Логотип
Пар алма

«Йөрәгем белеп сайлаган»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

ИлГӘРӘЙ (Илназ Гәрәев), җырчы; 
гаилә стажы – 11 ел ; 
балалары – Адилә (10 яшь);
Камилә (6 яшь).

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.


Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Иң элек ничек аралашуына игътибар итәм, чөнки тышкы кыяфәт барысын да әйтеп бетермәскә мөмкин. Кайчак карыйсың: киенгән, чәчен ниндидер бер сәер төскә буяткан, иреннәрен кабарткан... Кеше уйлый инде, бу андый, тегенди, дип. Чынлыкта аның эчке дөньясы бөтенләй башка булырга, ә боларның барысы белән ул үзенең ниндидер комплексларын гына яшерергә мөмкин. Бәлки аңа кемдер кечкенә чакта: «Син ямьсез», – дигәндер, ә бу аның шул үзен үпкәләтүчегә җавабыдыр... Минем өчен, беренче чиратта, кешенең эчке дөньясының матурлыгы мөһим: аның белән аралашу рәхәт булсын, ул сине аңласын.
Айгөлне беренче тапкыр күргән мизгелне бүгенгедәй хәтерлим. Студент чагым. Фоат абый Галимуллин мине «Ягымлы яз» фестиваленә катнашырга җибәрде. Муса Җәлилнең «Төрмәдә төш» дигән шигырен сөйләргә тиеш идем. Баскычтан төшеп барганда янымнан зур гына күзле бер кыз узып китте. Бу күзләргә игътибар итмәү мөмкин түгел иде... Сәхнәдән чыккач аны тагын очраттым. Группадаш кызларыннан телефонын да таптым. Тик әле ул чакта ватсаплар юк, ә минем «смс»ларыма ул җавап бирмәде. «ВКонтакте» социаль челтәре популяр вакыт. Башта мин аны шуннан озак кына эзләдем. Ниһаять, таптым! Әмма ул мине дуслыкка кертмәде. Аның уе укуда гына булуын соңрак аңладым. Мин аның йөрәген ике ел яуладым. Диплом алыр вакытым килеп җиткән иде инде, тагын юлыма очрады. «Сәлам!» – дип исәнләштем. Дәшми узар дип уйлаган идем, ә ул елмаеп җавап кайтарды! Икәү кафега кереп чәй эчтек. «Нигә миңа бер тапкыр да җавап бирмәдең?» – дип сорадым. «Чын ир-егет башта кызның янына килеп исәнләшергә тиеш», – диде ул. Аның тәрбиясе шундый.
Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Безнең арада да төрле хәлләр булды. Каты гына сүзгә килгән чаклар да. Савыт-саба ватып ук түгел, әлбәттә... Өйләнешүгә, кем өйдә хуҗа икәнен ачыклау башланды. Син моны эшләргә тиеш, дигән сүзләр яңгырады. Өйдәге эшне аңарчы хатын-кызныкына, ир-атныкына бүлгән юк иде анысы. Без энем белән икәү үстек. Олы бала буларак, савыт-саба юу гел минем өстә иде. Өй дә җыештырдык, идән дә юдык... Без ул вакыт Айгөл белән бер нәрсәне аңладык: бер-береңне ишетә белү кирәк икән. Тыңлау белән ишетү арасында аерма бик зур шул... Тагын бер аңлашылмаучанлык булды. Анысы – бала тугач. Мин ул чакта концерт-гастрольләрдән, банкетлардан кайтып кермәдем. Ә Айгөл кызыбыз белән гел дүрт стена арасында... Мин аңа бәйрәмдә генә йөргән кебек тоелдым. Җырчыга кияүгә чыкканын белә иде, моңа әзерләнде дә, әмма бу кадәр авыр буласын күз алдына китермәгән иде, күрәсең... Мин ул вакыт эшне түгел, гаиләмне беренче урынга куярга өйрәндем: өйдәгеләреңә мәхәббәтеңне күбрәк бүләк итсәң, алар да сиңа шулай җавап бирә. Канатларың ачыла – эшеңдәге проблемалар да тизрәк, җиңелрәк хәл ителә.
Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. Бәлки, хыянәттер... Хатын миңа хыянәт итәргә мөмкин, дигән уй башка да кергәне юк анысы. Кайчак Айгөлгә: «Сез менә идеаль гаилә, ничек шулай торасыз? Иремнең телефонын актарган идем, шундый «смс»ка тап булдым, нишләргә икән?» – дип шалтыраталар. Хатын да, ир дә беркайчан бер-берсенең телефонына рөхсәтсез кагылырга тиеш түгел дип саныйм мин. Бер гаилә булсагыз да, шәхси әйбер ул. Аннан телефондагы кайбер язулар аркасында күңелегездә әллә нинди фантазияләр туарга мөмкин. Анысына барыбыз да оста. Кавышкансыз икән, бер-береңә ышану, хөрмәт кирәк. Айгөл шалтыратучыларга: «Син – хатын-кыз, түземрәк булырга тиеш. Иреңнең гел начар якларын гына искә төшермә, күбрәк яхшы яклары турында уйла», – дип җавап бирә. 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Айгөлдә аларның икесе дә бар! Кайчак эштән бик нык ярсып, ачуланып кайтып кергән көннәр була. Ул моны күрүгә аңлый, әмма берни дәшми. Каршы алып, киемемне элеп куя да: «Бар, телевизорыңны кабыздым, залыңа кереп тор», – ди. Берәр сәгатьтән тынычланам, суынам, ул арада аш бүлмәсеннән тәмле исләр чыга... «Матурым, әйдә, ашап ал», – дип чакыра ул. Минем тамак туйгач кына, шаярткан булып: «Бик дулкынланып кайттың, бер-бер хәл булдымы әллә?» – дип сорый... Андый көннәр Айгөлдә дә очрый. Мин исә ишекне ачуга: «Нәрсә булды?» – дип сорыйм. Ул шунда ук сөйли башлый. Хатын-кыз сөйләргә ярата. Бу вакытта киңәш бирмим әле, тыңлыйм гына – бушансын. Аннан, кочаклап, үбеп алам: «Ярар, матурым, андый хәлләр була инде», – дим. Икәүләп чәй эчәргә утырабыз – борчулар онытыла. 
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Була ала! Дөресен әйтсәм, Айгөл минем өчен дус та, хатын да, сөяркә дә. Элек әти-әнигә сөйләгән булсам, хәзер бөтен серемне хатынга ачам, аның белән киңәшләшәм. Ул мине бөтен кешедән күбрәк белә. Безнең өйдә булган проблемалар беркайчан тышка чыкмый: әти-әниләргә сөйләмибез. Юк, без дә моны сөйләмәскә кирәген башта ук аңламадык. Әни кеше үз баласын гафу итә, ә менә киленне (кияүне)... Хатыныңны әниеңә сөйләп, аны әниең каршында дошманга гына әйләндерәсең. Хатының үзенекеләргә белгертсә, ул да шул ук ялгышны кабатлый. Дус кызларга да ачылырга ярамый. Арага апалар кергән гаиләләр бар. Алар киңәш бирергә ярата, үзләренең бәхете булмаса – бигрәк тә. Ничек кенә авыр булса да, юк, сөйләргә ярамый: бөтен нәрсәне өйдә, икәү генә хәл итеп бетерергә кирәк. 
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
- Кайбер адымнарны алдан уйлап түгел, кинәт эшләп куя торган гадәтем бар. Тәкъдим ясаганда да шулай булды. Кинодан соң машинада кайта идек. Кыш иде бу – Яңа ел алды. «Айгөл, матурым, әйдә, июльләргә өйләнешик», – дидем аңа. Ул сүзсез калды, югыйсә инде ике ел очраша идек. «Укып кына бетерәм, эшкә дә урнашмаган бит әле», – ди. «Риза», – дигән сүзне икенче көнне генә әйтте. Шундый иде Айгөл! Ул миңа үптермәде дә. Ике елдан соң гына беренче тапкыр үптем мин аны. Шуңа күрә гомергә истә дә калды – 16 апрель иде. Гомумән, 16 саны белән күп нәрсә бәйле безнең. 16 ноябрьдә аның туган көне. 16 июльдә кавыштык. Туй вакытында Кремльгә фотосессия ясарга кердек. Каршыбызга ат килә, өстендә – 16 саны! Үзебез дә шаккатып, бу хакта видеооператорга сөйлибез, үзебез шул минутта, стена янына басып, фотосурәткә төшәргә әзерләнәбез. «Ә сез кая басканыгызны беләсезме, өскә карагыз әле», – диде ул елмаеп. Карасак, баш өстебездә 16 саны язылган! Туры килү генәме бу, әллә нәрсәдер белән бәйлеме, анысын белмим. 
Кыз сорарга әти белән әни генә түгел, Гайшә әби дә барды. Әнинең әнисе ул. Балык Бистәсе районы Чирмешән авылыннан. Туксанынчы елларда ук Казанга күчкән иде. Гомер буе хат ташучы булып эшләгән – кеше белән сөйләшә белә. Барысы да татар халкының йолалары буенча башкарылды: Айгөлнең әнисе, бернәрсәдән хәбәрдар булмагандай: «Нишләп йөрисез?» – дип сорады. «Оныгымны башлы-күзле итәргә иде», – дип җавап бирде Гайшә әби. «Иртәрәк түгелме икән?» – дип, булачак әби каршы төшеп маташты. «Нәкъ вакыты!» – дип Гайшә әби аны «ризалатты»... Әни ягыннан – әбинең, әти ягыннан  бабайның гына булса да туебызны күрә алуы бәхет иде. Минем өчен бик кадерле кешеләр алар. Казанда, әби-бабай янында үстем. Хороводная урамында үз йортлары иде аларның. Ял саен төп нигезгә туганнар җыела. Әти мунча төзеп куйгач, алар тагын да күбәйде. Әби бәлеш сала: аның өстен ачуга, исе бөтен өйгә тарала... Чәй янына бал куела: әби белән бабай умарта тоталар иде. Мине дә бу эшкә өйрәттеләр... Без өйләнешүгә, әти белән әни, фатирны безгә калдырып, үзләренә йорт салдылар. Никахлар алып барганда: «Үз балаларыңа булышу оят түгел, – дим мин. Аннан өстим: – Алар синең кадерне белгәндә оят түгел...» 
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
- Нәкъ шулай! Дөрес, йөргән вакытта мин аны үзем аңламадым. Йөрәк сайлаган! Сөйләшүләре, аралашулары, көлүләре, йөзләре – барысы да охшаш аларның. Уртак телне дә бик тиз таптылар. Кайчагында икәү мине сөйләп тә алалар. Сөйләсеннәр, мин каршы түгел. (Көлә.)
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
– Безнең гаиләдә андый хәл булганы бар. Кыенсынганымны хәтерләмим... Тормышта төрле ситуация булырга мөмкин: акча бүген бар, иртәгә юк ул. Без бит гаилә! Үзеңнән хәллерәк кешегә өйләнү – анысы башка мәсьәлә. Тик баш китәрлек хәл түгел. Әмма бер проблема бар, әгәр сайлаган хатын-кызың зирәк түгел икән, табак-савыт шалтыраганда бу хакта исеңә төшерергә мөмкин. Яки – аның әти-әниләре. Бу очракта инде үз бәяң төшәчәк, авыр булачак... Кызганыч, бүген хатын-кыз эшли, ә ир-ат күбрәк диванда утыра шул. Без нигәдер йомшаграк. Әмма яшисең килсә, ныгырга туры килә.Гаиләбезнең девизы шундый: «Айгөл – бүген, ә мин  иртәгә нәрсә ашыйсыбыз турында уйларга тиеш». Әмма... Пандемия башлангач, сигез ай эшсез утырырга туры килде, һәм ничек кенә тырышсам да, алдагысын уйласам да, акча запасларым бетте. Ә Айгөлнең хатын-кыз зирәклеге безне коткарды: аның күпмедер җыелган акчасы бар иде – шуңа яшәдек. 
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Минем өчен сәеррәк күренеш... Беренче адымны гел ир-егет ясарга тиеш кебек. Ул килеп сүз дәшсен, ул сине үзенеке итәргә тырышсын... Җиңүнең тәме көчлерәк булсын өчен. 
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
- Айгөл белән йөргәндә беркайчан да аңа үземне булганымнан әйбәтрәк итеп күрсәтергә тырышмадым. Югыйсә очраша башлаганда гел тәти булып кына күренәсе килә бит. Ә өйләнешкәч кинәт яңа якларың «ачыла»: нинди начаррак гадәтләрең бар, барысы да калкып чыга. Ә хатын-кыз сине бөтенләй башкача дип белеп, кияүгә чыгарга ризалашкан була... Ике арада проблемалар шуннан да башлана. Ул сине нинди бар, шул килеш яратырга тиеш. Син дә аны шулай ук. 
Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
- Киенүемә (көлә). Яңа костюмымны күреп: «Бу сиңа килешә!» – дисеннәр. Мин бит костюмнар кияргә яратам. Татар эстрадасында бик күп җырчылар минем костюмнарны кабатлый.... Гардеробымда иллеләп костюм бар. Әмма аларның барысын да тамашачы күреп туйган инде... Бүген менә кабат дизайнер белән очрашабыз: яңа сезонга ике-өч яңа костюм кирәк. Мәрхүм Рәшит абый Шамкай гел: «Сәхнәгә чыккансың икән, ботинкаң ялтырап торсын, чәч каралган булсын», – дия иде. Хатын-кызның күзе иң элек шуларга төшә. 
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Юктыр, алай түгелдер. Хатыным менә кеше күзе төшәрлек чибәр, һәм аның минем янымда булуы белән бик горурланам. Башка ир-атларның үземә көнләшеп караулары да ошый, шундый чибәр хатын-кыз яныннан каядыр бару да... Айгөл турында сүз чыкса, сәхнәдәге дус-танышлар еш кына: «Сакла син аны», – диләр. 
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән... 
– Андый көннәрдә хатынның гына түгел, балаларның да кәефе булмый әле ул... Тик мин нишләргә икәнен яхшы беләм: барысы да ишетерлек итеп: «Пиццага заказ бирәм, кем ниндине ашый?» – дим. Барысы да елмая башлый. Йокларга яткач кына: «Матурым, кәефең юк иде, ашарга да пешермәгәнсең, берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип сорыйм... Үзем нәрсә пешерә беләмме? Йомырка! Тагын бәрәңге! Пилмән! Юк, ясамыйм, әзерне суга салып пешерә беләм. Күптән түгел ютубтан карап пылау пешерергә өйрәндем әле менә. Зур казанда! Бөтен кирәк әйберләрне кибеттән үзем алып кайттым. Дөгеләрнең дә күптөрле икәнен күрдем... Тәмле дип ашадылар. 
Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. 
– Без икебез дә немецлар шикелле – бик төгәл кешеләр. Билгеле бер вакытка барып җитәргә кирәк икән, мин үзем нәкъ шул вакытка өлгерергә тырышам. Өлгермәвемне аңлыйм икән, вәгъдә бирмим. 
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
– Без беркайчан да бер-беребезгә әйтмичә, сорамыйча бүләкләр алмыйбыз. Бүләкне дөрес сайламасаң, акчаны бушка сарыф итү генә була бит ул. Быел 35 яшьлек юбилеема Айгөл сюрприз ясады: бөтен туганнарны җыйды. Алдан белсәм, ризалашмас идем – рестораннарны бик яратмыйм: минем өчен эш урыны бит алар. Ә туганнар белән күрешү ошады – онытылмаслык очрашу, минем өчен бәйрәм булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар