Логотип
Пар алма

«Хатынымны әни ошатырга тиеш иде...»

​​​​​​​Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.

Илназ ФАЗУЛЛИН, «Ялкын» журналының баш мөхәррире;

гаилә стажы – 18 ел;

балалар – Ләйсән (16 яшь), Газиз (3 яшь), Гайшә (1 яшь).

Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...

– Минем өчен, беренче чиратта, хатын-кызның сылу, төз гәүдәле булуы мөһим. Ә кием-салым, чәчләр шушы матурлыкны бизәп торучы өстәмә буларак кына кабул ителә. Һәм шушыларның комплексыннан хатын-кызның образы тулы булып күз алдына килеп баса.

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була?

– Дөньяны ир-атлар алып бара, шуңа да алар нәрсәнедер хәл итәргә кирәк булганда, алдан бөтен якларын да җентекләп уйлап, аннары гына гамәл кыла. Хатын-кызлар исә киресенчә: уйлыйлар да, шул ук минутта эшләп тә куялар. Башкаларда гамьнәре юк! Кечкенә генә мисал. Машинамны куярга буш урын эзлим – бездә бит кая барсаң да парковка проблемасы. Таптым кая куярга икәнен, әзерләнә башладым. Һәм шулвакыт, алдыма икенче машина кереп, әлеге буш урынга басты. Рульдә – хатын-кыз. Ир-ат бит беркайчан болай эшләмәс иде. Әмма хатын-кызга сүз әйтеп булмый – тыныч кына икенче урынны эзләп киттем. Аларның мондый вак-төяк «гаепләренә» күз йомасың да, кичерәсең инде.

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?

– Алдауны. Бу якын кешеләргә дә кагыла, башкаларга да. Алдау дигәндә барысын да күз алдында тотарга кирәк: моңа хыянәт тә керә, ниндидер астыртын гамәлләр дә... Мондый очрак булса, гадәттә, чит кешеләр белән араны гына өзәсең. Ә якын кешеләрең белән нишлисең? Бүтән бу күренешне булдырмаска тырышасың. Ә, гомумән, мин үзем пацифист, шуңа күрә бөтен әйберне акыл белән кабул итәргә тырышам.

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?

– Ул, мөгаен, ир-атның яшь үзенчәлегенә карап үзгәрәдер. Мәсәлән, яшьрәк чакта, шәхсән минем өчен яңа үрләргә илһамландыручы хатын-кыз якынрак иде. Ә аннан – ир уртасына җиткәч, тормышның җитди этабына керү белән бәйледер инде бу – хуҗабикә хатын-кыз беренче урынга чыкты. Хәер, гаиләдә балалар арту белән дә бәйледер ул миңа калса. Аңлыйсың – балалар өчен әнидән дә кадерле кеше юк. Шуның өчен әниләренең алар янында булуын чын күңелдән телисең.

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?

– Танышлар арасында ир белән хатынның шулай дус булып, бөтен әйберне дә уртага салып сөйләшкән, бер-берсеннән бернәрсә яшермәгән очраклар бар барын. Мөнәсәбәтләр турында түгел, күбрәк тормыш итү мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү турында бара сүз. Ә мин башкача уйлыйм. Әйткәнемчә, ир-ат – ул табучы, гаиләсен караучы, аны бөтен яктан да саклаучы-яклаучы ролен үти. Һәм ул хатын белән берничек тә бер дәрәҗәдә түгел. Шуның өчен алар арасында дустанә мөнәсәбәт була алмый, минемчә.

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?

– Бу вакыйганы бөтен төгәллекләре белән хәтерләмим инде... Без Ландыш белән студент чакта таныштык, бер тулай торакта тордык, бер үк уку йортында белем алдык. Гел бергә идек: көндезләрен дә, кичләрен дә. «Тормыш корырга вакыт җитте», дигән уртак фикергә килгәнне сизми дә калдык. Без студент чакта ук өйләнештек. Миңа – 21, Ландышка 20 яшь иде. Аңа тәкъдим ясавым ниндидер романтик вакыйга булмады. Шунысын гына хәтерлим, авылга әниләргә: «Әти-әни, мин өйләнәм, җәйгә туй ясыйбыз», – дип хат язып җибәрдем. Кесә телефоннары юк иде бит әле, ә каникулны көтәсе килмәгәндер инде...

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы?

– Әйе, килешәм, шәхсән минем очракта нәкъ шулай булды. Бигрәк тә безнең кебек егетләр генә үскән гаиләләрдә шундый күренеш күзәтеләдер кебек тоела. Алар кайчак максатчан рәвештә, ә кайчак үзләре дә аңламыйча шулай эшли: бар яктан әнисенә охшаган кызны сайлый. Тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, холык-фигыле, уңганлыгы әнисен кабатласын. Алар өчен идеал – әни бит. Ә минем кечкенәдән үк күңелдә тагын «әнигә ошарга тиешле хатынга өйләнергә тиешмен» дигән уй да бар иде. Бу уңайдан әнигә бәхет елмайды, ул киленен бик ярата, хөрмәт итә, якын итә...

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?

– Андый гаиләләр бар инде ул, тик минем үз даирәмдә сирәк. Моны нормаль күренеш дип санамыйм. Ир кеше теләсә кайсы очракта да күбрәк эшләргә, мал табуның яңа юлларын эзләргә, табарга тиеш. Гаиләнең төп зур чыгымнарын ул хәл итә, ә хатын-кыз үзенең хезмәт хакын вак-төяге өчен генә дә тота ала. Киресенчә икән, нинди киңәш бирергәме? Әйттем инде, булганы белән канәгатьләнмичә, тагын да күбрәккә омтылырга кирәк мондый ир-атларга. Ә хатыннары аларга рухи яктан ярдәм итсен, көч бирсен, канатландырсын.

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?

– Бик әйбәт карыйм. Ике яраткан йөрәкнең кайсы үзендә әлеге хисне аңлатырга кыюлык таба һәм моңа әзер булуын аңлый – шул кеше беренче адымны ясый. Моның бернинди ояты юк.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?

– Гомумиләштереп әйтә торган җавап юктыр. Яшь чакта, җилбәзәк чакта, сүз дә юк, егетләрнең шаянлыгы, юмор хисе, тәвәккәл, кыю булулары ошыйдыр кызларга. Ә инде соңрак, тормышта җитди проблемалар белән очрашкач, алар ирләрнең нәкъ менә ниндидер катлаулы мәсьәләләрне ничек хәл итүләренә игътибар итәдер. Ә ир-атның кием-салымы, төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы хатын-кызны һәр чорда да җәлеп итәдер.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?

– Әйе, куркыта. Әмма ир-атлар бит алар үз-үзләрен җиңеп, максатларына ирешү өчен туган затлар. Һәм алар шулай эшли дә.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

– Ландыш миңа караганда күпкә иҗадирак, «очып йөри» дисәм дә ялгыш булмас. Аның балалар өчен «Тылсымлы куллар» журналы нәшер итүе дә күп нәрсә турында сөйли... Бер генә мисал. Чыгышыбыз белән икебез дә Казаннан ерак районнардан: мин – Актаныштан, ул Тукайдан. Туган якка кайтып җитү өчен кимендә 4 сәгать вакыт кирәк. Ә юл – һаман бер үк. Күз алдына китерегез, елга ничә тапкыр шушы трассадан узабыз, ә ул чама белән дә безнең кая җиткәнебезне әйтә алмаска мөмкин. Инде бу юлның һәр чокырын, борылышын, сикертмәсен ятлап бетерергә вакыт бит. Минем карашка бик гади булган әйбернең Ландышка шулай авыр бирелүен берничек аңлый алмыйм. Бу хәтта кайчак ачуны да китерә. Безнең арада: «Ничек моны истә калдырмаска мөмкин?» – дип бәхәс тә еш куба.

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?

– Юк, барыбер үземнекен аңлатырга тырышам, ахырга кадәр үз сүземнән кире кайтмыйм. Әгәр миндә 100 процентлы дәлилләр булса – бигрәк тә. Кыскасы, юл бирмим. (Көлә.)

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин ардым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?– Мондый очраклар өченче бала тугач ешаер дип уйлаган идем. Тик шөкер, Ландыш барысына да өлгерә: балаларны карарга да, өй эшләрен башкарырга да, мин эштән кайтуга көн саен диярлек өстәл тулы ризык әзерләргә дә... Гомумән, мондый очраклар безнең тормышта булганын хәтерләмим дә. Ә инде булсамы? Заказ бирү яки якын-тирәдән генә нәрсәдер алып кереп, тамак ялгауны кулайрак күрәчәкмен. Бөтенләй пешерә белмим дигән сүз түгел бу. Студент чакта безнең өчен берәү дә әзерләмәде. Аннан без гаиләдә 4 ир бала үстек. Әни үзе генә барысына да өлгерә алмый иде, билгеле. Идән дә юдык, савыт-саба да. Бәрәңге, макарон, ярмалардан төрле боткалар да пешерергә туры килде. Тик аерым, яратып әзерләгән ризым бар дия алмыйм: тотынсам йә бәрәңге кыздырам, йә йомырка тәбәсе. Анысы да бик килеп терәлгәндә генә. Дөресен әйтәм, мин андый эшкә ялкаурак.Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?

– Ачуны китерә, кайбер чакта бик нык китерә. 
Мин тормышта һәр ситуациядән дәрес алырга күнеккән. Шуның өчен берничә тапкыр мондый хәл кабатлангач, хәзер каядыр барасы булганда, хатынга да, балаларга да алдан ук әзерләнергә кушам. Соңга калу – ул синең җаваплы булмаганыңны күрсәтә торган билге. Бу минем күңелгә тия. Менә ни өчен моны булдырмаска тырышып, аларны алдан киенергә, әзерләнергә өйрәтәм дә. Күп очракта килеп чыга. (Көлә) Гомумән, мин тыныч кеше. Беренче очрактан гына ачуланмыйм. Мине бер үк әйбернең күп тапкыр кабатлануы гына чыгырдан чыгарырга мөмкин.

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?

– Тулай торакта яшәгәндә, әле егет белән кыз чагында, ялгышмасам, Яңа елга Ландыш футболка бүләк иткән иде. Үзенең сурәте белән. Мин аны бер генә тапкыр кидем. Бүләк иткәч, киеп фотога төштек тә, салып куйдым: аннары ул футболканың язмышы миңа билгесез. Бик ошатып бетермәгәнемне Ландыш та аңлады, һәм без алга таба һәрвакыт килешенеп, кемгә нәрсә кирәген белеп, бүләккә шуны гына ала башладык. Ә өйләнешкән беренче елларда, бер-беребезгә бүләк бирешмичә, гаилә өчен дип, уртак бүләк ала идек. Электр чәйнегеннән башлап, йорт җиһазларына кадәр. Телевизор, шкаф-купе, диван...

Ә иң ошаган бүләгем... (Көлеп җибәрә.) Бер елны туган көнгә ул мондый бүләк эшләде: алдан әйтмичә генә, мине каядыр алып китте. «Әзер булып тор, бер җиргә барачакбыз», – диде. Мөгаен, бу ресторандыр, төшке ашка чакырадыр дип уйладым – шуңа әзерләндем. Киттек. Ниндидер таныш булмаган адрес әйтте. Барып җиттек: якын-тирәдә кафе-рестораннар күренми... Стоматология клиникасы ишек төбенә килеп туктадык без. Мин теш табибларына йөрергә бик куркам, ә ул аны яхшы белә. Үз теләгем белән анда беркайчан да бармыйм: теш бик сызласа, түзәр чама калмаса гына ишекләрен ачып керәм. Ул, миңа алдан әйтмичә генә, теш табибына приемга яздырган булып чыкты. Ничарадан-бичара керергә мәҗбүр булдым инде. Әмма бик ачулы идем. Табиб каршына барып, креслога утырсам да, авызымны да ачмадым – барыбер баш тарттым – дәвалауны башка көнгә күчердем. Бүләкне әрәм итеп булмый бит инде... Анысында инде рухи яктан әзер булып бардым. Әмма Ландышның бу бүләген «ошаган бүләк» дим: соңыннан аның бик кирәкле, файдалы икәне аңлашылды бит. Хәер, мин аны башта да акыл белән аңлый идем, тик ул моментта теш табибыннан курку хисе көчлерәк иде шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Узен хатын-кыздан остен итеп куючы ир. Шундый текэ итеп курсэтэ узен. Акылына кил: ирлэр эш хакын кайтарып биручелэр,э доньяны барлык мэшэкатьлэрен ,мэсьэлэлэрен чишеп хатын-кыз алып бара.Хэзер сез узегезне хатын-кыздан остен куя алмыйсыз,ирлэрдэн кубрэк акча эшлэгэн хатын-кыздан бик куп булган чорда яшибез

    Хәзер укыйлар