Логотип
Шәхес

Сукмак

Бөек акыл ияләренең хезмәтләрен актарганда без: «Ай-яй, болардагы фикер!» – дип шаккатабыз.

Ә бит гади татар карчыгының тормыш фәлсәфәсе бер дә аларныкыннан ким түгел. Мәгънәлерәк тә, хикмәтлерәк тә бугай әле. Ешрак аралаш, сөйләш, тыңла һәм күңел дәфтәренә теркә икән. Тик без һаман каядыр ашыгабыз шул. Чү, вакыт, бер мизгелгә туктал, 
ә син – каләм, яз...


Дөргалия Шәрип кызы белән гәпләшкәндә хәтеренә, кешеләргә, яшәешкә, тормышка карашына, төпле үгет-нәсыйхәтләренә һәм «бик ачы хәлләргә дә түздем» дигән үткәненә, шатлык белән хәсрәт чиратлашкан бүгенгесенә тел-теш тидермичә, сабыр гына көн итмешенә сокланып туялмыйсың. Моның хикмәте – гомер энҗеләрен тезгән саен күңел чишмәсенең саекмавындадыр, бәлки. ә бәлки «хәрәкәттә – бәрәкәт» кагыйдәсенә хилафлык китермәүдәдер. Бер генә минут та кул кушырып утырмаган Дөргалия апа өздереп: «Мин дөнья көтәм», – дип әйтә. Әйе, ул чын мәгънәсендә дөнья көтә. Тик үзенчә. үз акылы, үз уе, үз көе белән. Таң аткач күз күрер, дими ул, кичтән үк иртәгәсе көнгә план корып куя. Гәрчә балалары: «әнкәй, кая, нишләргә?» – дип, янында бөтерелсә дә, аларга гына салынмый, уйланылган планына да тыгылдырмый. Олыгайдың инде, сарыклар белән җәфаланма, диләр. Юк, тыңламый. Минем дә: «һаман бәрәннәр асрыйсыңмы­ни?» – дигән соравыма ул бик гаҗәпләнә. «Ни­чек тик ятмак кирәк?! Ите-йоны өчен тотмыйм ла мин аларны, юаныч дип тотам, аннары, әткәйнең абзар­дан тояк эзен бетермәгез дигән әманәте бар иде», – ди.
Әйдәгез, әнәк авылы (Актаныш районы) тарихы битләрен актарып, 92 елны артка чигерик. Илдә нәкъ октябрь инкыйлабы давылы кузгалган чорлар... Минзәлә өязенең Пучы волосте агае Шаһимөхәммәт абзый күрше Усы авылындагы танышының Нәгыймә исемле кызын улы Шаһишәрипкә димли. Ике як та хәлле крестьяннардан санала: мал-туар үрчетә, иген игә, базарларда сату-алу белән шөгыльләнә. Дуслары белән урамда кызып-кызып куза сугып уйнаган 17 яшьлек егетне кинәт кенә өйгә чакыралар һәм кыз белән икесенә мулладан никах укыттыралар. Ничек өйләнгәнен Шәрип сизми дә.
1920 елның җәендә аларның «кыйммәтле энҗе бөртеге» (Дөр­галия исеменең мәгьнәсе шундый) туа. Апалары артыннан Мәрзия сеңелкәш, Шаһикәм энекәшләр җиһанга аваз сала. Ата малын ишәйтеп, бала-чага чыр-чуына куанып яшә дә яшә генә! әмма инкыйлабның зәһәр җиле Шәймиевләргә дә бәрелә: большевиклар власте аларны кулакка чутлап, өйләреннән куа. Дөргалия бу мәрхәмәтсезлекнең тере шаһитына әйләнә: йорттагы әйберләрне кырып-себереп җыеп чыкканда сабыйның чәч толымына үргән тасмасына хәтле йолкып алалар. «Кулак калдыгы» дип колхозда эш бирмәгәч, Шәрип абзый эш эзләп Ижау, ә Нәгыймә апа җәяү Мөслим якларына кузгала. Яшь хатын анда ялланып өйләр юа. Ком белән бүрәнә ышкып агарта-агарта бармак тиреләре уела. Хезмәтенә түләнгән он, ярма, ипи ише әйберләрне төенчекләр белән юан таякның ике башына асып, әнәктәге балаларына ташый ул. Дөргалия апа атналап-атналап Уразмәттә – әтисенең апасында яшәгән чакларын ачык хәтерли. «әткәй кыз туганына: «Балаларны ничек тә ачлыктан саклагыз, үтермәгез, сепарат сөтен кызганмагыз», – дип, хатлар яза иде», – ди. Уразмәт аның хәтеренә тагын бер нәрсә белән уела: 7-8 яшьлек кызчыкка догалар өйрәтәләр. Алар шулкадәр күңелгә сеңә ки, әбиебез кайберләрен бүген дә яттан белә. Гомумән, кулыннан Коръән төшмәгән Шаһимөхәммәт карт барлык балаларын да Аллаһның барлыгына һәм берлегенә инандырган. Моны мисаллар белән расласак, Шәрип абзый, мәсәлән, шагыйрь Нур Баян белән Качкын мәдрәсәсендә дин гыйлеме өйрәнгән. «Әй, безнең әткәй «Тәбарәк» сүрәсен моңлы да укый иде», – ди Дөргалия апа, шуларны искә алып. ә бер тартылган нечкә иман җебе буыннан-буынга сузыла икән: бабайның рухы шаттыр, оныгы – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Казан каласының уртасында могҗизага тиңләрлек Колшәриф мәчете төзеттерде, ә оныгының оныгы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татэнерго» ААҗ генераль директоры Илшат Фәрдиев әнәктә салдырган «Аллаһ йорты» авылдашларына үзе нинди зур бүләк. Диндар бабкае хөрмәтенә «Шаһимөхәммәт» исеме кушалар аңа... Кызганыч, авылга кире кайтып, колхоз тергезүдә катнашкан Шәрип улына карт, рәнҗеп: «Каберемә бер уч туфрак салма, син камунислар юлына бастың», – ди һәм Ураз­мәттәге кызына китеп, шунда вафат була. 30 яшьлек ир әнәктә «8 Март» дип аталган күмәк хуҗалык оештырылгач, рәис итеп сайлана. Кашыклар саны арткан саен арта... Гаиләгә Нурлыһөдә, Наилә, Хантимер, Мияссәр, Минтимер, Мәдәнияләр өстәлә. 
– әткәй әче таңнан уятып, үзе белән эшкә ияртеп йөртте. Мин бот буе гына кыз урман кисүчеләргә аш та пешердем, болында казан асып печән чабучыларны да ашаттым. Кырда ат белән салам тарттырдым. әткәй миңа «сабыр кызым» дия иде. Авыр дип зар­ланмадым шул. җидееллык мәктәп зур уку санала иде, аны тәмамлагач авыл наданнарын укыттым. Мөгаллимәне «культармеец» диләр иде. Әнкәй дә миндә укыды.




Аннан соң Дөргалия Шәрипованы язу-сызу, санау-исәп­ләү эшләренә маһир дип үлчәүче итеп билгелиләр. Бу заманына күрә колхозда олы дәрәҗә инде. Чөнки халык ачлыктан киселгәндә амбардагы ашлык – алтын тавы бәясе. Хуҗалык рәисе Шәрип Шәймиев көн дә кызын кисәтә: «Кара, ял­гышма!»
– Амбарга сельпо тоз бушатты. Кеше башына ай саен 400 грамм. Ул талон белән, – ди Дөргалия апа. – өч ел үзәгемә үтте шул тоз. Даруханәдәге кебек кат-кат үлчим, һәр колхозчының талонын аерым кәгазьгә ябыштырам, отчет язам. әткәй бик намуслы җитәкче иде безнең. «Урлама, хәрәмләшмә, кеше әйберенә кызыкма, бүтәннәрдән шәбрәк яшим дип кыланма», – аның бар сүзе шул иде. Кызым арттырып салыр дип шикләнгәндер, мөгаен, хезмәт көннәре хисабына икмәк өләшкәндә үзенең өлешен ревизия комиссиясе рәисеннән үлчәттерде. Сигез ел хуҗалык мөдире вазифасын башкардым, соңрак тракторлар ремонтлау станциясенә хисапчы итеп күчерделәр. Бөек Ватан сугышы ирләрне күп кырды, безнең әткәй дә аннан яраланып кайтты. Аңа тагын колхоз йөкләделәр. Мин механизаторлар белән Мүлән авылында эшләдем. Биш көн саен кыр-басулардагы эшнең торышы турында исәп-хисап бирә идем. Язмыш Шәех Фәрдиев белән очраштырды. Ул фронтта утлар-сулар кичкән солдат, күкрәге тулы орден-медаль иде. Бригадир егет аты белән мине Мүләнгә илткәли. Ходай хикмәте, бер-беребезне ошатып, август аенда өйләнештек. Колхоз идарәсе туйга дип китергән 16 килограмм арыш оны белән уртак тормыш башладык. Мин килен булып барган йортта юклык көчле иде. Дүрт почмаклы бәләкәй генә өй. Тәрә­зәләрнең яртысы калҗаеп җиргә чумган, яртысы кабык белән томаланган. өйаллары – тал чыбыгыннан үрелгән читән. Ике баш сарыклары бар, аларга өйнең бер почмагын бүлгәннәр. Каенанам­нан тыш каенсеңел дә безнең белән яши. Кышны кышлагач, әткәй бүрәнәләр юнәтте. өйне домкрат белән күтәртеп, черегән нигезне алыштырдык, тәрәзә пыялалары куйдык. Рәхмәт, әткәй ярдәменнән ташламады. Танага да тиендерде безне. Эшләгәч, үземнең дә әз-мәз акчам җыелган иде, әкрен генә тернәкләндек. әлхәмдүлил­ләһ, адәм көлдермәдек. Шәех мине сорарга килгәндә, әткәй «син ярлы» димәде, ире ир булсын, идәне җир булсын, диде. Ул киявенең уңган һәм булдыклы икәнен алдан ук чамалады, Лаешта шоферлыкка укыттырды. Шәех бабагыз колхозның беренче «полуторка»сын иярләгән кеше ул! әкәмәт иде бу машина. Без аны этеп кузгатыр, этеп кабызыр идек. 1949 елда баш балабыз Зөлфирәгә бишек астык. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул һөнәр үзләш­терергә Азнакай­дагы төзелеш курсларына китте. әткәй тирги: «Ник читтә тилмертәсез?» – ди. Юклык чәчә-сибә бит инде адәм баласын. Ике елдан Зөлфирәне юллама белән Төмәнгә җибәрделәр. Кинән­дерде бәбкәем посылкалар салып! Шөкер, Шәех белән өй тутырып балалар үстердек. Апаларына иптәшкә Разия, Феликс, Ринатлар дөньяга килде. Дүртенчесе карында үлде минем. җитмәү­челек сәбәпче инде. Иртән күзне тырнап Пучы фермасына йөгерәм, әбәткә хәтле егермешәр сарыкның йонын кыркыдым. Симез-симез тәкәләрне мөгезеннән сөйрәп чыгарып җиргә егар өчен ир-ат куәте кирәк, Нәбирә­кәем. Венера кызыбыз – бишенчесе...
 

Шәех мине сорарга кил­гән­дә, әткәй «син ярлы» димәде, ире ир булсын, идәне җир булсын, диде.



Төпчеге­без – Илшат. Ул бабакае коткарган малай. Соңгысын тудырмаска иде исәп. Шәехкә ләм-мим, качып кына бүлнискә чаптым. Табиблар: «Апа, иртәгә кил, бүген урын юк», – диделәр. Юл уңае әнкәйләргә сугылдым. Ана бит, ниятемне аңардан яшермәдем. ә ул гөнаһлы уемны шыпырт кына әткәйнең колагына пышылдаган. И әткәйнең ачуланганнары! «Әвен хәтле иреңнең җилкәсенә ике аю ассаң, җиргә тими, туйдырсын тамагыгызны! – дип тузынды. – Әйдә, туры өеңә сыптыр, артыңнан карап калам, берәр якка борыл гына, муеныңны тартып өзәм», – диде. Ахырдан сер ачылгач, Шәех: «әгәр көмәнеңне алдырсаң, мин сине аера идем», – диде. Гел баладан туймады ул. Бала сарылы иде. Безнең заманнар­да йомыркага кытлык иде. Тавык­лары да ачлы-туклы иде аның. Моның кесәсенә әбәткә ике йомыр­ка пешереп тыгам, шуның берсен ашамый, кич белән алты кисәккә бүлеп, балаларга каптыра иде. 
Шәех кебек бала өчен үлгән ир сирәктер. Безгә ясли-бакчалар тәтемәде. Кояш белән басуда идек. Кич кайтасың инде, ерактан морҗаңны күреп сөенәсең, Аллага шөкер, өй исән, янмаган, дисең. 
Ә эчендә ни хәлләр бар? – монысы бер Ходайга мәгъ­лүм. Бианай йөремчәк карчык иде, өчәр ай Сәеттәге кызларында кунакта ятар иде. Балалар кечкенә, мин колхоз белән өй арасында бәргәләнәм...
Дөргалия апа 23 ел бианай тәрбияләгән килен. Гөлҗәүһәр карчык тиктомалдан гына авыз турсайт­кан вакытларда ул тәмле телен жәлләмичә: «Әйдә, әнкәй, чәй эчәек», – дип, аны көйләгән-чөйләгән, әгәр каенана чәпчесә – каршы дәшмәгән, Шәехнең анасы бит дип, сабыр итеп түзгән. Шәрип абзый да кызларының колагына алдан ук киртләгән: «өчегез дә бианай белән торасыз, аларга карата сабырлык саклагыз! үзегез киенгәнне киендермәсәгез дә, ашауларын кысып, тамак рәнҗүе алмагыз», – дигән. Шуңа күрә пешерелгән ризык иң әүвәл карчык алдына куелган, тәм-томнарны башта ул татыган... Инде үзе дә байтактан каенана ролендәге Дөргалия апа Гөлҗәүһәр әбекәйне сагынып, яратып хәтерендә яңарта.
– Картая-картая аның тыны кысыла иде. Яңа туган чыпчык баласы күек күлмәк изүләрен ычкындырып, караватта утырыр иде бичара. үлеме якынлашканда кеше ниндидер бер әйбер тели икән. Беркөнне би­анай: «И киленкәем, тавык ите ашар идем», – ди. Шәехкә тизрәк суй, дидем. Пеше­реп, бербөтен килеш коштабагы белән әнкәйгә тоттырдым. әзрәк чеметеп капты. Азаккы ризыгы иде бу. Хәле авырайгач, кызы Мөстә­кый­дәне чакырттык. Кече йомышка кыстала әбиебез. Кызы култыклап идәнгә бастырмакчы иде. «Кит, килен булышсын, аның кулы йомшак», – диде. Зөлфирә Төмәндә икебезгә дә пардан йон яулык алган иде. Бианаем: «Оныгымның яулыгын бәйләтегез, Мөстәкыйдә тектергән күлмәкне кигезегез, минем арттан килеп җиттеләр», – диде. Шуннан:
Биек тауның башларында
үсеп утыра суган.
Минем өчен кем еласын,
Еласа – елар туган, – 
дип җырлады да, мәңгегә күзен йомды...
Бүген уллары-кызларының их­лас кайгыртуын тойган Дөрга­лия апа үзенең бәхетен болай дип аңлата: 
– Бианаем миңа бәхиллеген, хәер-фатихасын биреп үлде. Шуның әҗередер, олыгайган көннәремдә җәннәттә яшим бит. 
Мин моңа шикләнмим, игелек-кә – игелек, явызлыкка явызлык белән түләнә шул. Тикмәгә генә ул кияүдәге оныкларын: «Ирләр агач башында үсми, аларны тудырган, баккан әти-әниләрен читкә тибәрмәгез, караңгы чырай күрсәтмәгез», – дип кисәтмидер.
Сабырлыгы өчен дә Дөргалия апага Аллаһы Тәгалә җир җәннәтләре насыйп әйләгәндер, мөгаен. Алар Шәех абый белән гомер күпереннән 58 ел янәшә атлаган. Корырак холыклы гаилә башлыгы исә хатын көенә биегән, хатын җаена баскан күндәм ирләрдән саналмаган. Ул хуҗа һәм вәссәлам! Түзгән Дөргалия, әлеге дә баягы, сабырлыгы аны мәңгегә ир йортына беректергән. әмма нихәтле генә кырыс булса да, Шәех абый акыллы хатыны белән санлашкан. Йомыш-фәлән белән капкага орынган агай-энеләргә дә:
– Әнә, Дөргалия белән киңәшегез, әнә, Дөргалиядән сорагыз, ул белә, – дигән. 
– Мин аңа «бабай» дип эндәшә идем. Берәр нәрсә исәпләсәм, башта Шәехкә сүз катам: «Бабай, мәйтәм, алай эшләсәк ничек, болай эшләсәк ничек?» – «Ярар, үзең кара инде, башың бар, акча синдә», – җавап кыска иде. Вакчыл ир түгел иде. Акчаны кая туздырдың дип бәйләнмәде. ә бит без – тугыз җан – бер аның хезмәт хакы белән туенып яшәдек. Ул чорларда алты баланы киендерүе дә әҗәл иде. әткәйнең тузган күлмәк-чалбарларын сүтеп-кисеп тегә идем. «Зингер» машинкам әйбәт иде, авылдагы карт-корыларга никадәр тектем әле. Шәех укымаса да, дөньяны оста көтте. Колхозда иң авыр эшләрдә аны йөртәләр иде, ул үзе дә хезмәттән чирканмады. Көн-төн хуҗалыкта кайнаса да, балалар ата тәрбиясеннән мәхрүм булмады. Алты бала укытып, мин сыйныф җыелышларында катнашмадым, бу Шәех карамагында иде. Аның мәктәптән нинди хәбәрләр китергәнен дер калтырап көтәр идем. Бала-чага бит, шаяннар. Тәртип бозмыйлармы, укытучылары канәгатьме. ә бабаемның талканы коры! Клубка җыенсалар, фәлән сәгатьтә өйдә булыгыз, дияр иде. Ул бил­геләгән вакыт узса, аталарыннан эләкмәсен дип, мин йокламыйча караңгыда капка төбе саклар идем. Шөкер, улларыбыз-кызларыбыз тәүфыйклы, иманлы, әхлаклы һәм тырыш булып үсте. әтиләре бала яратам дип, очындырып, кулыннан тәрбия дилбегәсен бушатмады.
Шәех абый мәрхүм инде... Фани дөнья белән хушлашуына бишенче ел. Ул кинәт кенә сырхаулагач, Дөргалия апа сизенгән сыман, моңсу гына: «Мәңгелек йортка беребез алданрак, беребез соңрак күченер инде, култыклашып бергә барып керердәй җир түгел шул», – дигән иде. Түгел, әйе... Шунысы сөендерә: гаярь Шәех абый оядан очырган «кошларының» кадер-хөрмәтен тулысы белән күрде. Уллары-кызлары нинди генә югары урыннар биләсә дә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, ата абруе әз генә дә кимемәде. әткәй-әнкәй алар өчен изге затлар иде. Берсе дә чакрымнар белән исәпләшмәде: Казан, Чаллы, Зәй, Актаныш юллары атна саен әнәктәге төп нигез белән тоташты...
 

Шөкер, балалары­быз тәү­­фыйклы булып үсте. әтиләре тәрбия дилбегәсен кулыннан бушатмады.



– Мин чиксез бәхетле, ялгыш та хурларлык балам юк, – ди Дөрга­лия апа. – Алтысында – алты холык аларның. Зөлфирәм җайлы, төпле. Иң кыены аңа эләкте, бөтен зур эшләрне аңа аудара идем. Феликс бәләкәйдән үк шук иде, аны күлмәк итәгеннән сәке аягына бәйләп калдыра идем. Берсендә, март ае иде, Пучыдан киләм. Күлгә карасам – боз арасында ике баш ялтырый. Куркып якынрак барган идем, ике малай су коена. Берсе – безнең Феликс! Ачык, кунакчыл Разиям белән алар охшашкан, бер үк төсле кайгыралар. Ринатым кечкенәдән үк трактор-машина белән җенләнде. Ашамый-эчми, иртән үк паркка элдерә, Шәрип бабакае аны колагыннан борып мәктәпкә илтәр иде. Бәбекәем эчкерсез, нечкә күңелле, кешегә игътибарлы иде. Зәй районын җитәкли бит инде, мәшәкате муеннан ашкан, әйтмәде инде вакытым тыгыз дип, көнаралаш кырымда иде. әй шушы балам күңелемне баса да соң...
Авырткан җирдән кул китми дигәндәй, Дөргалия апа 2008 елда вакытсыз гомере өзелгән улын уйлый да кара кайгыга чума, уйлый да кара кайгыга чума... Баласын җуйган ана хәсрәте дәрья кебек тирән хәсрәттер ул...
– Ашына сарымсак турап, тәмләп ашар иде. үләр алдыннан авылга кайтты. Диванга сузылып яткан... «Ниләр уйлыйсың, улым?» – дим. «Миндә уй күп инде, әнкәй, – ди. – Менә сезне, туганнарымны, бер кичкә өемә кунакка чакыра алмадым», – ди. 
«И-и, чүп өчен кайгырасың икән, бәбкәем, – дим. – әтиеңнең кунакка йөрергә вакыты тар иде, пенсиядә дә эшләде. әйтсәң, әнә инәгез барсын, дияр иде», – дим. Шәех гел төшемә керә, Ринатым юк. Хәер бирәм, белгәннәремне укыйм... Мәрхүмнәр догага мохтаҗ. Венерам инде уйчан, хисле, күп сөйләшми. Ил­шатымның барысы да эчендә, ул тышка чыгармый, нәкъ атасы. Сабый чагында елап борчымады, тыныч иде. Шулай бик матур көзге көн иде. Ишегал­дында утын ярабыз. Юрганга төреп Илшатны бүрәнәләр өстенә салдык. Эш төгәлләнде, арылгандыр инде, чәйләр эчтек, ары-бире йөрдек. Менә искә төште: бала кайда?! Эзләргә керештек, тапмыйбыз гына бит. ә ул йомычкаларга күмелеп, изрәп йоклый икән! Мин аны соңгы елларда күреп тә җитешмим. өйгә берничә минутка тукталганда да аңа гозер белән кеше агыла. И бәбкәем, дип артыннан карап калам. Илшатым кайчакта катырак әйтә дә, юлда ук: «Гафу ит, әнкәй», – дип шылтырата.



Бергә узган гомерләр төштә кебек кенә... 2003 ел

Балалар дәвамы – оныклар... Дөргалия апаның аларга мәхәббәте тагын да көчлерәк, ахрысы. Оныкларның балаларына да күчкән бу хис. Барысы да аны олылап «әбкәй» диләр. Тик менә икәве аерып «әнкәй» дип атый. Болар – Разия­нең кызы Зөлфия һәм Зөлфирәнең улы Илдус. Болар – аның канат астында ныгыган «каз бәбкәләре».
 

Балалары, бездә яшә, дип ни кыстаса да, йортын ябарга җыенмый ул.



– Әнкәй минем иң якын дустым, – ди Зөлфия Шәрипова, – Илдус белән энекәше Айзатны, мине җәй айларында әнәккә илтәләр иде. Бабкай йортында тәртип каты, син шуларны бозмаска – буйсынырга тиеш. Мәсәлән, ул иртәнге сәгать өчләрдә эшкә кузгала. Пычракка буялыр дими, өстенә ап-ак футболка, башына ап-ак кепка кия. Кыйммәтле хушбуй сөртенә. Минтимер абый бүләкләре иде күбесе. Хушбуйны мул ягына, исе бөтен өйгә тарала. Алтыларда әнкәй аңа икенче мәртәбә табын хәстәрли. Менә шунда хәтле инде без татлы йокыбыздан уянып, урын-җиребезне җыештырып, юынып аның белән чәй эчәргә әзер торырга тиеш. әнкәйнең үз хәйләсе: тәрәзә төбендәге гөлләренә сөйләнә-сөйләнә су сибә, саргайган яфракларын чүпли һәм йомшак тавыш белән гөлдери: «Сигез тула икән, сигез тула... Озак йоклыйсыз, озак...» 
Бабкай өстәл янында безгә: «Ныгытып ашагыз, аннары эшлисез», – дип, нәрәт бирә... Иске мунча мичен сүткәч, Илдус белән миңа кирпечкә ябышкан цементны кырырга куштылар. Кул арый, тузан очып, күзне әчеттерә. Таш­лыйсы иде, бабкайдан шүрләтә. Бу кирпечләр бүген дә абзарда – өелгән килеш, аннан бирле 20 ел­-лар үткәндер, шәт. әйберне әрәм-шәрәм итмәгән алар, чөнки хәләл көч белән тапканнар. Чисталыкка-пөхтәлеккә әнкәйдән өйрәндем мин. Чишмәдән су ташытып, син сөлгеләрне агартасың, дип, мактый-мактый, кер юдырта иде. Илдус басуда чөгендер эшкәртә иде. Кич белән клубка чыгу тыелган иде. Айзат өйалды тәрәзәсеннән кача. әнкәй миңа: «Берүк бабкаеңа ычкындырма!» – дия иде. әнкәйгә мин озын гомер телим. Кая аңа картаю! Биленә таянып безгә акыл өйрәтә әле.
әнәк – Дөргалия апаның бердәнбер газиз аймагы дип искәрткән идем. 90 ел аткан таңнар әнәктә генә яктырак та, 90 ел кояш баеган офык читләре әнәктә генә алсурак кебек тоела. Аннары, үзең төзегән «план» белән яшәүнең рәхәтен кем аңлар икән!
– Яшьләр дә Дөргалия апа шикелле көн итмәс, – ди Гөлназ Гый­ба­дул­лина, Шәех абый туганы Илһам­ның хатыны. Аларны әбиебез киленем белән улым ди. – Бакча­сына бәрәңгесен, яшелчәсен, җиләк-җимешләрен утыртыр, печәнен чаптырып, киптереп өйдертер. Сарыклар, тавык-чебешләр белән әвәрә килер. 
Авырса – һич сыкранмас. Ләззәтләнеп, чабына-чабына, мунча керер. өендә ялгыз чакларында озын көйләр сузганын ишеткәлим. әнисе Нәгыймә апа шулай җырлаган икән. Хәтере шәп, әллә кайчангы вакыйгаларны җентекләп сөйли. 
...Элек-электән Фәрдиевләр капкасыннан кеше өзелмәгән. Урманга утынгамы, кырга печәнгәме яки саламгамы – авыл халкына гел Шәех абый кирәк булган. Соңра әнәк аша үткән-сүткән җиде ятларга хәтле үзенә тарткан бу серле капка. Берәүләр, Президент апасы гади генә агач йортта яши диләр, дөрес микән дип кызыксынган. Икенче берәүләр аңардан ярдәм өметләнгән яисә хәсрәтен түгеп, эчен бушаткан. Ачлык-хәерчелек елларында ятиме, рәнҗетелгәне, мохтаҗы колхоз рәисе Шәрип абзыйның бусагасына килеп егылса, тәкъдирме, Аллаһ әмереме, ахырдан әлеге сукмак аның кызына табан да борылган.
– Кем генә ишек шакыса да, әнкәй ачык йөз белән каршылады, – ди Зөлфирә Муллагалиева. – Кылны кырыкка ярганда да чәй эчертеп, кайсысына киңәшен биреп, кайсысын юатып, тынычландырып озата иде.
Ә сукмагыңа тузан кундырмаганнар икән, бу үзе зур бәхет, шулай бит, Дөргалия апа?..



Туган белән туган арасы — ике каш арасы...
2008 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нәбирәнең һәр язмасын укып барырга тырышам.Күп әсәрләре шәхси китапханәбездә саклана.Молодец бу язмасы да ошады.Зур кызыксыну белән укыдым.Үземнең әби бабайлар;әти-әниләр тормышы күз алдымнан үтте кебек.Ул чор кешеләреннң язмышы кабатланмас батырлык бит ул!

    Хәзер укыйлар