Логотип
Матур булыйк

​Алтын көз кызлары

Көз тибындагы хатын-кызлар алтынсу яки аксыл-сары йөзле (кояш начар алу белән аерылып торалар), бакыр, каштан, җирән чәчле; яшел, зәңгәр, соргылт-зәңгәр, көрән күзле була. Каш һәм керфекләре куе һәм аксыл. Еш кына мондый хатын-кызлар сипкелле дә әле. Сез үзегезне таныйсызмы? Сезгә нинди төсләр килешә соң? Шуның турында сөйләшик.

МАКИЯЖ. Үтәкүренмәле тональ кремның ачык тән төсендәгесен сайлагыз. Вак сипкелләрне буямагыз – алар сезне яшь, сөйкемле күрсәтә бит! 
Бит иннеген караңгы пудра белән алмаштырсагыз да була – яңак сөяген каралту да җитә. Көз хатын-кызына салкын тонлы (алсудан алып шәмәхәгә кадәр) бит иннеге бөтенләй килешми! 

Каш һәм керфекне, иң яхшысы, табигый көрән төскә буяу. Керфеккә кара яки яшел тушь та тидерергә була, кашлар исә чәч төсеннән караңгырак калырга тиеш. 

Күз буяулары. Көрән һәм яшел тондагы җылы төсләр – сезнеке. Тутык төсмер кергән көрәннең – җылы сары, салат төсенең – алтынсу, күк төсенең кызгылт-көрән белән ярашуы бик эффектлы күренә. Салкын тоннар һәм перламутр турында онытыгыз, алар сезгә килешми. 

Күз кабагын куе зәңгәр, шәмәхә яки миләүшә төсендәге күз каләме белән ассызыклый аласыз, әмма андый макияжга туры килердәй кием сайлау да бик мөһим. Кара каләм сезне ямьсезләр генә. Көз хатын-кызына көмеш перламутр кергән иннекләр килешми – алтынны сайлагыз. 

Җемелдәп торучы ирен ялтыравыгын (блеск) игътибардан ычкындырмагыз. Сезнең төсләр – җылы кызыл, җирән әфлисун, куе бакыр, тутык төсе. Акцентны күздә ясарга теләсәгез, кызыл балык төсле иннек сайлагыз. 

КИЕМ. Сезгә бер үк төснең караңгы һәм якты төсмерләреннән торган комбинацияләр, йомшак куе төсмерләр, «балчык» төсләре, хаки, көзге яшеллек төсе, алтын, тән төсе, горчица, кызгылт-көрән, шампан шәрабы төсләре килешер. Ак күлмәк һәм кара костюм – сезнеке түгел! Ак урынына якты какао һәм фил сөяге төсен, кара урынына куе көрән яки куе яшелнең җылы төсмерләрен сайлагыз. Ә менә соры, күк, салкын алсу, якты әфлисун, зәңгәрсу кызыл төсләр сезгә бөтенләй бармый. 

Сезгә бик туры килүче стиль – фолк, спорт һәм кантри. 

Киемне сайлаганда нигез итеп алтынсу тән төсен, сары төсмерле куе яшелне, җирәнне алып, кызгылт көрән, куе зәңгәр, җылы зәңгәрсу-яшел өстәмә төсләр белән тулыландырыгыз. 

Драп, твид, замш, велюр, мохер, вельвет, букле, постау, ялтыравыксыз күннән тегелгән киемнәр – нәкъ көз хатын-кызлары өчен! 

Бизәнү әйберләре. Сары алтын, бакыр, агач. 

ЧӘЧ. Көз хатын-кызлары, гадәттә, прическа турында уйламый – алтындай куе чәчләре җилкәләренә таралып та бизи аларны. 

Чәчне буяганда да алтынсу төсмерләрдән чыкмаска тырышыгыз. Кына чәч төсен тагын да көчәйтер, ялтыратыр.

ХУШБУЙ. Төрле тәмләткечләр салып әзерләнгән хушбуйлар сезне тагын да тирәнрәк ачар. Исләрнең куе, нәфис, элегантларын сайлагыз.

Башка типлар өчен әлеге хушбуйлар авыр санала, әмма сезнең өчен алар бик табигый. Сезгә туры килүче ислемайлар төсләре буенча җәй һәм яз хатын-кызларыныкыннан караңгырак. Хушбуегыз шәрык исле булырга тиеш – составына канәфер, имбир яки кориандр керә. Шулай ук ислемайга лимон, әфлисун майлары, пачули яки мирра өстәлә. Баллы җиләк, тропик урман, дымлы мүк исләре – шулай ук сезнеке. Сандал агачы, мускус, гамбәр, иланг-иланг исле хушбуй да сезгә туры килә.

фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар