Логотип
Пар алма

Йорттагы йортта калсын

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Рөстәм ГАЙЗУЛЛИН, Татарстанның атказанган артисты.
гаилә стажы – 13 ел; 
балалары – Рамазан (11 яшь), Нурсолтан (9 яшь).

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Иң мөһиме – хатын-кызның күңеле чиста булсын, дип әйтергә яраталар. Тик ерактан аның карашының тирәнлеге дә, күңеленең матурлыгы да, күзенең төсе дә күренми бит. Аралашу дәвам итсә генә күзгә ташлана башлый болар. Ир-ат башта тулаем образны күрәдер. Мин үзем, мәсәлән, нәкъ шулай. 
Тавыш мөһимме икән? Моңа кадәр уйланганым булмады, хатын-кыз сине үзенә җәлеп иткән мизгелдә димәк, тавыш аның кадәр мөһим түгел. Минем өчен шулай. Тавышның чәрелдек булганын яратмыйм, чинап, кычкырып сөйләшкән хатын-кызларны өнәп бетермим. 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Бөтен ир-атның да җавабы бердер инде аның... Тик якын хатын-кызымны нәрсә өчен гафу итмәс идем дип хәтта уйлыйсым да килми. Бу хәл белән очрашканым юк (очрашырга да язмасын!) Шуңа күрә, үземне ничек тотасымны әйтә дә алмыйм. Кем белә, бәлки гафу да итә аламдыр. Юк, бу хакта уйларга теләмим. Күңелем, җаным, тәнем аша моны кичерәсем килми. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
 – Әлбәттә! Үзебезнең 10 ел элеккеге һәм бүгенге мөнәсәбәтләрне чагыштырам. Хәзер без ир белән хатын булудан кала дуслар да. Ә дус булу кирәк! Хатын-кызга да, ир-атка да. Бары тик дустыңа гына ачыла аласың. Безнең гаиләдә, мәсәлән, шундый закон бар: йорттагыны беркайчан тышка чыгармаска. Кеше арасында үзенең ирен яки хатынын сүгүчеләрне аңламыйм. «Кара инде,  мондый хатынны кайдан алдым?!» – диючеләр танышлар арасында да очрый. Бәлки уенын-чынын кушып әйтәләрдер, әмма минем бала йоннарым кабара. Дус булган кеше, бер компаниядә утырганда: «Менә ашарга ничек пешерәләр! Альбинананың котлетлары нинди тәмле, син кайчан өйрәнәсең?» – дип хатынына әйтәмени?! 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Театр училищесына укырга кергәндә, абитуриент вакытта ук гашыйк булдым мин аңа. Унбиш яшьтә! Альбина Биектау районы Дөбьяз авылыннан. Мин аны үземчә яратып «хохлушка» дип тә йөртәм. Аның әтисе белән әнисе берсе Сабадан, икенчесе Дөбьяздан, әмма алар Донбасста – шахтага акча эшләргә киткән җирдә танышалар. Альбина шунда туган. Кире Татарстанга әйләнеп кайткач, Дөбъязда төпләнгәннәр. 
«Әйдә, дуслашыйк, очрашыйк», – дигән берничә тапкыр тәкъдим итеп карадым – Альбина кире какты. Әмма бу безгә дуслар булып калырга комачауламады. Алай гына да түгел, якын дусларга әверелдек. Шимбә, якшәмбегә ул авылга кайтып китә, мин Казанда калам. Килгәч, авылда аны кем озатканын, кем белән нәрсә сөйләшкәнен – барысын сөйли. Минем дә аннан сер юк: кайсы кызны озатканымны, кем белән үбешкәнемне түкми-чәчми җиткерәм. Курсташлар моннан хәбәрдар: «Дүртенче курска җиткәч, өйләнешеп куясыз әле», – диләр. Альбина кул селти: «Кит аннан, булмаганны!» Ә чынлыкта барысы да нәкъ шулай килеп чыкты! Аны үземнеке саный башлауга мин кинәт үзгәрдем. Дуслар гына түгел, укытучылар да моңа шаккаты. «Рөстәм җитдиләнде, икенче яктан ачылды», – дип, хәтта рольләрнең дә җитдиләрен бирә башладылар! Бөтен кешегә бәйләнеп йөри торган шук, мут бер егет идем бит. Шәкүр идем кыскасы. («Диләфрүзгә дүрт кияүдә» мин – Шәкүрне, Альбина Диләфрүзне уйнады.) 
Ә ничек тәкъдим ясаганымны, әлбәттә, хәтерлим. Ул көнне аны Шүрәле паркына чакырдым. Чәчәгемне бүләк иттем дә, әле берни сизмәгән Альбина белән күзәтү тәгәрмәченә утырып, өскә менеп киттек. Укуны тәмамлап, инде икебезнең дә Яшьләр театрында эшләгән чак – һаман да эш турында сөйләшәбез. Иң югары ноктасына менеп җиткәч: «Беләсең – яратам, – дим. – Миңа кияүгә чыгасыңмы? «Юк» дисәң, шуннан төшеп китәсең хәзер...» Монысын сөйләгәндә соңыннан үзебез өстәдек бугай...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Бу хакта ишеткәнем бар. Әмма 20-21 яшьтә берәү дә: «Кая, әнигә охшаганрак кыз табып булмасмы икән?» – дип махсус эзләп йөрми инде. Бәлки күңел түрендә, үзем аңламыйча гына эзләгәнмендер, белмим. Килен – кайнана туфрагыннан, дип әүвәлгеләр юкка гына әйтмәгән. Әгәр әни белән хатыным уртак тел тапмасалар, 13 елдан бирле бер кухняны бүлеп яшәмәсләр иде. Гаилә ишле безнең – алты җан. Һаман да әти-әни белән яшәвебезгә күпләр ышанмый да. Ә без аларның аптыравына шаккатабыз. Гаилә коргач, безнең өйдә бер сөйләшү булды. Икесен дә яныма утыртып: «Әни, син минем тормыштагы төп хатын-кыз, сине әни буларак яратам, ә сине, Альбина, хатын буларак. Сезнең арада ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, миңа икеләтә авыр булачак», – дидем. Ул яшьтә миңа кайдан шундый акыл килгәндер, гаҗәп.... Шушы сүз аркасында гына тату гомер итәбездер дип әйтә алмыйм. Аларның икесенең зирәклеге бу. Безнең йортта килен дигән сүз бер тапкыр да яңгырамады, Альбинага: «Кызым», – дип кенә дәшәләр.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Бүгенге тормышта моның ниндидер әһәмияте бармы икән? Дөресен әйткәндә, без бер-беребезнең күпме хезмәт хакы алганны белмибез дә. Уртак янчык бар: «моның кадәресен мин алып кайттым, монысын син» дип санап утырган юк. Хатын өлеше зуррак булса, әйе, беләр идем, тик ул да бит театрда эшли... Ә сез әйткән хәл килеп тусамы? Бу очракта барысы да хатын-кыздан тора. Әгәр ул мин-минләнеп: «Син монда беркем түгел, төп малны үзем табам», – дип сүз башлый икән, бу инде яшәү булмый. Хәер, алай яшәүче ир-атлар да очрый анысы. Бармы – бар: бензин салынган, машина йөри, рәхәт – берни хәл итәсе юк...

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Альбина үзенең миңа карата үзгәргәнен Минзәләгә практикага баргач белдерде. Безне техникум тулай торагына урнаштырдылар. Казан кызларына шунда ук күз төшерүчеләр дә табылды. Үзебезнекеләр белән басып тора идем, Альбина килде дә: «Егетләр бәйләнә калса, мин синең кызың, яме», – диде. Үзе килеп култыклап алгач, сыенгач, башка ычкындырмадым инде... Көмеш балдагын салдырып алдым да, киеп куйдым. «Туй балдагы белән генә алышам», – дидем. Өйләнгәнче салмадым. 
Гашыйк булуны төрлечә белдереп була бит аны. Җиңелчә флирт белән (ир-ат сизгән очракта, кирәк дип санаса, барысын да алга таба үз кулына алачак аннары) яки киресенчә – ябышып, бәйләнчекләнеп. Хатын-кыз сиңа үзе ябыша башлый икән, бу – кире эффект тудыра. Бер чарада шундый хәл булды. Альбина белән икәү эшлибез. Бер ханым ачыктан-ачык бәйләнергә кереште. «Гафу итегез, мин өйләнгән бит», – дим. «Хатын бөтен кешедә бар инде. Бәлки номерымны язып алырсыз?» – ди. Монысы әрсезлек кенә түгел, оятсызлык. Үпкәләтәсем килми, әмма мин моны фәхишәлек белән тиңлим. Алай ярамый! 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 
– Тискәре, шук, шаян, баламут... Миңа театрда күбрәк рольләрнең шундыйларын бирәләр. «Болгар» радиосының «Чәкчәк-шоу» тапшыруына да шушы образга алдылар. Тәмам ябышты! Яңа танышкан кешеләрдән: «Кара, син нормальный икән бит», – дигән сүзне ишетеп, күптән аптырамыйм инде... Миндә булган романтиклыкны, нечкә күңелемне дә күрүләрен теләр идем. Еламыйча кино да карый алмыйм! 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр.
– Тыштан нинди генә күренсә дә, куенга кереп җылынасы килмәгән хатын-кыз юктыр ул. Табигатьне алдалап булмый... Хатын-кызның шушы битлеген салырга мәҗбүр итә алса, ир-ат аннан куркып тормый инде, әлбәттә.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Бар андый бер нәрсә. Моңа ун ел элек тә шакката идем, бүген дә: минем Альбина җыештыра икән, аннан соң бер әйбер табам димә. Ипотекага алган икенче фатирыбыз бар хәзер. Мин бит шәһәрнеке – асфальт баласы, җирдә казынып, нидер эшләп үсмәгән. Шуңа барысы да кызык. Балконда шкафлар ясап куйдым менә. Үземчә мәш киләм: әкеренләп, җентекләп, ашыкмыйча гына эшлим. Һәм мин беләм: сул якка борылып үреләм икән, анда – рулетка ята. Кул сузымында – пычкы. Шөрепләр – балкон шкафында... Әмма бит ара-тирә җыештырырга да кирәк. Анысын инде җенем сөйми – идән юу холкыма туры килми. Сөекле хатыныма мөрәҗәгать итми чара юк. Нәтиҗәсен дә беләм югыйсә, тик үземне җиңеп барыбер идән юа алмыйм. Бик тырышсам, бәлки булдырамдыр да, ләкин хатын килеп булышса рәхәтрәк бит. Икенче көнне интегәм инде аннары!.. «Әнисе, менә моны җыеп куй әле», – дип кайчак нидер бирәсең. Җыеп куя. Кире сорасаң, гел бер җавап аңарда: «Урынлы булсын дип каядыр куйган идем. Кайда икән инде?» Ярты сәгать эзләгәч таба тагын! 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный.
– Мин бик кызу кеше: тиз кабынып китәм һәм тиз сүнәм дә. Ир белән хатын арасында ташлар бәрелешкән, очкыннар чыгып алган чаклар була инде. Кызам! «Ничек инде син шуны аңламыйсың?» – дим. «Әтисе, алай түгел бит!» – дип каршы төшә Альбина. «Син мине һаман аңламыйсыңмени?» – дип тавышны ук күтәрәм... Һәм кайтып төшәм. Өйдә безнең яраткан урын бар. Балконга чыгып, кара-каршы утырабыз да, йомры-йомры төеннәрне чишәбез. Планнар да шунда корыла. Уртак фикергә килмичә калган чак юк әле. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора.
– Безнең андый проблема юк. Өйдә бит ике хуҗабикә: берсе өлгермәсә, икенчесе әзерли. Иртәгә нәрсә пешерәсен кичтән үк хәл итеп куялар. Әни хәзер өйдә генә. Эшләргә исәбе бар иде әле, әмма без: «Булды, җитте, ял ит», – дип аны пенсиягә чыгарга мәҗбүр иттек. «Шунда беррәттән балаларны да карарсың», – дип өстәдек... 
Бар шундый көннәр, суыткыч тулы ризык булса да, кинәт нидер пешерәсе килә башлый. Андый чакта өч сәгатькә кухня минеке! Бик яратам ул процессны. Әни пешекче безнең. Миңа карасаң, аңлашыла бит инде... Әмма балачактан ир-атның да кайчак нидер пешерүен күреп үстем. Әти шулай ярты елга бер бәйрәм ясый иде безгә. Аның борщы, итле бәрәңгесе, кыздырган балыгының тәмлелеге! Балачактан дигәннән. 20 август – минем өчен кечкенәдән гаилә бәйрәме. Әти белән әни шул көнне өйләнешкән – Яңа ел кебек зур бәйрәм ул бездә. Альбина без дә белән 20 августка туры китереп кавыштык. Быел гаилә бәйрәме көнне балалар икәүләшеп: «Әти, без дә 20 август көнне өйләнәбез», – дип көлдерделәр әле. Амин, шулай була күрсен. 
Пешерергә яратам дип сөйли идем бит. Гадәттә, ит ризыклары әзерлим. Барысы да мулдан була инде анда. Помидор, баклажан иртәгә дә калсын дип жәлләп тормыйм. Хатын-кыз нидер эшләгәндә генә ашарга әзерли бит ул: кер үтүкләгәндә, идән юуганда, баланың дәресен тикшергәндә... Ә мин, әйткәнемчә, кухнядан 3 сәгать чыкмыйм. Тик миннән соң җыештырырга гына кирәк... Ә хатын-кыз, гафу итегез, бот күтәреп ята икән, бу инде дөрес хәл түгел. Авырып китсә әле – икенче мәсьәлә. Ә ару сәбәп була алмый. Арганчы да пешереп куеп була бит аны, әйтик, кичтән. Безнең менталитетта ашарга пешерү – турыдан-туры хатын-кызның вазыйфасы. Аның язмышы шундый. Ишектән бергә кайттып керсәк соң... 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Минем хатынга гына хасмы икән ул, белмим, әмма кая да булса бара башласак, «Соңга калабыз!», – дип, аңарда паника башлана. Соңга калудан коточкыч курка, алай-болай әйткән вакытка өлгермәсә, аның йөрәге туза. Малайларда да бар ул сыйфат. Әниләреннән бирелгән, күрәсең. Тренировкага үзем озатам – беркайчан соңга калдырган юк. Әмма һәркөнне: «Әти, син еракмы әле, кайтып җитәсеңме, өлгерәбезме?» – дип шалтыратмый калмыйлар. Соңга калу алар өчен – фаҗига.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
– Альбина: «Иң мөһиме – бүләк кирәкле әйбер булсын», – дип саный. Ә минемчә, кирәк әйберне кеше үзенә үзе дә ала. Бүләк ул шатландырырга гына түгел, эмоцияләр тудырырга тиеш. Шаккатырырга! Кемгә дә булса бүләк биргәндә аның күзендә шул очкыннарны күрәм икән, миннән дә бәхетле кеше юк. Шушыннан тәм табам, канәгатьләнәм, энергия алам. Үземә бүләк кирәкми дә. Сюрпризлар эшләргә яратам. Кечкенә генә нәрсәләрдән дә ясарга була бит аны. Аның каравы, тормышны эмоцияләргә баеткач шундый кызык! 
Бәйрәмнәрдә әнине дә, Альбинаны да чәчәксез калдырган юк. Хәзер күбрәк малайлардан бирдертәм. Үземнең туган көндә дә әнигә чәчәк бәйләме алып кайта торган гадәтем бар. Чәчәкне бик озак сайлыйм: бер кибеттә ошамаса, икенчесенә китәм. Әллә ничә сәгать йөрим кайчак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодис инде Рустэм!!!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Просто молодец синРостам

      Хәзер укыйлар