Логотип
Пар алма

«Ул кайчакта миннән зирәгрәк...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  


Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы. 

гаилә стажы – 5 ел  

кызы Мәдинәгә өч ай.  

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Кеше 95 процент мәгълүматны күзе белән кабул итә. Аннары колак белән, борын белән... Әлбәттә, башта тышкы кыяфәткә игътибар итәсең. Нәрсә генә дисәк тә, башта киемгә карап каршы алалар.  

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  

– Нәрсә өчендер сине битәрләвендер, бәлки? Тик моңа күп вакыт ир-ат үзе гаепле була. Хатын-кызга ялгыш та бер начар сүз әйтергә, кул күтәрергә ярамый, шуннан башлана... Ул аны гомер буе иренең исенә төшерәчәк, мең кат үкендерәчәк. Ирне исә бу адымга шайтан котырта. Гадәттә, күп очракта салып кайткан чагында шулай ялгыша ул... Гомумән, гаиләдә проблемалар ике сәбәп аркасында чыга дип саныйм, берсе – исерткеч эчемлекләр, икенчесе – хыянәт. Аракы эчү дә, зина кылу да – хәрам. Мәңгелек утта янасын белгән килеш минутлык бу ләззәтләргә ризалашу – җүләрлек.  

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

– Хыянәтне! Аны ир-ат та гафу итми, хатын-кыз да... Хыянәтне ничек гафу итеп булсын инде?! Ул минем башыма да сыймый. Син яраткан, фәрештә урынына күргән хатын-кыз бу адымга барсамы? Дөресен әйткәндә, бу хакта уйлыйсым да килми... Әйе, бәлки, кичерүчеләр дә бардыр. Менә андый кешеләрнең җавабын тыңлау кызык булыр иде. Ике арада торган бу киртәне ничек узып була икән соң? Тик алар инде кабат гаилә була алмыйдыр...  

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

– Хатын-кызлар шулай бүленәмени, белмәгән идем... Сәеррәк бүлү. Минемчә, аларда бу сыйфатларның икесе дә булырга тиеш. Комфорт кына кирәк булса, мин бит өй җыештырырга акча түләп тә кемнедер яллый алам. Буйдак чакта шулай эшли идем дә. Бер хатын-кыз 1 мең сумга фатирымны җыештырып, кием-салымымны юып, үтүкләп китә иде. Ә син яраткан хатын-кыз ул бит башка! Илһамландыра да ул, комфорт та тудыра, кайбер чакта ачуыңны да чыгара... Шул ук вакытта син аны кулыңда күтәреп йөрергә дә әзер...  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 

– Әлбәттә! Без Гүзәлем белән беренче чиратта дуслар. Безгә бергә рәхәт. Дустыңа таянырга була. Ул сине беркайчан авыр чагыңда ташламый.  

 Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  

– Самолетта булды ул. Дөрес, мин уйлаганча ук килеп чыкмады. Гүзәлемнең «Ай-һай, карашларым» дигән клибын күргәнегез бармы? Хәтерләсәгез, анда ике урынлы самолетта очабыз без. Менә шул вакыт тәкъдим ясадым мин аңа. Күктә! Әмма ул минем бер сүземне дә ишетмәде... Аңлавын аңлады – анысын күзеннән күрдем, тик җавабы булмады. Пропеллер тавышы бик көчле булып чыкты. Мин исә анысын исәпкә алып бетермәгәнмен... Аның каравы, кызык итеп искә алып сөйләргә була. Ә танышу... Без бит Азнакай мәдәният идарәсендә бергә эшләдек. Чаралар үткәргәндә җырчыларны да чакыра башладым. Гүзәлем дә җырлый, ул да килә иде. Әмма аңа башкача күз белән каравым Мисырга клип төшерергә баргач булды. Бергә барырга аңа үзем тәкъдим иттем. «Клип төшерәсең килмиме? Оператор төркеме өчен чыгымнарны икегә бүләр идек», – дидем. Ул ризалашты. Тугыз көн эчендә ике клип төшердек. Көне-төне, хәтта йокламыйча да эшләдек. Минем «Җаным белән ант итәм» җырына төшерелгән клипта ул төп герой булды. Ә мин – аныкында. Шунда мин аның никадәр тырыш булуына игътибар иттем. Бу яктан ул минем әнигә охшаган. Безнең яшь аермасы – 13 ел. Минем әти дә әнидән 12 яшькә зуррак. Бәлки, мин бу яктан әтигә охшарга тырышканмындыр. Аннан һәрнәрсәнең үз вакыты – никах сәгате кайчан сугасын Ходай үзе генә белә. Гүзәлемне шулай таптым... Ә тырышлыгы, булдыклыгы, тәвәккәллеге мине Мисырда, чыннан да, шаккатырды! Машина йөртә белми, әмма: «Кирәк!» – дигәч, «Шевроле Импала»га утырды да, китеп барды. Скутер белән дә шулай булды. Беренче тапкыр утыруы иде, тик «белмим», «куркам», «миннән булмый» димәде – нәрсә кушсак, шуны эшләде.  

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  

– Ул әнигә охшаган дигән сүзне әйттем инде. Икесе дә ирне ир дип зурлап, гаиләдә ир кеше баш булырга тиеш дип яшиләр. Әни җитәкче урыннарда эшләсә дә, безнең өйдә әти баш иде. Гүзәлемнең гаиләсендә дә шулай булган. Әни белән бик дус алар. Гел шалтыратышып торалар, берәр сәгать сөйләшәләр. Уллар гына үстергәч, әни һәрвакыт кызы булуын теләгән – киленнәрен ул шуңа да якын итә. Аның каравы, барлык оныклары кызлар хәзер.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 

– Хатын-кыз үзен табучы итеп хис итеп, өстенрәк тота икән, мондый гаиләдә иргә бик рәхәт булмый инде. Ир кешенең табигате шундый бит – ул гаиләдә баш, хуҗа булырга тиеш. Мин дә Гүзәлемнең телефонында «Хуҗа» дип язылган... Ә хатыны хуҗага әйләнсә, ул ирнең инде, минемчә, өйгә дә кайтасы килми. Йә ул балыкка дип чыгып китә, йә гаражына китеп югала... Мондый гаиләләр танышларым арасында да бар – йортта бөтен нәрсәне хатыннары хәл итә. Алар инде бер-берсе өчен хәтта дус та түгел. Үзен, күңелен аңлаган кешене ирнең бу очракта читтә эзли башлавы да бик мөмкин.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 

– Әйбәт карыйм. Ни генә дисәк тә, без барыбер хатын-кыз үргән җәтмәгә эләгүчеләр генә. Күзгә күренмәс ымнарны башта алар җибәрә, үзләренә таба адым ясарга әкрен генә безне алар этәрә... Тик хисләрне беренче булып ачыктан-ачык белдерүне генә кабул итеп бетереп булмый. Минем белән дә булды андый хәлләр. Бер кыз белән шактый дуслашып киттек. Әмма ул моны үзенчә аңлаган: безне инде очрашабыз дип кабул иткән. Һәм ул кинәт үзгәрде. Сөйләшүенең югарылыгына кадәр. Берәү кубызына да биергә җыенмый идем, билгеле... Шуңа да, юк, бу мине канәгатьләндерми, әйдә, саубуллашабыз, дидем. Соңрак аңладым – өендә күреп үскән тәртипне кабатларга теләгән. Ул, мөгаен, ир белән хатын арасында шундый мөнәсәбәт кенә була дип белә торгандыр: берәү куша, икенчесе – үти.  

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?   

– Без бит көн саен үзгәрәбез: Гүзәлем дә, мин дә. Хәтта сезгә җавап биргәндә дә күңелемдә ниндидер үзгәрешләр бара: бу сорауларның күбесе хакында моңарчы уйланганым юк иде... Бала тугач, мин аны хәзер бөтенләй башкача кабул итәм. Ул да мине шулайдыр... Көн саен Гүзәлемә кызыбыз өчен рәхмәт әйтәм. Мәдинәне 15 минут күтәреп йөрсәм дә, кулымның җегәре китә, ә ул иртәдән кичкә кадәр аның белән... «Син ничек шулай булдырасың?» – дип аптырыйм. Минем хәлемнән килмәс иде...  

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 

– Белмим... Кайдан чыккан сүз бу? Гүзәлемнең нинди көчле икәнен алдарак сөйләгән идем. Мине бит ул, мәсәлән, нәкъ шул ягы белән җәлеп итте дә.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Шундый очрак булды. Бер аферист аркасында шактый зур акчалар югалттым. Хәзер ул кеше инде төрмәдә утыра... Шактый авыр матди хәлдә калдым. Туган көнем тирәсе иде ул. Иртән уянып күземне ачсам – янымда тартма. Шунда ук аңладым – телефон! Һәм ниндие әле! «Шундый кыйммәтле телефон алдым дип кенә әйтмә!» – дим Гүзәлемә. «Әйе, алдым!» – ди. «Нигә?» – дигәнемне сизми дә калдым. «Беләсең бит...» – дип өстәмәдем өстәвен... «Борчылма, мин ул акчаны үзем эшләдем», – ди. Сөендерергә теләве күңелле булды, әлбәттә. Әмма барыбер аңламадым: юрганга карап аякны сузар чакта соң...  

 Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез?  

– Шундый очраклар була. «Ник син миңа моны әйтмәдең? Моңа игътибар ит әле дип, алдан кисәтә ала идең бит!» – дим Гүзәлемә. «Әйттем, тик син мине ишетмәдең», – ди ул. Ә бит шул минутта ул миннән акыллырак уйлаган, зирәгрәк булган. Хатын-кызны ишетергә, аның сүзенә колак салырга кирәк безгә кайчакта. Ә иҗатта менә аны күбрәк тыңлыйм. Ул бит миннән яшьрәк, заман сулышын яхшырак тоя. Кайбер вакыт «ВКонтакте»дагы плейлистын карыйм да: «Ул трекларны миңа да җибәр әле», – дим. Җыр сатып алганда да күбрәк аның белән киңәшәм: «Бу җыр ошыймы сиңа?» – дим. Ошаса алабыз, «юк» дисә, баш тартабыз. Клипларны да хәзер күбрәк аңа төшерәбез. Җырдан азрак читләшеп баруыммы соң? Соңгы вакыт машинада да музыка тыңламыйм диярлек.  

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез, ачыгып, арып-талып эштән катып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән.  

– Эштән кайтышлый мин гел шалтыратып: «Өйдә ашарга бармы?» – дип сорыйм. Бигрәк тә соңгы вакытта, бала тугач. Кай көнне Гүзәлемнең: «Мәдинә бүген көйсезләнде, мин әле теш чистартырга да өлгермәдем», – дигән чаклары да бар... «Әзерләргә өлгермәдем шул», – дисә, «Нәрсә алып кайтыйм? Син ни телисең?» – дим. Керәм, алам, кайтам. Нишләп шуннан проблема ясыйм, ди? Мин үзем дә пешерергә яратам. Кичә ат ите алдым менә, бүген шуны кыздырырга җыенам. Ә хатын-кыз эшләмичә өйдә генә утырса һәм ире арып эштән кайткан җиргә телевизор карап ятса – монысы инде бөтенләй башка мәсьәлә. 

Бәйләнергә сәбәп эзләгән кеше исә аны барыбер таба ул: кайткан җиренә ашарга пешкән, табын корылган булса да, булмаса да. Кабатлап әйтәм, бар да кешедән тора. Әни менә без үскәндә бик еш йә гастрольгә, йә командировкага чыгып китә иде, ә әти өч бала белән өйдә кала. Ул моны шулай тиеш дип кабул итте. Аның урынында башка берәү булсамы?!  

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 

– Безнең эштә соңга калырга ярамый шул – һәрвакыт вакытында киләбез. Мәҗлесне алып баручы кунаклардан арттарак йөри алмый. Гүзәлем бу мәсьәләдә бик җаваплы кеше. Ул ничек тә алданрак әзерләнә башлау җаен таба.  

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  

– Гүзәлемнең миңа ошамастай бүләк биргәнен хәтерләмим. Ә мин... Мин берсендә 8 Мартка бөтенләй чәчәксез кайтып кердем. Озаграк эшләдек ул көнне, хәтердән чыккан. Үпкәләде... Миңа бик оят булды. Икенче көнне шундый матур чәчәкләр алып кайттым да бит... Тик ул бит инде икенче көнне иде! Моңарчы бездә бәйрәмнәр «бәйрәм» дип түгел, киресенчә, «эш» дип аталды. Яңа елда да, 8 Мартта да корпоративлардан бушамадык. Хәзер инде андый хәл булмастыр – хәләл чаралар алып баруга гына күчтек.  

 

Теги: Салават Миннеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар