Логотип
Пар алма

Ул бүген дә матур!

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...  Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  Бүгенге кунагыбыз Равил ШӘРӘФИЕВ.

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  Бүгенге кунагыбыз Равил ШӘРӘФИЕВ.

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты; 
гаилә стажы – 47 ел; 
балалары – Равия, Вил. 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 
 – Иң беренче – күзләренә. Хатын-кызның, гомумән, кыяфәтенә карыйсың әле. Ә күзләр – бөтенесен сөйли... Тышкы кыяфәте белән чибәр генә ханымнар... Күзләренә карасаң, кем икәнен шундук аңлыйсың инде: чөнки эчке дөньялары чагыла анда. Шулай ук сәхнәдә уйнаганда да артистларның кем икәнен күреп торам... Тормышта да беренче карашка әллә ни тоелмаган хатын-кызлар, синең белән сөйләшә-сөйләшә, башкача ачыла: күңеле чиста, уйлары матурларның бай эчке дөньясы күзләрендә чагыла. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?  
– Кайчак синең турында артык кайгыртуларын. Минем хатында да бар ул. Ләкин ул бит аны яхшы ният белән эшли. Ул кадәр кайгыртма инде дисәң дә, барыбер үзенекен итә. Ләкин бу сыйфатны гафу итеп була, чөнки ул аны чын күңелдән эшли. 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Бу турыда уйланганым юк... Яратып өйләнгәч, ул синең хатыныңда булырга да тиеш түгел бит инде. Гафу итеп булмый торган әйбер... хыянәттер. Мин, мәсәлән, аны гафу итә алмыйм. Урыс әйтмешли, ни под каким соусом! Яһүдләрдә кызыграк ул: үзе дә йөри, хатыны да... Һәм ул хыянәткә саналмый. Шуны белә торып, алар бер-берсен гафу итәләр, моңа җиңел карыйлар. Юк, без андый түгел. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  
– Мөгаен, икенчеседер. Ризык мәсьәләсендә бик таләпчән, четереклерәк идем мин. Ә Раушания бик уңган булып чыкты: бөтен кеше пешерә торган ризыкларны гына түгел, рецептларын үзе уйлап чыгарып та пешерә. Мин әле ул вакытта аш  яратмый идем. Ә татар ирләре аш ашый һәм аларның ашау ягыннан капризлары булмый икән. Чөнки кайнар шулпа, бөтен җанга-тәнгә үтеп, рәхәтлек бирә. Аш ашый башлагач, минем дә капризларым кимеде. Хатынга да җиңелрәк булып киткәндер, юкса ризыкларны көн дә төрләндерергә туры килер иде. Хатын ул аш пешерүче генә түгел, сиңа комачауламый гына иҗатыңа да ярдәм итүче булырга тиеш, минемчә. Ул җәһәттән Раушания шактый акыллы хатын. Театр сәнгатен аңлый, киңәшләрен дә бирә. Сәнгать турында да, артистларның уеннары турында да дөрес фикер йөртә. Зәвыгы әйбәт аның. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Була ала гына түгел, дус булырга тиеш тә! 14 яшьтәге Ромео-Джульетталарныкы кебек мәхәббәт, ярату шул көенчә сакланмый бит ул – үзгәрә, төрләнә, соңыннан күбрәк хөрмәткә әйләнә. Яшьрәк чакта хатынымны үзе йоклаган чакта төнлә дә үбә идем әле... Хәзер инде күз карашыннан да аңлашыла торган дустанә мөнәсәбәтләр...  Каприз кеше мин. Чак кына, ярты тонда гына тавыш күтәрү дә ярамый миңа. Башта ук әйттем Раушаниягә: «Минем белән бәхәсләшмә, – дидем. – Вак-төякләр буенча гомумән бәхәсләшмә! Ә зуррак әйберләрдә «фәлән итәргә кирәк!» дип түгел, «болай итсәк ничек булыр икән?» дип әйт». Юкса мин аны диктат итеп, дорфалык дип кабул итәргә мөмкин.   

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Мин үземне өйләнми торган кеше, урыслар әйтмешли, убежденный холостяк дип йөри идем. Сәбәбе бер генә инде: хәерчелекне нигә арттырырга, янәсе. 34 яшькә кадәр яшәдем шулай. Әни дә борчыла башлады: «Улым, өйлән инде, әллә ничек бит, кешедән уңайсыз», – ди. Берзаман күңелсез була башлады. Иркендә яшәү дә туйдыра икән. Яшьлек узып бара... Якын кеше кирәк була. Шундый ихтыяҗ тугач, өйләнергә булдым. Раушания театрда яктыртучы булып эшли иде. Баштарак сүз кушкалап йөрдем. Бер көнне озатып куярга булдым. «Ашарга пешерә беләсеңме?» – дип сорадым. «Белмим, ләкин өйрәнермен», – диде. Шул сүзе белән яулап алды ул мине. «Бу минем хатын булачак!» – дип куйдым эчтән генә. Хәзер бу хакта искә төшереп утырсак, алай сөйләмә, кешеләр дөрес аңламас, шуның өчен генә өйләнгән, диярләр, ди Раушания. Ялганлап утыра алмыйм инде, җаный, дим. Без үзара шулай эндәшәбез... Шуннан – шул, озак тормый тәкъдим ясадым инде. Ризалык бирде. Бу 1972 ел,  Раушаниягә ул вакытта 21 яшь иде. Кыз сорарга бармадым – Актаныш бик ерак, юллар юк  – Пушкин урамындагы «переговорный пункт»та кызның кулын телефон аша әнисеннән сорадым.  Гөлсем апа дип түгел, Гөлсем ханым дип эндәштем, чөнки ул миннән ун яшькә генә олырак. Ничек җавап биргәндер, һәрхәлдә, кире җавап түгел иде... Өйләнешкәч, Раушаниянекеләрне «әти, әни» дип йөртә башладым.  
Авылда сүз чыккан. Мин ул вакытта театрдан китеп, филармониядә эшли башлаган идем. Таһир Якупов бригадасы белән шул якларга чыгып китәчәкбез. Алдан әле администраторыбыз – 75 яшьлек ап-ак чәчле бабай – Актанышка концертлар турында сөйләшергә барырга җыена. Суыксуга барсагыз, безнең әти-әниләргә кереп чәй эчеп чыгыгыз, дим. Ул кергән, кунак булган. Кайнеш озата чыкканда күрше хатын туктатып, бу җизнәңме әллә, дип сораган. Тегесе, шаяртып, әйе, дигән. «Кара, яшь икән әле, бик карт кешегә чыкты дип әйткәннәр иде»,  – ди икән. Концерт белән кайткач инде сәхнәгә чыктым. Халык гөжли башлады.  «Менә, күреп калыгыз, сезнең киявегез булам инде», – дидем. 
Таһир Якупов белән 20 көн буена концертлар куеп йөрдек. Аннары мине Казанга чакырып алып, Илһам Шакиров бригадасына конферансье итеп билгеләделәр. Яраткан артистым белән җәй буе Уфаларда, Мәскәүләрдә гастрольләрдә йөрдек. Йөрмәгән җир калмады. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Аны әле әнигә охшаган дип уйламый идем. Яши-яши шуны аңладым: гел әни инде! Килен кайнана туфрагыннан ярала диюләре хак икән. Раушания әнинең үз туфрагыннан иде. Киленен бик яратты. Әни аңа үзенең рәхмәтләрен дә әйткән. Раушания дә: «Рәхмәт, әнкәй, миңа әйбәт ул үстергәнсең», – дигән. Исемнәрендә үк ниндидер мәгънә охшашлыгы бар. Әнием Шәмседоһа исемле. Бездә Зоһа гына диләр иде, Илһам Шакиров исә дөрес итеп әйтеп, Доһа апа дип йөрде. Шәмседоһа – төшкә кадәрге бик кыздырмый торган йомшак кояш дигәнне аңлата. Исеме әнигә бик туры килә иде инде. Раушания дә шундый: йомшак, сабыр, җылы. Әнине гел көйләп яшәде, юындыра иде. Иртәгә вафат буласы көнне дә: «Әнкәй, оялма инде», – дип, йомшак кына сөеп, җайлап коендырды. Чип-чиста булып китте әни.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Әгәр хатын акыллы булса, ул ире янында үзен барыбер хатын урынында тотарга тиеш. «Мин кем дә син кем! Мал таба белмәдең, фәлән-төгән» дип яши башласа, ул хатын – хатын булмый инде! Һәм ире дә – ир булмый аның.  Ләкин шулай яшәүчеләр дә бар. Мин алай яши алмас идем. Аллага шөкер, хатыным  бервакытта да канәгатьсезлек белдермәде. Мин аны иркәләп,  әллә ниләр киендереп, затлы ризыклар ашатып яшәмәдем. «Фәлән кешедә фәлән бар, бездә юк» дип көнләшү икебездә дә булмады. Хәллерәк, баерак кешеләр белән дә аралашабыз, чакыралар икән – барабыз: рәхәт! Андый тормышта яшәүне булдыра алмыйм дип кимсенмим мин. Башкалар алдында да ким хис итмим үземне. Булганына шөкер итеп яшим. Көнчелек бит ул кешене бик каты ашый эчтән, чир ул. Көнче кешеләр тиз картая. Хөсетлек бик начар әйбер. Минем көнләшмәдем. Театрда да көнләшерлек кешеләр булмады. Мин көнләшмәдем. Әйбәт уйнасалар – сөендем. Тәккәберлек булмаса да, горурлыгым бар иде анысы. Боларның икесе ике әйбер. Кем белгән инде: шул горурлыкта, бәлки, тәккәберлек тә чыгып куядыр. Аның бит бизмәне юк. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Ә нишләп белдермәскә тиеш? Андый мөмкинлек булганда, үкенечкә калырлык булмасын. Хатын-кызның да яратырга хокукы бар. Ләкин такт саклап, әдәп белән генә сиздерергә кирәк. Басым ясый, асылына башласаң, ирләрнең гайрәтен чигерүең бар. Мәскәүдә укыганда мин бер кыз белән йөрдем. Ул үзе танышты минем белән. Үзе килеп, үзе беренче яратып... Хәтта Казанга диплом спектаклебезне карарга да кайтты. Әйбәт кыз иде. Хатын-кыз буларак бик үк яратып бетермәгәнмендер инде... Ул инде өйләнешү ягында иде. «Мин хәзергә өйләнергә әзер түгел. Көтә алсаң, көт», – дидем. Көтте, көтте дә кияүгә чыкты инде. Хөрмәт булган, яратуга кадәр җитә алмаган, күрәсең. Юк, ул әрсез кыланмады, сиздерде генә! «Син минеке бул!» дип әрсезләнгән булса, ташлап качар идем аны.  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 
– Хатын-кызлар нәфис-нәзакәтле, тәрбияле, әдәпле булырга тиеш. Мин айгырланган хатыннарны яратмыйм. Хатын-кыз булсам, ирләрнең иррәк булганын яратыр идем. Чын ирләргә сокланып карыйм. Хәзер кызлар алдан ук  акчалы, бай ирләргә чыгарга әзерләнеп куя. Бөтен хатыннар да бит андыйларны табып бетерә алмый. Ирләргә нәзакәтле-нәфис хатыннар ошый. Бу чибәр дигән сүз түгел. Безнең Фирдәвес Әхтәмова карап торуга матур да түгел бит, ә эчке дөньясы белән шулкадәр үзенә тартып тора!   

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 
– Урыста «порядочный» дигән сүз бар. Ул бик күп нәрсәне эченә ала. Порядочный кеше башкаларны сатмый, гайбәт йөртми, бүтәннәрнең сиңа ышанып сөйләгән эч серләрен читкә чыгармый... Мин шундыйрак. Зыялы дисәң, үземне андыйга ук кертә алмыйм, чөнки ул башка материя...  Кайвакыт, зыялы ул, диләр дә, зыяның бөтенләй әсәре дә юк ул кешедә! Сәхнәгә чыгалар да, шәхес, диләр. Нинди шәхес булсын ул! Мин үзем турында шәхес дип әйтә алмыйм. Илһам – шәхес иде! Чөнки ул үз принципларына хыянәт итми, кемгәдер баш иеп яшәми, кемнедер сатмый, укымышлы... Иң зурысы – принципларга, үзенә хыянәт итмәве гражданлык батырлыгы да ул. Мин үземне батыр дип тә әйтә алмыйм. Хәтта укол кадаудан да куркам. Шулай булса да, ияләндем: әллә ничә мәртәбә операция ясадылар. Мин уйлыйм. Уйламаган кеше сабый акылында кала. Кайбер кешеләр белән сөйләшәсең... һәм аңлаша алмыйсың. Бер күзәнәклеләр алар: чәчәккә дә, күбәләккә дә, айлы төнгә дә, йолдызларга да исе китми андыйларның.  

 Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Шулайдыр. Артык көчле хатын-кыз миңа батмый ул. Ул башка класска карый, минем өчен түгел. Бизнесвуменнар миңа бөтенләй батмый. Ирдәүкәләрне кабул итмим. Әнием дә, Раушания дә гади, матур, пөхтә, йомшак булдылар...  
Дөньяда мин белгән иң чибәр хатын дип Быстрицкаяны атар идем. «Тихий Дон»да Аксиньяны уйнавын гына искә төшерегез... Ул Донда кер чайкап ята. Кинәт атта Григорий Мелехов килеп чыга. Кыз борыла да, куркып: «Чертяка бешеный!» – дип кычкырып җибәрә... Шул сүзләрне әйткәндә ярату да, куану да, курку да чагыла. Бер күз карашында бөтен мәхәббәт аңлашыла... «Исә Болгар җилләре» фильмын төшереп йөргәндә банкетта үзенә дә әйттем: «Дөньяда минем өчен иң матур хатын-кыз – Сез, Элина Авраамовна!» – дидем. «Нигә аны алданрак әйтмәдегез?» – ди. Ә минем мөмкинлек бар иде! Мәскәүдә, Щепкин исемендәге театр училищесында укып йөргәндә булды ул. Быстрицкая Малый театрда төп рольдә – леди Уиндермирны уйный. Ул сәхнәдә тик торганда, мин аның игътибарын җәлеп итәргә, сөйләштерергә тиеш идем. Шулхәтле оялам, берни әйтә алмыйм. Мин нәрсәдер әйтерлек дәрәҗәдә идемме соң? Ул минем өчен алиһә иде бит!  Бөтен тормышын үзе сөйләп чыкты. «Тихий Дон»да ничек уйнауларын да, кинога төшәр өчен махсус җиде килога тазартканнарын да... 

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
– Уйлаган да юк... Җавап бирә алмыйм. Андый сорау белән газапланганым юк – логикалар бер-беребезнекеннән аерылып китмәгәнгәдер. Башка хатын белән торсам, чыннан да, башкача булыр иде.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 
– Дөнья булгач, була андый хәлләр дә... Бер үк нәрсәне кабат әйттермә дигәнем дә бар инде. Раушания артык игътибар күрсәтә миңа. Аны ашадыңмы, моны ашадыңмы дип, гел биеп тора. Аз ашыйсың, ди. Яхшы ният белән ашатасы килә инде аның. Минем файдага дип тырышуы үзенчә. Ләкин артык күп ашау көчне ала бит, үшәнгә әйләнәсең. Һич аңлата алмыйм шуны.   

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы? 
– Син бер нәрсә турында сөйләп, ул икенче якка каерса, бик авыр булыр иде. Гел киеренке халәттә яшәргә туры килер иде. Үзләрен зур артистка дип йөргәннәрдән акыллырак саныйм мин Раушанияне. Юләр хатынын мактар, дисәләр дә, хатыным – иң зур бәхетем. Минем өчен артык көяләнүенә генә борчылам. Мин дип йөрәге өзелеп китә инде!

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез? 
– Андый хәлнең булганы юк. Мин кайтуга табын һәрчак әзер. Кайчагында гына кайткан төшкә үк өлгереп җитмәскә мөмкин. Анысы инде иртәрәк кайтып кергән чакларда. Ун-унбиш минут кына көтеп тор, хәзер пешә, ди ул. Миңа кабак белән ботка булса, шул да җитә бит инде. Гел ял итә белми. Кунаклар барында инде утырып та тормый, һаман көйләп, сыйлап йөри. 
Берчак, Вил Уфада хореография училищесында укыганда, әнисе аның янына китте дә, кызым Равия белән икәү өйдә калдык. Ит, бәрәңге, суган салам да   похлебка гына пешерәм. Әнисе кайткач, и мактана бала: пухли гына ашап тордык ди. Мин әле пылау да пешерә идем. Асия Хәйруллина өйрәтте, рецепты – аныкы. Өйләнгәнче минем пылау пылаурак иде, хәзер Раушаниянекен ашыйбыз. Өйләнгәнче, бөтенесен үзем эшли идем. Чалбарны бик оста  үтүкли идем. Карыйм, Раушания дә әйбәт үтүкли икән чалбарны! Күлмәк якасын да кайберәүләр кебек сыр калдырып үтүкләми инде. Шулай итеп, үтүкләүләрдән дә котылдым.      

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 
– Хатын-кыз озаграк киенсә дә, Раушания көязләнергә яратмады. Ул беркайчан бизәнмәде. Табигый матурлыгы белән җәлеп итте. Хәзер дә шундый. Мин үзем дә бизәнгән, иннек сөрткән хатын-кызларны яратмыйм. Ул буялган иреннәрне  җирәнмичә ничек үбәсең... Көязләнү дигәннән, ирләр дә кимен куймый кайчак. Рәсим Сәлахов көязләнергә, бизәнергә ярата иде инде. Гастрольләргә чыксак, кунакханәдә бер номерга урнаша идек. Рәсим караватларга менеп, көзгедән карый-карый киенә, кулына кремнар сөртә... Җыенып беткәнен 45 әр минут көткән бар.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Дөресен әйткәндә, ул шарфлар гына алмады микән миңа?.. Күлмәкләр дә алганы бар. Яка үлчәмен белә, минем кул озын икәнен белә... Ә үзенә алдырмый. Зинһар, алып кайтма, сайлый белмисең, ди. Чәчәкләр дә алган юк – концертларда бирәләр. Туган көнендә чәчәкләрне бакчадан өзеп алып керәм. Өйләнешкән елны Ленинградта мин аңа туфли алып биргән идем. Икәү бик ошатып сайладык аны. Аннары шул ук җәйдә Ташкенттан буйлы-буйлы бик матур үзбәк күлмәге алып кайттым үзенә. И килешә иде инде!  Аның авырлы чагы. Ә күлмәк бөтенесен яшерә. Шулкадәр матур күренә иде Раушания! Ул хәзер дә матур шулай! 
ф

 
                                                               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Равил абый чын татар ире икән, Раушаниясе чын татар хатыны Бәхетле язмышлы шәхесләр. Озын -озак балаларыгыз хөрмәтендә гомер кичерегез.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Равил абыйнын безнен Суыксу кияве булуы белэн дэ ,чын артист булуы белэн дэ горурланабыз.

      Хәзер укыйлар