Логотип
Пар алма

«Хатын-кыз – укылып бетмәгән китап...»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... 

Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле.  

Фәнис КАМАЛ – «Татарстан–Яңа гасыр» телевидениесе алып баручысы, «Мәхмүтфильм» киностудиясе җитәкчесе, режиссер.  

гаилә стажы – 12 ел;  

балалары – Мәликә һәм Мәдинә исемле игезәк кызлар әтисе.   

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә... 

– Мин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссура бүлеген тәмамладым. Ә режиссер, иң беренче чиратта, яхшы психолог ул. Милиция лицеенда укыганда да, тышкы кыяфәткә, үз-үзен тотышына карап, кешенең холкын ачыкларга шактый өйрәттеләр безне. Болар янына әтидән ишеткән киңәшләрне дә кушсам... Безнең иң беренче индикатор – күз. Икенче урында – йөз, аннары – тавыш. Мин дә иң беренче чиратта хатын-кызның күзенә карыйм. Әби-бабаларыбыз юкка гына: «Күздә нур булырга тиеш», димәгән. Нур юк икән, тавышы да кирәк түгел, чырае да. Гомумән, бер сәгать сөйләшкәннән соң, кемнең кем икәнен чамалап була. Шушы вакыт эчендә аралашып китә аласың икән, элемтә, димәк, киләчәктә дә сакланачак. 

«Улым, хатын-кыз – укылып бетмәгән китап кебек булырга, сине гел кызыктырып торырга тиеш», – дигән иде әти бервакыт. «Ә нәрсәсе белән?» – дип сорадым. «Анысын үзең аңларсың...» – диде.  

Нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез?  

– Әлбәттә, хыянәтне! Ир-ат кичерә икән, димәк, ул үз-үзен сындыра дигән сүз. Моңа әзер икән – гафу итсен. Тик мин моны барыбер үз-үзеңә төкерү дип саныйм... Әйе, мондый очракларда хатын-кыз гафу итә. Ә нишләргә кала соң аңа гафу итмичә? Аның алдында өч юл бар: йә ул тол хатын кебек гомер буе үзе генә яшәргә мәҗбүр булачак; йә чылбырдан ычкыначак (хатын-кыз бик мавыгучан бит ул. Тәмәке тарту мәсьәләсендә дә шулай, эчүдә дә. Фахишәләр әллә акча өчен генә йөриме?); йә ул иренә: «Мин икенче кешегә дә кияүгә чыга алам. Ул баланы үзенеке кебек тәрбияләячәк», – диячәк. (Кыз бала белән башкага чыкса ярый әле. Ә улы булса? Ул егет әнисенең башка ир белән бер түшәккә ятуын күреп ни уйлаячак?! Күз алдыма китерергә дә куркам.) Юк, гафу итмәү хатын-кызны хәерлегә китермәячәк...  

Бу язманы укыган хатын-кызның ире аңа хыянәт итә икән, ул иң элек: «Ә бәлки гаеп миндәдер?» – дип уйласын иде. Көзгегә карап, үзе-үзенә сорау бирсен: «Ни өчен бу адымга бара ул?» Ир кеше иртән эшкә китә, кич кайта: иртәгә дә, берсекөнгә дә шул ук кабатлана... «День сурка» дип атала бу күренеш. Көн саен күз алдында – хатыны. Тик алар бит, яшерен-батырын түгел, төрле була. Минеке, мәсәлән, үз-үзен бик карый. «Аша син, аша, мин каршы түгел, ләкин юанаеп кына китмә», – дип, исенә төшереп торасы түгел. Спортзалга да йөри. (Хәтта: «Нигә үзеңне азаплыйсың, мин болай да канәгать», – дигәнем дә булды. «Беренче чиратта сәламәтлек өчен йөрим, икенчедән, сиңа матур булып күренү теләге дә бар», – дип җавап бирде ул.) Мөмкинлек кенә тудырырга кирәк, шул очракта, биш-алты баласы булса да, хатын-кыз үзенең хатын-кыз икәнен онытмаячак. Акыллы ир исә аңа бу мөмкинлекне, һичшиксез, тудырачак.   

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?  

– Без икебез дә иҗат кешеләре. Кайтып кергән җиреңә, хатын, ризык пешереп, өйдә каршы алса бик рәхәт инде ул. Ә без күп вакыт съемкага икәү чыгып китәбез. Актерларны өйләренә озатканчы, сәгать төнге өченче ярты җитә кайчак. «Матурым, ашарга пешерергә өлгермәгән идем», – ди ул миңа. «Вакытында әйттең, ярый кайтып җиткәч кенә исеңә төшмәде», – дим. Кибеткә керәбез дә, нидер алып чыгабыз. Бернинди проблема юк! Хатыным минем өчен, иң беренче чиратта, илһам бирүчем, фикердәшем ул!   

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы?  

– Ничек кенә әле! Нинди генә фильмга сценарий язсам да, миңа иң беренче чиратта аның фикерен ишетү кирәк. Аннары – әтинекен... Гүзәл мин язганнарны һәрчак хатын-кыз күңеле аша үткәрә, «Фәнис, менә бу урында йомшаграк кирәк», – дип әйтә ала. Без бөтен нәрсәне бергә хәл итәбез: нинди яңа газета чыгарабыз, аңа нинди исем сайлыйбыз... Гүзәлгә мин бик рәхмәтле. Уң кулым ул: студиянең бөтен документларын тәртиптә тоту да аның өстендә. Иң якын дустым, хатыным, туганым – кыскасы, бар дөньям!  

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле?  

– Минем әле I курста гына укыган чагым иде. Студентлар көненә әзерләнәбез. II һәм III курслар кыска гына чыгышлар әзерли. Репетицияләр бара. Мин дә залга кереп утырдым. Рушан абый җитәкләгән группада сәхнәгә бер төркем кызлар чыкты. Барысы да зифа буйлы, барысы да бертөсле кара киемнән. Сәхнә дә караңгы. Йөзләр юньләп күренми дә. Ләкин Гүзәл нәрсә беләндер җәлеп итте... Репетицияләренә көн дә керәм, әмма миңа игътибар итүче юк. Беркөнне янына килергә җөрьәт иттем. Гүзәл кызлар белән сөйләшеп тора иде. Иңбашына салган шарфыннан тарттым да: «Бәлки икәү берәр җиргә чәй эчәргә барырбыз?» – дидем. Бигүк дөрес булмады бу адым. Ул бер сүз әйтмәде – күз карашы белән генә ашады. «Гафу итегез», – дидем дә китеп бардым... Мин ул чорда бик нык спорт белән шөгыльләнә идем. Чәч кыркылган, укуга тренировкадан гына киләм, аякта кроссовка. Кайберәүләр мине урам малае дип кабул иткән... Озакламый күрше группада укыган бер кызга өйләндем. Тик сигез айдан гаилә тормышына әзер түгеллегемне аңладым. Дөресрәге, мин аны инде туй көнендә үк белдем. Ир-ат реалист ул, үз-үзен алдап яши алмый – тату гына, матур гына аерылыштык. Аннан соң өч-дүрт ел эш белән генә шөгыльләндем. Үз студиямне ачу, башка төбәктә эшләп кайту хакында хыялландым. Боларның барысына да ирештем. Ә Гүзәл... Ул, әлбәттә, күңелдә бар иде. Гел булмаса да, искә төшкән чакларда, көннәр буе уйлап йөрим... Февраль ае иде. Буранлы көн. Кичке сәгать уннар булгандыр. Машинада каядыр барам. Тукталыш тулы халык арасында кинәт Гүзәлне күреп алдым. Күрмәдем дә – тойдым гына. Кире борылып килеп туктадым. Футболкадан гына йөгереп чыктым. Халык аптырап карап тора. Ә ул мине күрми! «Сәлам, Гүзәл! Өченче очрак булмас. Күтәреп булса да алып китәм!» – дим. Ризалашты... Озакка сузмадым, ике айдан: «Өйләнгән булсам да, беренче мәхәббәтем – син. Ул никахым ялгыш булды. Уйларымда гел син идең, кавышыйк», – дидем. (Әйтергә оныттым, институтта аңа: «Сиңа өйләнмәсәм, исемем Фәнис булмаячак. Син әле миңа игезәк балалар алып кайтачаксың!» – дигән идем.) Гүзәл дә серен ачты: «Чынлап торып ярата икән, мине барыбер табачак», – дип уйлап йөргән... Әти-әнисенең чыгышы белән Балтач ягыннан икәнен никахта гына белдем. Ә безнең нәсел Балтачның Яңгул авылыннан башлана: шуңа да миңа бөтен балтачлылар якын! «Син туганда ук минеке булгансың!» – дидем Гүзәлгә. 



Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш?  

– Әгәр ир-ат шуның белән ризалаша икән, тешен кысып утырсын инде. Башкача җавап бирә алмыйм... Ир-ат буларак, кечерәк мамонт алып кайтуымны күз алдыма да китерергә куркам. Хатын күбрәк акча эшләсә сөенер идем анысы. Әмма бу мине тынгысызлар, барыбер алгарак үрмәләргә тырышыр идем.   

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз?  

– Бу мине куркыта. Минем белән андый хәл берничә тапкыр булды. Кабул итә алмадым... Хатын-кыз барыбер туп-туры әйтергә тиеш түгел дип саныйм.  

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз? 

– Кем белгән инде аны... Кайчак зур кибетләрдә йөргәндә ял итәргә утырам да, кешеләрне күзәтәм. Колга кебек озын хатын килә, янында бүкән кебек ире. Телевидение теле белән әйткәндә, йөзләре дә «кадр өчен түгел». Ә алардагы яратышу! Гармония! Күзләрдә, йөзләрдәге наз! Башкалар безнең хакта ни әйтер дигән уй гамьнәрендә дә юк – әйтерсең лә галәмдә икесе генә!  

Ә хатынга, иң беренче чиратта, минем туры сүзле булуым ошагандыр. Көчле рухымны тойгандыр. Аның белән проблемалар булмаячак, дигәндер... Иҗат кешесе булуым җәлеп иткәндер, бәлки. Җырлыйм белмим белүен... Кызык, «Мине ни өчен яраттың?» – дип моңарчы бер тапкыр да сорашканым булмады. Сорарга кирәк әле...   

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта диләр. Бу, чынлап та, шулаймы?  

– Әлбәттә, шулай. Кая карасаң да, затлы-затлы машиналарда матур кызлар утырган әнә. Кайсы егет, аларның берсе янына барып: «Әйдә, калдыр әле үзеңнең сараеңны, киттек тәпи-тәпи», – дияргә җөрьәт итсен?! 99,99 очракта ир-ат артка чигенәчәк. Хатын-кызның өстен булуы безнең өчен табигый күренеш түгел ул. Шуңа күрә юрганыңа карап аягыңны сузасың... Бар иде минем дә андый кызларга сүз дәшкән заманнар. Иң гаҗәбе: сөйләшеп киткәч, ул «көчле һәм чибәр» ул туташның ялгыз икәнлеге ачыклана. Хәтта дуслары булмавы. Комплекслары күплеге... Барысының да маска гына икәнлеге. Күп очракта моңа тормыш мәҗбүр итә аларны.  

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле. 

– Балаларга дәресне гел хатын әзерләшә: катлаулы мәсьәләләр чишәләр, теоремалар ятлыйлар, рефератлар язалар, инглиз теле өйрәнәләр... Әмма кайвакыт мин аңа гап-гади әйберне аңлата алмыйм. Тырышам – булмый! Баштарак гөнаһлы булып: «Хатын-кызның наданлыгымы соң әллә бу?» – дип уйлый идем. Хәзер бу мәсьәләгә тыныч карарга тырышам. Алар – башка, бөтен сәбәп шунда. Отвертка белән нидер бормыйлар. Чүкеч белән нәрсәдер кадакламыйлар. Машина ватылса, төзәтмиләр... Миңа мәгълүм кайбер нәрсәләрне ул белми икән, тыныч кына әйтергә тиеш дип уйлыйм.   

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны туксан, хаклык аның ягында дип саный. 

– Ир-атлар мине аңлар: хатын-кыз белән бәхәсләшү бик катлаулы эш. Ул эмоциональ халәттә булганда, аңа үзеңнекен төшендерү мөмкин дә түгел. Шуңа күрә, без, ир-атлар, килешсәк-килешмәсәк тә, матур елмаеп: «Ярый, мин сине аңладым», – дисәк, үзебез өчен хәерлерәк... Тормышта гел шулай килеп чыкмый инде, әлбәттә. Төрле хәлләр булгалый... Мин кызу кеше, кызып китеп, кайчак үпкәләтеп тә куям. «Нәрсә карадың?», «Башың кайда иде?» дия алам. Боларның шундый кырыс яңгыраганын да беләм. Уйламыйча әйтелә шул... Үземне андый чакта кулда тотарга бик тырышам. Ә хатын-кызны аны мәңге үзгәртеп булмый – монысын күптән аңладым.   

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора.  

– Мин үзем дә пешерергә бик яратам. Аеруча шулпам тәмле килеп чыга. Ит кыздыра алам... Хатыннан алданрак кайткан чакта, нидер әзерли торуны үзем өчен кимсенү дип санамыйм. Мин үз өемдә, үз гаиләмдә – үз хатыным, үз балаларым өчен әзерлим. Үз кирмәнемдә! Монда мин хуҗа! Кайчак Гүзәл нидер пешергәндә, янына киләм дә: «Әйдәле, менә моны да кушыйк әле», – дим. «Без иртән кызлар белән шундый аш пешерергә планлаштырдык. Ә кичкә син теләгәнчә әзерләрбез», – ди ул. Җебисең дә куясың инде шунда... Камыр ризыклары әзерләргә кызлар да өйрәнделәр инде. Тик күпме ашасалар да, аларның да, хатынның да авырлыгы үзгәрми, ә мин бер ай эчендә 118 килограммга җитә алам. Соңгы вакытта: «Авырлы хатын-кызга ярамый икән», – дигән сәбәп белән, камыр ризыклары пешерүдән туктаттым әле. Без бит өченче балабызны көтәбез. Малай! Исем эзләп арып беттем инде...  

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан.  

– Шулай... Тирләп-пешеп бетәсең, кире чишенеп, чәй эчеп аласың... Ә алар һаман әзер түгел! Аптырап, урамга чыгып китәсең. Ишекне дә бикләмичә: «Хәзер артыңнан чыгабыз», – дип калалар. Машина җылына, күрше-тирә белән күрешеп чыгасың – болар юк... Шалтыратасың. «Кире борылган идек, әйбер онытканбыз», – диләр... Бу – бөтен хатын-кызларга хас күренеш һәм ул аларга килешә. Ә киресенчә булса? Мин түгел, ә алар мине көтсә? Уйланырсың... 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә.  

– Үткән 8 Март бәйрәме искә төште әле... Кичке эфирда эшләдем ул көнне. Ишек төбендә, кыңгырауга баскач кына искә төште: чәчәк алмаганмын! Эштән чыккач, машинага утырдым да, өйгә йөгердем – туктарга онытканмын. 8 март – минем туган көнем дә. Өй тулы кунак... Гүзәлнең хәтта йөзе дә үзгәрмәде. «Туган көнең белән!» – дип каршы алды ул мине. Күрәм: ул да, кызлар да бик нык әзерләнгәннәр. Үземне ул кичне бик нык уңайсыз хис иттем. Туганнар алдында читен булды – буш кул белән кайтып кергәнемне барысы да күрде бит... Кунакларны озаткач, хатынымнан гафу үтендем. «Иң мөһиме: син янымда, миңа шул җитә», – диде ул. Дөрес әйтә бит! Әйе, мин аңа тугры! Ә бу кечкенә бүләк түгел... Эшкә баргач, егетләргә дә сөйләп күрсәттем: «Шәп идея! Әйбәт бүләк! Моны файдаланырга кирәк әле», – диделәр... Хатын-кызга ни генә бүләк итсәң дә, ир буларак кабул итми икән, аңа синнән берни кирәкми...   



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яши белгән, матур гаиләләр турында укуы бик рәхәт. Рәхмәт авторга. Ә яшьләргә бәхет телим, әлбәттә.

    Хәзер укыйлар