Логотип
Пар алма

Мәхәббәт ул этәргеч, кузгалып китү моменты гына

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

Шамил САДЫЙКОВ, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры; 

гаилә стажы – 19 ел;  

балалары – Данил (18 яшь), Зөһрә (13 яшь), Ясмин (3 яшь). 

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Хатын-кыз бөтенләе белән төрле сигналлардан тора. Йөрү рәвеше, киенү стиле, кигән киеменең төсе, карашы, тавыш тембры, чәче... Болар барысы да аның эчке дөньясының чагылышы. Хатын-кыз серен яшерә белми бит ул: эчендәге тышында аның. Иң көчле инструмент, әлбәттә, караш: анда барысы да язылган. Бер нәрсә сөйләп, ә аның мәгънәсе чынлыкта бөтенләй икенче булу хатын-кызга шундый хас бит. Киная белән, әйтеп бетермичә, ярты юлда өзеп... Шушы сигналлар күп булу, аларның яшеренгәнлеге серлелек хисен барлыкка китерә һәм кызыксындыру тудыра... Мин бәхетле ир кеше. Юлымда кызык, мәхәббәтле хатын-кызлар очрады. Беренчедән, әнием. Безнең гаиләнең генералы! Минем тормышымда ул зур роль уйнады. Тормыш иптәше итеп Ләйсәнне сайлавым – икенче бәхетем. Үзем: «Мин аны сайладым», – дип уйлыйм инде... Ике кызым бар. Ике мәхәббәтем! Аннан – хатынымның әнисе. Безнең гаиләнең тотрыклылыгы өчен ул шактый өлеш кертә: нәрсә генә булса да, гел минем яклы.  

Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

– Алдауны. Ялган икәнен белмичә көтү, юкка өметләнүдән дә куркыныч нәрсә юк дөньяда. Ә хыянәт... Аның өчен исә хатын-кыз түгел, беренче чиратта ир-ат гаепле. Ул гөнаһ шуңа да уртага бүленә: димәк, ир-ат аның күңелен бөтенләе белән биләп ала алмаган – бушлык калган.  

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

– Мин алай бүлмәс идем. Боларның берсен икенчесеннән аерырга ярамый. Илһамландыручы белән генә ничек яшисең менә? Ир кешегә аңа мохит кирәк.  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  

– Мәхәббәт ул этәргеч, кузгалып китү моменты гына. Мәрхүм әбием: «Мәхәббәт ул, улым, өч көнлек», – дия иде. Ә аннары тормыш башлана... Гаиләләрнең күпчелеге шуңа таркала да, чөнки бер мәхәббәт белән генә ерак китеп булмый. Кайсыдыр бер мизгелдә арада дуслык та урнашырга тиеш. Шушы хис, шушы статус барлыкка килсә, ир белән хатын бик озак янәшә бара ала.  

Хатын белән сөйләшергә сүз гел бар безнең. Икебез ике өлкәдә эшлибез – бүлешер мәгълүмат шактый җыела. Ә сөйләми, эчеңне бушатмый торырга ярамый. Сөйләү – тыңлаучы өчен түгел, сөйләүче өчен кирәк. Хатын белән дус булу шуңа яхшы да: ул син сөйләгәннәрне читкә чыгармый. Бу мәсьәләдә минем өчен хатын-кыз идеалы – әни. Гаиләне формалаштыру, балалар тәрбияләү, уллар, киленнәр белән мөнәсәбәтләр төзүдә дә идеал ул минем өчен. Буйга да бәләкәй генә, әмма барыбызны да ул этеп бара – безнең җилкәннәргә һава тутыра. Яңа гына әти белән алтын туйларын үткәрделәр. Өч ир бала үстерделәр. Әтине әни ничек илһамландырып торганы, аңа нинди якын дус булганы – барысы да күз алдында. Әти – шагыйрь безнең һәм аның шигырьләренең яртысы әнигә багышланган.  

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  

– Әни Актаныштан безнең. Шуңа күрә кечкенәдән бу төбәккә, аның табигатенә карата күңелдә аерым мәхәббәт яши. Ул як хатын-кызларына да үзгә мөнәсәбәт бездә. Юкка гына, минем дә, абыйның да хатыннар Актаныштан түгел инде.  

Студент чак. Актанышка бабайларга кунакка кайттым. Һәм... урамда Аны очраттым. Беренче күрүдән гашыйк булдым! Шундый ошады! Кояш кебек елмая. Чибәр! Энергетикасы якты! Сөйләшә башлап, 15 минут узуга мин аңа тәкъдим ясадым: «Миңа кияүгә чыгып, Казанга китәсеңме?» – дидем. Уен-көлке белән әйтсәм дә, әлеге сүзләрдә хаклык бар иде. Бу вакытта инде аякта нык басып тора идем. II курста ук «Эфир»да журналист булып эшли башладым, арендага алган фатирым, йөрергә машинам, кесәмдә акчам бар. Мин тәкъдим иттем, ул уйнап-шаярып риза булды. Барысы да үзеннән-үзе килеп чыкты. Мин аның Шәвәлиевлар кызы икәнен аңлап өлгергән идем инде. Безнең бабайлар исә гомерлек гаилә дуслары. Бабай гел алар хакында: «Дәрәҗәле нәсел», – дия иде, көчле, гыйлемле, дип, үрнәк итеп күрсәтте. Без ул гаиләгә хөрмәт белән үстек. Ләйсәнгә дә мин ят түгел – Имамовларның оныгы бит... (Сайлаган кешеңнең җиде буынын белергә кирәк, дип юкка әйтмиләр!) Икенче көнне  Казанга киттем. Аны очраткач кабынган хис атна буе күңелемнән китмәде. Укытучы булып эшләгәнен белгән идем: ике көннән мәктәпкә шалтыратып аны таптым. Кесә телефоннары юк чак әле, ә мәктәп телефонын табу авырмени – мин бит журналист. Директор аша чакыртып китердем. «Ләйсән, бу Шамил. Исеңдәме танышуыбыз? Минем теге ниятем исән. Син бит ризадыр?» – дидем. «Риза», – дип җавап бирде ул. Бер атнадан соң без аларга кыз сорарга килдек. Өч айдан никах укыттык, дүрт айдан соң туй ясадык. Икебезгә дә 20 яшь иде. Минем тормыш, гомумән, шундый: тиз барам, алга барам. Хаталар да була, билгеле. Әмма тиз бару хисабына аларны тиз үтеп тә китәм. Күп нәрсәне йөрәк белән кабул итәм, интуициягә ышанам. Ләйсәннең дә минеке икәнен йөрәк белән сиздем: шулай булгач, нигә вакыт үткәреп йөрергә? Алдым да йөгердем.  

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  

– Мин үзем әнигә мәхәббәт белән яшәгән кеше, әмма хатынны аңа охшатып алмадым. Генерал хатын белән яши алмас идем, чөнки үзем генерал. Хатыным муенымда түгел, һәрвакыт кочагымда минем... Әни белән уртак тел таптылар алар, әлбәттә. Тормышта бу мөһим нәрсә, ләкин төп мәсьәлә түгел. Ул минем белән яши, уртак телне дә минем белән табарга тиеш. Ә хатын белән әнинең рольләрен дөрес итеп билгеләү – анысы инде ир кешедән тора. Иң четрекле момент: ана мәхәббәтен саклау, аңа ул булып калу, хатынга да яратуыңны тигез бүлү. Үзеңне дөрес тотмасаң, ике якта да проблемалар башланырга мөмкин.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

– Бер яктан бу аңлашыла, физик хезмәткә хәзер ихтирам аз, шуңа да ир кешенең роле көннән-көн кими. Икенче яктан, актив тормыш позициясе алып баручы хатын-кызлар арта. Безнең агентлыкта да төп рольләрдә күбрәк хатын-кызлар, журналистларның да күпчелеге алар. Хатын-кыз психологик яктан тотрыклырак, алар сизгер, зирәк. Шуңа күрә хатын-кызның акча табуда гаиләдә беренче урынга чыгу очраклары күп тә. Әмма бу балансның үзгәрүе җәмгыятьтә алга таба да актив рәвештә барачак. Европа илләрендә дә шундый ук күренеш күзәтелә. Үземне алганда, минем өчен авыр мәсьәлә бу. Күз алдына китерү дә кыен.... Ир-ат өчен җиңел язмыш түгелдер. Өйләнгәнсең икән, ат булып җигелергә, арбаны тартырга тиешсең. Акча мәсьәләсендә генә түгел, интеллектуаль, эмоциональ мәгънәдә дә. Татарда «ир – баш, хатын – муен» дигән мәкаль бар. Мин, әлбәттә, бөтен нәрсәне үзем хәл итәм дип уйлыйм инде. Ләкин хатын-кызның бәхете шунда да: үзе теләгән әйберне ул ир-атның башына сеңдерә ала. Һәм ир кеше, ниндидер карар кабул иткәндә, моны үзем шулай хәл иттем дип саный.  

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  

– Беренче адымны һәрвакыт хатын-кыз ясый. Ул беренче булып сигнал бирсә, ир-ат аның артыннан китәчәк, шул сигналны сизмәсә, ир-ат аңа якын килмәячәк. Ә сигнал төрлечә бирелә: кигән кием, күз карашы, сөйләмдәге интонацияләр белән. Әгәр ул сигналларны җибәрми, берәүне дә үзенә якын китерми икән, бу мәхәббәт хикәясе башланмаган килеш кала.  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Ир-ат белән хатын-кызны, образлы итеп, чәчәк белән бал корты дип әйтер идем. Чәчәкнең бурычы – бал кортын үзенә җәлеп итеп, җимеш үстерү. Ә бал кортына бал кирәк: ул чәчәктән чәчәккә бик озак очарга мөмкин... Хатын-кыз өчен ир-ат – аның башындагы хыялларын тормышка ашыручы бер инструмент, шуңа күрә ул чәчәктән чәчәккә кунып йөрергә түгел, ә аныкы гына булырга тиеш. Хатын-кыз үзенә пар эзләгәндә барысын да уйлый: балаларны үстерешә алырмы, тугры булырмы, соңгы көнгәчә янымда калырмы... Бу хакта мин соңгы вакытта күп уйланам, чөнки олы кызым инде буй җитеп килә. Ул очрашачак егетләр нинди булырга тиеш, дип, әти кеше буларак фикер йөртәм, бу картинаны үзем өчен сурәтлим. Хәзерге җәмгыятьтә егетләргә караганда кызларга ике тапкыр авыррак. Кайсы яктан алсаң да! Аларга матур, чибәр булырга, үзләрен һәрвакыт формада тотарга, матур киенергә кирәк. Физиологик яктан да авыррак – бала табасылары бар. Өчне түгел, бер бала тапса да ир-ат акылдан шашарга мөмкин бит! 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 

– Миңа инде 40 яшь тулды. Атылган патрон, җырланган җыр мин хәзер. Актив эзләү чорыннан күптән киттем. Алар белән минем арада дусларча мөнәсәбәт кенә була ала. Иң якын хезмәттәшләрем дә, дусларым да – хатын-кызлар. Алар белән уртак тел таба белүне бәхеткә саныйм.  

Җитәкче буларак, хатын-кыз хезмәткәрләрем алдында җаваплылык хисе тоям: эшкә алганмын икән, әйткән сүземдә торырга, эш урынында мөмкинлекләр тудырырга тиешмен. Каты бәрелмәскә, кимсетмәскә, матур сүзне кызганмаска, эшкә илһамландыра белергә... Җитәкче булсаң да, ир кеше булып калырга кирәк.  

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?  

– Хәзер бөтен нәрсә дә буталып бетте. Ир-ат ролен үтәүче хатын-кызлар да күп, хатын-кыз ролендә яшәүче ирләр дә. Кызганыч...  

Хатын-кыз исә – татар халкының төп байлыгы ул. Бренды! Бөтен чорда да тыйнаклыгы, гыйлеме, зирәклеге белән аерылып торган. Әти ягыннан әбием, ире сугышта үлеп, бик яшьли тол калган. Кабат кияүгә чыкмаган, дүрт баласын берүзе тәрбияләп үстергән, көне-төне эшләгән дә эшләгән.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Җавапны озак уйладым, әмма мондый очракны искә төшерә алмадым... Мин аңламый калган ситуацияләр булмады әле. Әйе, хатын-кыз шоппингка йөрергә, йорт-җирне гел үзгәртеп торырга ярата, көтелмәгән адымнар да ясап куя. Хатыныма, кызларыма, әнигә дә кагыла болар. Анализлап, бөтенесенә нәтиҗә чыгарып барам. Мин бит журналист. Кешеләрне, ситуацияләрне күзәтү – безнең тормыш рәвеше ул. Күз алдыннан инде күпме язмышлар үтте! Хәер, кем белә, берәр кайчан мин аңламаган хәл килеп чыгуы да бар анысы.  

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный.  

– Яшьлек белән хатын белән ярышырга тырышкан, киреләнгән чаклар да булгандыр. Хәзер, нәрсә генә булса да, кулымны күтәрәм дә: «Мин гаепле», – дим. Һәм бу мине соңгы вакытта бик коткара. Гаилә дигән олы юлга чыгуга, без, ир-атлар, бөтен хатаны үз өстебезгә алырга тиешбез. Гаепле булмасак да... Чын ир-егет шулай эшли. Яши-яши шундый фикергә килдем әле.  

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора.  

– Тормыш бит – төрле хәл булырга мөмкин. Эштән бик алҗып кайтса, Ләйсән миңа алдан хәбәр итә: «Ашарга пешермәгән әле», – ди. Авылдан яшьли чыгып китеп, тулай торакта яшәдем – ашарга үзем дә пешерә беләм, алдыма китереп куйганнарын көтеп утыручылардан түгел. Икенчедән, пиццага да заказ бирә алам. Каядыр барып та ашап кайта алабыз – Казанда бүген андый мөмкинлекләр күп. Соңгы елда, әнисе өлгермәгәндә, ашарга кызым әзерли. Монысы – горурлык! Ул пешергән – ике тапкыр тәмлерәк!  

Шөкер, хатыныма яхшы әни тәрбиясе эләккән. Бәлеше, өчпочмагы телне йотарлык. Ипине үзе сала. Кирәк булса, чәкчәк тә ясый. Ул яктан мин бәхетле... Ләкин хатын-кызны ашарга пешерүче итеп кенә кабул итәргә ярамый. Аңа атнасына 1-2 көн ял да бирергә кирәк. Мин шуңа күрә аның күңелен күрергә, каядыр алып чыгарга тырышам. Әйткәнемчә, бездә хәзер хәләл кафе-рестораннар җитәрлек.  

Хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез? 

– Ир кешегә җиңел: чалбар, күлмәк кия дә, чыгып китә, ә хатын-кыз гел матур күренергә тиеш шул – ул һәр нәрсәне уйлап сайлый. Яулыгын, күлмәген... Ләйсән күптән яулык бәйли, ул дини гаиләдә үскән. Без намазны бер вакытта укый башладык. Аның диндә булуы, икебез бер мохитта яшәү, шул мохитка балаларны тартып кертүебез – минем өчен зур бәхет. Ире дингә кереп, хатыны килмәсә, бу гаиләдә проблемага әйләнергә, каршылыклар туарга, картая башлагач, аралар бөтенләй бозылырга да мөмкин.  

Әйе, элек хатын соңга кала иде, хәзер менә олы кызым үсеп җитте. Бергә кая гына барырга җыенсак та, Зөһрәне көтәбез хәзер. Кызлар киенергә ярата! Тик бу минем өчен шатлык кына. Аның әзер булып килеп чыгуын һәрвакыт кызыксынып көтәм: бу юлы нинди кием сайлады икән? Тормышта һәр мизгелнең үз шатлыгы бар...  

 – Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  

– Шул гомер бергә яшәгәч, миңа ни ошаганын яки ошамаганын, нәрсә кирәген яки кирәкмәгәнен ул инде яхшы белә: безнең арада күптән сер калмады. Аңа бүләк сайлаганда, йорт кирәк-ярагы, савыт-саба алмаска кирәген генә үзем дә чамалыйм. Иң яхшысы – колак алкасы, йөзек, чәчәкләр... Кая гына командировкага барсам да, хатыныма, кызларыма бүләксез кайткан юк. Кызларга бүләк сайлау – әти кеше өчен бигрәк тә сөенеч. Алар бит минем мәхәббәттә коенып үсәргә тиеш.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик дерес, бик акыллы сузлэр. Кубрэк булса икэн шундый матур гаилэлэр.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чын ир кеше. Сокландырды!

      Хәзер укыйлар