Логотип
Пар алма

Табигать балалары

Данлы-шанлы юлын драмалар, музыкаль мелодрмалар белән башлаган милли театрыбыз сәхнәсендә хәзер ритмлы музыка, ритмлы һәм лирик биюләр, җыр һәм музыка кебек үк, табигый тоела. Биюләр театр тарихының неосәхифәсе ул дияр идем. Бу яңа агымның татар  сәхнәсен  биләп алуында  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе балетмейстер Сәлимә Әминова белән Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның  өлеше зур.


«Бәхетең авылда синең»

Багучы карчык янына Сәлимә кызларга ияреп кенә, юри генә барган иде. Ә ул, әнә, берочтан аңа да киләчәген юрап җибәрде. Авылга кунакка гына кайткан Уфа кызына: «Авыл егетенә кияүгә чыгасың. Бәхетең авылда синең», – диде. Хәзер менә! Чыкты, ди! Сәлимәнең бөтен хыялы биюче булу. Мәшһүр Фәйзи Гаскәров җитәкләгән ансамбль концертларының  берсен дә калдырмый кыз. Бию түгәрәгенә, аннары ансамбль каршындагы студиягә йөри. Башкорт дәүләт бию ансамбленең очышка тиң дәртле  биюләрен караганда әсәрләнгән кызның күзләренә хәтта яшь бәреп чыга. Авыл, ди, менә хәзер!

Хәер, авыл да бик ошый аңа. Зыянчура тиягендәге Байдәүләт авылын, Сүрәм елгасын сагынып кайтканда кызыкай, авыл баласы булып, бер кинәнеп яшәп ала. Авыл аны очышка якынайта, ашкынулы канатларына җил егәре бирә кебек. Анда кешеләр табигать белән берегеп яшиләр. Хәтерли әле, унике яшьләрдә булыр. Күрше агай, кызның алмачуар тулпар янында ымсынып торганын күреп, Сәлимәне учына гына бастырды да ат сыртына атландырып та куйды. Далаларга очарга әзер торган малкай җилдереп тә китте. Үсмер кызыкай, күрәсең, атның ялына чытырдатып ябышырга кирәклеген белгәндер инде, ни курыкса да, ат сыртыннан мәтәлми. Бахбай да, миһербаны килепме, җайдагы тәҗрибәсез бала булуын аңларлык акыллы ат булгангамы, дәртен  басып бер җилдереп алгач, ипле  юртып кына Сәлимәне исән-имин алып кайтып җиткерә. Авыл кешеләренең генә кала кызының бу батырлыгына исләре китми. Нәмә булган? Ат менеп чабучы бер ул гынамыни? Әле алай гына да түгел. «Син булдырасың икән», – дип, икенче көнне ат белән  чүмәлә тарттырырга  куялар. Арт шәрифләре суелып беткәнче аттан төшми кыз. Менә шундый инде ул авыл тәрбиясе – анда назлануга, зарлануга урын юк.

Сәлимәгә «бәхет» буласы егет әле бу вакытта, чыннан да, авылда – Апаста үсеп ята. Укытучы гаиләсендә үссә дә, ул да иркә бала түгел. Утын яру, печән чабу ише мәшәкать малайлар җилкәсендә инде ул. Ләкин Илдус та үз күңелен күрү җаен таба – Зөягә балыкка йөри. Бу дәрте гомерлек хобби булып калыр әле аның. Ә икенче дәрте – әни-әти  улларын музыка мәктәбенә йөртергә бик тырышып караганнан соң, Илдус ул мәктәпне өч мәртәбә ташлаганнан соң тормышына килеп кергәне, ягъни  биергә яратуы театрга китерер. Бу бию дигән шаукым үз чиратында  аның тормышына Сәлимәне алып керер.
 Мин бу урында вакыйгаларны ашыктырып, аларны тиз генә кавыштырып, теге Байдәүләт авылына  алып кайтасым килә. Урал итәгендә җәйрәгән табигать тынлыгыннан  Илдусның колаклары зеңләгән мәлне алар белән бергә кичерәсем, әле һаман җәйләү рәхәте онытылмаган табигый яшәеш ләззәтеннән  алар белән бергә кинәнәсем, биектә-биектә очкан шоңкарларның канат җилпеми генә  киңлекләр яулавын күзәтәсем  килә. Ә менә Сәлимә белән Илдус янәшәсенә басып, әкияти Икар кебек,  тау якасыннан Кояшка таба ыргылу кадәресе миннән булмастыр. Күптән түгел Камал театрының кече залында уйналган «Хафалы биюләр» дигән спектакльдә (Салават Юзеев,  режиссер Рамил Гәрәев)  Илдус Габдрахманов шундый очышны сынап карады. Сатирик спектакльне җанландырган бу очышлы биюләрне куючы хатыны Сәлимә Әминова булгангадыр, хафалы биюләрне хыялый, илаһи – яшьлектәге, төштәге биюләр кебек сыман башкарды (бу очракта биеде түгел) бугай ул.

Әле бу көннәргә, бу кичәгә кадәр яшисе бар. Сәлимәнең биюче булу турындагы хыялына канатны Казан куя. Башкорт дәүләт ансамбленә артистлар сайлап алу комиссиясе әгъзаларына  кыз бик ошый. Зифа буйлы, пар толымлы, кара кашлы, кара күзле үтә дә чибәр кызыкай  – бөгелә-сыгыла башкорт биюләрен биер өчен кем кирәк тә, ни кирәк тагын? Кирәк икән шул. Махсус белем кирәк! Андый белемне Казанда бирәләр. Мәдәният һәм сәнгать академиясендә якташы Нинель Давыт кызы Юлтыева –профессор! Дөньякүләм танылган балетмейстер! Шунда – Казанга бара Сәлимә! Уналты яшьлек кызның  белем эстәү юлындагы беренче сәфәре уңышсыз төгәлләнә.  Әмма ике елдан соң  кыз дигәненә ирешә. Кыю йөрәкле очучы кызы лабаса ул!

Нинель ханым аны теге юлы ук хәтерләп калган икән. Һәм классик, һәм халыкчан биюләр биергә  генә түгел, композиция кую серләренә дә өйрәнә ул Нинель ханымнан. Дәрестән буш вакытларда Сәлимә Җәлил исемендәге Татар  опера һәм балет академия театрына йөри. Татар театрларын бар дип тә белми әле.  

Укып бетергәнен Уфа көтә, диләр. Казаннан китәсе дә килми кебек кызның. Фатир хуҗасының  – кырыс, әмма гадел табибә  Рабига апаның тәрбиясеннән, ул пешергән ләззәтле татар ашларыннан һич аерыласы килми аның.  Көннәрдән бер көнне  остазы  Фирдания ханым Садриева – ул Камал театрында үз кеше –  кызга бер язу тоттыра. «Син Камал театрына барып, шушы кешеләрне күр әле. Сиңа анда әйбәт эш бар».
Кәгазьгә исемнәр язылган: Сәлимҗанов, Бикчәнтәев... Кемнәр алар? 
                     


Биетергә килгән кыз

Сәлимә Әминова сөйләгәннәрдән: «Баш режиссер бүлмәсендә киңәшмә бара иде бугай. Мин ишек шакыдым. «Керегез! – диделәр. – Ни йомыш, гүзәл туташ » – диде  мыеклы бер абый.  «Мин сезгә биюләр өйрәтергә килдем», – дим. Марсель абый, ул үзе булган икән,  мыек астыннан гына елмаеп куйды да өстәл тирәсендә утырышкан кешеләргә: «Бу кыз сезне биетәчәк», – диде. Шуннан бирле  биетәм инде. Хәер, алар мин килгәнче үк бии башлаганнар иде инде. Ә мин исә театр ишегеннән атлап керүгә үземне өемә кайтып кергән  кебек хис иттем. Шул халәт миндә һаман яши».

Балетмейстер сыйфатында Сәлимә Әминова исеме театр афишаларында иң беренче мәртәбә кайсы  спектакльдә күренде икән? Хәер, ул биюләрен куйган спектакльләрне  санап бетерерлек түгелдер. Алай да  арада хәтергә тамга кебек уелып калганнары бар. Аларны театр әһеле генә түгел, тамашачы да хәтерли. Әйтик, «Боз астында дулкын» спектаклендә эскәмия өстендә Илдус Габдрахманов белән биегәннәрен. Әйе, шунда булды бугай шул Сәлимә Әминова исменең премьерасы. Ул чагында талчыбыктай Сәлимә баш рольдәге Алсу Гайнуллина өчен биегән иде. Сәлимәнең сыгылмалы билен  әлерәк кенә армиядән кайткан яшь артист Илдус учлары шул чагында  хәтерләп калгандыр. Шул бию вакытында алар бер-берсенә икесе берьюлы гашыйк булмадылар микән әле?   

Ә минем дөньяма  Сәлимә исеме  милли мәдәният үзәгенең «Казан» бию ансамбле өчен махсус куелган  «Зәңгәр томан» биюенә бәйле рәвештә килеп кергән иде. Ул бию хәзергәчә классика булып кала. Һуштан яздырырлык матур табигать дөньясын  кыз сәхнәдә үзе куйган биюләргә алып керде. Шуңа күрә ул куйган биюләрдә  романтика белән лирика янәшә, аларда әкият яши. «Акчарлаклар» спектакле өчен куйган тангосын әле һаман гүзәллеккә, мәхәббәткә мәдхия сыман хәтерлибез.

«Эзләдем, бәгърем, сине»  спектаклендәге биюләргә  Туфан Миңнуллин зур эчтәлек салынуын теләгән иде, әйтелмәгән сүзләр биюләр аша әйтелер дип өметләнгән иде. Спектакльдә Олег Николаев тарафыннан бөек драматургның  өметләрен акларлык биюләр куелып, Сәлимә белән   Илдус  анда икәүләп  биеп, авторны бәхетле итә алганнар  иде. 

Читтән режиссер яки балетмейстер чакыру дигән нәрсә бар инде ул театрда. Читтән килгән режиссер «Минем исемем Кызыл» дигән  спектакльдәге биюләрне куяр өчен   балетмейстерны гына түгел,  биючеләрне дә читтән чакырмакчы булган икән. Әмма Сәлимә Әминованың  Камал театрындагы  «биючеләрен» биетеп карагач, бу  ниятеннән кайткан. «Баскетболист» спектакле (Мансур Гыйлаҗев) Марсель Сәлимҗанов белән бергә куелган соңгы спектакль булганга кадерле. Ул чагында өлкән артистларны биетү  бик җиңел булмагандыр. Алай да мәшһүр режиссерның: «Булган бу, Сәлимә!» дигән хөкем карарын ишеткәнче биетте ул Нәҗибә апаларын, Ринат абыйларын. Театрда биек үкчәләре белән шык-шык басып, болан җәнлеге кебек горур, җитез  йөреп торган бу кызны сагаеп та, кызыксынып та күзәткән чаклары артта калды өлкәннәрнең. Яшь буын аны иш күреп яратты. Һәм хәзер инде, барысы бергәләп, аның «кубызына бииләр». Хәер...
 


«Әллә безне биемәгән дисезме...» –

диеп, балет станогы  янында яртышар көн  тир түгүчеләрнең сукранган чаклары да булгандыр.  Сәлимәнең күзенә карап әйтүчеләр дә  булмаган түгелдер... Мин шулай уйлыйм. Чөнки  Камал театры яшьләре шәп  бииләр, тамашачы үлеп ярата торган «Шәкертләр биюе» кыз театрга килгәнче үк чыккан иде бит инде.   Ә иң тәүге тапкыр тыпырдап бию – чечетка «Акбаш вакыйгасы» (Таҗи Гыйззәт) спектаклендә күренде. Бу вакытка инде Илдус Габдрахманов армиядән кайткан. Ә аңынчы Мәскәүдәге данлы Щепкин исемендәге югары училище дипломын алган. Диплом алганда аны бию дәресләре остазы Виктор Тейдор: «Синдә бик шәп балет биючесе югалган бит, егет», – дип озата. Чыннан да, татар егетләренең биюче даны Мәскәүдә дә таралып өлгерә. Казан да бу җәһәттән нык кайгырта. Театрдан щепкинчыларга ак күлмәкләр, кара лосинылар, балеткалар салынган посылкалар килеп кенә тора. Степ өчен махсус дагалы туфлиләрне алар үзләре, ничек кирәк шулай юнәтәләр. Долларларга! Димәк, чит илдән. Камал театры директоры   Шамил Закиров бу ягын кайгырта да кайгырта инде: биесеннәр генә егетләр. 

Театрга кайтуга Илдус Габдрахманов, Радик Бариев, Искәндәр Хәйруллин кебек бүген театрның  алтын баганалары булган, күз өстендә каштай гаярь егетләр бергә тупланып, бию номерлары өйрәнәләр, «Гаградагы кышкы кич» фильмында  Аркадий Насыровның  биегәнен күргәнннән соң, күңелне кытыклап торган «степ» белән ул елларда  бик күпләр җенләнделәр, Илдусның бу бию җәһәтеннән кумиры, гомумән дә, американ  Фред Астер булган икән. (Мәскәүнең «Иллюзион» кинозалында Фред Астерлы фильмнарга атна буе йөри Илдус. Атна буе Мәскәү урамнары буйлап степ биеп кайта.) «Степ» шаукымы кузгалуга Фәрит Бикчәнтәев  1995 елда Илдус Габдрахманов өчен махсус куйган  «Биюче» (Лопе де Вега) спектакле дә зур этәргеч булгандыр, аннары шул ук режиссер труппаның яшьләре белән «Казан егетләре»н, «Тагын Казан егетләре»н  (Мансур Гыйлаҗев) куйды. Егетләрнең бию имтиханын күрергә театрның олысы-кечесе җыела торган иде дип сөйлиләр – яшьлек дәрманын күзәтү үзе бер ләззәт бит!



Бию «шәкертләрнең» үзләренә дә ләззәтнең олысын бүләк итә. «Казанның меңьеллыгы алдыннан Парижга бардык, – дип сөйли Илдус. – Шәп кунакханәдәге люкс номерларда тордык. Тәрәзәдән карасаң, каршыда гына Эйфель манарасы! ЮНЕСКО оештырган меңьеллыкны презентацияләү чарасында «Шәкертләр биюе»н биеп кайттык. Әйе, ул бию безне Парижга алып барды. Европа безне болай да Нуриев, Мөхәммәдов аша биюче халык дип таный иде. Шулар исемлегенә  менә без дә кушылдык».

Бию, күрәсең, артист шәхесен зурайта, амплуасын киңәйтә торган һөнәр, дөресрәге, сәләттер. Инде менә Сәлимә белән Илдус икәүләп Камал театрында яңа премьера тәкъдим иттеләр. Илгиз Зәйниевнең Тукай әсәренә нигезләнгән «Кәҗә, сарык һәм башкалар» хикәятен режиссер һәм хореограф буларак сәхнәгә куйганнар. Кайсы режиссер, кайсы хореограф – төгәл генә чикләр юк бугай. Хәер, аларны күптән инде театр җәмәгате бербөтен итеп кабул итә.    
           

 
Өченче тизләнеш 

Физикада шундый термин бар. Җисем Җир орбитасына чыга алсын өчен ул икенче тизләнешкә ирешергә тиеш. Илдус Габдрахманов Камал театры орбитасында төрле жанрлардагы кырыклап  спектакльдә  һәм романтик («Ромео һәм Джульетта» – Ромео; «Казан егетләре» – Тукай), һәм лирик  «Биюче» – Альдемаро; «Шулай     булды шул» – Алмаз), һәм үтә   реалистик ( «Телсез күке» – Севрюгин; «Илгизәр плюс Вера» – Илгизәр), һәм сатирик («Баскетболист» – Фәридун; «Хафалы биюләр – Руфин)  рольләрдә уйнап, үзен киң диапазонлы сәхнә артисты итеп танытып өлгерде. 

Артистларны, сәләтләренә карап, амплуаларын тәгаенләү бар. Әле генә санап үткән рольләрдәге төрләнеш – һушың китмәле. Сизгер хисле Ромео бар иде бит. Аннары Севрюгин. Бу персонажлар икесе ике  котыптан. Артистның җавабы гади. «Севрюгинмы? Миңа дошман чырайларын уйнап карау ошый. Көнбатыш драматургиясенең романтик каһарманнарын уйнаганда сәхнәгә киң читле эшләпә киеп, гитара уйнап чыгу да ошый. (Бу урында бер эпизодны сөйләргә телем кычытып тора. Ромео  искә төшкәннән бу. Щепкинга имтихан тотканда егеттән сорап куялар Янәсе, синең Шекспирның  кемлегеннән хәбәрең бармы? Җавап кызык: «Ник белмәскә: композитор!» Сүз «Ромео һәм Джульетта»ның – Илдус Габдрахмановка чын танылу китергән әсәрнең авторы турында бара.) Гомумән, артист һәрчак образга керергә әзер торырга тиеш. Менә бервакыт «Кара чикмән» спектакле барганда  бер артистыбыз биектән егылып, өч җирдән кулын сындырды. Спектакльне өзәргә ярамый. Сәхнәгә мин чыктым. Тамашачы сизми дә калды». Әйе,  Камал театрында кирәк икән каскадер, кирәк икән акробат була алырлык артистлар күп түгелдер. Әмма бар!  

Инде егетебезнең икенче тизләнеш алганына да ун еллап гомер узган икән. Аның 2006 елда Россия экраннарына чыккан «Прорыв» (режиссер В. Лукин) фильмында ефрейтор Каюмовны уйнавын әйтәм. «Сарман буйларын» җырлап сугышка кергән татар малаен хәтерләп калды тамашачы. Шул фильм чыккач, Илдус Габдрахманов, хәтта, Мәскәү вахтерлары да танып ала торган артистка әйләнә.    

Сәлимә Әминова да икенче тизләнештә. Балетмейстер сирәк һөнәр ул. Аны Әлмәт тә чакыра, Уфа да, Стәрлетамак театры да... Уфаның «Нур» театрында ун спектакльгә биюләр куйган.  Гафури исемендәге башкорт драма театрында өч-дүрт спектакльнең биюләре аныкы.  Әнкара театрында «Сүнгән йолдызлар»ны куяр өчен Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе Рәшит Заһидуллин белән бару – бер матур сәхифә. «Ике ай Төркиядә яшәдем. Телне төшенү кыен булмады. Алар шундый музыкаль халык. Европада да билгеле  режиссер Леми Белгин да шул театрда эшли иде бит әле». Балетмейстер Сәлимә Әминова өчен махсус спектакль куелу тарихы да бар. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк»  (Разил Вәлиев пьесасы) – шуның бер мисалы.
 


Парлы бию

Көмеш туйга әле иртәрәк. Дистә ел буена иңгә иң куеп иҗат иткәч, аларның барыбер кавышасылары  театр әһеле өчен  «чишелеше» ачык «спектакль» булып тоела. Теге – «Боз астында дулкын»да эскәмия өстендә биегән көннән алып халык туй көтә. Искиткеч хисле, җилкендергеч иде бит ул бию! Тик алар Илдус белән Сәлимәнең ни өчен Загска  өч мәртәбә гариза илтеп тә өченчесендә генә язылышып кайтуларын  һаман  аңлый алмыйлар. Ачам аларга мин бу серне:  гастроль графигы һәр юлы эшне боза да куя. Ә алар: «Безнең өйләнешәсебез бар иде», – дип, театрны маршруттан алдырырга базмыйлар. Хәер, яхшы эшнең иртә-соңы юк.                  



Инде туй уйналганга да 16 ел узган. Аларның театрдагы иҗади бергәлеге  инде язмыш уртаклыгына әйләнгән. Алар белән тәмам башым катып бетте үземнең дә. Сәлимәнең кесә телефонына шалтыратам – Илдус ала; Илдусныкына шалтыратам – Сәлимә ала. Аптырагач, бер генә номерны калдырдым – барыбер бит. Аш-суны да бергә әзерлиләр икән алар. Аларның: «Илдус тәмле пешерә», «Сәлимә тәмлерәк...» дигәннәрен тыңлап та тормадым. Аңладым мин аларны. Илдусның гримеркасындагы көзгеле өстәл астында кочаклашып яткан ике кием тимераякны күрүгә үк яшәү рәвешләрендә дә биюләрендәге  кебек гармония барлыгын аңладым.

Баш белән муен мәсьәләсен куерту да урынсыз. Кайчан ничек – вазгыятенә карап. Сәлимә чәчәкләргә су сипкәндә Илдус мунча бурый. Икәүләшеп попугай Клара өчен кайгыралар. Бергәләп музыка тыңлыйлар.
Бу гаиләдә хөрмәт бар, наз бар, иптәшлек бар. Әмма җебегәнлек, төчелек юк. Сәлимә Илдуска беркайчан да исеме белән эндәшми. «Куяным», «Песием» дә дими. Сәлимә өчен Илдусның исеме бер – «Ирем!» Кайда гына, кем янында гына булсалар да. Карагыз әле бу «ирем» сүзендә никадәр ныклык, ышанычлылык,  ышану үзе һәм бердәнберлек  бар! 


             
 
              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар