Логотип
Пар алма

​Мин хуҗабикәне сайлыйм


Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

Зөлфәт ЗИННУРОВ, шоумен; 

гаилә стажы – 8 ел;  

балалары – Зәлия (7 яшь), Зифа (2 яшь 4 ай).
 

 

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Нигәдер күзләренә. Һәм нигәдер күбрәк яшел күзлеләргә. Алар серлерәк кебек тоела иде миңа. Шуларга гашыйк чаклар да булды. Ә үзем зәңгәр күзлегә өйләндем. Аның каравы, кызымның күзләре яшькелт. «Мин элек куркып йөргән күзләр синдә хәзер», – дим аңа... Күзләрдән соң иренгә игътибар итәм. Ирене нәзек икән, ул миңа усал кебек тоела. Нигә шулай уйлыйм, анысын белмим.  

Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

– Мин үзем әйткән сүземдә тора торган кеше һәм башкалардан да шуны таләп итәм. Әйттем икән, кырыкка ярылсам да, эшләргә тырышам. Булдыра алмыйм икән, вәгъдә бирмим. Шуңа күрә дә үз сүзендә тормаган, алдалаган хатын-кызны кичерә алмас идем. Әйттем әйтүен дә... Тик хатын-кызның алдаганын кайдан беләсең соң? Әгәр берәр ир-ат: «Мин хатын-кызның алдашканын шунда ук сизәм», – дип уйлый икән, җүләр ул. Белә алмыйбыз без аны, чөнки хатын-кызның һәр сүзен дөреслек дип кабул итәбез.  


Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

– Икенчесен – хуҗабикәне сайлыйм. Өй – ул ир-атның кайтасы килгән урыны булырга тиеш. Мин үзем бик вак кеше. Үземне шулай дип саныйм. Әни дә шулай ди, сеңелкәш тә. Хатын да әйткәли. Ләкин Гөлназга тел-теш тидерә алмыйм: ул бик чиста, пөхтә. Әмма өй ялт итеп торса да, хатының төксе булса, гел кирегә сукаласа, бусаганы атлап керәсе килмидер. Дөрес, түзеп яшәргә була, ләкин аның да чамасы бар. Бер танышымны хатыны гел кимсетә иде кеше алдында. Гаепне табып кына тора: «Ипи валчыгын коймыйча ашый да белмисең», «авызыңны чапылдатма», «тик кенә утыр»... Иренең каршы дәшкәнен хәтерләмим. 20 ел бергә торганнан соң, өеннән чыкты да китте шул ир. Каршы яктагы ялгыз хатынга барып керде. Хатыны терсәген бик тешли, ләкин ире юк, кайтмый. «20 ел яшәгән хатынын ташлап чыгып китте», – дип язганны укуга, кемдер «кабахәт», «оятсыз», дип, ирне сүгә башлагандыр. Ир-атның да сабырлыгы бер тула шул...  



Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  

– Бер өлкәдә эшләсәләр, була аладыр. Безнең алай түгел. Утырып, нәрсәдер турында киңәшләшеп сөйләшә алмыйбыз. Мин сөйләшә алмыйм! Кыза башлыйм. Мин эшләгән иҗат дөньясын ул аңламый. Кызыксынуларыбыз да төрле. Гаилә, балалар, аларны тәрбияләү, үстерүдән кала. Ә нәрсәдер сөйләшеп утыру... Үз йортыбыз белән торабыз менә. Төзелештән әле туктаган юк. Әмма аның буенча да бер-беребезгә гел каршы киләбез. Койма мәсьәләсен генә алыйк. Ул безнең авырткан урын... Өй бар, койма юк минем! Ничә ел хатын: «Койма кирәк!» – дип теңкәне корыта. Корып куя алам мин аны, тик вакытлыча дигән әйбер мәңгелек булачак – аны да беләм. Миңа гомерлек кирәк! Җирне тигезләргә, ландшафтны көйләргә – алгы яктагы коймаң белән арттагысы бертигез булырга тиеш. Нечкәлекләре бик күп! Башта гараж салырга, шул гаражга карап, койма баганаларының арасын билгеләргә... Каядыр киң, ә каядыр таррак булса, ул шунда ук күзгә ташланачак. Ваннада кире ягы белән ябыштырылган бер плитка бар: кергән саен күзем шуңа төшә. Башкалар күрми дә, ә мин: «Нигә болай калды?» – һаман үртәләм. Мин – перфекционист. Чир бу! Ашарга утыргач, тәлинкәне дә рәсемле ягы белән үземә борып куям.  

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  

– Дөресен әйткәндә, тәкъдимне Гөлназ үзе ясады. Болай сөйләгәнне яратып бетерми инде ул. Өйләнергә уемда да юк иде әле... Ничек таныштыкмы? Интернеттан! Миңа Вконтактеда язды ул. Чаллыда бер туй алып барганмын. Ә ул анда егете белән кунак булып килгән булган. Мин, әлбәттә, хәтерләмим. Озакламый алар егете белән ташлашканнар. «Шундый чибәр егет, һаман өйләнмәгәнмени?» – дип язды ул миңа март аенда. «Юк әле», – дип җавап бирдем дә бетердем. Ә ул миңа һаман яза да яза... «Кем соң бу?» – дип кереп карадым. Чаллыныкы икән. «Мин дә Чаллыда әле, дусларда грипп белән авырып ятам», – дим. «Ә мин Казанда шул», – ди бу. «Ярый, алайса, Казанда булганда бер күрешербез», – дидем. Шулай аралашуга нокта куелыр дип уйлаган идем. Ә ул һаман яза: «Кайчан күрешәбез?» – ди. Кара, нинди әрсез кыз булды соң бу дим. «Ярый, күрешеп карыйк», – дим. Икәү дискотекага бардык. Кайтканда сүз әллә кайдан шул темага күчте дә: «Миңа малай алып кайтыр идеңме?» – дип сорадым. «Алып кайтам!» – ди. Минем эчтә нидер «кылт» итте. Малаен күргән юк әле кәнишне... Йөреп киттек. Җәй көне аның укуы тәмамланды. Юллама белән Чаллыга кайтырга, шунда бер ел интернатура үтәргә тиеш иде. Әти-әнисе клиникада урын табып куйган, көтәләр. Очрашкан саен күз яшьләре белән елый бу. «Нигә елыйсың?» – дим. «Китәм бит», – ди. «Бер елдан кире киләсең ич», – дим. «Китсәм, безнең аралар өзеләчәк. Белеп торам, анда кадәр минем арттан килеп йөрмәячәксең», – ди. «Соң нишлим алайса?» – дим. «Бер чыгу юлы бар», – дип, атсыз бармагын күрсәтте. Никах балдагы кия торган бармагын... Чәчәкләр күтәреп, ниләрдер оештырып, сюрпризлар ясап йөрүче түгел инде мин. Бер куплет шигырь генә укыдым: «Бир кулыңны, сандугач, / Үземә булсаң гына. / Бер чәчәктән бер чәчәккә / Кунмаслык булсаң гына. Тәкъдим ясау шул булды... 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?  

– Шулайрак булды, ахрысы. Минем әни корырак, кырысрак, хатын да шундый. Икесе дә сулагай. Икесенең дә эшләре тешләр белән бәйле: әни – теш технигы, хатын – теш табибы. Тәкъдим ясауга болар да тәэсир иткәндер. Андый әйбергә ышанмасам да: «Ә бәлки язмыштыр» дип тә уйлыйм.... Ул елны әти мәрхүм булды. Үләренә бер ай кала ул миңа: «Улым, булды-җитте, өйлән, яшең бара, үземнән уздырган кешене болай да яратмыйм», – дигән иде. Әти 27 яшь тулгач өйләнгән. Ә миңа 28 тулырга бер ай калган иде инде.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

– Моны нормаль күренеш дип саныйм. Ләкин... хатын-кыз талап тормаса гына. Ә хатын-кызның андый гадәте бар – талашканда әйтеп куя кайчак. «Шушы хатын белән яшиммени?!» – дип аптырап китәсең... Әмма мондый хәлгә калырга Ходай язмасын. Мин шунда ук депрессиягә биреләчәкмен. Үземне чын ир-ат дип санап йөрим бит. Ничек инде миннән күбрәк акча эшлиләр ди? Күбрәк булса ярар әле, ә җитмәсә? Гаиләне нәрсәдер белән тәэмин итә алмаудан Алла сакласын!  

Яшьрәк вакытта хатынның: «Син миңа акча бирмисең», – дигәләгәне булды. Гарьләндерә иде шул сүз. Азык-төлекне алып кайтып торасың, киемне бергә чыгып аласың, бөтен акчаң йортка, төзелешкә кереп барганын белә... Әнинең дә әтигә шулай әйткәнен ишеткән бар иде. Хатын-кыз ничек күз алдына китерә икән «акча алып кайтып бирү»не? Төргәк-төргәк кайтарып салу дипме? Минем хатын квартплатаның нәрсә икәнен дә, аны ничек түлисен дә белми. Ут, су, газ, җир, машина налогы, техосмотр... Барысы да минем өстә. Боларны санау хәзер, бәлки, ваклык булып та тоелыр. Әмма журнал укучылар арасында кайбер хатын-кызлар, бәлки, уйланып куяр, дип махсус әйтәм. «Карале, мин дә бит канат астында яшим икән. Иремне юкка талыйм бугай... Туктале, бүген кайтышына берәр тәмле нәрсә пешерим», дияр.  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Юмор хиседер. Миңа нигәдер шулай тоела. Җор теллелек! Тик хатын-кыз янында зыр-зыр әйләнеп торган төче телле ир-атлар керми моңа. Бүгенге тормышта, барысын мәзәккә борып, хатын-кызны көлдерә алу зур бер сәләттер ул. Әмма минем үземдә сарказм көчлерәк. Матур итеп төрттерә белергә дә кирәк бит. Олы кыз да миннән калышмый.  



Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез? 

– Читләрдән андый игътибар көтмим инде. Ә өйдә ярату сүзләрен берәү дә гел әйтеп тормыйдыр. Мин үзем андыйларны белмим. Кеше алдында кыланганнар бар, билгеле... Бездә «алмам, җимешем, хөрмәм, матурым» дигән сүзләр юк. Әмма хатынның ихласлыгы тышка бәреп чыккан чаклар була. Туган көннәрдә сүз әйткәндә елый башлый ул. Ихлас булганда гына күңел тула бит... Менә тагын туган көн җитә әле. Быел ниләр ишетермен? Бер ел эчендә хисләре үзгәрмәгәндер шәт.  

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр.  

– Әйе, шулай. Чибәр хатын-кыздан барыбер куркасың. Синең күз төшкәнне башкаларныкы төшмәсме?! Үземнең дә хатын чибәр анысы... Көчле хатын-кыз янында сиңа аннан икеләтә-өчләтә көчлерәк булу таләп ителә. Авыргарак туры киләчәк... Миңа көчсезрәк, кыска буйлырак кызлар ошый. Куенга сыя торган... Андыйларны яклыйсы, саклыйсы килә.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Ир-ат өйдә генә утырса, сүнә ул. Дус-ишләр белән очрашу, аралашу өчен ир-атка иң рәхәт урын – гараж яки мунча. Утырырга урыны да булмаган салкын гаражда сәгатьләр буе басып сөйләшеп тора алабыз. Тормыш турында инде. И-и, сүз бетәме... Шөреп күреп, шуннан да әллә кайларга кереп китә алабыз. Ир-атка күпмедер дәрәҗәдә ирек, бәйсезлек бирү кирәк аңа. Хатын-кыз шуны аңламый.. Ә мин менә нәрсәне аңламыйм. Дус кызы белән очрашалар да каш буйыйлар. «Нәрсәгә дип буйыйсыз?» – дим. Миңа ошамый! Хатын-кыз: «Ирем өчен бизәнәм», – дигән була. Көт син! Ире өчен киенми дә, бизәнми дә ул. Дус кызларыннан калышмаска дип кенә тырыша.  

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный.  

– Нәкъ шулай! Ул гел үзен хаклы дип белә. Дөрес, мин дә үземне хаклы дип саныйм. Чынлыкта, шулай булып чыга да... Әйткәләшеп карыйсың да, аннан кул селтисең инде. Хатыны белән 50 ел гомер иткән бер бабайдан: «Бу вакыт эчендә төрле хәлләр булгандыр, ачуланышканда нишли идегез?» – дип сораганнар. «Әбиегез тузына башлауга, урамга чыгып китә идем дә, суынгач кына керә идем», – дигән. «Кара ничек әйбәт уйлап тапкансыз, бөтен кеше шулай эшләсә, бер гаиләдә дә тавыш булмаячак», – дигәч, ул: «Белмим, киңәш итә алмыйм, 50 елның 25 елы урамда узды», – дигән... Мин дә шулай, чыгып китәм дә, суынгач керәм. Яки подвалга төшәм дә, сузылып ятып, телевизор карыйм. Тик артымнан балалар төшеп җитә. «Тыныч кына ятмасын әле», – дип, әниләре җибәрә. Мәкер бар инде ул хатын-кызда.  

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез? 

– Чыгып китмим – кафелар бездән ерак. Шәһәрдә торсак, каядыр барып ашап кайтырга буладыр инде ул. Димәк, үземә кала... Танышлар арасында йомырканы да дөрес кыздыра белмәүчеләр барын белеп аптырап киткәнем бар. Мин пешерәм анысы. Гел түгел, әмма сирәк булса да пешерәм. (Боларны укыгач хатын: «Кайдан пешерә торган кеше килгән?!» – диячәк инде.) Итле ризыклар минеке инде. Каз, сөягеннән аерылып торырлык итеп сарык ите...  

 Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан...  

– Иң ачуны китергән нәрсә бу! Сабага яки Чаллыга җыенабыз ди... «Шул вакытта китәбез», – дип алдан әйтеп куям. Балаларны алып чыгам. Колясканы, сумкаларны урнаштырам. Без инде әллә кайчан машинада утырабыз. Ә ул юк! Нишли ул анда?! Аннары тавыш чыга инде... 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?   

– Бүләк еш алышмыйбыз. «Бүген беренче тапкыр үбешкән көнебез, мә, сиңа бүләк» – диюләр юк бездә. 8 Мартка, туган көненә чәчәксез кайтмыйм. Ике-өч көндә сулачак ул гөлләргә бер мең тәңкә акча әрәм инде. Аның үзенең дә ул бәйләмнәргә исе китми, әмма алмасам: «Туган көнгә чәчәк тә бирмәдең», – диячәк. Хатын-кыз шундый ул... «Чәчәге матур идеме?» – дип сорап торучы дус кызлары да бар бит әле.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ойдэгене чыгарып селкеп тэ курсэткэн Золфэт, вакчыл икэн шул, уз-узенэ дэ гашыйк. Мескен Голназ. Бер эйбер генэ ошады: куп хатын-кызларнын дус кызларыннан калышмаска тырышып яшэвен курэ белэ икэн!))) Мин дэ андый "ярышулар"га каршы, э ир-атта ул бигук юк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ничек бар шулай эйткэн, молодец тэчелэнеп эллэ нилэр сэйлэп кеше алдап утырмый. Гади , эчкерсез

      • аватар Без имени

        0

        0

        Артыгын сойли башлады бу ирлэр. Ни ашаганын, ничек хатыны бн йоклаганын. Килешми

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик кызыксынып хэм рэхэтлэнеп укыдым бу язманы! Золфэтне белэм, кешелекле, акыллы, туры Кеше! Тормыш иптэше белэн пар килгэннэр! Куп гаилэлэр шулай яши, гел доресен сойлэгэн Золфэт! Мактанмаган да, турысын эйткэн.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Мин укыдым да Золфэт чын ир- ат дигэн фикердэ калдым. Точелек юк, чынбарлык бит..

            Хәзер укыйлар