Логотип
Пар алма

«Хатынны... әтисенә карап сайла»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз?

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.
Илнур МИРГАЛИЕВ, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге институтның Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты. 
гаилә стажы – 17 ел
3 бала атасы. 


Иң элек хатын-кызның сез нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Буй-сынына, киеменә... Хәер, барысына да! Ә хатынымның, мөгаен, иң элек озын чәчләренә күзем төшкәндер. 
Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Хатыныңа кагылса, әлбәттә, хыянәттер. Ир-атның күбесе бу адымны гафу итми. Хәер, кичерүчеләр дә бар. Туганнар арасында андый бер очрак булды. Әмма ул ирнең бу карары безнең арада аңлау тапмады: ир-атлар гына түгел, хатын-кызларның да мөнәсәбәте шундый иде. Матур күренеш булмагач, кабул ителмәгәндер инде... Үзеңә, синең якыннарыңа килеп кагылгач, бу мәсьәләгә башкача карыйсың икән. Менә син әни кеше ди. Киленең хыянәт итсә, нинди позициягә басарсың? «Улым, оныт, гафу ит», – диярсеңме, әллә башка киңәш бирерсеңме? Безнең халык хыянәт дигән сүз чыккан җирдә гомер-гомергә артык кискен, кырыс булган. Европалылар, мәсәлән, аны дөнья беткән кебек итеп кабул итмәскә дә мөмкиннәр. Хатын-кыз хыянәтне күп вакыт кичерә диләр. Элек, бәлки, шулай булгандыр, хәзер алар да кичерми, шуңа күрә аерылышулар күп тә инде. 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Яшьрәк чакта җавап башкача яңгырар иде, мөгаен. Ә кушылып бергә яши башлагач, гаилә коргач, балалар тугач «конфорт тудыручы» беренче урынга чыга. Ярату китә дигән сүз түгел бу, башка төсмерләр генә ала. Аның икенче планга күчүе, бәлки, дөрестер дә. Чөнки мәхәббәт бик эгоистик хис, ул гел үзенә каршы җавап көтә. «Мин сиңа гашыйк булдым, син минеке генә бул» дип таләп итә, елый, ялвара ул... Шуның аркасында фаҗигаләр килеп чыга, кемдер үз-үзенә кул салуга кадәр барып җитә... Хисләрнең иң зурысы мәхәббәт диләр, килешмим. Ул бик зур хис, әмма икенче урында тора. Беренче урында – мәрхәмәт хисе. Әйтик, баланы ярату – ул мәрхәмәт. Каршы җавап көтмичә дә яратасың бит баланы, үзеңне тулысынча аңа бирәсең. Бигрәк тә әниләр. 
Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?
– Әлбәттә, була ала. Һәм булырга тиеш тә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә «мин сезне бер-берегезгә кием кебек яралттым» ди. Кием – сиңа иң якыны, димәк, ир белән хатын да шулай. Кием кебек бер-береңне төрле борчулардан каплыйсың, бергә киләчәккә планнар корасың, ике яктагы туганнарга карата бергә билгеле бер сәясәт алып барасың, балалар белән туган сорауларны хәл итәсең... Дус булмасаң, боларның берсен дә эшләү мөмкин түгел. 
Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Мин соң өйләндем, 27 яшь иде инде. Башта – университет, аннан аспирантура тәмамладым, диссертация якладым, эшкә урнаштым... Кыскасы, башта карьера ясадым. (Көлә.) Студент чакта тирә-юнеңдә кызлар бик күп була, аспирант вакытта да шулай әле ул. Аннан карыйсың – янәшәңдә инде берсе дә юк, барысы да кияүгә чыгып беткәннәр. Нишләргә дигән урынлы сорау туа. Мин үзем борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезгә мөрәҗәгать иттем – дусларымнан, аларның хатыннарыннан яучы ясадым. Булачак кәләшемдә күрергә теләгән критерийларны әйттем. Гомумән, билгеле бер яшькә җиткәч, ир-атка бөтен яктан тәкъдимнәр ява башлый икән ул. Әни, апалар – барысы да бәйләнә: өйлән дә өйлән. Хәтта вакытын билгелиләр: быел син башлы-күзле булырга тиеш диләр. Синең белән шушы темага җитди сөйләшүләр башлана. Инде үзең дә аңлыйсың – башка сузарга ярамый... Критерийларны әйттем дидем. 27 яшьтә син инде акыл утырган, тормышка караш башка. Зифа буй-сын дигәнмендер инде. Хәер, яшь чакта кызлар барысы да стандарт шикелле матур була инде алар. Тулы гаиләдән булсын дидем. Яшь барган саен, моны ныграк аңлыйм: тулы гаилә күреп үскән кыз бала гаилә учагын ныграк саклаячак. Татарча белүе дә мөһим иде. Дингә якынлыгы, дингә хөрмәте булу да. Миңа кадәр егетләр янында үзен иркен тотмаган булуы да. (Коръәни Кәримдә чиста кешегә генә чиста кеше бирелә диелә. Мондый таләп куям икән, мин үзем дә шуңа туры килергә тиеш идем. Моңа кадәр берәүгә дә күңелемне ачмый торуым шуңа булгандыр. Яшь чакта игътибар тойганда да юкка гына күрмәмешкә салышып узылмагандыр: өйләнергә әле иртә икәнен аңлыйсың, алай-болай очрашып йөрергә исә теләмисең.) 
Ярты ел очрашып йөргәннән соң, Диләрә белән ярәштек. Бер-береңне ачу өчен күпмедер вакыт кирәк бит... Әнигә дә, апаларга: «Фикерегезне хәзер әйтегез, ошамаса хәзер үк белгертегез, юк дисәгез, аңлармын. Әмма «әйе» дип әйтәсез икән, соңыннан аның турында бер начар сүз дә, тәнкыйть тә, безнең тормышка кысылу, киңәшләр бирү дә булырга тиеш түгел», – дидем. Үтиләр! 
Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Юк, миндә андый хис булмады. «Әнисенә карап кызын коч» дип әйтү бар инде ул татарда. Әмма фән буенча, дөресе – әтисенә карап сайлау. Соңгы тикшерүләр дә шуны күрсәтә: синең балаң хатыныңның әтисенә охшаячак. Кешедә ике төрле холык һәм мөмкинлекләр бар: берсе – туганнан бирелә, икенче тәрбия белән керә. Табигатьтән бирелгәнен күпме тырышсаң да, үзгәртеп булмаячак. 
Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Ир-ат өчен бу бигрәк тә психологик яктан авырдыр. Өстәвенә хатыны: «Мин табам!» – дип кабатлап торса... Элеккегеләр юкка гына: «Тормыш юлдашы итеп үзеңә тиң кешене сайларга кирәк», – дип әйтмәгән. Соңыннан проблемалар килеп чыкмасын өчен шулай дигән бит алар. Проблема туса, гаилә җимерелергә, балалар ятим калырга да мөмкин... Бу ситуациянең авыр икәне белән килешәм, әмма ирнең үзен ничек тотарга тиешлеген белмим. Барысы да ике якның моңарчы үзара ни дәрәҗәдә аңлашып яшәвенә бәйледер. 
Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Ә ул гел үзе белгертә дә! Студент елларыннан да шулай истә калган, башка тәҗрибәләр дә шуны күрсәтә. Һәм ул дөрес тә. Ялгызлык, гомумән, зур шәһәрләрнең иң зур проблемасы инде ул хәзер. Яшьләр бер-берсе белән таныша алмый, бер-берсен эзли белми. Шундый шартларда бер-береңә хисеңне белдерергә мөмкинлек бар икән, нигә кулланмаска? Каршы яктан җавап ала алсаң – тагын да әйбәт. Әмма тыйнак рәвештә белдерелергә тиеш инде, әлбәттә. Менә ни өчен бүгенге җәмгыятьтә яучылар институты эшләргә тиеш тә. Ул бар барын, әмма мин аның тагын да көчлерәк эшләвен теләр идем. 
Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Үз-үзен тотышыдыр дип уйлыйм. Психологлар 70 нче, 80 нче, хәтта 90 елларның башын «бөек харрасмент чоры» дип атый. Бу хакта бездә бик ачылып сөйләмәләр дә, мемуарлардан укып беләбез: эш урынында хатын-кызга бәйләнү, андый тәкъдимнәр ясау бик киң таралган булган. Хәзер җәмгыять үзгәрде, әмма ул чор кешеләре әле безнең арада – аларны хатын-кыз янында үз-үзләрен тотышыннан тиз таныйсың. Әмма бүгенге хатын-кызлар мондый мөнәсәбәтне инде кабул итми. 
Гомер итәр өчен исә бүгенгеләр үз-үзенә ышанган, акыллы, перспективалы егетләрне эзлидер. Зур мәгънәдә Кеше булган көчле ир-атларны. Тормыш иткәндә барысы да мөһим: өй дә, машина булу да. Ул якны да ир кайгыртырга – болар артында җаваплы кеше күренеп торырга тиеш. Җавапсыз икән, ул тугры да, рәхмәтле дә булмый: нинди генә очракта да, башкаларны гаепли. Ә җаваплы кеше гаебен таный, йөкнең авыр өлешен үз өстенә ала белә. Уңышсызлыкларда туктап калмый. 
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. 
– Бу сыйфатларның икесен янәшә кую дөрес тә түгелдер. Эшләгән җирендә көчле, яхшы профессиональлар бар – андыйлар сокландыра гына. Тагын ирдәүкәләр бар әле. Болары рухи гына түгел, физик яктан да көчлеләр. Андыйлардан, гомумән, ерак торуың хәерлерәк. 
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Үзе сайлаган обойны өч тапкыр кибеткә кире илтеп тапшырткан чаклары бар инде... Тик мин андый нәрсәләргә бөтенләй кысылмаска тырышам: пәрдә, обой, мебель… Диванның төсе паласка, паласныкы тәрәзә пәрдәсенә туры килү-килмәвен хатын-кыз үзе генә хәл итә аладыр. Ир-ат болардан ерак инде ул. Һәрхәлдә, мин ерак. 
Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. 
– Ютубта, бәлки, күргәнегез дә бардыр: мөселман илләрендә кайберәүләр, кабер казып, шул кабергә төшеп ятып карый хәзер. Аннан чыккач инде күп нәрсәгә башка күз белән карыйсың... Теләсә нинди проблеманы чишкәндә приоритетларны дөрес кую кирәк. Гаиләдә дә шулай. Никахыгыз, балаларыгыз киләчәгенә кагыла икән, андый сорауларны, әлбәттә, уртага салып хәл итү, ә көнкүрештәгеләрен юл куеп, уен-көлке белән уздырып җибәрү дөресрәк. Тормышта шундый очраклар бар: хатын иреннән аерыла. Авырлык белән гомер итә. Азакта: «Шул чакта бергә яшәп калырга акыл җитмәгән», – ди. Кызганыч, безнең җәмгыятьтә берәүне дә гаилә корырга махсус әзерләмиләр – андый институт юк. Нинди генә һөнәр буенча эшләргә теләсәң дә, башта укыйсың, диплом аласың. Бер карасаң, гаилә дә эш бит – монда да әзерлек, проблемалар килеп чыкмасын өчен профилактика чаралары кирәк. Ә аның өчен белемле булу сорала! 
Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. 
– Әйе, андый хәл бик булырга мөмкин. Диванда кырын яту түгел, ашарга әзер түгел чаклар дим. Хатыным укытучы, аның эштән миннән соңрак кайткан чаклары, әлбәттә, булгалый. Көтеп торган юк – үзем пешерергә тотынам. Минеке алай тәмле килеп чыкмый, билгеле... Савыт-саба юарга да яратам – аның авырлыгы юк бит. 
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– 23 февраль җитсә, «тагын носки бүләк итәрләр инде» дип төрттерүләр башлана. Һәр нәрсәдән файда эзләгән бүгенге җәмгыятьнең кимчелеге дип саныйм моны. Бүләк – игътибар билгесе: зурга, кечкенәгә бүленми. «Ул миңа фатир бүләк итте», – дип сөйләүче хатын-кызлар бар. Тик бүләкме икән соң бу, әллә сатып алумы? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар