Логотип
Пар алма

«Иң куркытканы – безне кире кагулары»

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя... Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 
Фәнил ВАККАЗОВ, җырчы, алып баручы;
 гаилә стажы – 10 ел; 
балалары – Нурбәк (8 яшь), Алимә (3 яшь).
 
Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Гомернең кайсы чорына җитүеңә карап үзгәрә тора ул. Яшьрәк чакта, әлбәттә, күбрәк күзләренә игътибар итәсең: кызларның күзләре белән очрашырга тырышасың. Аларның сиңа ничек каравы мөһим. Аннан икенче чор башлана – кием-салымнарына игътибар итәсең  Бүгенге көндә исә беренче чиратта буй-сыннарына күз ташлыйм. Хәзер шундый заман: биттәге матурлыкны ясап та була, ә тән матурлыгына крем сылап кына ирешә алмыйсың – аны даими карарга кирәк. Үзем өчен дә тәнемнең камиллеге бик мөһим бүген, шуңа да спорт белән шөгыльләнәм. Аннан шунысы да бар: хатын-кызның буй-сыны зифа икән, аңа бөтен кием дә килешәчәк. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Бөтен нәрсәне дә гафу итәргә буладыр – беребез дә идеаль түгел. Кайберәүләр: «Хатын телефонга кереп китә дә дөньясын оныта», – дип зарлана. Минем бер дә алай әйткәнем юк. Чөнки беләм, ул анда эшли: нәрсәдер эзли, белешә, өйрәнә... Гомумән, бөтен тормышыбыз хәзер телефон аша бара бит. Минем үземнең дә күп вакытым телефонда үтә – эшем башлыча шунда хәл ителә. 

Ә нәрсә өчен бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Бу сорауга җавапны озак уйладым... Мөгаен, аламалыкны һәм пөхтәсезлекне гафу итмәс идем. «Алама» дигән сүз мин әйтәсе мәгънәне төгәлрәк тә ачып бирәдер. Өс киеме бик кыйммәтле, тик тапланып беткән, өе зур, ләкин җыештырылмаган, машинасы затлы, әмма тузанга чумган, балалары шапшак... Юк, андыйны кичерә алмас идем. 
Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак?
– Алар, чынлап та, бүленәме, белеп әйтәсезме? Миңа аның икесе дә мөһим. Хатын-кыз сине мактый, синең белән горурлана икән, димәк, ул сине илһамландыручы була инде. Иң мөһиме – артка гына сөйрәмәсен. Ә өйдәге комфортка килгәндә, ул яктан мин демократ. Бар эшне дә үзем эшли алам. Хатынымның да арырга, кәефе булмаска мөмкин икәнен яхшы аңлыйм. 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Миңа калса, дус булырга тиеш тә. Тора-бара хисләр икенче төрле формациягә керә, тынычлана. Гел гыйшык утында янып яшәмисең. Хатыныңа булган мәхәббәтеңнең бер өлешен балалар үзләренә ала... Дус булмасаң, аңа үзеңнең серләреңне ничек ышанып тапшырасың? Аның белән ничек бер түбә астында яшисең? Кич кайткач, без дә икәү сөйләшеп утырабыз. Нинди генә тема кузгатмыйбыз?! 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Бөтенләй хәтерләмим! Хатыннан сорадым әле. «Казан» милли мәдәният үзәге янында ясадың», – ди... Иң беренче күрешүебез дә шунда булган иде. Без аның белән урамда таныштык. Дуслар белән машинада бара идек, өч кыз кул күтәрде. Ул чакта «мотор тоту» бик популяр иде. 2008 елның июне бу. Футбол матчы булган көн. Европа чемпионатында безнең җыелма команда җиңде. Шәһәр гөжли – бөтен җирдә күтәренкелек. Без дә дуслар белән шул эйфориягә кушылдык... Өчәү идек, тагын өч кыз да утыргач, сыеп булмый дип, кире кайтып, минем машинаны алып килдек. Икегә бүлендек, һәм ул минем машинага туры килде... «Татмак»ка барып пицца ашавыбызны хәтерлим – төне буе эшли торган бердәнбер җир иде бугай ул вакытта. Аннан «Казан» милли мәдәният үзәге янына киттек... Гөлназ – Казан кызы. Кыз сорарга барулар барысы да йолага туры китереп эшләнде. Апрельдә никахыбыз булды, ә туйны октябрьдә генә ясадык. Җәй – минем эш сезоны: туйлар алып барып акча эшләдем дә, көзен үзебезнекен бәйрәм иттек. «Иң беренче очрашкан урыныбыз дип, «Казан» милли мәдәният үзәге янына алып бардың. Тәкъдимне шунда ясадың. Чәчәкләр, балдак бүләк иттең», – ди Гөлназ. Хәтерләмим!.. 

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
Миңа калса, шулайдыр. Аны хәтта үзең аңламыйсың да, әмма тора башлагач уртак яклары барын күрәсең, аңарда әниең чалымнарын тоясың... Казан кызы булса да, Гөлназның бөтен җәйләре авылда үткән – эшләп үскән. Шәһәр күмәче генә булса, мин аңа үзем дә карамас идем. Гөлназның әти белән әнигә охшаячагын шундук белдем... Әни белән уртак телне алар тиз тапты. Кайтканда-киткәндә генә кайнана белән уртак тел табу кыен түгел инде ул. Бер түбә астында яшәсәң генә конфликтлар килеп туарга мөмкин. Бу очракта иң авыры егет кешегә төшәдер. Очлы почмакларны ул җайлый белсә генә бергә яшәп буладыр. 

Туйларда гел: «Сезнең гаилә берәүне дә кабатламаячак, аны кемнекенәдер охшатырга тырышмагыз. «Безнең әниләрдә», «безнең әтиләрдә» дигән сүзне, гомумән, онытыгыз», – дим. Үз гаиләң идеалы итеп әти-әниең гаиләсен күрү  упкынга алып барачак... Мин алып барган мәҗлесләрдә шуңа күрә ике якны ярыштыру да юк – андый конкурслар үткәрмим. «Кияү ягы, кәләш ягы дигән сүзне онытыйк, «без – бу яңа гаиләнең туганнары» дип берләшик», – дим кунакларга да. Аңлашылмаучанлыклар туйда ике якны бер-берсенә каршы куюдан ук та башланып китәргә мөмкин бит.  

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Кешене белмим, ә үземә килгәндә Гөлназ нәрсәгә сәләтле булуымны, мал таба алганымны яхшы белә. Шуңа күрә бүгенге көндә акчаны ул күбрәк эшләсә, моңа тыныч карар идем, хәтта шат булыр идем. Акча эшләү – ул бит үзе бер хобби шикелле. Кем белә, бәлки хатынымның хоббие шундыйдыр, бәлки әле ул аны аңлап кына бетермәгәндер. Шуңа күрә мин дә, абыйсы да аны моңа этәрәбез – финанс яктан мөстәкыйль булуын телибез. Кемгә күпме гомер бирелгәнен белеп булмый бит, Алла сакласын инде... Аннан моңарчы бала табып, бала үстереп, бәлки, ул үзенең потенциалын да ачарга өлгермәгәндер. Кияүгә чыкты, әни булды – бу миссияләрне үтәде, ә бит әле аңа шәхес буларак та үсәргә кирәк. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
Тыныч карыйм. Кыз яратуын беренче булып белдергән парларны беләм – андый туйлар да алып барганым булды. Егетләрнең иң курыккан әйбере – безне кире кагулары. Бу турыда күбрәк уйласаң, танышырга теләгән кыз янына бара да алмаячаксың. Ә кызның көткән булуы да мөмкин... Моны ничектер сиздерсә, дөресрәктер. Сиздерү, «Сез миңа ошыйсыз, бүген мине озатып кайтыгыз әле», – дип килеп әйтү түгел бит. Зирәк кызлар аның юлын таба.

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Миңа калса, юмор хисе, интеллект җәлеп итәдер. Тән төзелеше, мускулларга исләре китмидер. Югыйсә урам тутырып юан ир-атлар йөрмәс иде. Үзләре юан, корсаклары чыккан... Эчке дөнья барыбер мөһимрәк. Тышкы матурлык гел үзгәреп тора: кеше картая, җыерчыклар чыга... Ә күңел шул килеш кала. Киресенчә, еллар үткән саен матурланырга, баерга гына мөмкин. 

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. 
– Килешәм, ирләр көчле хатын-кызлардан бераз шүрли. Андый ханымнар янында үзем дә дискомфорт тоям. Нишләп икән, белмим. Күрәсең, хатын-кызның ир-аттан узып нәрсәдер хәл иткәнен өнәп бетермим. Хатын-кыз көчле булса да, көчсез булып күренерлек хәйләкәр һәм үз теләгәнен ир кеше авызыннан әйттерерлек зирәк булырга тиеш дип саныйм.  

Хатын-кыз ир кешегә караганда акыллырак булса да, зирәгрәк эш йөртергә тиештер. Хатынга да гел әйтәм: «Минем өчен иң мөһиме – кеше янында гаилә башлыгы булып күренүем. Бу гаиләдә бөтен нәрсәне Фәнил хәл итә икән, дигән фикер туарга тиеш», – дим. Ә өйдә... Кеше янында ир-ат үзен баш итеп хис итә икән, ул өйдә барысына да риза. Савыт-саба да юа, тузан да суырта... Башкалар янында үзен түбәнсетүне, санламауны авыр кичерә ир-ат. 

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Хатын-кыз күбрәк хис белән яши, әмма аңарда тоемлау хисе дә көчле. Берәр төрле хәл килеп туганда, хатынымның интуициясенә гел таянам: бөтен нәрсәне дә акыл белән генә чишеп бетереп булмый... Хатын-кызлар белән безнең логика бик туры килеп бетми. Аларның да, әлбәттә, үз логикалары бар. Тик башларына кереп карап булмагач, аларда бу фикер ничек барлыкка килгәнен берничек белә алмыйсың. 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Кайвакыт ризалашу күпкә җайлырак: бәхәсләшү күп көчне, нервыны ала бит ул. Кайчак: «Җимешем, бу сөйләшүнең ахыры нәрсә белән бетәсен беләм, әйдә, шушы урында туктыйк – синең белән килешәм», – дим. Вакыт кемнең хаклы икәнен, кемнең юк икәнен күрсәтә, шулай булгач, нигә бәхәсләшеп торырга. Мин Үлчәү йолдызлыгында туган. Үлчәүләр конфликтлы кешеләр түгел, бик сабырлар, соңгы чиккә җиткәнче түзәләр. Минем турында начар уйламасыннар дип яшиләр. Шулай яши-яши бөтен хәл бетә... 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым, дип, диванда кырын ятып тора. 
– Андый очрак булганы юк. Минемчә, бу татар гаиләләренә хас күренеш түгел. Мин генә кайтмыйм бит әле өйгә, балалар да кайта. Ир ярый инде ул кеше баласы, малай белән кыз үзенекеләр бит. Шуңа күрә ул минем турында уйлап пешерәме икән, әллә балалар турындамы, белмим. Аннан мин ашау даулап йөрүче дә түгел. Беренчедән, әйткәнемчә, үзем дә пешереп ашый алам. Икенчедән, туклануым да гел бертөрле. Без, гомумән, икебез дә дөрес туклануда. Бәлешләр саласы юк, пешкән майсыз тавык түше, кыяр-помидор, бал, эремчек булса, шул җитә. Төп ашны төшкә кадәр ашыйбыз, аннан җиңел генә тукланабыз. Каядыр кунакка, мәҗлескә барганда гына бераз «ычкынып» алабыз. Ә балаларга килгәндә... Колбаса ашау мөмкинлеге алар өчен бәхет инде. Әле бәйрәм алдыннан кызымнан сорыйм: «Нинди тәмле әйбер ашыйсың килә?» – дим. «Бутерброд!» – ди. 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. 
– «Син әкрен киенәсең», – дип, бер тапкыр да хатынга ачу чыкканы юк. Хәзер бит телефон бар. «Кайчан бу әзер булыр?» – дип түшәмгә карап утырмыйсың. Ул җыена, ә син телефонга кереп китәсең. Вакыт сизелми дә уза... Без өйдән гел бергә чыгабыз. Мин көтеп утыргач, ул да эшләрен тизрәк төгәлли. 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы? 
– Дөресен әйткәндә, бүләк бирергә дә, алырга да яратмыйм. Бу – минем бик зур кимчелегем. Хатын читләтеп тә, ачыктан-ачык та әйткәли моны. «Аңла инде, сюрпризлар булу хатын-кыз өчен бик мөһим бит», – ди. «Әйдә, акча бирәм, нәрсә кирәк, барып ал», – дим. Мин бик реалист кеше – кирәк әйбер генә алам. Чәчәк тә бүләк итмәс идем әле. Кулыңа алган мизгелдә бер секундлык ләззәт китерә дә, аннары вазада корый... Акчаны җилгә очыру кебек күренә ул миңа. Ә сез – хатын-кызлар шундый, сезгә чәчәк кирәк... Ә хатын алган бүләкләр арасында ошамаганнары юк. Ул миңа нәрсә кирәген белә. Күлмәк, носки ише әйберләрне үзе генә дә ала, калганнарын бергә сайлыйбыз. Элек аптырый идем әтигә: әни нәрсә ала – шуны кия. Гомеремдә дә хатынга әйбер алдырмаячакмын дип уйлый идем. Яши-яши үзгәрәсең икән. Башта трусик, носкины гына ышанып тапшырасың. Ә әти яшенә җиткәндә инде, мөгаен, барысын дадыр. «Нигә әтигә бөтен әйберне әни ала икән?» – дип аптырап йөрү чираты улыңа җитә... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар