Логотип
Пар алма

Галим Айдар Хәйретдинов: «Хатының – иң якын кешең»

Хыянәт дигәндә исә... Минемчә, хыянәтне кичерергә була. Әгәр хатын-кыз, күтәренеп, үзе чыгып китмәсә, билгеле...

Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ, галим;
гаилә стажы – 29 ел; 
өч бала атасы. 

Иң элек хатын-кызның нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Сорау дөрес куелмаган: ерактан күрепме яки якыннанмы? Гомумән, бу сорауга җиңел генә җавап биреп булмый. Билгеле бер тормыш тәҗрибәсе туплагач, фикер дә үзгәрәдер. Мин үзем күбрәк буй-сынга күз төшерәм, әмма булачак хатынымның иң элек... холкына игътибар иттем. Купеда, тар җирдә башкача булмагандыр да – без поездда таныштык. 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Хатын-кызга хас булган кимчелекләрнең барысын да диярлек кичерергә мөмкин. Гомумән, тормыш иптәшен сайлаганда үзең кичерә алырлык җитешсезлекләргә ия булганын сайларга кирәк. Сайладың икән, түз, чөнки ул кимчелекләр аның өчен кимчелек түгел – яшәү рәвеше. Яшәү рәвеше өчен кешене гаепләп булмый бит инде?.. Бер-береңне аңлап, вак-төяк кимчелекләргә күз йомганда гына бергә яшәп була. 

Ә нәрсә өчен сез бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Иренең кадерен белмәвен. Мәсәлән, ир тырышып-тырмашып, хәрамләшмичә, башкаларның хакына кермичә тормыш дилбегәсен тарта, җаваплылыкны үз өстеннән төшерми: ир-ат буларак, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Ә хатын-кыз шуңа бәя бирә алмаса, «тегесе болай түгел, монысы алай түгел», дип, ирнең башына тукып торса, чыраен сытып, көйсезләнеп, иреннән канәгатьсезлеген гадәткә әйләндерсә... Андыйны йә ташлап кит, йә...
Хыянәт дигәндә исә... Ир-атлар заводта җыелган роботлар түгел бит, бу сорауга җавапта һәркайсыбызның үз фәлсәфәсе, тормышка мөнәсәбәте чагылачак. Минемчә, хыянәтне кичерергә була. Әгәр хатын-кыз, күтәренеп, үзе чыгып китмәсә, билгеле... Ир-ат хатынын ярата икән, нинди хыянәт булса да, кичерә ала. Аллаһ та ширектән кала барлык гөнаһларны кичерә, кичермәс өчен без кем булдык әле? 
Хыянәттән тыш, тагын бер бәла бар: кайчак ир үзенең башында туган уйдырмаларга үзен үзе ышандырып, әллә нәрсәләр уйлап-күзаллап хатынының тормышын җәһәннәмгә әйләндерә – көнләшә. Ә хатыны, чынлыкта, хыянәт итми – уенда да юк. Сүземне дәвам итәр өчен кузгалтылган мәсьәләнең даирәсен бераз киңәйтәсем килә: Без татар, мөселман буларак, азмы-күпме ислам хөкемнәрен дә исәпкә алып эш итсәк, дөресрәк булыр иде. Бу күзлектән караганда хыянәт нәрсә ул? Шәригать буенча, бәяләмә бер: әгәр хатын-кыз чит ир белән якынлык кылса, һәм бу хәлне дүрт кеше – дүрт шаһит күреп торса, аннан шәригать хөкемханәсендә шәһадәт кылып: «Без ул хатынның зина кылганын күрдек», – дисә, шул очракта гына бу вакыйганы чын мәгънәсендә хыянәт дип атап була. Ислам диненең хыянәт, тугрысызлык турында аерым һәм үзенчәлекле фәлсәфәсе бар. Мәсәлән, безгә таныш булган классик сюжетны алыйк: ир өенә тиешле вакытыннан иртәрәк кайтып төшә һәм хатынын башка берәү белән тота. Ислам күзлегеннән карасак – мөмкин булмаган хәл, чөнки ир (сүз мөселман кешесе турында бара, әлбәттә), мәсәлән, эш сәфәреннән өенә иртәрәк кайтасы булса, бу хакта хатынына алдан ук хәбәр биреп куярга тиеш. Ә өйгә аяз көнне суккан яшен кебек төнлә кайтып төшү исә бөтенләй тыела – андый очракта ир башка бер урында куна калып, иртән кайтып керергә тиеш. Әйтик, хатынының хыянәтен раслар өчен ир шымчы яллаган ди. Тик Коръәндә: «Бер-берегезгә карата шымчылык кылмагыз», – диелә... Хәләленең хыянәтен дәлилләр өчен, ир-ат тагын дүрт кеше алып килергә тиеш – бу исә чынлыкта акылга сыймый торган хәл... Үзем аңлаганча, Аллаһы Тәгаләнең ислам хөкемнәре аша, пәйгамбәренә иңдергән күрсәтмәләре аша хатын-кызны ничек саклавын, яклавын күрсәтергә тырыштым. Ярый, хыянәт булды, ир моны күрде, шаһитларсыз гына судта шуны дәгъвалый ди. Тик әлеге очракта да хатыны: «Юк, хыянәт итмәдем!» – дип, гаебен кире кага икән, Аллаһы Тәгалә: «Бу – хатын-кызның намусында тап булып кала», – ди. Хатын, судны алдаса да, бу гөнаһ өчен җаваплылыкны үз өстенә алуын һәм хөкемне Аллаһның үзенә тапшыруын аңларга тиеш. Ә Ходайның хөкеме күпкә кырысрак булып чыкса? 

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Була ала, әлбәттә. Ирнең һәм, әлбәттә, хатынның рухи сыйфатларыннан, акыллары дәрәҗәсеннән, әдәп-әхлакларыннан тора бу. Әгәр бик примитив кешеләр икән – дус була алмыйлардыр, рухи үсешләре билгеле бер дәрәҗәгә күтәрелсә – дус булырга мөмкиннәр. 

Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Поезд купесында танышканны әйткән идем инде. Эш сәфәре иде ул минем. Шунда ук: «Бу – минем кеше», – дип уйлаганымны хәтерләмим: күңел йә тартыла, йә юк инде ул. Аннары без икенче тапкыр очраклы рәвештә генә күрештек... Укыганда бер укытучыбыз: «Безне хатын-кызлар сайлый», – дигән иде. Ягъни хатын-кыз үзенә игътибар күрсәткән ир-атны кабул итсә, якын күрсә генә гаилә оешырга мөмкин, юк икән – ир-ат башын бәреп ярса да, бернишли алмый... Ул чакта укытучым белән эчтән генә ризалашмаган идем, яши-яши аның хаклы булуын аңладым. Элекке заманнарда, әлбәттә, кызларны ирексезләп яратмаган кешесенә дә биргәннәр. Шуңа күрә хәзерге вазгыятьне күпкә дөресрәк дип саныйм: ир-ат та, хатын-кыз да танышуда, мөнәсәбәтләр коруда ирекле. Матриархат дәверендә менә хатын-кыз сайлаган. Алай да дөрес түгел, минемчә. Әмма тормышның билгеле бер өлкәләрендә беренчелек хатын-кызда булырга тиеш: йортны багу, аны тәртиптә тоту, бала-чагаларны тәрбияләү... Бу беренчелек хәтта ислам динендә дә чагыла. Мәсәлән, никах укыганда ризалыкны беренче итеп кәләштән сорау шушыны күздә тота, ягъни хатын-кыз ире булачак кешегә барырга ризалыгын гына түгел, яңа гаиләнең хуҗасы, бикәсе булырга ризалыгын да игълан итә. Бу көннәрдә Муса Бигиевның бер әсәрен тәрҗемә итеп бетердем. 1918 елда булган бер хәл турында яза. Бер ханым: «Безне аерыгыз», – дип, судка мөрәҗәгать итә. Бигиев шушы процесс турында яза, гариза китергән хатын-кызның кичергәннәре турында сөйли, хатыны ирен яратмаган очракта никах килешүен өзүнең дөрес һәм файдалы булуын аңлата. Никахның мәгънәсен, талакның, шул исәптән, хәтта хатын тарафыннан таләп ителгән талакның да тирән мәгънәсе, әһәмияте турында яза.
Булачак тормыш юлдашым белән исә берничә ай очраштык. Тәкъдим ясаганда һичнинди романтик, пафослы сүзләр әйтмәдем – урамда барганда: «Миңа чыгасыңмы?» – дип сорадым. Чәчәк тә бирмәдем, алдына да тезләнмәдем.

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый, диләр, шулаймы? 
– Минем очракта алай түгел. Әмма булачак хатыныңның үзең белән бер даирәдән, ягъни, бер иҗтимагый катламнан булуы мөһимрәк. Мәсәлән, минем әти-әнием гади эшчеләр иде, шуңа күрә әллә нинди югары катламнардан кызлар эзләмәдем: бер-береңне аңламау ихтималы зураер иде. Үзеңә тиңнәр арасыннан сайларга кирәк. 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Мин үзем андый хәлдә түгел, шуңа күрә белмим, киңәш тә бирә алмам... Пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче тапкыр үзеннән күпкә бай хатынга өйләнә. Хәдичә тирән акыллы хикмәт иясе була. Андыйлар элек тә сирәк очраган, хәзер дә шулай. Никадәр хәлле, абруйлы, дәрәҗәле булса да, ул үзеннән 15 яшькә кече егетнең яхшы сыйфатларын – тугрылыгын, сүзендә торуын, гаделлеген күрә алган. Иренә пәйгамбәрлек иңгәч, иң авыр вакытта аңа терәк булган – беренче булып ислам динен кабул иткән. Шуңа күрә бу мәсьәләдә эшнең асылы акчада, кемнең күпме эш хакы алуында түгел. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Белмим, хәзерге заманда ничектер, тормыш тәҗрибәсе туплаган хатын-кызларны, мәсәлән, ир-атның тәвәккәллеге, кыюлыгы җәлеп итә икән. 

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүен көтәсез? 
– Көтмим, андый вакытлар үтте инде. Ә кызларга эчми-тартмый торган, әдәпле, йомшак күңелле егетләргә игътибар итәргә тәкъдим итәр идем. Тагын – ир-атның пөхтәлегенә. Хатын-кызлардан ишеткәнем бар: «Без, беренче чиратта, ир-атның аяк киеменә карыйбыз, аннары кием-салымының пөхтәлегенә, хәтта ыспайлыгына», – диләр. Ир-атның акылына игътибар итүче ханымнар да бар. Әмма бу сыйфатка бәя бирү өчен хатын-кыз үзе дә акыллы булырга тиеш.

Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Кешесенә караптыр. Кайбер ир-атлар бар: буе метр ярым гына, ә мин-минлеге Каф тавы кадәр. Үзенең тапкырлыгы, кыюлыгы, тәвәккәллеге белән ул теләсә кайсы хатын-кызның йөрәген яуларга мөмкин. Күңел бит хатын-кызның һәрберсендә бар... Мин үзем, мәсәлән, андый хатын-кыз белән мөнәсәбәт кормас идем. Юрганыңа карап аяк сузарга кирәк. «Чибәр хатын – күршенеке була», диләр. Андый хатыннарга өйләнеп, алардан колак каккан ирләр юк түгел. Гел игътибар үзәгендә булганга күрә, татлы сүзләрдән, ир-атларның карашыннан чибәр ханымның күңеле эреп китәргә бик мөмкин... Аннан андыйларның таләпләре дә югары буладыр. Үз көче белән дөнья көткән ир-ат андыйның бөтен ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаска да мөмкин. «Чибәрлек туйда гына кирәк», дип юкка гына әйтелми.

Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике Галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.
– Әйе, ике Галәмнән! Бер очрак искә төште. Байтактан булган хәл инде. Телевизордан дәүләт җитәкчеләренең берсе сөйли. Нәрсә беләндер кызыксындырды – бирелеп тыңлыйм. Һәм ул үзенең чыгышын тәмамлар алдыннан, хатыным ниндидер сорау бирде дә, соңгы җөмләләрен ишетми калдым. «Бүлдердең, әһәмиятле әйбер сөйли иде бит, син тыңламадыңмени?» – дим. Миңа кинәт кызык булып китте. «Янымда утырдың бит, әйт әле, нәрсә турында сөйләде ул?» – дим. Ә ул миңа сорау бирә: «Ә менә син ул таккан галстукның төсен хәтерлисеңме?» – ди. Галстукның төсенә игътибар итү уемда да юк иде... Ә ул күргән, «мыегына чорнап» аның тышкы кыяфәтенә үзенчә бәя биреп утырган булып чыга! 

Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы, әллә инде юл куясызмы?
– Мондый тарткалашу башланса, ир-ат фикеренең яки ниятенең төбендә ни ятканын аңлатып карарга тиеш, минемчә. Тик бу тарткалашу берәр эшкә кагылса, ир кеше үзенекен итәргә тиеш. Нигәме? Әгәр хатын сүзенә күнеп, ул эшне эшләмәсә һәм нәтиҗәдә уңышсызлыкка тарыса, хатын-кыз аңа: «Нишләп эшләмәдең?» – диячәк. Ир-атның табигый сурәттә: «Соң син үзең эшләмәскә куштың бит!» – дип аптыравына каршы, тегесе: «Син – ир кеше, үзеңнекен итәргә тиеш идең», – дип җавап бирәчәк... Әлбәттә, бу гел үзеңчә генә эшләргә дигән сүз түгел, хатының белән киңәшләшү кирәк. Киңәшле эш таркалмас. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Сорауда «кырын ятып тора» диелгән. Монысы мөгез чыгару билгесе, димәк нәрсәгә карата булса да каршылыгын, ризасызлыгын белдерергә маташа, протест игълан итәдер. Бу хәлнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Тик аны ач карынга эшләү дөрес булмаганга күрә, башта нәрсә дә булса әмәлләп, тамагыңны туйдыр, аннары кырын ятуының сәбәбен тап.

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Әлбәттә, ачуны чыгара. Ләкин... аны үзгәртеп тә булмый – күнегергә генә кала. Кызып, ярсып нервыңны көйдерүдән ни мәгънә?! Пәйгамбәребез: «Хатын-кыз кабырга сөягеннән яратылган. Һәм иң кәкре урыны – кабырганың башыдыр. Шуңа күрә аны турайтырга теләсәң, сындырырсың», – дигән. Коръәндә Аллаһ ир-атның да, хатын-кызның да бер үк нәфестән яратылган булуын хәбәр итә. Бу исә – бер сурәтләү чарасы гына, хатын-кызның табигатенә ишарә: кабырга юка сөяктән гыйбарәт, аны ничек турайтасың? Ничек булса – шулай калсын, ирексезләмә, юкса харап итәчәксең. Ахыр чиктә, соңга калу гадәте җитешсезлекләрнең куркынычы түгел... 

Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?
– Гадәттә, бер-береңә нәрсә кирәген беләсең, белмәсәң – сорыйсың. Инде бүләк эзләп баш ватасың килмәсә, «Үзеңә кирәк нәрсәне ал», дип акча тоттыр. «Бергәләп сайлыйк» кына димәсен... Сайлашкан бар: кибеткә керәсең икән, әйтик, зур бер сәүдә үзәгенә – Казанда андыйлар күп – ул аны әйләнеп-айкап, актарып чыга да (артыннан ияреп йөреп «бүләк сайлашкан» иренең алҗып бетүендә эше юк!): «Монда бер әйбер юк», – ди. Шаккатып: «Соң кибетләр шыплап тулган, ничек инде бернәрсә дә булмасын?!» – дигәнем бар... Бүләк алу өчен талант кирәк. Аннары – янәшәңдәге хатыныңны бик әйбәт белү, аңлау, аласы әйбереңне аның өстендә дип күз алдына китереп карый алу кебек нәрсәләр дә бик урынлы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар