Логотип
Пар алма

​Меңнән берәү – бердәнбер

Фотосурәтләргә бер күз салуга сүзнең Г. Камал исемендәге театр артисты Шамил Бариев һәм аның хәләл җефете Гөлфия турында баруын аңлагансыздыр.
Бүген без сезгә студент Шамилнең сөйгәненә язган хатларыннан кайбер өзекләр тәкъдим итәбез. Аны якыннан белүчеләр бу юллар артында артист Шамилнең холкын, уй-фикерләрен, дөньяга карашын да танымый, күрми калмаслар.

Аларны җыр очраштыра. Дөресрәге, Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәният сараенда эшләп килүче хор. Юк, алай да түгел, хорда йөр­гәндә алар әле танышалар гына. Гап-гади танышлар гына булалар. Һәр­хәлдә, шулай тоелалар.

Читләргә генә түгел, хәтта үз-үзләренә дә. Әмма… очкын булмаса, ялкын кабынмас иде! Күкләрдә барысы да әллә кайчан хәл ителеп куйгач, җирдә кылынмый калган эш бармы?! Әлбәттә, аңлаша­лар! Тик башка гашыйклар кебек бер-берсенең күзләренә генә карап тора алмыйлар: берсе – Казанда, икенчесе – Ленинградта. Уртак хисләрне ике арада йөрүче хатлар сөйли. Аннан җаннарда җиһанның үзе кадәрле үк сагыну туа…

«Гашыйклык – хыялый хис, кавышканга кадәр матур сүзләрне кем дә әйтә», – дияр кайберәүләр. Артист кеше белән яшәү җиңел түгел. Дө­рес­рәге, авыр, бик авыр. 

Ә Гөлфия түзем, сабыр, акыллы хатын булып чыга. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган кызның җырчы булып китәргә бөтен мөмкинлеге булса да, ул үзен артист ире янында икенче планга, арткарак куя. Ул – ир хатыны, бала анасы. Һәм Шамиле аңа боларның барысы өчен дә мең рәхмәтле. (Соңгы өч хатның даталарына игътибар итегез, аларын инде Шамил ничә ел бергә гомер итәргә өлгергән хатынына яза. Ә хисләр – шул ук.)

Мәхәббәт кайчак гомерләрнең үзен­нән күпкә озынрак. Гөлфия, вакытсыз вафат булган Шамилен мәңгелеккә озаткач, кызы Айгөлгә: «Мин нәкъ әтиең кебек кешене таба алмам инде», – ди. Ансыз дөньяның ни мәгънәсе бар?! Шамилен­нән соң ул нибары дүрт ел, кызын кияүгә биргәнче – ышанычлы кулларга тапшырганчы гына яши…

Саклый, кадерли белгәндә хатларның да гомере озын. Алар инде үз язмышлары белән яшиләр. Бүген бу хатлар матбугатка беренче тапкыр тәкъдим ителә.


«Гөлфия!
Хатыңны кичә алдым. Кәефем бик начар иде кичә, җитмәсә, кар яуды, кояш югалды. Бүген иртән салкын булса да, хәзер җылытты, кояш чыкты, кар эри, гомумән, яз икәне беленә башлады. Инде менә дүртенче ел яз килгәнен Ленинградта каршы алам. Казан язы – туган як язы сагындырды.
Премьерабыз әйбәт кенә үтеп китте. Казаннан Рәшидә апа (Җи­һаншина) гына килгән иде, аңа да ошады. 

Без торган җирдә Фин култыгы рәттән генә. Яхшы көннәрдә чыгып йөргәләп керәбез анда. Менә шундый «йөреп керүләргә», кино, спек­-такльләр карауга бирелеп, имтихан турында уйлаганым да юк. Менә, Гөлфия, сиңа тере мисал, үрнәк алма син мондый мисаллардан! Ихтыяр көчеңне ныграк үстерергә тырыш. Тормышта ихтыяр көче төп роль уйный бит ул, шуның аркасында гына түзәсең, тырышасың, биеклеккә менәсең. Безнең бер укытучы болай ди: «Кеше дөньяга килүгә, аны урап алган барлык әй­-бер аңа каршы баса, аны юкка чыгару өчен тырыша. Һәм кеше шуңа тууга ук яшәү өчен көрәшә башлый да инде». Мин бу сүзләр белән килешәм. Синең уңышларны укып шатланам. Радиог­а языла алмавыңа бик кайгырма, әле син яшь бит, бер дә, мең дә язылырсың.
Шамил. 1 март 1971 ел.»

«Ленинград. 10.IX.71.
Гөлфия, исәнме? Хатыңны алдым, рәхмәт. Дөресен генә әйткән­дә – аптырамадым, көтә идем син­-нән хат. Үземнең хәлләр әйбәт. Баштанаяк дип әйтерлек укуга чумдык. Мастерстводан шул спектакль өстендә эшлибез, син белә­сең бугай инде? Вокалдан «Тик өметемне өзмә генә»не җырламак­чы идем дә, ноталары юк. Карале, Гөлфия, сиңа бер үтенечем бар: ул җырның ноталары чыкса, җибәр әле, ярыймы?
Гөлфия, мин менә күптәннән инде синең теге вакыт В.га әйткән сүзләрең өстендә уйланып йөрим. Син аңа ул вакытта: «У него большое будущее, оставь его», – дип әйткән булгансың. Чынлап та, син мине аның белән «олы киләчәгем» өчен араны өзгән дип уйлыйсыңмы? Гомумән, син миңа «артистларга» караган кебек карыйсың бугай, шулаймы? Дөресен генә әйт әле: ничек карыйсың син миңа?»

«Ленинград. 5.X.71.
Бүген көн бик салкын, көчле җил, яңгыр ява. Кәеф иртәдән начар иде – мондый көннәрне мин яратмыйм, эч пошыра торган көннәр. Шуңа күрә, синнән хат алып, икеләтә шатландым. Минем өчен «туган яктан искән җылы җил» бу.

Ну, укулар ничек? Әле туйдыра башламадылармы? Минемчә, юк, шулай бит, син үз юлыңны бик дөрес сайла­гансың. Син бит музыканы яратасың, ә яраткан әйбердән кеше бервакытта да баш тартмый ул. Мин бит үзем дә (син дә аны беләсең инде) музыканы бик яратам. Кечке­нәдән җырчы булырга хыялланган идем, ә менә бу юл белән киттем. Мин моңа, әлбәттә, үкенмим, чөнки минем сәхнәгә булган омтылышым барыбер тормышка аша бит. Ә җырсыз монда да булмый.»

«13.X.71.
Иртәдән бирле тешем сызлый иде, аптекага барып, дару алдым да, почтага кердем. Анда менә синең хатыңны бирделәр. Хәзер теш сызлавы басылды, менә «читалка»да утырам һәм сиңа җавап язам. Институттагы эшләрең дә җай гына бара икән. Син, дирижировать итәргә 5 җыр бирделәр дигәч, кызык булып китте. Ничег­рәк икән син дирижерлык иткәндә?
Дворецта ниләр бар? «Зур концерт» зур уңышларга ирештеме, ничек кабул иттеләр? Нинди җыр­лар җырладың? Рәйханәгә, мине белгәннәргә сәлам әйт, ярыймы.»

«30.11.71.
Гөлфия, исәнме! Хатыңны һәм дә ки фотоңны алдым, рәхмәт. Бик мөлаем чыккансың сурәттә, бик хуп. Аягыңны авырттырган булган­сың икән, анысы менә начар булган. Ну, кайгырма, туеңа чаклы төзәлер! 
Татар театрына йөрисең икән, анысы бик куанычлы, чөнки татар кешесе үз театрына йөрмәсә, аны, минемчә, чын милләт кешесе дип, әйтеп булмый. Ә сәнгать кешесен инде, бигрәк тә!
Экзаменнарга хәзерләнә башла­дыңмы әле? Бер дә курыкма. Син укымыйча бар­маячак­сың, ә укысаң, һичшиксез, бирәчәксең. Бу имтиханнардан соң син чын беренче курс студенткасы буласың инде.»

«25.01.72
Менә мин Ленинградка да килеп җиттем. Тулай торакта беркем юк иде, институтка киттем. Анда репетиция ахырына якынлашып килә иде инде. 

«Терелдеңме инде?», «Каты авырдыңмы?» – диләр. Мин: «Аллага шөкер, терелдем инде», – дип җавап бирүдән башка берни дә уйлап тапмадым.

Ә, бик кызык хәбәр ишеттем монда килгәч: «Мин өйләнгәнмен икән!» Кызлар минем соңга калуымны шулай аңлатканнар. Менә шундый хәлләр.

Кысып-кысып кочаклыйм, күбәләгем! (шулай әйткәнгә ачуланмый­сыңдыр бит?) Җавап көтәм!»

«25 февраль, 1972 ел.
Гөлфия, хатыңны күптән алган булсам да, җавап яза алмый йөри идем, гафу ит. «Вакыт булмады», – дип акланмыйм, чөнки мин ул сүзгә ышанмыйм. Вакытны һәрвакыт табарга була. Ә нигә язмый тордым? Синең бу хатың мине уйландырды. Мин бит сиңа ышанырга телим. Минемчә, ышаныч – иң мөһим нәрсә.

Яңа гына «генералка»дан кайттым, берсекөнгә спектакльне кафедра кабул итә. Әлбәттә, бик дулкынланабыз. Шуның өстенә, Казаннан да киләчәкләр. Монда­гылар никадәр генә карамасын, эшләргә Казанга кайтачакбыз бит, алар алдында сынатасы килми!

Сиңа хат язып утырам, тыныч, йоклыйлар. Алдымда – Зөлфәт шигырьләре. Никадәр тирән мәгънәле, эчтәлекле шигырьләр! Минемчә, Зөлфәт күңелнең иң нечкә почмакларына үтеп кереп, андагы серләрне, хисләрне, уйларны бик дөрес һәм образлы итеп әйтеп бирә ала. Килешәсеңме? Менә нәрсә ди бит ул:

Без һаман тиргибез язмышны,
Язмышка ташлыйбыз каргышны.
Язмышлар тудырмый ялгышны,
Ялгышлар тудыра язмышны…

Син Зөлфәт шигырьләрен юксы­насыңдыр инде, ә? Ярый, җәйгә кадәр түз инде, ә хәзергә Р. Гатаул­линны укый тор, ул да әйбәт шагыйрь. Мин аның «Сөйлә!» дигән шигырен бик яратам.
Сау бул, күбәләгем. Кысып кочаклыйм.»

«Сентябрь, 1972.
Гөлфиякәй, исәнме! Син мине озатып җибәргәннән соң самолет төзек булмау сәбәпле, безне кире алып киттеләр һәм бер сәгатьтән соң гына һавага күтәрелдек. Юлда азрак йоклап та алдым, сине искә төшердем (дөресрәге, күз алдымнан китмәдең дә).

Хәзер сәгать 00.10. Казанда булсам, бу вакытта синең яныңнан кайткан булыр идем, ә хәзер хат язу белән генә чикләнергә туры килә. Шулай мин һәр көнне кич белән «синең яныңа барырмын», ярыймы?! Әле дә менә хат язам, син янымда кебек, сулышыңны, кайнар иреннәреңне тоям… Кысып кочам һәм үбәм сине. Сәлам белән Шамил.»

«9.09.72
Гөлфия, исәнме! Бүген институтка бардым. Мине монда шатландырырлык хәбәр көтеп торган: миңа Станиславский исемендәге стипендия бирәчәкләр.
Син нишлисең икән хәзер, Гөлфия? Дәрес хәзерлисеңме, әллә тыныч кына, җылы юрган астында тәмле төшләр күреп ятасыңмы? Йокыңнан уятмыйча гына үбәм.»

«15. IX. 72. Ленинград.
Бүген минем иң шатлыклы көн­нәремнең берсе, Гөлфия, һәм бу көнне миңа син, синең хатың алып килде. Менә хатыңны ничәнче кат укыйм, укыган саен үзеңне күрәсем, күзләреңә карыйсым, кысып-кысып кочаклыйсым килә…

Бүген мин синең белән бик җитди һәм туры сөйләшәм, Гөлфия. Минем әле моңарчы бер генә кыз белән дә болай сөйләшеп, бер генә кызга да шушындый хат язганым юк иде. Дания булып Дания мин­нән бу сүзләрне ишетә алмады, ә, дөресен языйм, ул миңа бик нык ошый иде. Аның белән аерылу ми­-ңа авыр булды. Минем күңел дә нәкъ синең Фәрит белән аерылгандагы кебек иде: аннан башка яшәү­нең мәгънәсе юк сыман тоела иде.
Синең белән беренче йөри башлаганда миңа читен иде әле, мин еш кына аның турында уйлый идем, ул күз алдымнан китми, аның килүен көтә идем. Ничек охшаш безнең синең белән үткәннәребез?! Хәзер ул чакларны күз алдымнан үткәрәм дә, шатланып та, тирән генә уйлап та куям: «Нинди зур ялгыш ясый язганмын бит мин».

Гөлфия, гафу ит, мин сиңа барысын да язам, әмма без бит шулай килештек һәм бу шулай булырга тиеш тә. Бәлки синең Дания турында язганга ачуың киләдер, ләкин башка мин сиңа аның турында мондый хатлар язмам. Син әллә ниләр уйлый күрмә, болар барысы да үткән һәм ахыры бик әйбәт булган истәлек­ләр генә. «Ахыры бик әйбәт булган» дип мин, әлбәттә, синең белән чынлап очрашуны, безнең бер-беребезне табуыбызны әйтәм. Гөлфия, мин сине ничә таптым, ничә югалттым инде. Син дә миңа күптәннән ошый идең. Каникул­ларга кайтканда мин сине күрми китсәм, әллә ничек була иде. Ә аннан соң нигәдер Дания белән мавыгып киттем. Минемчә, моңа сәбәпләр күп иде. Берен­чедән, без синең белән йөрмибез, синең егетең бар, икенчедән, без бер-беребездән еракта идек. Ә хәзер, Гөлфия, болар барысы да артта, минем өчен хәзер бары тик бер генә кеше кадерле, якын, минем өчен бер генә кеше яши – син, Гөлфия. 
Һәм ул гел шулай булган да, мин белмәгәнмен генә.»

«20.IX.72. Ленинград.
Мине туйларына шаһит итеп алган малайларда булдым бүген: хатынының туган көне иде. Бер дә кәеф юк иде, бик сорагач, бармый булмады инде. Сәгать ярымлап утырдым да, җай чыгуга киттем. Никадәр генә сиздермәскә тырышсам да, миңа күңелсез иде. 
Миңа син, син җитмәдең, Гөлфия!
Мин, җүләр, почтага керергә вакыт таба алмый йөрим (бик дөрес әйтмәдем, синнән хат килгәндер дип уйламыйм да), ә анда мине синнән килгән өч (!) хат көтеп ята. Беләсеңме, ничек шатландым?!

Иң башта сезнең өйдәге шатлыгыгызны чын күңелдән уртаклашам, минем исемнән Наил белән Һаҗәрне котларга онытма. «Нинди исем тәкъдим итәсең?» – дисең. Син язган ике исемнән Линар күбрәк ошый.

Туган көннән чыктым да, Двор­цовая площадь буйлап киттем. Синең хатларыңны алганга, анда җылы сүзләрең булганга, дөньяда син яшәгәнгә шулкадәр куанып атладым мин. Әллә ничек, күңелдә кузгалган хисләрне тыеп тормадым, җырлап җибәрдем…
Озак кына кочам һәм үбәм сине. Хатларыңны гел көтеп, сагынып Шамил.»

«22 сентябрь, 1972 ел, җомга.
Көннең салкын, яңгырлы һәм дымлы булуына карамастан, кәе­фем бүген бик әйбәт һәм күтәрен­ке. Шундый бер сәер хәлдә мин: миңа рәхәт тә, авыр да. Рәхәт, чөн­ки мин синең хатыңны алдым, син бар, син яшисең. Авыр, чөнки син еракта, сине күрә алмыйм. Авыр дип, бәлки, мин бик дөрес тә әйтмәгәнмендер, дөресрәге, бу хис сагыну хиседер.
Репетициядән соң почтага киттем һәм анда синең хатыңны бир­деләр. Чыктым да, бик кечкенә генә бер паркчыкка бардым да, «үземнең» эскәмиямә утырып, синең хатыңны укырга керештем. Соңгы вакытта хатларыңны шунда укырга ияләшеп киттем. Анда тыныч, беркем дә комачауламый, җил исеп, яфраклар гына шаулый.

Уңышларыңа шатланам. Хорда практика үтә башлавың бик тә әйбәт. Ә инде буталуың, оялуың – табигый күренеш инде алары. Башлап җибәргәндә ансыз булмыйдыр инде ул, әмма син нык тор, ялгышсаң да оялмаска тырыш, берни дә булмаган кебек дәвам ит.

Хәзер бик соң инде. Казан өстендә дә төн колач җәйгәндер. Мөгаен, күктә йолдызлар янадыр, «сөбханалла» йөзеп йөридер, тып-тынычтыр, кешеләр йоклыйдыр… Хоттабычның серле паласына утырып, тиз генә карап киләсе иде барсын да. Кызык, хәзер чыннан да кайтып, сине уятсам, нишләр идең икән син?! Мөгаен, бик гаҗәпләнер идең, шулаймы? Ә мин сүзсез генә сине күкрәгемә кысар идем, озак кына кысар идем…
Үбәм, үбәм, үбәм. Шамил.»

«23.IX.72. Ленинград.
Тагын бер көн үтеп китте. Репетициядән соң тулай торакка кайттым да башка җиргә бармадым. Кинога да барасы килмәде нигәдер. Малайлардан гитара алып, юанып утырдым. Бергә булган вакытлар, концертлар искә төште. Күз алдына Уфа, Свердловск килә дә, үткән вакытны кире кайтарасы иде, дип уйлап куясың. Әмма ләкин бу вакытлар кире кайтса, нәкъ шундый булмасыннар иде. Без андагы вакытны яхшырак уздыра ала идек, шулай бит?!

Бу араларда шигырьләрне еш укыйм, алар чын иптәш тә, чын сердәш тә һәм ярдәмче дә бит. 
Ш. Галиевнең бер шигыре бик ошый, менә сиңа да язарга булдым:
Әйбәт дуслар, шәп кешеләр –
Һич дәгъвам юк бернигә.
Бик күп нәрсә белсәләр дә,
Тик безнеңчә белмиләр…
Мөмкин кебек тә бит үзе
Яшәргә пыр туздырып –
Йөрим кайтыр көнне санап,
Һәм татарча сызгырып…

Нәкъ минем турында язылган диярсең, димәк аның да шундый вакытлары булган.»

«6.X.72. Ленинград.
Радиодан Э. Җәләлетдинов җыр­лады, әле яңарак кына дулкынланып шуны тыңладым. Казанда булса, бәлки мин бу җырларны бөтен­ләй тыңлап та тормас идем (төрле вакыт була бит), ә монда тыңлаганда күз алдына Казан, әни, туганнар, дуслар һәм син килеп бас­-тың, Гөлфия. Чынлап та, бүген үзеңне бик юксындым, бик күрәсем килде…

Урамда караңгы… Кемдер хәзер өенә ашыгадыр, кемдер өеннән ашыгадыр. Кайберәүләр инде киресенчә, беркая да ашыкмыйдыр, төн караңгылыгына чумып, икәүдән-икәү генә, гаҗәеп бер дөньяда йөриләрдер. Әйе, алар өчен караң­гылык та, вакыт та мөһим түгел, чөнки алар икәү, аларга шуннан башкасы кирәкми дә!..»

«Менә, ниһаять, сиңа китап таптым, җибәрәм. Ул китаплар монда да бик сирәк очрыйлар икән. «История русского театра» да шулай ук. Үзем исән-сау, кәефләр бик шәп, әмма дә ләкин синнән күптән хат юк, борчылам, үпкәлим әзрәк. Яз, ярыймы?! Бик сагынам… Нык кына кочам һәм озак итеп үбәм үзеңне, зәңгәр күзле усал кыз…»

«Гөлфия, здравствуй! Сегодня, 30 октября, получил твое письмо. Мне теперь нелегко, очень нелегко. Но, несмотря на это, я стараюсь тебя понять и, кажется, понимаю. Желаю тебе только хорошего, желаю счастья. Целую тебя на прощание. Шамиль.»

«25.II.73.
Синең турында еш кына уйлыйм, күп нәрсәләрне искә төше­рәм. Һәм менә нәрсә әйтергә телим мин сиңа, Гөлфия: чынлап та миңа кире кайтырга уйлагансың икән, бик нык уйла, дөрес күзлектән чыгып фикер йөрт. Мин сине яратам һәм шуңа күрә дә моны әйтәм, барыбер булса, язмас идем дә.»

«20.04.73.
Гөлфия, исәнме! Менә, ниһаять, соңгы имтихан да артта калды! 14-е көнне «Научный коммунизм»­нан гос. экзаменны барыбыз да әйбәт кенә биреп чыктык. Бу имтиханнан соң яшь специалист дип санарга була бит үзебезне. Репетицияләр башланды, 21 апрельдә «Имтихан» спектакле­нең премьерасы булырга тиеш.

Бер айдан күрешәбез дә инде, Гөлфия. Сагындым сине, бик күрәсем килә. Еш кына уйлыйм, үткәннәр искә төшә, ләкин, кызганычка каршы, гел яхшы яктан гына түгел… Әйе, нигә без кешеләргә карата мәрхәмәтсез булабыз, кешене еш кына рәнҗетәбез, нигә?!. Ә бит һәр кешенең дә бәхетле буласы килә. Бәхет турында күпме язылган, кем генә язмаган, ә бәхетне бит кеше үзенчә кабул итә, дөресрәге, күз алдына китерә, хыяллана. Минемчә, мәсәлән, ярату һәм яратылу – бик зур бәхет. Бөтен вак, түбән нәрсәләрдән өстен чын бәхет.»

«6 июнь, 1979 ел, Чаллы.
«Урамда салкын, җил, яңгыр сибәли… Болай да моңсу күңел тагын да нечкәрә, бик-бик ямансу булып китә», – дип башлар идем мин, мөгаен, хикәямне, әгәр начар гына язучы кисәге булсам. Казан­да бер атна бер көн кебек кенә узып китә, ә монда – бер ай чамасы булыр… Ни хәлләр, Гөлләрем минем?! Хәзер менә Нижнекамски­га китәргә торабыз. Биш көн рәттән монда уйнадык. Халык бик күп йөрде, яратып карадылар. Теге көнне синең белән сөйләшкәч, шулкадәр үзегезне күрәсем килеп китте! Урта Азиядә­ге ике айга ничек түзәрмен мин?! Ярый, әйдә, анысы турында уйламыйм әле, кайтып бер ай бергә буласы бар бит әле, Алла боерса!.. Шамилең.»

«15 июль, 1979 ел, Алма-Ата.
Бүген «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән Алма-Атадагы чыгышларыбыз башлана. Айгөл белән синең озатуың бик әйбәт булды. Әмма сез койма-рәшәткә янында басып кул болгап калганда, ничектер бик ямансу булды, йөге­реп барып бер кысып кочаклыйсы килде үзегезне! Ярый, Алла боерса, Ташкентка килерсез, күрешербез шунда. Бүген директор белән сөйләштем урыннар турында, булыр, диде.
Хәзергә тәмамлыйм, бу хат бара торсын, тагын язармын әле. Үзең җавапны тоткарлама. Әтиегез.»

«22 июль. 1979 ел.
Гөл, син ничәнче числога билет алганыңны (13-15 ләре булса тагын да шәбрәк булыр иде – шулкадәр нык сагындым үзегезне!), билет алган көнне үк миңа телеграмма аша белгерт. Яратам бит мин сине, Гөлем, бик нык яратам. Мин хәзер гел шул Ташкент турында гына уйлап йөрим, исән-сау гына шунда очрашасы көнне уйлап, хыялланып йөрим. Әгәр дә бүгеннән үк сезне китертергә мөмкинчелек булса, мин иртәгә үк, юк, бүген үк килеп җитегез, дип әйтер идем.

Барлык синең белән булган ачуланышулар югалып калды. Бер-беребезне никадәр газаплыйбыз бит?! Аңла, Гөлфия, минем сиңа карата бер генә каршы фикерем дә юк, ә синең ачуыңны кайчак китерәм икән, бу юри түгел, мин һич кенә дә алай эшләргә теләмим. Мин сине генә яратам, нык яратам, сиңа ышанам һәм сиңа да миңа ышанырга, чынлап ышанырга кирәк. Әлбәттә, бер-береңнән аерым тору – бик читен. Ләкин яраткан кешеңнең сине дә яратуын, ышануын, көтүен белсәң, 
ышансаң – яшәргә ышанычлырак, шулай бит, Гөлем?!

Менә хәзер бүлмәдә берүзем утырам. Илдус каядыр дусты белән китте. Эх, син булсаң иде монда хәзер! Күкрәгемә кысар идем дә мин сине, күзләремне йомып, битеңә битемне тидерер идем, аннан соң озак итеп суырып-суырып үбәр идем… Ярый әле фотогызны биреп җибәрдең, аңарга карауга, тынычланмасам да, җиңелрәк булып китә. Синең Шамилең.»


* * *

…«Меңнән бердән берәү – бердән­бер!» Шагыйрь Зөлфәтнең бу гаҗәеп юлларын Шамил Бариев укырга өл­гермәгән. Алар әле соңрак язылган. Әмма укыса, ул Гөленә – Гөлфиясенә, һичшиксез: «Бу бит безнең хакта!» дияр иде. Әйе, шагыйрь белеп әйткән: «Ике җаннан тора икән дөнья…»

«Сөембикә», № 4, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар