Логотип
Пар алма

Гаиләне юмор саклый

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән...

Ир-ат һәм хатын-кыз. Бер үк Галәмгә без бит очраклы гына эләкмәгән... Шулай булгач, нигә соң бер-беребезне күп вакыт аңламыйбыз? Гамәлләребезне, теге яки бу адымыбызны, әйткән сүзләребезне... Үзара тартылуны «җиңеп», арага каршылыклар керә дә куя...
Ә ир-атлар үзләре бу хакта ни уйлый икән? Сүзне аларга бирик әле. 
Әсхәт – җырчы, фитнес тренер
гаилә стажы –  20 ел; 
балалары – Лилия, Эльвина, Ләйсән, Әмирхан;
оныгы – София 

 Иң элек хатын-кызның  нәрсәсенә игътибар итәсез: киеменә, буй-сынына, күзләренә, чәченә...
– Чибәр, зифа буйлы, үзен-үзе карап йөргән, матур киенгән хатын-кызга карамый калмый. Күзләр шуның өчен бирелгән. Әмма йөрәккә үтеп  керер өчен  бу гына җитми.  Кешенең күңеле матур булсын. Моны белү өчен биш минут сөйләшеп алу да җитә. Аннан күзләренә карыйм. Майланып, янып торган күзләрне яратмыйм. Күзләр тыныч икән, тормышы да тыныч кына ага дигән сүз. Андыйлар белән аралашу да рәхәт. Бите ясалган хатын-кызларның күңеле дә ясалма, алар белән нәрсә турында сөйләшмәк кирәк?! Ничә еллар инде матурлык индустриясендә эшлим. Спортзалга төрле кызлар йөри. Кайберләре килә, фигурасы шәп, тик алардан салкын бәрелә, карашы сүнгән, беркем белән исәнләшми.  Ә килеп керә таза гына, шат күңелле бер кыз – авызы ерык, күзләрендә бәхет чаткысы,  елмаеп исәнләшеп үтеп китә. Кояш чыккан кебек инде. Аңа тартылалар да,  чөнки ул нур чәчеп тора... 

Хатын-кызның кайсы сыйфатларын гафу итәргә була? 
– Бөтен нәрсәне гафу итәсең, чөнки яратасың. Ошамаган сыйфатлар турында сөйләшеп була, зирәк хатын-кыз нәтиҗә ясамый калмый. Беребез дә идеаль түгел. Җыйнаксызлык ачуымны чыгара, күрәм икән, әйтми калмыйм. Ачуымны эчемә җыймыйм.

Ә нәрсә өчен  бик якын хатын-кызны да гафу итмәс идегез? 
– Берсүзсез – хыянәт!  Хатын-кыз хыянәте бик куркыныч.  Уҗымга чыгып керүче ирләр күп. Әмма алар барып кайталар да, оныталар.  Ә хатын-кызныкы башка. Алар бөтен җаны белән  хыянәт итә. Шуңа да аны гафу итеп булмый. Мин уздым хыянәтне. Нәрсә икәнен беләм. Моны беркемгә дә теләмим. Аллам сакласын!  Агуга тиң ул. Ир-ат өчен моннан да көчле психологик яра юк дип уйлыйм. Бар да асты-өскә килә: дөнья да, мөнәсәбәтләр дә, хәтта үзең дә. Бернәрсә дә күрмисең, ишетмисең, ашамыйсың, кислород җитми. Бөтен нәрсәгә әзерсең. Ул ирне бәреп үтерү дә берни тормый кебек. Башка бөтен нәрсә буенча хатын-кыз белән сөйләшеп, уртак фикергә килергә була, хыянәткә генә аклау юк. 

Хатын-кызлар икегә бүленә: ир-атны илһамландыручы алиһәләр һәм өйдә аның өчен комфорт тудыручы хуҗабикәләр. Сезгә аның кайсы якынрак? 
– Икесе дә якын. Хатын  рухландырып торсын инде ул. Аның хуҗабикә генә булуы кызыксыз булыр иде. Өеңдә ашарга пешкән ди, әмма хатының белән сөйләшер сүз юк, чөнки ул дөньядан артта калган, бернинди дөньяви тренд белән кызыксынмый. Андый хатын белән яши алмас идем. Ашауга гына бәйләнмәгән бит ул тормыш. Хатын хисләндереп тора икән, таулар күчерергә әзермен. Нигә яшереп торырга, дөньяны ир-ат кулы белән хатын-кызлар идарә итә. Алар сүзе белән сугышлар да чыга. Бөтенебез дә рухландыручы хатын-кыз авызына карап яшибез. Ир-ат – хатыны, гаиләсе өчен бөтен дөньяны әйләндереп ташларга мөмкин. Кемдер минем якыннарымны кыерсыта икән, димәк, мине дә кыерсыта. Кайнар баштан бик тиз чарасын күрәм. Һәрвакыт гаиләмне сакларга әзермен. Бернәрсәдән, беркемнән курыкмыйм.  

Ир кеше өчен аның хатыны дус та була аламы? 
– Әлбәттә. Минем өчен хатыным Айгөл дус та, туган да, хатын да, сөяркә дә. Аның  белән теләсә нинди темага сөйләшә алабыз.  Танышларым күп, аралашырга бик яратам, әмма дусларым юк. Беркемне дә үземә якын китермим. Бәйле булырга яратмыйм.  Кешеләргә ышанмыйм. Якын кеше сиңа бервакытта да начарлык теләми. Ә дус бүген бар, иртәгә юк... Бу – мин-минлек түгел. (Уйланып.)  Балачактан шулай. Кечкенәдән үз-үземне яклап үстем, беркемгә дә ышанмадым. Ә якын  танышларым барысы да шәп кешеләр!  Миңа алар белән ерактан торып аралашу  уңайлырак.
 Хатыныгызга ничек тәкъдим ясаганыгызны хәтерлисезме әле? 
– Айгөлне беренче тапкыр дуслар белән бер эшмәкәргә кунакка баргач күрдем. Түгәрәк кысалы күзлек кигән, тыныч кына йөргән бер үсмер кызга карап: «Бу кызга өйләнер идем», – дип уйлап куйган идем. Сигез елдан соң Казанда шул дусларым белән төнге клубка баргач, Айгөл белән очраштык. Танымадым. Үсмердән бик чибәр кызга әйләнгән иде. Уртак танышларыбыз гына Айгөлнең кем икәнен исемә төшерде. Без кич буе рәхәтләнеп биедек. Аннан бергәләп дусларны кунакханәгә илттек. Айгөлгә әйтәм: «Минем зур караватым бар. Әйдә, миңа», – дим. Ул: «Юк, мин үз караватымны яратам. Өйдә генә йоклыйм», – ди. Аптырап киттем. Миңа бер кызның да каршы килгәне юк иде. «И-и Аллам, әле бозылмаган кызлар бар икән», – дип, шатлана-шатлана, өенә илтеп куйдым. Әгәр ул төнне миңа килгән булса, безнең аралашу шуның белән тәмамланыр иде. Икенче көнне пейджерына (ул заманда кәрәзле телефоннар юк иде әле) хәлен белешеп хәбәр җибәрдем.  «Итле белен пешерәм. 15 минуттан килсәгез, өлгерерсез», – дип җавап килде. Өйдән өч минутта җыенып чыгып киттем. Аның фатиры ишегендәге кыңгырауга басканда 15 минут узмаган иде әле.  Очрашып йөргәннән соң, бергә яши башладык. Аерылган идем ул вакытта, кабат законлы тормыш башларга курыктым, яралар да төзәлмәгән иде бугай. Айгөлле тормыш бөтенләй башкача иде. Өемә җылы кертте ул. Үкенечем: аңа матур итеп тәкъдим ясамадым. Йөзекне алып кайттым да кулына тоттырдым. Ул вакытта кыргый җәнлек кебек идем,  романтика бөтенләй юк. Хәзер генә кино карасам да елыйм, Айгөл җебетте. (Көлә.)

Ир кеше хатын итеп әнисенә охшаган кызны сайлый диләр, шулаймы? 
– Ул хакта уйлаганым булмады. Әмма  бик яхшы белә идем: хатыным дөньяда бердәнбер булачак. Хәзер улыма да әйтәм: «Үскәч, әниең кебек бик яхшы күңелле, нәфис хатын ал», – дим. Моны чын күңелемнән телим! 

Хатыннары ирләреннән күбрәк мал тапкан гаиләләр бар. Ир кеше бу очракта үзен ничек тотарга тиеш? 
– Карьера дип тырышкан, йә бизнес алып барган хатыннар турында сүз барадыр. Уйлап карагыз: хатын-кыз күп акча эшли икән, димәк, тәүлек дәвамында эш турында уйларга мәҗбүр, аның гаиләгә, балага, иренә, көнкүрешкә вакыты калмый. Айгөлнең дә күбрәк эшләгән вакытлары булды. Акча мәсьәләсендә бервакытта да ярышмадык. Әмма миңа карьерист, миллионнар эшләгән хатын кирәкми. Айгөлнең дә алай булуын теләмәс идем. Өйдә тынычлык, ямь булсын, хатыным һәрвакыт елмаеп торсын, эштән алҗып кайтмасын. Гап-гади гадәти тормыш ошый миңа. Ә бай, матур тормыш, гадәттә, матур бетми ул. 

Гашыйк булуын хатын-кыз башлап үзе белдерүгә ничек карыйсыз? 
– Моның бер начарлыгын да күрмим. Төрле кешеләр бар бит дөньяда. Аңлату гына түгел, мәхәббәтне тоярга да кирәк  бит әле. Миңа беренче булып мәхәббәт аңлатканнары булмады үзе. Гомумән, мәхәббәткә ышанмый идем. Айгөл белән яши-яши генә аның нинди көчле хис икәнен белдем. Балабыз тугач, таныш булмаган хис урап алганын аңладым: канатлар үсә, ул кешене күрүгә эчке импульслар уйный башлый. Мәхәббәт йомгагы елдан-ел зурая гына. Бер ай очрашып, мәхәббәт аңлатышкан кешеләрне аңламыйм. 

Хатын-кызларны ир-атларда иң беренче чиратта нәрсә җәлеп итә дип саныйсыз?
– Үзенә ышанган ир-атны бер хатын-кыз да игътибарсыз калдырмый. Күз алдыгызга китерегез: горур гәүдә,  карашы – аяк астына түгел, ачык һәм еракка төбәлгән, җиңел, тыныч кына атлый. Әлбәттә, аңа карыйлар.  

Хатын-кызларның үзегезнең кайсы якларыгызга игътибар итүне көтәсез?  
– Игътибарсыз калмаганыма шикләнгәнем булмады. (Рәхәтләнеп көлә.) Бицепсларымны күрсеннәр иде дигән уйны башыма да китермим. Үземә ошыйм, комфортлы хис итәм, нигә миңа кемнеңдер игътибары?! 
 
Ир-атны артык чибәр һәм көчле хатын-кызлар куркыта, диләр. Бу, чынлап та, шулаймы? 
– Юк, куркытмый. Хатын-кызда әлеге ике сыйфат та булса, кайф инде ул! Минем Айгөл чибәр дә, акыллы да, бер грамм да куркытмый (Рәхәтләнеп көлә.)
 
Ир-ат белән хатын-кыз икесе ике галәмнән икәне билгеле инде. Кайчакларда аларның бер-берсен аңламаулары шуннан килеп чыга да. Хатын-кызның нигә нәкъ менә шулай эшләгәнен үзегез аңламаган берәр очракны искә төшерегез әле.

– Яши башлаганда үпкәләп елап ушларны ала иде. (Көлә.)  Гаебемне аңламыйм,  аннан сорыйм, ә ул: «Үзеңнең башыңа килмәсә, минем әйтүдән ни файда», – ди иде. Хәзер алай үпкәләүләр бетте инде. Хатын-кызның нидер әйтеп бетермәвен аңлап бетерә алмыйм. Әйтмичә, эченә үпкәсен җыеп йөргәннәрне кабул итә алмыйм.  Үзем  ни уйласам, шуны әйткәнгәдер, мөгаен. Турысын әйтәм дә салам.  Миңа да турысын әйтергә кирәк. Ирләр, хатын-кызлар кебек, юк кына әйберне дә уйлап, анализлап йөрми. 

– Хаклы икәнегезне яхшы беләсез, әмма хатыныгызның үз туксаны – туксан, хаклык аның ягында дип саный. Мондый очракта нишлисез? Үзегезнең хаклы булуыгызны исбатларга тырышып карыйсызмы әллә инде юл куясызмы?
– Элек исбатларга тырыша идем, ачуланышып бетә идек, хәзер эндәшмим, чигенәм.  Ул тынычлангач, мин тынычлангач, утырып сөйләшәбез дә берсүзссез әлеге сорауны хәл итәбез. 

Шундый очракны күзаллыйк әле: сез, ачыгып, арып-талып эштән кайтып керәсез, ә өйдә ашарга пешмәгән. Хатыныгыз, мин арыдым дип, диванда кырын ятып тора. Сез нишлисез инде? Кафега чыгып китәсез яки пиццага заказ бирәсез? Тиз генә үзегез берәр нәрсә пешерәсез?
– Сорау аңлашылып бетми. Ул ничек алҗыган? Көне буе эшләп арып кайтканмы, йә кечкенә балаларын карап арыганмы, әллә көне буе эшсезлектән арыганмы?  Эшләп алҗыган икән, сүз юк. Үзем пешерәм. Мин йомырка тәбәсен шундый тәмле пешерәм, аны бөтенесе  ашаячак. (Көлә.) Эшсезлектән арып иркәләнеп ятса, ачу чыгар иде. Андый хатын белән яши дә алмас идем. Бу гаилә түгел инде! 

Сер түгел, берәр җиргә җыена башласак, без, хатын-кызлар, соңга калучан. Бу сезнең ачуны китерәме? Китерә икән, бу хәл белән ничек көрәшәсез?
– Ачу  ничек кенә кайный әле! Үзем  дә соңга калырга  яратмыйм!  Тренировкага соңга калганнарга да әйтәм: «Ун минутка соңга калдың, тренировка ун минутка кыскара», – дим.  Бер кичерәсең икән, тагын соңга кала башлаячаклар. Көтәргә дә яратмыйм. Беркөнне театрга җыендык. Спектакль кичке җидедә башлана. Алтынчы яртыга киенеп куйган идем инде. Айгөл киенү түгел, бизәнә дә башламаган. Безнең өйдә юмор күп бит. «Син кая җыендың?» – ди, көлә-көлә. «Театрга, син соңга каласың», – дим. Көлештек  шулай.  Ул әзерләнә, мин өй буйлап әрле-бирле йөрим. Йөрдем-йөрдем дә, машинага чыгып утырдым. Музыка тыңладым. Көтеп ялыккач, тагын нервландым. Кычкырта башладым.  Ул, көлә-көлә, машинага чыгып утырды да: «Нәрсә кычкыртасың, тик кенә утыра белмисеңме әллә?» – ди. Мин дә көлеп җавап бирдем. Шуның белән бөтен ачулар онытылды.  Әгәр мин мыр-мыр килсәм, ул җавап бирсә,  тигез җирдә тавыш чыгарга мөмкин иде. Икебезнең дә юмор хисле булуыбыз коткара. Гомумән, юмор күпмедер күләмдә гаиләне саклый ул!
  
Хатын-кызлар еш кына... бүләк сайлауда ялгыша: ир-атка ошамастай бүләк бирә. Сез алган бүләкләрнең иң ошаганы һәм ошамаганы?  
– Әби белән икебез дә Укчы йолдызлыгында туганбыз. Бүләк бирә белмибез. Әби дә өстәлгә акча китереп куя да китә. «И әби, мин сине аңлыйм», – дим. Бүләк ала башласам, монысын ошатмас, тегесен очсыз дияр дип шикләнә башлыйм.  Шуңа күрә акчалата бирәм.  Киемнәрен, бриллиантларын үзе сайласын. Ә Айгөлнең 20 ел  бергә яшәү дәверендә ошамаган бүләк биргәне булмады. Бөтенләй! Бу игътибарлылык инде. «Ничек син шундый кирәкле бүләкләр генә бирәсең соң?» – дип сорыйм кайчак. «Кешене аңларга кирәк», – ди.  Ул, күрәсең: «Эх, бу әйбер кирәк!» – дип әйткәнне хәтеренә салып куя, ә минем бер колактан керә, икенчесеннән чыгып китә ул. Айгөл бик күп бүләкләр бирде, әмма беренче бүләге истә калган. Ул вакытта бергә яшәми дә идек әле.  Фатир ачкычларым тарау йөреп, чалбар кесәсен тишә иде. Бу хакта әйткәнем булгандыр, күрәсең. Туган көнемә күннән эшләнгән  ачкыч савыты бүләк итте.  Шаккаттым. Иң кирәк әйбер иде бит ул! Каян белгән икән дип уйладым. Ул вакыттан күпме еллар узган,  ачкыч савыты искереп бетте, әмма ыргытмадым. Шкафта саклана ул. Минем өчен иң  кадерле һәм кәттә  бүләк!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар