Логотип
Шәхес

Уңышым – шәкертләрем

Яхшылык, гадилек, тыйнаклык, ихласлык үрнәге ул! Төп эшлеклелек сыйфатын да тикмәгә генә итагатьлелек дип билгеләмәгәннәрдер. Дөнья бәясе ипле, җайлы кеше! Аның белән аралашу рәхәт! Студентлары, коллегалары – бөтен университет яратадыр аны! Барлык студентларын исемләп белүче, аларның һәркайсының хәленә керүче, шәкертләре белән горурланып йөрүче (ә алар күп журналистикада!) Васил Гарифуллин – кайда да үз кеше.

Яхшылык, гадилек, тыйнаклык, ихласлык үрнәге ул! Төп эшлеклелек сыйфатын да тикмәгә генә итагатьлелек дип билгеләмәгәннәрдер. Дөнья бәясе ипле, җайлы кеше! Аның белән аралашу рәхәт! Студентлары, коллегалары – бөтен университет яратадыр аны! Барлык студентларын исемләп белүче, аларның һәркайсының хәленә керүче, шәкертләре белән горурланып йөрүче (ә алар күп журналистикада!) Васил Гарифуллин – кайда да үз кеше. Татар группасы студентлары өчен исә бөтенләй  якын  – «Васил абый» ул. Шулай булмыйча! Яшь журналистларның «Алтын каләм» республика фестивальләре аша ук таныш бит инде ул аларга! Баянда уйнап җырлата да, фестиваль гимнының көен дә яза, журналистика жанрлары турында кызыклы мастер-класслар да алып бара, төне буе бала-чага белән газеталар да чыгарыша... Җор телле, шаян, беркемгә каты бәрелмәс, һәркемгә күңелен күтәрердәй сүзләрен табар... Әле бит тагын  журналистларның төрледән-төрле бәйгеләре, «Бәллүр каләм» конкурслары, фәнни конференцияләр, кызыклы һәм тирән эчтәлекле лекцияләр, милли журналистика өчен җан атып йөрүләр бар. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин – чын мәгънәсендә Татарстан журналистикасы капитаны. Мәктәпне – алтын медальгә, университетны кызыл дипломга тәмамлаган, газета-журналлар, телевидение мәктәбен узган, 36 яшендә докторлык диссертациясен яклаган. Галим, филология фәннәре докторы, профессор Васил Заһит улы Гарифуллинның тормышы да, уй-хыяллары да үзе кебек якты, мәгънәле.

 

ТАМЫРЛАР «Татарстан» журналында эшләгәндә, журналист мандатыннан файдаланып, КГБдан бабайның делосын ала алдым. Бабай – репрессия корбаны булган кеше. Әти ягыннан да, әни ягыннан да шулай... Әни кечкенә чакта, кулак гаиләсе дип, аларны Магнитогорск якларына сөрәләр. Әти-әниләре менә шул шәһәрне төзүдә катнашкан, баракларда яшәгәннәр... Тугыз балалары арасыннан бер әни генә исән калган, бөтенесе тифтан, салкын тиюдән үлеп беткән. Әти-әнисе белән кире Татарстанга әйләнеп кайта алган әни. Аларны кулак дип әйтерлек тә булмаган, югыйсә. Көнчелек белән, яла ягып сөргәннәр. Ә әти ягыннан Гарифулла бабай, бик яшьли Беренче бөтендөнья сугышына китеп, 1915 елда әсирлеккә эләгә. Германиядәге Небельт авылында бер җир биләүче аны үзенә эшкә ала. Бабай «нимесчә» иген үстерү, терлек карау серләренә төшенә. Эшне дөрес оештырганда авылда да мул тормышта яшәп буласын аңлый. Әсирлектән кайтып, үз тормышын корып җибәргән урта хәлле крестьян Гарифулланың мул уңыш бирә торган җире, ике аты, башка мал-туары –   бөтенесе колхоз милкенә әйләнә. Ә инде Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк бабайны кулга алалар. Авыл куштаннары Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче «немец шпионын» табып алалар. «Гаепләре» дә бар икән: тиз генә колхозга кермичә йөргән, «Анда крестьяннар ак күмәч ашый, беләсезме шуны», – дип, әзрәк Германияне дә макташтырып сөйләгән... Шул сүзләре өчен яла ягып, 1941 елның 3 июлендә аны кулга алалар. Югыйсә, ике улы да фронтта була: минем әтием Заһид та, укытучы булып эшләгән абыйсы Хәниф тә... Башта Арчага алып китәләр аны. Бер авылдаш әби сөйләгән иде: «Арчага кадәр диярлек артларыннан йөгереп барды Мәһфрүзә әбиең», – дип... Төз, зыялы, мыеклы матур егет була Гарифулла бабай. Төрмәдә төшерелгән фотода инде – сакал-мыек баскан үзен, скелетка калган бер карт.  Әнә ничек газаплаганнар! 51 яшь кенә булган әле аңа. Ул делодан сорау алу беркетмәләрен укыдым мин. Башта бабай бөтен гаепләрне кире кагып бара: «Юк, мин Cоветны һәрвакыт якладым, улларымны да Совет властен яклар өчен фронтка озаттым», –ди. Азакка таба инде аны сындырганнар, күрәсең. «Әйе, мин контрреволюцион оешмада тордым, Германиягә хезмәт иттем», – дип, беркетмәләргә кулын куйган. 1942 елның 3 мартында хөкем карары тормышка ашырыла: бабамны атып үтерәләр. Архангел зиратында үзе кебек репрессия корбаннары белән бергә туганнар каберлегенә җирләнгән ул. Хәзер биредә аларның исем-фамилияләре язылган зур мемориал такта ачылды. Җәмгыять нахакка рәнҗетүен таныды: бабам исеме дә бар анда. 
Әти иртә үлде. Сугышта алган яралары борчыды, тәнендә снаряд кыйпылчыгын йөртте. Һава торышы начар булса, ул гел үлекли иде. Безнең өйдә һәрвакыт бинтлар була иде. Әни гел шуларны юып, әтинең яралы билләрен бәйләп торганын хәтерлим. Бабайны төрмәдә атып үтергәннәрен белми идек без. Безгә сөйләмиләр иде. Сталин үлгәч, 1956 елда бабайның исеме реабилитацияләнә. Шаһитлар аның колхозчы булуы, революциягә кадәр Донбасс шахталарында эшләве,  бернинди дә немец шпионы булмавы турында сөйлиләр. 
Ике яктан да менә шулай бер гаепсезгә Совет власте тарафыннан газапларга дучар ителгәннәр. Ләкин минем гаиләдә беркайчан да Совет властен да, ил сәясәтен дә яманламыйлар иде. Әти-әни барыбер коммунистик идеология нигезендә үстерде безне. Әти бик ватанпәрвәр кеше, патриот иде. 
Күренекле шәхесләр дә биргән безнең авыл. Атаклы Максудовлар гаиләсен генә искә төшерү дә җитә. Гаиләдә ун бала үскән. Барысы да атаклы Кышкар мәдрәсәсендә укыган. Мәхмүт Максуд язучы булып киткән; Гаяс Максудов  – Галимҗан Ибраһимовның дусты, көрәштәше, «Мәгариф» журналының беренче редакторы булган. Математиклар арасында татарлардан беренче фәннәр кандидаты.  Ләкин ул репрессиягә эләгә – Солтангалиевләрне яклап кул куйган була. 30 нчы елларда төрмәдә үлә. Ачыклый башлагач, туган да булып чыкты әле ул. Композитор Фәрит абый Хатипов та безнең авылныкы, әти ягыннан без – туганнар. Безнең якның чишмәләре, сулары шундый кешеләрне биргән. 

БАЛАЧАК Үземне белә башлаганнан бирле бөтен тормышым мәктәп тирәсендә булды. Әти белән әни мәктәптә эшлиләр иде. Әни хисапчы да, интернатта тәрбияче дә, сугыш инвалиды әти мәктәпнең хуҗалык эшләрен алып барды. Мәктәп янындагы яшелчә бакчасын төнге караклардан, дөресрәге, үзем шикелле малай-шалайдан саклау, мәктәпнең бердәнбер эш аты Бикәне ашату-эчертү, көндезге челләдә алашаны елгага су эчертергә алып бару, шул ук Бикә белән мәктәп янәшәсендәге мичкәләргә сулар ташу минем җилкәдә була иде... Абыйларым Илдар, Илфат, Наил дә шушы мәктәптә белем алып чыктылар. Шундый кызыклы, иҗади, рухландыра торган мәктәп иде инде ул. Ярыша-ярыша стена газеталары чыгарабыз, үзебез редактор да, рәссам да, дизайнер да. Мин рәсемнәр дә ясый идем. Без бәләкәй чакта язучы Батулла экраннарга чыгып,  «Кичке әкиятләр» тапшыруы алып бара иде.  Әкиятче бабай иде ул безнең өчен. Ә беркөнне, 3 нче сыйныфта укып йөргән чагым, мине мәктәп директоры Хәниф Мансурович бүлмәсенә чакыралар. Куркып кына кердем. Бүлмәдә ят, әмма бик таныш йөзле абый утыра. «Менә син чакырган язучы абыең кунакка кайткан», –  диде директор абыебыз. Каушап та, аптырап та калдым. Телевизор экраннарыннан балаларга әкиятләр сөйләүче Роберт Батуллинга – хәзер Рабит Батулла – хат язганым исемә төште. Ул хатта мин туган авылым, үзебез укыган мәктәп, укытучыларыбыз турында язган идем. Хатның азагында мондый юллар бар: «Роберт абый, безнең авылны күрәсең килсә, безгә кунакка кайт. Без Казаннан ерак түгел. Автовокзалга барып, Теләчегә кадәр 1 сум 18 тиенгә автобус билеты алырга кирәк. Аннары Теләчегә кайткач, Арча юлы буйлап унике чакрым җәяү кайтасы була. Машина очраса, утырып кайтасың». Сабый сүзенә колак салган бит Роберт абый! Нәкъ шулай эшләгән. Колхозның мал ташый торган машина әрҗәсенә утырып, шунда бөтен киеме саламга батып, безнең авылга кайтып кергән. Мәктәптә язучы белән бик матур очрашу узды. Ул әкиятләрен укыды, матур итеп тальян гармунында, курайда уйнады, кич белән клубта олылар белән очрашты. Төнге 12 гә кадәр аны көтеп утырганым хәтердә. Әни кабартма-коймаклар пешергән иде. Төне буе сөйләшеп чыктык. Һәм ул минем язмаларны, шигырьләрне алып китте үзе белән. Батулла абыйның җиңел кулы белән шулар «Яшь ленинчы»да чыга башлады. Шуннан башланды инде... Күп яза идем. Берзаман 8 нче класста укыганда директор чакыра мине. Кабинетында бер абый утыра. «Менә бу абыең район газетасы редакторы», – ди. Хөснулла Шәфигуллин дип укып беләм инде. «Сине эшкә алып китәргә килгән», димәсенме! Ә Саба безгә ера-а-ак: 30 чакрым. «Син анда интернатта яшәрсең. Тугыз-унынчыны Сабада укып, редакциядә дә эшләрсең!» – дип, директор абый белән редактор мине и кызыктыралар инде.  Китәм дип йөри башладым! Ә рус теле укытучыбыз Равил абый Галәвиев: «Син нәрсә?! Янасың анда, бетерәләр сине! Эшләргә өлгерерсең әле. Укырга да укырга әле сиңа», – дип, бик тиз суытты. Ул мине иҗатка алып кергән кешеләрнең берсе иде. Мин язам, ул укый, редакцияли һәм машинкада үзе үк бастырып та бирә. Язмаларыбыз белән конкурсларда катнаша идек. «Социалистик Татарстан» газетасында авылыбыз бригадиры турында «Тубал» дигән зур очеркым чыкты. Аны да Равил абый бастырып биргән иде.

УКУ Университетта укыганда Сабага редакциягә еш кайттым, җәйләр буе практика уза идем шунда. Безнең өчен туган йорт кебек булды ул. Әйбәт остазлар туры килде. Журналист Илфир абый Салаватуллин, җаваплы секретарь Газиз абый Нәбиуллин... Газиз абый синең материалны тәмам «сөреп» чыга. Кызык итеп, көлә-көлә тәнкыйтьләп тә ташлый... Материалыңны күтәреп керә дә: «Комбайнчылар җир читенә чыгып әбәт ашарга утырдылар», дип язгансың. Җирнең чите буламыни аның, Җир түгәрәк бит ул!» – ди. Менә шундый шәп мәктәп уздым мин. Үземне гел газета журналисты дип санап йөри идем, укып бетергәч тә телевидениегә китәргә туры килде. Декан Флорид Әгъзамов: «Тәҗрибә туплагач, син барыбер университетка әйләнеп кайтырга тиеш», –  диде анда киткәндә. Аның принциплары шундый иде: журналистларны укытучы кеше журналистика мәктәбен узган булырга тиеш. Мин өч елдан соң университетка аспирантурага әйләнеп кайттым. Аспирантурага керер өчен чит телдән имтихан тапшырырга кирәк. Студент чакта гарәп теле өйрәндек өйрәнүен, ләкин аспирантурага дәгъва итүчеләргә Европа телен белү кирәк икән. Элек, мәктәптә укыганда ук, чит телләрне өйрәнергә теләгем зур иде. Өстәвенә, ГДР балалары белән хатлар алыша идек. Мин хәтта немецча язарга тырышам хатларны. Район китап кибетеннән дәреслекләр, сүзлекләр, немец телендә китаплар алып, телгә өйрәтә торган пластинкалар тыңлап, үзлегемнән өйрәнеп... Һәм аспирантурага керер өчен яңадан немец теле өйрәнә башлагач, шул немец теле аркасында кызык хәлләргә дә тап булдым. Телевидениедә эшлим бит әле ул вакытта. Әз генә буш ара эләксә, немец  телен шомарта идем. Өстәлемдә сүзлекләр, немец телендә китаплар... Үзем юкта, берсе шул китапларны табып алган да директорга менеп киткән! Пошаманга төшкәннәр инде. Берзаман мине чакыралар. Чит илгә качарага җыенамы әллә дип, тәмам шиккә калганнар. «Аспирантурага керәсем килә, чит телдән имтихан тапшырасым бар», дип аңлатырга туры килде үзләренә.
Шулай итеп, аспирантурага киттем мин. Ләкин журналистика буенча аспирантура юк иде университетта. Флорид Әгъзамов мине татар теле кафедрасы мөдире, профессор Диләрә Тумашева янына алып кереп китте. Диләрә Гарифовна: «Фәнни темаң журналистика белән бәйле булсын. Матбугатның телен өйрәник», – диде. Ул вакытта үсеп кенә килә торган өлкә – текст теориясе буенча эшли башладым. Менә шул юнәлештә кандидатлык диссертациясе якладым. Аннары инде тагын да киңәйтеп, тарих белән дә бәйләп, элеккеге газеталарны,  аерым алганда, 1905 елда чыга башлаган, «Вакыт» газетасын өйрәнеп, докторлык диссертациясенә килдем. Текст теориясе яссылыгында матбугатны өйрәнгән беренче эш булды ул. «Вакыт» газетасын укуы үзе зур бер канәгатьлек бирә: аны сыйфатлы кәгазьдә, кызыклы язмалар белән татар миллионерлары Рәмиевлар чыгарган бит...
Аспирантурада уку еллары минем өчен тагын бер ягы белән кызыклы: шул чорда милли күтәрелеш башланды. 1988 ел. Диләрә Гарифовна үзенә чакыра: «Обком хезмәткәрләрен татар теленә өйрәтергә кирәк», ди. Русларны! Бернинди методика, дәреслекләр юк... Инглиз теле кафедрасы доценты Венера Сафина белән телне интенсив өйрәтә торган методиканы файдаланып, үзебез дәреслек төзедек тә партия өлкә комитетында эшләүчеләргә татар телен өйрәтә башладык. Ул чорның яшь партия җитәкчеләре татарчага теләп өйрәнделәр. Алар арасында бүгенге олпат сәясәтче-җитәкчеләр Олег Морозов, Юрий Камалтыновлар да бар иде. Аннары инде татар телен интенсив укыту буенча китаплар да чыгардык. РСФСР Мәгариф министрлыгына караган Милли мәктәпләр фәнни-тикшеренү институты каршында махсус төркем оешты, һәм рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләре яза башладык. Казанда да, Чаллыда да дәреслекләр төзи башлагач, конкуренция барлыкка килде, дәреслекләр дә камилләште. «Менә өйрәнмиләр бит, өйрәнә алмыйлар», – дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Ихтыяҗ булмагач, ничек өйрәнсеннәр инде! Кирәк булгач, әнә безнең студентлар Америкага баралар да йә балык чистарталар, йә табак-савыт юалар – бер-ике айда инглизчә сөйләшергә өйрәнеп кайталар. Менә шундый ихтыяҗ тудырырга кирәк телне өйрәтү өчен! 
Телевидение дә зур мәктәп булды минем өчен. Үзгәртеп кору чоры иде ул. Мәскәүдә «Останкино»да журналистларны әзерли торган курсларда укып кайттым. Моңарчы тапшыруларны диктор гына алып барса, үзгәртеп кору чорында безнең дә тавышлар кадр артында яңгырый башлады. Аннары кадрда күренә башладык, интервьюлар алабыз. Берзаман инде студиягә үк чыгып утыра башладык. Акрынлап журналистлар тулаем үзләре алып бара торган программалар да барлыкка килде. Бу инде телевизион журналистикада революция иде. Университетка килгәч тә, бу кызык чор дәвам итте. Милли күтәрелеш еллары бит. Университетта «Ленинец» дигән русча газета чыга, ә татар телендә – юк. Ул вакытта проректор Миркасыйм Госманов, бик милләтпәрвәр кеше иде. Татарча газета чыгарырга фатиханы ул бирде. Шулай итеп, университет аудиторияләренең берсендә «Ленинчы» газетасын чыгара башладык. Аспирантурада укучы Рифат Фәттахов редактор булды. Ләкин Рифатның энергиясе белән алай гына кала алмый! Ул аны вузара газета итү турында хыялланып йөри башлады. Флорид Әхмәтовичны җитәкли дә, әле бер, әле икенче ректорга китә. Төрле югары уку йортларында укучы студентлар басмасына әйләнде газетабыз. «Мәгърифәт» газетасы әнә шулай туды. Җиде еллап шул газетада да эшләдем, университетта да укыттым. Рифат, «Татарстан» журналына баш редактор итеп билгеләнгәч, барыбызны да шунда алып китте. 2003 елда мин декан булып сайландым. Эшем тыгыз, фәнне дә алып барырга кирәк иде. «Егетләр, мин китим инде», – дип редакциядән киттем. Озак еллар университетта укыту әнә шулай практика белән үрелеп барды. Студентларны өйрәтер өчен практик журналист булу кирәк иде шул.

УҢЫШ Кафедра утырышларының берсендә: сиңа ял бирәбез, дәресләрдән азат итәбез, ләкин ике елдан соң докторлык диссертациясен өлгертәсең, диделәр. 1995 ел иде. Хезмәт хакым саклана, газетада да эшләп йөрим, дәресләремне кафедрада үзара бүлештеләр. Әгәр диссертацияңне язып якламасаң, ни йөзең белән әйләнеп кайтасың монда?! Шулай итеп, 1998 елда докторлыкны яклый алдым. Уңыш дигәннән, югары уку йортында докторлыкны яклау үзенә күрә бер трамплин шикелле: ул сине гел өскә таба күтәреп тора икән. Шул ук 1998 елда мине кафедра мөдире итеп сайлап куйдылар. Шул чорда без аерым факультет булып оештык. Кафедра мөдирлеге өстенә мине декан итеп тә сайлап куйдылар. Флорид Әхмәтович башта кафедраны, аннан деканлыкны миңа тапшырды шулай. Авырый башлаган иде инде... 2018 елда мине кафедра мөдире итеп бишенче срокка сайладылар. Риза булдым. Чөнки милли журналистика мәнфәгатьләре турында уйладым. Кафедра зур, студентлар күп безнең. Татар өлеше исә саны буенча бик аз. Әйтик, быел гына да мин җитәкләгән медиа чаралары кафедрасына 125 ләп студентны бакалавриатка һәм магистратурага кабул иттек. 90 проценттан артыгы рус группаларында укучылар, алар барысы да түләүле белем ала. Ә булган бюджет урыннарын без тулаем татар журналистлары өчен генә файдаландык. Татарча бакалавриатта укучылар да, магистратурада да – берсе дә кесәсеннән акча чыгарып укымый. Нәтиҗәдә, татар журналистикасы бүлеге федераль бюджет хисабына элеккечә тотрыклы эшләп килә. Кафедра мөдире булгач, шулай милли кадрлар әзерләү юнәлешенә өстенлек бирә алам, шөкер. Бу – минем зур уңышым дип саныйм!
Минем төп уңышым да, горурлыгым да – үземдә укып чыккан шәкертләрем! Республика басмаларында, радиода, телевидениедә, район редакцияләрендә,  матбугат үзәкләрендә  – кайда да бездә укып чыккан студентлар. Флорид Әгъзамовтан башлап, мин дәвам иткән укучыларыбыз! Татарстан журналистикасын әйдәп баручылар алар, безнең горурлыгыбыз. Аларның  иҗади конкурсларда, бәйгеләрдә җиңеп баруларына аеруча сөенәм.

МӘХӘББӘТ Мәктәбебез зур иде безнең. Тирә-як авыллардан бик күп балалар Югары Кибәхуҗага йөреп укый. Безнең 9 «А» белән параллель «Б» классына күрше Олы Кибәхуҗа авылыннан дүрт кыз килеп укый башлады. Сыйныфыбызда егетләр унсигез идек. Шул дүрт кызга унсигебез дә гашыйк булдык. Сентябрьнең беренче көннәрендә үк 3-4 чакрымдагы күрше авылга алар янына төшәргә булдык. Әле юл буе үзебезчә кызларны бүлешәбез. Сыйныфташым Рифат сөйләп бара: «Мәдинә исемлесе бигрәк сөйкемле! Миңа шул кыз ошый!» – ди. «Мәдинә миңа да ошый ул. Карарбыз әле, кемгә булыр!» –  дип куям эчтән генә. Без әле яшьләр, кызлар озатуның ни икәнен дә рәтләп белмибез. Күрше авылның клуб төбендә басып, туңып тору да рәхәт түгел бит. Алай да төшәбез инде шул авылга. Кызларга ияреп, капка төпләренә кадәр кайткан булабыз. Качып кереп китәләр... Тора-бара кара көзләр, яңгырлар китте, малайлар кимегәннән-кими барды. Кыш җитте. Бер мин калдым күрше авылга йөри торган. Мәктәптә укыганда шулай Мәдинә белән дус булып йөрдек, аннары Казанга укырга киттек. Мин – университетка, Мәдинә – пединститутка. Авылларга бергә кайтабыз, бергә киләбез. Дуслыгыбыз алты елга якын дәвам итте. Әнием, авылдагы өйне сатып, Казанда Брикетный бистәсендә агач өй сатып алган иде. Торыр урыныбыз да булды. Апрель аенда өйләнештек. Бер елдан, мин бишенче курста укыганда, хәрби сборга җыенган вакытта, улыбыз Илназ туды. Гаиләмне сагынып, Лаеш урманындагы казармадан көн саен диярлек качып кайта идем. 
Мәдинә гомере буе гел бер урында, Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә эшләде, Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ике улыбыз да шул гимназиядә белем алып чыкты. Тормыш корып җибәрүебезгә киләсе апрельдә 40 ел тула, Алла боерса. Шөкер, беренче мәхәббәтебез әнә шулай озын гомерле булды безнең.

ДУСЛАР Дуслар күп булмый дип әйтсәләр дә, алар күп минем, Аллага шөкер. Һәрбере ниндидер чор белән бәйле. Мәсәлән, университетның «Каз канаты» бию ансамбленә йөргән чордагы дуслар. Вилсор Камильянов, Заһир Исрафиловлар... Алар хәзер дә бик якын миңа, инде гомер буе гаиләләр белән аралашабыз. Группадашлар... Миңназыйм Сәфәров белән бергә укыдык, бергә фикерләшеп, ярдәмләшеп гомер кичердек. Назыйм Чуашстаннан бит, беренче курста колхозга бәрәңгегә баргач мине чуашча җырларга өйрәтте. Очрашкан саен шул җырны җырлыйбыз без: «Шанкрав кураке», ягъни «Кыңгырау чәчәге» безнеңчә. Быел институтта минем юбилейга җыелган халыкка шул турыда сөйләдем дә, Назыймга: «Әйдә, җырлыйк әле шуны», – дидем. Чыгып басты уртага, исенә төшерә алмый гына бит – үзе өйрәткән җырны оныткан!   «Эс четретени, эс йеретени? Ма салхулла сан йал куллу?..»  – дип җырлап җибәргән идем, бөтен халык егылышып көлде инде... Яшь чакларыбызда «Ленинчы», «Мәгърифәт» газеталарында, «Татарстан» журналында Рифат Фәттахов белән бергә эшләдек. Дуслыгыбыз бүген дә саклана: Рифат белән даими аралашып, фикерләшеп яшибез. Өлкән абзыйлар... минем өчен остаз гына түгел, дуслар да булдылар. Флорид Әгъзамов, Фәрит Йосыпов, Тәлгат Галиуллин, Хатип Миңнегуловлар... Флорид абый студентларына гел хәерхаһлы булды. Булышып, хәлләрен белешеп торды, һәрберсен якын күрде. Үзем дә нәкъ шулай студентлар белән дустанә мөнәсәбәтләр сакларга тырышам. Фәрит абый фольклор экспедициясенә мине баянчы буларак алып бара иде. «Сез фольклор җыярга килгәнсез икән бит» дип, колач җәеп тормыйлар беркайда да, ә инде «Казаннан зур концерт белән килдек», дисәң, яныңда йөгереп кенә йөриләр! Себердәге татар авылларында без бик күп концертлар куйдык. Хатип абый белән шулай ук экспедицияләргә чыккаладым. Дус абзыйларым белән гел шалтыратышып торабыз. Өлкәннәр арасыннан да дусларың булу – тормышта зур терәк ул. 

АКЧА «Менә тиздән, коммунизм җиткәч, акчаның бөтенләй кирәге калмаячак. Кибеткә керәсең дә үзеңә кирәк әйберне сайлап аласың», – дип үстерделәр безне. Чынлап та, бу фараз күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашты бугай инде: нәрсәдер алыр өчен реаль акча кирәк тә түгел, виртуаль акча белән эш итәбез күбрәк. Ләкин икенче мәсьәлә: ул виртуаль акчаны эшләп алу елдан-ел авырлаша кебек. «Акча күпме булса да җитми, шуңа күрә акчага кызыкмагыз, акча өчен яшәмәгез», – дип әйтә иде әти-әниләр. Әмма инде шул акчаның җитмәгән чаклары күп булды, яшь чакта бигрәк тә. Гаилә корып яши башлаганда, Мәдинә белән икебез дә студентлар идек бит. Ярый әле әти-әниләр булыша иде. Бигрәк тә Мәдинәнекеләр. Бәрәңгесен дә, итен дә җибәреп тордылар. Шушы җитмәүчелек безгә алдагы тормышыбызда бар булганын бәрәкәтле итеп тотарга, экономияле булырга, юк-барга әрәм итмәскә, акчаның кадерен белергә өйрәтте дип саныйм мин.
Ә инде бик күп акчам булса, татар зыялыларының күптәнге хыялы булган мәсьәләне тормышка ашырып, милли университет булдыру өчен тотар идем. Бәлки, дәүләт хисабына булмаса да, иганәчеләр исәбенә гамәлгә куелыр ул. Элек безнең татар байлары тоткан зур-зур мәдрәсәләр кебек, милли университетны да шәхси иганәчеләр исәбенә ачарга мөмкинлек булыр иде. Әгәр дә милли университет булмый икән, татарның милләт буларак алга таба үсеше бик чикле, өметсез. Югары уку йортларында татар теле укытучысы яисә татар журналисты әзерләү белән генә милләтне үстереп булмый. Милләтнең үсеше өчен бөтен өлкәләрдә дә телне белә торган кешеләр эшләргә тиеш. Хокук, икътисад өлкәсендә дә, табигать фәннәре, төгәл фәннәр буенча да... Алар татар мохите булган, татарча укытыла торган югары уку йортларында әзерләнергә тиеш. Татарның зыялы катламы, милләтнең киләчәге милли университетта гына тәрбияләнә ала дип саныйм мин.      
 
МАВЫГУ
Безне яшьтән җырлап, биеп яшәргә өйрәттеләр. Мәктәптән үк үзешчән сәнгатьтә катнашып килгән кешеләр без. Шуңа күрә минем төп мавыгуым ул үзешчән сәнгать булды. Баянда уйнадым, җырлаттым, концертлар куеп йөрдек, биедем. Университетттагы «Каз канаты» ансамблендә 15 еллап шөгыльләндем. Өстәвенә, университетның татар хорында баянда да уйный идем әле. Хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллин сәхнәгә чыга иде дә: «Баянда – профессор Васил Гарифуллин!» – дип, шул сүзләрдән үзе үк рәхәтлек алып, игълан итә иде. Яшь чакта ансамбль белән йөрмәгән җир калмады! Төмән, Уфа, Әстерхан, Алматы, Киев, Вильнюс, Таллин, Петербург, Мәскәү... Ул безнең өчен зур мәктәп булды! Студентларга еш әйтәм: «Өстәмә шөгылегез булсын. Ул вакытны рациональ файдаланырга мөмкинлек бирә», – дим. Безнең ансамбльдән бик күп күренекле кешеләр чыкты. Милли сәнгать белән шөгыльләнү милли үзаңны да үстерә бит әле! Әйтик, ансамблебезгә йөргән Таһир Минһаҗев геофакта укыды, хәзер нефть төбәгендә яши, фән-техника өлкәсендә Россия дәүләт премиясен алды. Әле өстәвенә нефть терминологиясе буенча татарча сүзлекләр чыгара, телебезне  шул өлкәдә үстерә. Студент чакта бергә биеп йөргән Дания Сәлимова, Таһир Гыйләҗев, Рөстәм Маликов, Альбина Вәлиева, Резеда Сафиуллина бүген инде зур галимнәр, Галимҗан Гыйльманов, Рәмис Аймәт әдәбиятыбызга хезмәт итәләр. Менә шундый кешеләрне күпләп санарга булыр иде, алар берсе дә югалып калмады, тормышта үз урыннарын табып, милләтебезгә файда китерәләр. Биюгә йөрү вакытны дөрес бүләргә дә өйрәтте, формада да тотты. Атнага өч тапкыр өчәр сәгать биеп кара! Репитиция тәмамланганда, киемнәр инде сыгып алырлык була иде. Безнең өчен спорт шул бию иде инде. Анда бит әле башта тәнне кыздырасың, йөгерәсең, сикерәсең... Үзенә күрә гимнастика. Тәмам кызгач кына, бию күнекмәләре башлана. Аннары икенче сулыш ачыла! Менә шул вакытта сәхнәгә чыгып биергә дә була!
                                
БАЛАЛАР
Илназыбыз студент чагыбызда туган булса, икенче улыбыз Илгиз аспирантурада укыганда туды. Икенче балабыз кыз булыр дип, исемен дә алдан ук уйлап куйган идем инде. Мин Гөлназ исемен ошатып йөрим. Минем туганнар-дуслар кыз алып кайталар да Гөлназ дип исем кушалар. Абыем Илдар да, Мәдинәнең энесе Наил дә, Миңназыйм дустым да... Ә безнең тагын малай туды, Илгиз дип исем куштык. Илназ да, Илгиз дә 2 нче татар гимназиясендә укыганда ук параллель рәвештә музыка мәктәбендә дә белем алдылар. Бу инде минем тормышка ашмаган хыялым иде. Авылда музыка мәктәбе булмагач, музыкаль белем ала алмадым. Ә минем бик тә музыкант буласым килә иде. Менә шушы хыялны инде улларым тормышка ашырды. Башта музыка мәктәбендә укыдылар, аннары музыка училищесы, консерватория...  Илназ зур сәхнәдә дә уйнады: Салават, Рөстәм Закиров, Вил Усманов төркемнәрендә гастрольләргә дә күп йөрде. Бүген ул музыка мәктәбендә балалар укыта. Илгиз университетта да укыды. Бүген үз эше белән шөгыльләнә. Өч оныгыбыз бар: Зилә, Зәйнәб, Динә. Өчесе дә мәктәптә укый. Без гаиләдә дүрт егет үстек, үземнең дә малайлар гына туды. Бөтенләй икенче икән ул кыз бала! Мин инде гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә,  шулкадәр яратып та аралашам алар белән. Киленебез Гүзәл исемле, Балтачтан, Пыжмара авылы кызы. Заманында беренче курста  укыганда группабыз белән бәрәңге алырга барган, клубының сәхнәсендә Миңназыйм белән чуашча җырлаган авыл ул. Кырык елдан соң кода булып әйләнеп кайтырга туры килде Пыжмарага. 

КУРКУ Югалтулар булмасын. Бу чорда бигрәк тә куркыта. Дуслар, туганнар исән-сау булсын иде, чирләр генә алып китә күрмәсен якыннарны, дим. Үзең өчен курыкмыйсың, хәзер балалар өчен куркасың икән ул. Әз генә берәр нәрсә булса, хафага төшәбез, яннарына йөгереп барабыз. Бала кайгылары күрергә язмасын берүк! Бу хәвефләрдән тизрәк арынып, барыбыз да исән-сау булырга язсын!


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар