкса, аларга көнгә 4-5 тапкыр тузганак (одуванчик) сабагы согы сөртегез. Яки яшь бәрәңге кисәге, сарымсак белән ышкыгыз. Халык медицинасы шулай ук сөялләргә мичкә тәгәрәтеп пешерелгән суган ябарга тәкъдим итә.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар