Логотип
Матур булыйк

40 яшьтән өлкәнрәк ханымнар өчен макияж салуның 4 кагыйдәсе

Модалы трендлар киләләр дә китәләр, ә кагыйдәләр какшамый. Өлкән яшьтә дә матур кыяфәтле булып каласыгыз килә икән, макияж салынуың төп кагыйдәләрен онытмау һәм аларны бозмау зарур. Бу, бигрәк тә, 40 яшьтән өлкәнрәк ханымнар өчен мөһим.
 

Кершән тыела

Кершән – яшь тире өчен! Хәтта 30 яшьтә дә аны сак кулланырга кирәк.  40 яшьтән соң тире дым югалтып, җыерчыклар барлыкка килгәндә, ул, гомумән, тыела. Кершән иң нечкә җыерчыкларны да «күрсәтә». Монна кала тиредәге дымны да «тарта».
 

Иннекнең бер төсен генә сайлагыз һәм аңа тугрылык саклагыз

Перчаткаларны алыштырырга була, ә менә төсе туры килгән иннеккә тугры булу зарур. Тирегезнең табигый тонына туры килгән төсне сайлагыз һәм аны алыштырмагыз. Тугрылык өчен ул рәхмәтен әйтми калмас.
 

Йөзне контурлаудан баш тартыгыз

Яңак сөяге астына караңгырак тон сөртү йөзне ябыграк күрсәтә. Ләкин ешрак ул пычрак, алҗаган, тонык тире эффектын булдыра. Шуңа күрә румянаны бәхетле һәм кәнәгать булган вакытта табигый алсулык йөгергән урыннарга гына тидерегез. Төсне дөрес сайлау өчен бит алмасына бармагыгыз белән басып алыгыз. Барлыкка килгән алсулык сезнең табигый төсегез булыр.
 

Күзегезгә сөрмә тартмагыз

Аскы күз кабагына сөртелгән сөрмә күзләрне «кечерәйтә» һәм тышкы почмагын «төшерә», ә бу йөзне картайта, алҗанган кыяфәт бирә. Әгәр дә күзегезгә сөрмә тартмыйча яшәвегезне күз алдына китерә алмыйсыз икән, тышкы почмагына һәм өскә табарак гына сызыгыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар