Логотип
Пар алма

Ләбиб Лерон: «Аның ышанычы миңа көч бирде»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Бу юлы сүзне язучы Ләбиб Леронга бирик әле. 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 


Ләбиб ЛЕРОН, язучы, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире;
гаилә стажы – 40 ел; 
өч бала әтисе.
 

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Беренче чиратта буй-сынына, гәүдәсенәдер дип уйлыйм. Аннары йөзенә игътибар ителә. Чәч тә зур роль уйный. Озынмы, калынмы... Әниләрнең, әбиләрнең, җиңгиләрнең чәчләре озын булганга да без аңа мөкиббәндер инде. Фидания белән танышканда аның да чәче озын иде. Озын чәч белән төшкән фотосурәтен Павлюхин урамындагы фотоательеның витринасына да зурайтып куйганнар. Бик нык тәэсир иткән иде ул фото миңа. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Күп сөйләшкәнен инде, әлбәттә – аларның аз сөйләшкәне дөньяда юктыр да. Башласалар, туктый алмыйлар... Яраткан кешеңнең гел өйрәтергә генә торуын да кичереп була дип саныйм. Әмма өйрәтү ир-атның горурлыгына бик тия. Өйрәтмичә, читләтеп кенә берәр ничек әйтеп булмыймы икән аны? Әгәр ул өзлексезгә әйләнсә, ир-атның нервысын шактый какшата. 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Хыянәт... Миңа калса, ир-атларның барысы да шулай җавап бирәдер. Нигә ир-ат хыянәтне кичерә алмыймы? «Ирләр – калдыра, хатын-кыз алып кайта» дип әйтү бар. Ир-ат бу адымга бер минутлык гыйшкы аркасында бара һәм шунда ук оныта, ә хатын-кыз башка... Чын-чынлап гашыйк булмаса – ул ир-ат аның күңеленә кермәсә, ул бу адымны ясамый. Менә шуңа ул аны йөрәгенә салып та алып кайта. Икенче яктан карасаң, ир-атлар барысы да «однолюб» кебек алар. Хатыннарын яратып өйләнгәннәр икән, шул образдан читкә китә алмый күбесе. Әйтик, хатыны юка гәүдәле, зифа буйлы икән, юантык ханымнар аның өчен түгел инде. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Аның икесе дә бергә туры килсә әйбәтрәк инде. Ә туры килгәннәр бар дип уйлыйм. Үзем дә шул очрактыр, дим. Мин гашыйк булганда Фидания, әлбәттә, алиһә ролендә иде, хәзер исә ул күбрәк без тергезгән учакны саклаучы. Кайчак шалтыратам да: «Син кайда әле?» – дим. «Мәңгелек ут янында», – ди ул. Димәк, газ плитәсе янында нидер пешергән чагы... Ир-ат өчен комфорт – тәмле аш-су исе килеп торган өй бит ул. Мин үзем ризыкка бик нәзберек. Теләсә кайдан алган ярымфабрикатларга ышанып бетмим – өйдә пешергәнне генә ашый алам. «Хатын нәрсә пешерсә, шуны ашыйм» диючеләр бар, әлбәттә. Мине бу канәгатьләндерми – үзем заказ бирәм. Фиданиянең кулы өйрәнде инде: өчпочмакны да әнисе кебек тәмле пешерә, дучмакны да, бәлешне дә. Кул токмачы ашы исә бездә беренче урында тора. Кайчак урамнан керүгә подъездда ук тәмле камыр исе каршы ала. «Бездә!» – дип уйлыйм. Марсель Ґалиев андый чакта: «Бу искә урамда этләр абынып егыла башлый», – ди... 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әхәт Гаффар китапларында хатыны турында «тормыш иптәшем һәм дустым» дип яза иде. Рабит Батулла исә: «Хатын-кыз иптәш була алмый, хатын – хатын булырга тиеш. Ә иптәш ул чит-ят кеше», – ди. Ләкин хатыныңны да дус дип санамасаң, тагын кемне санарга соң?! Бу тормышта таянырлык дуслар болай да бик аз хәзер. Шуңа күрә дуслар рәтенә ул һичшиксез керә торгандыр. Ә ике арадагы мәхәббәтнең гомерен мин кискенрәк итеп: «Ул – беренче зөфаф киченә кадәр генә», – дим. Туфан абый да шулай дия иде: «Мәхәббәт ипигә ягылган бал кебек. Өстендәге балын ялыйсың да, аннары гомер буе ипи кимерәсең». Мин дә шулай саныйм: бергә яши башлаганчы гына мәхәббәт була, аннары ул ярату, хөрмәт, ихтирам булып дәвам итә. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Университетка укырга керүгә безгә: «БКДга йөрсәгез, стипендия түләнәчәк», – диделәр. БКДга, ягъни «боевая комсомольская дружина»га. Дөнья хәлен белеп булмас, имтиханнарны бирә аламмы-юкмы, дип, язылып куйдым. Штаб 3 нче икмәк заводы тирәсендә иде. Командирыбыз – Равил Әхмәтшин. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле ул бүген. Берсендә штабка килеп керсәм, бер кыз нидер язып утыра. Шундый матур, сөйкемле! Сөйләшеп киттек. Фидания булып чыкты ул. Равилнең группадашы икән, ике курска алда укый. Без очраша башладык... Минем шактый җилбәзәк чак әле: чәчләр озын, чалбарның балагы 32 сантиметр, күлмәк якалары өскә чыгарылган. Шулай да сынагандыр инде ул мине. III курста укыганда: «Әйдә, язылашабыз!» – дигәч, ризалашты. Булачак әби-бабайга: «Кызыгызны сорарга кайтам», – дип хат язып салдым. Ул вакыт шулай иде бит әле. 1981 елның 29 декабрендә кайттык без аларга. Кукмарадан Нырты ягына таба, аннан автобустан соң дүрт чакрым җәяү... Чәйләр эчкәч, әтисе белән ишегалдына чыктык. Мунча идәне алыштырган икән. Бер тактасы гына калган. «Әйдә, моны ышкылап бетерик әле», – ди. Бабайның мине үзенчә сынавы булган инде. Ә мин инде өй салышкан кеше – балта эшләрен чамалыйм. Кире өйгә кергәч, ул әбигә: «Кияү үзебезнеке!» – диде... Икенче көнне никах укыттык. Мулла кулына тоткан дога китабының тышына «Орфография сүзлеге» дип язылган, җитмәсә, ул әле кирегә әйләнгән... Фидания белән бер-беребезгә карыйбыз да көлешәбез. Казанга әйләнеп кайткач кына: «Өйләндем», – дип телефоннан әнигә хәбәр иттем. 22 гыйнвар көнне язылыштык. Шул көнне «Феникс» кафесында туй үткәрдек. Ике группа студент! Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Гөлзадә Бәйрәмова, Ләис Зөлкарнәйләр... Әниләр, туганнар да килде. Туйдан кергән акча бурычны түләргә җитте дә, бетте дә. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Нәкъ шулай! Мин хәзер уйлыйм: «Бу егет юлдан язып бетмәсен өчен аңа үз әнисе шикеллерәк хатын бирим әле», – дигәндер Аллаһы Тәгалә. Юк, әбисе кебекне! Әни гел эштә булды, мин бит әби белән үстем... Аннан: «Бу артык шәләй-вәләй йөрмәсен әле», – дип, ул безгә авыру бала бирде. Бәхтиярне... Тормышта күп нәрсә кабатлана, диләр: әтисе аерылса, баласы да аерыла. Миңа мондый сынау биргәндә, Аллаһы Тәгалә анысын да күз алдында тоткандыр, күңеле нечкә, авыру баланы калдыра алмас, гаиләдән китмәс дигәндер. Мин укыганда ук: «Мәктәпне тәмамлауга өйләнәм», – дип йөри идем. Эчке халәт булгандыр ул – гаилә җылысы җитмәгәндер.

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Бик авыр хәл ул. Бездә дә булып алды. Дөрес, ярты ел гына. Хатын сиздерерме икән берәр нәрсә, дигән идем, юк, сиздермәде. Озаккарак сузылса, үпкәләүләр, бәлки, булган да булыр иде. «Казан утлары»ннан эштән киттем ул чакта. Гомумән, язу-сызу эшеннән дә китәрменме әллә дип уйлаган идем. Язмыш бугай – кире кайттым менә. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Бу ир-атны сискәндерергә тиеш дип уйлыйм. Бигрәк тә аның белән гаилә корырга уйласа. Чөнки мондый хатын-кыз тиз гашыйк булучан булырга мөмкин. Ир-атларга гына килешә ул адым саен гашыйк булу. Бигрәк тә безгә – каләм ияләренә хас ул. Кино карасак та гашыйк булабыз бит. Мин, мәсәлән, гомер буе София Ротаруга гашыйк. Аны яшермәдем дә. Хәтта хатынымны да бераз аңа охшатам. Дөрес, хәзер Ротару әбигә әйләнде инде, мин дә бабай. Хыялланып утырсаң гына. Менә хәзер кемдер сиңа гашыйк булуын белдерсен иде ул... Юк шул, узды... 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?
– Фидания мине сайлаганда тормыш тәҗрибәм дә аз иде әле, акылым, зирәклегем дә. Әмма аңарда миңа карата, минем киләчәгемә карата ниндидер ышаныч бар иде. Безнең белән дә бик күп вакыйгалар булды, төрле ситуацияләр. Читтән «ярдәм итәргә» теләүчеләр, аның ахирәтләре арасында да «матур» киңәш бирүчеләр табылды. Ләкин ул аларның берсен дә тыңламады. Дөрес, ташлап киткән булса да, югалыр идем дип әйтә алмыйм. Чаян йолдызлыгы астында туучылар әкиятләрдәге феникс кошы кебек яңадан терелә, диләр. Әти дә әнә ялгыз калса да, һаман да яшәп ята бит, Аллага шөкер. Әмма Фиданиянең ышануы миңа көч бирде. Аннары Бәхтияр дә безне күп нәрсәләрдән саклап торды. Әгәр ул бәхет иясеннән икебезнең беребез читләшсә, тормышның бер ягы гел китек булыр иде.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Чибәр хатын ир-атны барыбер сагайтырга тиеш. Ул инде синеке генә түгел, бөтен дөньяның күрке булып тора бит. Атлаган саен: «Син матур, чибәр, әйдә, очрашыйк әле», – дигән сүзләрне ишетсә, ихтыяр көче никадәр зур булса да һәм гаилә өчен янып яшәсә дә, хатын-кыз бер көнне бирешергә мөмкин. Ирен «онытып» җибәрүе бар... 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Бар андый мисал миндә. Фидания, гадәттә, кәстрүл капкачын читкә алып куя да, бөтенебезгә аш бүлә. Аннан үзе өстәл янына килеп утыра. Мин карап торам – капкач тагын читтә ятып кала. Гел оныта! «Нигә капкачны япмадың инде?» – дим. «Хатын-кызның бер кимчелеге булырга тиеш бит инде», – ди ул. Хәзер күп вакыт үзем барып ябып куям. 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Авыр проблема бу. Бездә бик еш була... Өйрәтәсе килү бөтен хатын-кызга хас сыйфат инде. Андый чакта юл минем тарафтан авырлык белән генә бирелә. Чөнки минем дә бирешәсем килми! Өстәвенә, мин үпкәчел дә. «Үпкәләгән кешенең үпкә чире булырга мөмкин» дигән нәрсә генә туктата. Алай да берәр сәгатькә бара инде ул безнең. «Хаклы булсам да, бирешергә кирәк» дип уйлыйм кайчак. Ә ул үз сүзен бирми. Ләкин яшибез бит әле!

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Кызу канлы буларак, дулаштырып алырмын инде башта. Безнең якта сукрана, димиләр, «мыжыкланырга ярата», диләр. Язучыларга бу бигрәк тә хас. Татар ир-атына хас!.. Ашау мәсьәләсе, гомумән, ир-атның авырткан җире инде ул. Беренче эш итеп, суыткычны ачып карыйсың: анда барыбер нидер була. Ә болай андый чакта ике бәрәңге коткара. Токмачлап турыйсың да, бер суган, бер кишер белән табада кыздырсың. Исенең тәмлелеге!.. Мин үзем дә пешерергә яратам. Әмма нигәдер камыр гына авыррак бирелә. Токмач җәйгәнем дә, кискәнем дә бар анысы, ләкин җәемнең читләре бөтерелеп килеп җанымны ала. Нәрсәсендер дөрес эшләмим... Хатын авылдан килгән җиргә өчпочмак та пешереп куйганым бар. Әйбәт чыккандыр, «Моны кем пешерде?» – дип шикләнгән иде хәтта. Ипи салган юк менә. Дөрес, тотынсам, анысын да булдырамдыр. Мин бит әбиләр белән үстем – барысы да кечкенәдән сеңгән. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– «Беренче театр» искә төште әле. Равил Шәрәфи уйнаган Хәбибрахман роле, аның өйдән чыгуны сузу өчен акча санап утыруы... Фиданиянең беркайчан да озак әзерләнгәне булмады. Без бит икебез дә муллыкта үсмәдек, байлыкка күмелеп яшәмәдек. «Кайсын кияргә соң боларның?» – дип сайланып утырырга шкаф тулы күлмәгебез булмады. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Ир-атларга, гадәттә, нәрсә бүләк итәләр инде? Оекбаш, хушбуй... Миңа да шулай. Хушбуйларны күп кулланмыйм – озакка җитә, шуңа күрә, миңа дип алганнары күбәеп китсә, кемгәдер бүләккә дә ярап куя. Соңгы вакыт хатын да, кызлар да гел күлмәк һәм галстук бүләк итәләр. Социаль челтәрләргә көн саен диярлек фотолар куеп торабыз бит хәзер. «Минем бу күлмәктән халык туйды инде», – дим өйдәгеләргә. Шуннан үзләре аңлыйлар... 
Ә үзем... Бөтен нәрсәгә кулым ятса да, бүләк сайлый белмим шул. Элегрәк Фиданиягә гел халат ала идем. Халатлары җитәрлек инде хәзер... Нәрсә генә сайласам да, размеры белән проблема килеп чыга минем. Әле Кырымнан жилет алып кайттым менә. Нишләтәсең, ике үлчәмгә  кечерәк булган инде. «Әнинең юбилеена нәрсә бүләк итәрбез дип торган идем, әйбәт булды!» – дип сөенде үзе... Бер җайлы юл таптым әле, кибеткә керәм дә, кызларга шалтыратам: «Әниегезгә бу «Шанель»нең, бу кремнарның кайсын алыйм?» – дим. Минем үземә дә аңлатып тормыйлар, «Телефонны консультант кызларга бир», – диләр... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар