Логотип
Пар алма

«Минем өчен ул – укылмаган китап...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 
 
Шәфәгать САЛИХОВ, танылган баянчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
гаилә стажы – 38 ел;
уллары Рәзил, Рубин, 
кызлары Айгөл, Миләүшә. 
 
Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
Төрле вакытта төрлечә буладыр. Кайчакта, чыннан да, башта буй-сынына игътибар итәсең. Үзем музыкант кеше буларак, хатын-кызның тавышына да игътибар итми кала алмыйм. Аралашып, сөйләшеп киткәч, ул инде миндә шәхес буларак симпатия уятырга мөмкин. Мин үзем һәрбер хатын-кызның матур бер үзенчәлеге (русларда шундый сүз бар бит – изюминка, диләр) була дип саныйм. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була, дип уйлыйсыз? 
Хатын-кызны гафу итәргә? Бу сорау үзе үк урынсыз кебек. Мин үзем дә фәрештә түгел бит. Гаилә – үзенә күрә бер дәүләт инде ул. Шул дәүләтнең татулыгы, ныклыгы тулысынча хатын-кыздан тора. Шуннан соң гафу итикме-юкмы, дип торып буламыни инде аларны?! Булсыннар гына инде алар безнең тормышта!

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?
Белмим... Башкалар бу сорауга: «Хыянәтне гафу итмәс идем», – дип җавап бирерләр иде, бәлки. Ә мин алай дип тә әйтә алмыйм. Чөнки хыянәтне күз алдыма да китерәсем килми минем. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
Миңа калса, хатынымда бу сыйфатларның икесе дә бар. Мин, мисал өчен, пессимист кеше. Лариса, киресенчә, оптимист. Күңелемне күтәреп, булдырасың бит син аны, дип, нинди эшкә тотынсам да, илһамландырып торучы ул. Югыйсә 55 яшем тулып киткәч, өй салырга тотына алыр идеммени мин? Ул бит зур акчаларга түгел, энтузиазмга, хатынымның ышанычына ышанып кына башланган эш. 
Безнең менә барысы бергә дүрт бала. Олыларының инде үз гаиләләре бар, оныклар үсеп килә. Бәйрәмнәрдә, Аллага шөкер, барыбыз бергә җыелабыз. Менә шул чакларда безнең өч бүлмәле фатирда «кая утырыйм» дип түгел, «кайда басып торыйм» дип уйларга туры килә. 
Балаларның төп йорты, барысын бергә туплап тора торган нигез булырга тиеш. Әле менә күптән түгел шунда минем туган көнне бәйрәм иттек. Йорт үзе төзелеп бетмәгән, әмма түбәсе ябылган, тәрәзәләре куелган... Дуслар җыелды... Дуслар дигәннән, композитор Илгиз Закиров белән без Чаллыда гомер буе бер йортта яшәдек, инде менә рәттән йорт та салып ятабыз.  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
Дус та була ала гына түгел, дус булырга тиеш тә! Ир белән хатын дус булмый, икесе бергә план кормый икән, тормышлары да барып чыкмыйдыр дип уйлыйм. Бала хакына дип кенә бергә яшәгән парларны да беләм. Әмма алай яшәү... яшәүмени инде ул? 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме? 
Әлбәттә, хәтерлим. Йөргән егете юк вакытны көтеп тордым да: «Әйдә, өйләнешәбез!» – дидем. Ул ярты елдан ризалык бирде. Ә мин ярты ел сабыр гына көттем. Чөнки риза булачагын белә идем... Лариса миннән егерме яшькә яшьрәк ул. Дөрес, хәзер инде без яшь аермасын сизмибез дә. Аңа минем – җитдилек, миңа аның яшьлеге йокты бугай...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?
Дөрес, тик максатчан төстә түгел, интуиция буенча шулай килеп чыга, күрәсең. Менә мин хәзер, Лариса белән ничә еллар яшәгәннән соң гына игътибар итәм – йөрешләренә кадәр гел әнинеке! Әни дә безнең бик тыныч, ипле кеше иде, мәрхүмә. Әти тальян тартып, җырлап-күңел ачып Сабантуйларда йөрергә ярата иде. Әни аның бу гадәтенә беркайчан да каршы төшмәде. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?
Дөресен әйткәндә, Ларисаның беркайчан да: «Кайчан акча алып кайтасың?» – дип сораганы, «Айга ничә сум акча эшлисең икән?» – дип санаганы булмады. Безнең бит төгәл хезмәт хакы юк: мәдәни чаралар кайвакытта күбрәк була, кайвакытта азрак. Ул үзе педагогика көллиятендә эшли – эшләмәсә дә бер сүз әйтмәс идем. Безнең акчага мөнәсәбәт нәкъ бертөсле: булса – сөенәбез, булмаса – көенмибез. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Белдерә алса, бик әйбәт булыр иде әле ул. Ир-ат рәхмәт кенә әйтер иде, дип уйлыйм. Югыйсә без өйләнәбез, дип йөргән булабыз инде, чынбарлыкта, барыбер без хатын-кызларны түгел, алар безне сайлый бит.  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
Йөз-кыяфәттер инде, мөгаен. Эчкече йә наркоман түгелме – үзеңә пар сайлаганда болар да бик мөһим... Тик гашыйк булу шундый нәрсә бит әле ул – яраткан кешеңнең җитешмәгән якларын күрмәскә дә мөмкинсең. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез?
Дөресен генә әйткәндә, көтмим... Безнең яшьтә яхшырак булып күренергә тырышуның да мәгънәсе юктыр. Хатыным бөтен кимчелекләремне һәм уңай якларымны белә минем. Ярдәмчел икәнемне белә: дуслар, туганнар ярдәм сорап шалтыратса, төн уртасында торып чыгып китәм. Хуҗалык эшләрендә «почти бесполезный» икәнемне дә белә: өйдә лампочка да алыштырганым юк минем. Лариса үзе кибеттән отверткалар карап-сайлап алып йөри. Ә тәрбия эшенә өлешем керәдер дип уйлыйм. Юкса балалар хөрмәт итмәсләр иде бит...

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?
Үзе йомшак кешене куркытадыр да, бәлки. Әмма чибәр һәм көчле генә түгел, акыллы да хатын-кыз хәтта йомшак ир-атны да эзгә бастырырга сәләтледер. Ирне ир иткән дә хатын, юк иткән дә хатын дигән сүз юктан гына чыкмаган бит ул. Ниндидер мәҗлестә утырабыз, безнең бер министр сөйли: «Мин эштә йөргән булам инде зур кеше булып, ну безнең өйдә хатын – министр», – ди. Чынлап та шулай ул...

Ир-ат һәм хатын-кыз логикасы дигән төшенчә бар. Алар сезнеңчә бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? 
Мин алай кистереп әйтә алмыйм. Менә безнең үзебездә, мисал өчен, мин эмоциональ кеше, хатыным исә бер-ике адым алданрак, төптәнрәк уйлый торган. Минем үземнән, мәсәлән, эшмәкәр беркайчан да чыкмас иде, чөнки кешеләргә артык ышанам, ә хатынның бизнес белән шөгыльләнгәне булды һәм уңышлы гына.... Мин хәзер, беләсезме, ничек уйлыйм? Бергә яши башлагач та, гаиләдә кемнең стратег (аек акыллы, реаль фикер йөртүче) булуын ачыкларга тырышып карарга кирәктер ул. Шулай эшләгәндә, күп хаталар ясалмый калыр иде.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
Нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен аңламый калганым юктыр да, бәлки. Әмма Ларисаның кайчан чынлап, кайчан уйнап сөйләшкәнен аңлап бетереп булмый аның. Минем өчен ул – укылмаган китап, әйтерсең лә, әле яңа рәсемнәрен генә карап чыкканмын.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?
Дөнья булгач, бәхәсләр дә килеп чыга, билгеле, тик хатын шаулаганда,  эндәшмим. Талашып та булмый бит синең белән рәхәтләнеп ди ул. Илфат Әскәровның бер мәзәге бар: «Хатын-кыз башта сиңа каршы сөйли, аннан соң үзенә каршы сөйли башлый», – ди ул. Шуның өчен иң яхшысы – аларның кайнап суынганын көтүең. Безнең әти, мәрхүм, әйтә торган иде: «Хатын-кыз күп вакытта хаклы да булмас, тик син аны рәнҗетмә», – ди иде. Әтинең сүзләрен беркайчан да истән чыгармадым.  

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
Бердән, бездә андый хәлнең булганы юк бугай. Икенчедән, мин ашауга бик талымлы кеше түгел: чәйгә дә ризамын. Аннары, гадәттә, эштән бик соң да кайтырга туры килә бит инде безгә. Төн уртасында ашау кайгысы булмый. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
Минем хатынны алай сәгатьләр буе көткәнем юк – ул регламентны бозмый. Бердән, бизәнми – чөнки бизәнмәсә дә, матур. Икенчедән, соңга калырга үзе үк яратмый. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез кабул итеп алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
Хатыным миңа ошамастай бүләк бирә алмый, чөнки нәрсә кирәген үземнән дә яхшырак белә. Бөтен кием-салымны болай да ул ала бит инде миңа. Үзем генә алып кайтсам – кибеттә чакта ошый, кайтуга ошамый башлый. Дөресен әйткәндә, ашамлыклар кибетенә дә исемлек тотып йөрим мин. 
Бүләк, дигәннән – ул үзенә гөл бүләк иткәнне ярата. Чәчәк урынына – гөл. «Чәчәк үлә ул, – ди, – ә гөл үсә...» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар