Логотип
Пар алма

Йөрәккә мәкер кермәсен

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Вахит ИМАМОВ, язучы, Г. Тукай премиясе лауреаты;

гаилә стажы – 42 ел;

ике бала атасы. 

 Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

Ир-ат, гадәттә, боларның бөтенесен дә күрә... Кадыйр Сибгатуллин бер шигырендә «тормышта ике мәхәббәтем бар: берсе – чыны, икенчесе – идеалы» дигән иде. Идеал бөтен кешедә дә бардыр анысы. Әмма тормыш хыялдан күпкә аерыла... Башта, яшьрәк чакта, безгә хатын-кызның йөз матурлыгы күбрәк кирәк. Чибәрлеккә алданасың... Аннары үзгәрәсең, юк, хатын-кызның акылы да кирәк икән дисең. Ходай Тәгалә аңлата бугай монысын.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

Минем хатында хәйләкәрлек җитеп бетмәде дип саныйм. Гаиләдә акча чутлы булырга һәм аның исәбен хатын-кыз алып барырга тиеш. Мин үзем? Кайтарып, өстәл тартмасына гына салучы... Хатын-кыз кара көн турында уйларга, шул акчадан ай саен аз-аз алып, мая җыярга тиеш. Иренә белгертеп тормыйча гына. Зуррак әйбер алганда кирәк ул. Бурычка, кредитка батмас өчен.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

Хыянәт өчен! Беркайчан да! Мин аңлыйм, ир-ат сулга йөреп ала инде ул. Моны хәтта минем хатын да аңлый. Йөргән хәбәр барыбер ишетелә, ул кайтканда ук маңгайга язылып кайта, күзгә языла... «Минем Вахит та йөрмәсә, тагын кем йөрсен?!» – дигәне булды аның... Балык Бистәсендә 84 яшьлек Степан Петровичта фатирда тордым. Карчыгы үлгән, ялгызы яши иде. Кышкы Сарайда хезмәт иnкән, Керенский, Троцкий, Ленин белән кул биреп күрешкән. «Чүмечне инешкә куеп, агым буенча агызып җибәрсәң, борылып-борылып акканда, ул әкренләп су җыя һәм батмыйча калмый, – дигән иде ул миңа. – Хатын-кыз да шулай: гөнаһасы күп җыела икән, су төбенә китә». Мин аңлыйм: хатын-кыз да мәхәббәт кичерергә мөмкин. Яки башка очрак. Баласын төрмәдән коткару өчен әллә кемнәрнең түшәгенә ятучыларны беләм. Тормышның үз законы. Ул син уйлаганча бармый – тәкъдир усалрак. Хатын-кыз иргә үч итәм дип андый адымга барырга тиеш түгел ул. Йөрәгенә мәкер керсә, хис тә, мәхәббәт тә үлә. Толстой дөрес әйткән, көймәдә барганда икең дә кискен хәрәкәт ясаудан сакланырга кирәк. Ә гаилә тормышы – ул көймәдә йөзү.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

Аның икесе дә якын. Эш кабинетым бик озак булмады. Аның миңа никадәр кирәк икәнен өйдәгеләр 50 яшем тулганда гына аңлады. «Сәет батыр»ны язганда, залдан телевизорны чыгардым, бөтен архивны таратып ташладым. Дүрт ай буе залга берсе дә керә алмады... Шуннан соң миңа дүрт бүлмәнең берсен бушаттылар. Ә алиһәгә килгәндә... Хатын туйдырмаска тиеш ул. Азрак киемен алыштырса, азрак чибәрләнеп йөрсә, ир-атка җитә. Дөресен әйткәндә, иренен кызартты ни, кызартмады ни – күрмим дә.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

Әйе! Синең авыр хәлгә калган көннәрең була. Кайбер нәрсәләрне хәтта туганыңа да сөйли алмыйсың, сөйләргә тиеш тә түгел... Ә хатынга бар да сыя... Глүзә гел ераккарак карый белде. Балык Бистәсеннән мине ул алып китте. Дус кызы Чаллыда аңа эш тәкъдим итте. Ул чыгып китмәсә, кузгала алмас идем әле. Казанга күчкәндә дә шулай булды. Иҗатым өчен, әлбәттә, Казан кирәк иде миңа. Ул шуны яхшырак аңлады.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

Без икебез дә бер мәктәптә, күрше классларда укыдык. Бер спектакльләрдә уйнап, җырлап йөрсәк тә, аңа гашыйк булырга өлгермәдем. Чибәрлеген күрә идем, ләкин беренче мәхәббәтем белән мавыккан чак... Аттестаттагы бер хаталы язу өчен беренче елны укырга керә алмадым. Кайтып, тиз генә РОНОдан белешмә алып кил диделәр дә... Актаныштан Казанга пароход белән киләбез ул чакта, әни 100 сум акча белән чыгарып җибәрде: адым саен район белән шәһәр арасын урый алмыйсың. Заводка эшкә урнаштым. Ә үзем студент классташларым яныннан кайтып кермим – җан тарта. Алар белән аралашу, танцыга төшү, китапханәгә бару миңа рәхәт. Җомга кич китәм алар янына тулай торакка, дүшәмбе иртән эшкә генә кайтам. Химфакта укучы классташым Фәнис берсендә кинога чакырды. Киттек. Тик ул вакытын бутаган, ике сәгать алданрак килгәнбез. «Мин җәй көне студентларның төзелеш отрядына командир булып барам. Шәфкать туташы итеп мединститутта укучы бер кызны чакырган идем. Кереп, документларын алып чыгыйк әле», – ди. «Әйдә соң», – дим. Ул кыз әле дәресләрдән кайтмаган икән. «Классташ Глүзә янына керик алайса», – ди Фәнис.

Тәрәзә төбенә менеп баскан – кышка тәрәзә җылыталар болар. Күрдем дә авызымны ачып калдым... Минем белән мәктәптә спектакль уйнап йөргән Глүзә түгел инде бу! Институтның җыелма командасына алганнар, спорт мастерына кандидат. Андагы буй-сын! Фәнис ул көнне: «Кинога икәү генә барыгыз», – дип, билетларны безгә калдырды. Әбсәләмова белән йөреп киттек шулай... Мин армиядән кайтканда, ул институтны тәмамлап, Воронежга эшкә киткән иде. «Миңа чыгасыңмы?» – дип сорап торулар булмады. Болай да билгеле иде бит... Балык Бистәсендә район газетасында эшли идем инде. «Нишләргә икән?» – дип, үзебезнең факультет деканы Флорид Әгъзамовка кердем. «Армиядән кайтуыңны көтеп алган икән – өйлән», – диде ул. Югыйсә армиягә киткәндә кассага салып калдырган 280 сумнан гайре акча да юк иде әле. Әнкәйләр тагын 500 сум бирделәр. Шул акчага Казанда туй ясадык.

17 февральдә язылыштык. Ике көн үткәч: «Чын диплом урынына миңа хәзер дубликат кына бирәләр инде», – ди бу. Башта аңламадым. «Фамилия алыштыргач соң...» Шунда ук авыл советы секретаре Мәдинәгә шалтыраттым: «Язылышу турындагы кенәгә кыйммәт торамы?» – дим. «1 сум 70 тиен», – диде ул. «Яңаны тутыр әле безгә. Тик Глүзә Әбсәләмова булып калсын» – дим. Чаллыга күчеп: «Син икенче хатынмыни?» – дигән сүз ишеткәч, кире үзгәртергә дә теләде, мин ризалашмадым...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

Дөрес түгел! Тышкы кыяфәт үк башка иде: әнкәй зур гәүдәле, ә хатын култык астына сыя торган минем. Холык та башка. Бәлки кайчак шуңа үзара аңлашып та бетмәгән чаклары булгандыр. Берсендә әти белән әни Глүзәне елатканнар иде. Әле яшь чак. Ашказаны җәрәхәте белән интегәм, ашый алмыйм. Дәвалана белмәдем, дару эчмәдем... Авылга кайткач, әти хатынга: «Гел авырый, нишләп малайны карамыйсың? Чәче дә агара башлаган. 30 яшьтә!» – дигән. Миңа белгертмичә ишегалдында елап йөри икән бу... Икесенә дә әйттем: «Авыруымда хатынның катышы юк. Ә чәч мин акыллы булганга, күп уйлаганга агара», – дип көлдердем. Әмма Глүзә шуннан соң аш-суга игътибарлырак булды шикелле. Бөтенесе әйтә: аның камыр ашларына җитүче хатын юк. Иң тәмле бәлеш тә – аныкы.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

Мин алардан көнләшмим... Андый гаиләләрдәге ир-атлар, гадәттә, күзгә-башка чалынмый. Тавыш-тыннары чыкмый. Анда нидер әйтү хокукы – хатын-кызда гына. Мин белгәннәрнең күбесе шундый... Байлыкны туплап бетерә алмыйсың. Ул хатыннар аналык хисен баласына да күчерергә тиеш бит әле. Үзе белән янәшә бастырып, аны аш-су пешерергә өйрәтергә тиеш. «Кәбестә бөккәнен менә шулай ясыйлар аны», – дияргә. Ә алар иртәнге сигездән төнге унбергә кадәр эштә. Шуннан тәм табып яшәүчеләр бар... Глүзә дә мэриядә бүлек начальнигы булып байтак еллар эшләде. Кайтып тавыш күтәргәнен белмим. Беренчедән, мин буйсына торган кеше түгел. Икенчедән, дәүләт иерархиясендә пүчтәк кеше булсам да, җәмгыятьтәге урыным саллы: Чаллы Язучылар берлеге рәисе, «Мәйдан» журналы редакторы. Татарча чыгыш ясарга кирәк булганда, шәһәр башлыклары үзләре миңа эндәшә иде. 20 шәр мең халык каршында нотык сөйләгән чаклар булды.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

Хәтта кирәк дип саныйм! Туксанынчы елларда Чаллыда «Энергетиклар» мәдәният сараенда «Пар канатлар» дигән кичәләр үткәрә идек. Гөлзада Рзаева үзе алып барды аларны. Бер матур мисал эзләп табабыз, шуны сәхнәгә чыгарабыз. Бер шундый пар таптык. Бер кыз Чаллы үзешчәннәр театрында уйнаучы егеткә гашыйк була. Тик моны ничек белгертергә? «Мин дә сәхнәдә уйнарга телим», – дип, коллективка килеп кушыла. Башта кечкенә генә роль бирәләр, аннан – зурракны. Сәхнәдә теге егет аның битеннән үбәргә тиеш була. Уйныйлар бу күренешне. Ә пәрдә артына чыккач, кыз аны үзе үбеп ала. Шуннан аңлашалар. Ул төшеп калган кыз түгел иде, сәхнәдә уйнау, бәлки, яшерен бер күңел халәте дә булгандыр. Әмма барыбер... Күктә язылып куелган икән, бу якынаюны кемдер башларга тиеш. Төрле очраклар бар. Күзең төшкән кешең каяндыр кунакка гына кайткан булса? Бер атнадан китсә? Нигә тәвәккәлләмәскә?

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

Бөтен яктан да килгән, булдыклы ир кирәктер хатын-кызга – тормыш алып баручы. «Кайтуга өйләнсәм, нәрсә диярсең?» – дип, әтигә армиядән хат яздым. «Улым, ир-егет өйләнсен өчен аның ким дигәндә өч нигезе булырга тиеш, – дип җавап биргән иде ул. – Беренчесе – белем. Сине гомер буе тәэмин итәрлек һөнәр дигән сүз бу. Икенчесе – эш, ягъни үзеңне генә түгел, булачак хатыныңны, балаларыңны тәэмин итәрлек дәрәҗәдәге хезмәт хакы. Өченчесе – баш өстендә түбә. Шуларның берсе җитмәсә дә, өйләнергә хакың юк».

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

Хатын бервакыт: «Балаларны Мәскәүдә укытабыз», – дия башлады. Хыяллану әйбәт анысы, тик... Шул елны архивка баруны сылтау итеп Мәскәүгә киттем, җай табып, Мәскәү дәүләт университетын да урап килергә булдым. Ремонт бара, төп ишек ябык икән – арырак уздым. Мине бер ир-ат куып тотты. Сөйләшеп киттек. «Кыз мәктәпне тәмамлый, юрфакка разведкага киләм әле», – дим. Абитуриентларга белешмәләрне кайдан аласын күрсәтте, сораулар калса, миңа керегез, ди. Чакырды бит, янына меним дип ул әйткән кабинет янына килеп бассам – юрфакның деканы дип язылган! Ул арада ишек ачылды... 45 минут сөйләшеп утырдык. Мондый очрак тормышта бер генә була! «Ачыктан-ачык әйтәм, – диде ул. – Мондагы фатир, яшәү хакларын үзең чамалыйсың. Ярый, укыттың да ди. Башкалада яхшы эшкә урнашыйм дисәң, 60 мең доллар кирәк. Монысын күтәрә алырсыңмы?» Өйгә кайтып түкми-чәчми сөйләдем боларны. Хатын мине узып, кызны МГИМОга барыбер алып китте. Имтиханнар тәмамлангач, әнисен чакыртканнар: «Биш мең түләсәгез, сез студент», – дигәннәр. Глүзә башта доллар сораганнарын аңламаган әле... Машина алган гына чагым иде, сатарга була иде, билгеле. Тик нәрсә өчен? Диплом алгач, барыбер Чаллыга кайтып урнашасы булса, нигә кирәк бу кадәр акча түгү? Ә Мәскәүдә без аны эшкә барыбер урнаштыра алмас идек.... Хатын-кыз кайчак нигәдер аякны юрганга карап кына сузасы икәнен оныта.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный.

Җиңелгән очраклар да бар – мин дә әүлия түгел, хаталанам да. Кайчак баш җитми. Чаллыда, шәһәр читендә йорт төзибез шулай. Киров өлкәсеннән бура кайтарттык. Икенче катын нишләтергә белмим генә. Төзүчеләрне туктаттым. Хатын кырыйда нидер эшләп йөри. Мин кычкырып ук уйлый башлаганмын... «Ә нигә брустан төземисең?» – ди бу үтеп барышлый. Бөтен өстенлекләрен санап күрсәтте. Шаккаттым! Ике икең дүрт икәнне ничек үзем белмәгәнмен?! Нәкъ ул әйткәнчә эшләттем.

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән.

Әйе, андый хәлләр сирәк кенә булгалый. Болай Глүзә гел запас белән пешерә. Әмма мин тәҗрибәле! Тушенка, балык консервасы алып кайтып куям. Казылык алдым әле менә. Төнлә торып, йоклый алмый уйланып утырган чаклар бар. Кайчак капкалап, ашап, чәй эчеп куясы килә. Хатынны уята алмыйсың бит. Ә казылык андый чакта бер дигән. Ашаудан проблема ясамыйм. Казанга күчеп килгәч, өч елга якын башта берүзем тордым. Гел кеше пешергән өчпочмакны гына ашап яши алмыйсың.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?

Башта ачу килә иде... Мин аңлыйм, үзен яраткан, хөрмәт иткән хатын-кыз бизәнергә, халык арасында матур күренергә тиеш, ә моның өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә: «Фәлән көнне театрга барабыз», – дип алдан кисәтәм. Аның әзер булганын көтеп тилмермәс өчен тагын бер юл бар: «Шул сәгатькә театрга кил, шунда очрашабыз», – дисең. Монысы тагын да җайлырак.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 

Яшьләр хәзер мөгез чыгарам дигән булып, әллә ниләр, кирәкмәгән әйберләр ала. Акчаны суга салу бу... Мин хатыннан сорамыйча аңа бизәнү әйберләре алмыйм, мәсәлән. Йөзек, алка, муенса... Боларны алырга хакым юк: ул тагасы. Глүзә сайлаганда, мин янында басып торып акчасын түләүче генә. Аннан гаиләдә җитмәгән як була. Мәсәлән, бу сезонда аңа яңа аяк киеме кирәк. Эзләп табу – аннан, «Әйдә, алабыз, сиңа бүләк булыр», – дию – миннән. Ул да шулай. Кеше арасында йөргәч, өс-башымның пөхтә булуын яратам. Бер шагыйрә: «Өйдә әллә нәрсәм булмады, әмма яхшы киенергә тырыштым. Киемемә карап, гомер буе «син бай» дип әйттеләр», – дигән иде...

Ә чәчәк бүләк итә белмим... Чәчәк бәйләме күтәреп йөрү җәфа миңа. Кирәген аңласам да, очрашуларга да чәчәк тотып барган булмады. Сирәк кенә алсам да, чын күңелдән килеп чыкмый. Матур итеп, килештереп бүләк итә белмим...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар