Логотип
Пар алма

Ул китте! Онытыргамы, кайтарыргамы?

 

Төннәр хәзер караңгырак һәм озынрак, кояш та ягымлы кармый, тормышның бер кызыгы да калмаган кебек. Бер нәрсә дә куандырмый, бер нәрсә турында уйлап булмый... Алай әллә нәрсә дә булмады кебек, фәкать ул гына китте. Ул – йөрәгегезне яулаган бердәнбер ир-егет.

 

Аерылышу һәрвакыт стресс. Бигрәк тә бу карар сезнең тарафтан кабул ителмәгән булса. Көннәрдән беркөнне ишек ябыла да, кием элгечендәге аның киемнәре, ванна киштәсендәге аның әйберләре гаип була. Ирне ничек кире кайтарырга? Кирәкме бу?

 

Башка хатынга гашыйк булган

Аерылышуның иң авыр формасы бу. Өзелеп яраткан кешегезнең йөрәгендә хәзер башка хатын-кызның булуын аңлау һәм кабул итү бик кыен. Шунда ук башка төрле сораулар килә: миннән кайсы ягы белән яхшырак? Минем кай җирем кешенеке кебек түгел, матурлыгым юкмы, үземне карамыйммы, тәмле итеп пешермимме? Килеп чыккан ситуация, дөрестән дә, үз-үзеңә анализ ясау өчен яхшы сәбәп. Читтән караганда бар да яхшырак күренә диләр, якын дус кызыгыздан да сорашыгыз: читтән караганда сезнең мөнәсәбәтләр ничек күренде икән? Бәлки, сез нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнсездер.

Аның сезгә карата булган хисләрен суытырлык нинди сәбәпләр булуын ныклап уйлап карагыз әле. Хаксыз сүзләр әйтелмәдеме? Боларны ачыклау, иң элек, үзегез өчен мөһим. Төзәлергә соң түгел, икенче кеше белән мөнәсәбәтләр корырга туры килсә, бу хаталарны башка кабатламас өчен, аларны хәзер ачыкларга һәм төзәтергә кирәк.

Әмма ирнең башка хатын-кызны яратуында сезнең гаеп булмаска да мөмкин. Йөрәккә боерып булмый, диләр, кызганыч, бу очракта инде мөнәсәбәтләрне берничек тә яңартып булмый.

Ул башканы яраткан икән, йөрәгегезне каната-каната булса да, аны үзегездән җибәрергә туры киләчәк. Кешене бәйләп тотып булмый бит. Бернинди истерикалар да, янаулар да бу очракта булышмый. Ул барыбер китәчәк. Аның күз алдында көлке, мескен бер хатынга әверелмәс өчен, бар горурлыгыгызны эшкә җигегез. Бәлки, бу сүзләр бераз юаныч бирер: бездән киткән бәхет безгә язмаган булган.

 

Хыянәт керсә

Шулай да була: ирнең өйдән китүенә үзегез генә гаепле. Мәсәлән, тугрылык сакламагансыз. Бу очракта аны кире кайтарырга тырышу кирәкме дигән сорауга бертөсле генә җавап бирүе дә читен. Чынлап та физик хыянәт булганмы, әллә сүз алмашып, чытлыкланып кына йөргәнсезме – ир-ат өчен барыбер.

Алга таба нинди адым ясарга икәнен белер өчен, үз-үзегезгә сорау бирегез: бу хыянәткә сезне нәрсә этәрде? Бәлки, аның игътибары, мәхәббәте җитеп бетмәгәндер? Бу адымыгызның зур хата булуын танып, шушы адымга барырга нәрсәнең сәбәп булганын ачыклап, сөйгәнегезне кире кайтарырга тырышып карый аласыз. Әмма бөтен ирләр дә хатыннарының хыянәтен гафу итми, кем өчендер бу мөмкин түгел әйбер.

Әгәр дә чит ир кочагына аңлы рәвештә барып кергәнсез икән, бу очракта инде башка мәсьәлә. Ирегезнең йөрәген телгәләмәгез, димәк, аңа булган хисләрегез сүрелгән. Ул сездән башка бәхетлерәк булачак, үзегездән җибәрегез аны.

 

Сездән туйган

Кич арып эштән кайтышка өйдә гел зарланып йөри торган хатын көтсә, ул хатын бернәрсәдән канәгать булмаса, ызгышырга гына торса, теләсә кайсы ирнең нервлары чыдамас. «Син бернәрсә эшләмисең!» «Бу вакытка кадәр кайда булдың?» «Булышырга уйлыйсыңмы, юкмы?» – ише сүзләрне еш кулланасыз икән, уйланыгыз. Мыр-мыр килеп зарланып йөри, кычкырыша торган хатын-кыз янында бер генә ир-ат та озакка чыдамый. Ялгыз калу перспективасына риза булмасагыз, үзегезне үзгәртегез. Әмма бик тырышырга туры килер.

Сезгә нәрсә ошамый, нигә зарланасыз – сәбәпләрен ачыклагыз, әлеге психологик проблемаларны хәл итәргә нәрсә булыша ала? Бәлки, үзегез генә берәр җиргә ялга барып кайтырсыз? Психологка барырга була.

Әгәр дә яраткан кешегез белән аралар бозылмаган булса, шалтыратып, үзегезнең аны бик яратканыгызны, бергә булырга теләгәнегезне, кайчак үзегезне кулда тотуы куенрак булуын әйтеп карагыз. Сезгә карата хисләре суынмаган булса, бу ярдәм итәргә тиеш.

 

 

Балалыктан чыга алмый

Кавышуыгызга да күп түгел, әле бер-берегезне яхшылап белеп тә бетермисез, ләкин беренче көнкүреш мәшәкатьләре туарга гына тора. Ә сөеклегез әйтеп-нитеп тормый гына чыгып сызарга тора. Ул аерым фатир алырга яки дусларына барып сыенырга мөмкин. Әти-әнисенә кайтып китүче егетләр дә җитәрлек. Кагыйдә буларак, мондый адымны җитлекмәгән, балалыктан чыкмаган ирләр ясый. Әлеге назлы кияүләргә үзләрен әниләре кебек кайгыртып, иркәләп кенә тора торган кеше кирәк. Ә үзләре исә җаваплылыкны алырга куркалар, башкалар турында кайгырта белмиләр.

Ир-егетләрнең хатын-кызларга караганда соңрак өлгерүе бөтен кешегә билгеле нәрсә. Бәлки, сез сайлаган егет әле үсеп бетмәгәндер. Аны көтәргә ризамы сез? Әлеге сорауга үзегез өчен ачыктан-ачык җавап бирегез. Аның чын ир булуын көтәрлек булмасагыз, тизрәк качыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ни очен хатын-кыз гына тормыш бозылмасын очен,уз-узенен тотышын анализлап торырга тиеш сон?Хэрвакыт мырлап,тормыштан риза булмыйча,гел негатив кына чэчеп йоргэн ирлэр кубрэк.Хатыннары эштэ дэ эшлэргэ,балаларын да карарга,оен дэ чиста тотарга,узе дэ арганын курсэтмичэ матур киенеп,иренэ гел елмаеп яшэргэ тиеш мени?Э кайда мэхэббэт дигэн эйбер?Ир дэ гаилэ жылылыгы,ботенлеге очен тырышырга тиеш тугел мени?Монда ошамаса башкага китэ,анда ошамаса тагын эзли,я кире кайтырга сорый,хатын аны гафу итеп кайттынмы,матурым,кер эйдэ дип каршы алырга тиешме?Икесе дэ тырышырга тиеш тормышлары тугэрэк,балалары бэхетле булсын очен!Яшьлек кыска ул,болындагы барлык чэ чэкне жые бетереп булмый,булганынын кадерен белеп яшэргэ кирэк,шул вакытта гына Бэхетле картлык килэчэк!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Астагы комментарий шэп! Хатын кыз тырыш,унган, матурым диеп кенэ торса да, читтэ йоруче ирлэр куп.Э булдыксыз, стерва хатыннарга ябешеп яталар.

      Хәзер укыйлар