Логотип
Шәхес

«Сөеклем» дип язарга ярыймы?

Яшьләрнең җылы хисләрен түкми-чәчми тапшырып торган бу хатлар – Саҗидә белән Әдипнең бөреләнеп килгән мәхәббәтләренең шаһиты. Хатлар аша җаннар инде бер-берсен табышкан, аңлашкан, язмышка буйсынасы гына калган...

Әдип белән Саҗидә. Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликов. Алар икесе дә әдәбиятыбызда тирән эз калдырган зур талант ияләре. Шагыйрә Саҗидә Сөләйманова диюгә, әлбәттә инде, аның ире, язучы һәм шагыйрь Әдип Маликовны искә төшерәбез. Бер-берсенә терәк булып, бер-берсен тулыландырып, «Бездән дә бәхетле кем бар бу дөньяда» дип, иҗатны, тормышны сөеп яшәгән бу ике зур шәхеснең бергә яшәгән еллары легендаларга торырлык. Журналист Әнвәр Маликов әтисе Әдип абый, әнисе Саҗидә апа турында менә ничек искә төшерә: «Әтием белән әнием матур пар гына түгел, коллегалар да, бер-берсенең тәүге укучылары, беренче тәнкыйтьчеләре дә иде. Ул – игелекле, тыныч, гадел, бераз сүлпәнрәк. Әнием, киресенчә, һәр эшкә җиңел алына, хискә бирелүчән, җырларга ярата... Йортыбызда һәрчак иҗади атмосфера, шигърият рухы... Бөтен сөйләшүләр шул темага гына... аларның миңа нинди зур байлык калдырып киткәнен үсеп җиткәч кенә аңладым...»

      

Быел аларның икесенең дә юбилей елы. Августта Әдип Маликовның тууына 100 ел булды. Бу көннәрдә исә Саҗидә Сөләймановага 95 ел тулуны билгеләп үтәбез. Ә укучылар өчен Саҗидә белән Әдипнең бер-берсенә язган хатларын уку, яшерен яну-көюләрен тою үзе бер табыш булыр. Ике яшь йөрәкне кавыштырган хатларның кайберләрен сез дә укып карагыз әле.
Әдип Маликов истәлекләреннән:
...Мин аны беренче тапкыр 1933 елның җәендә Аксәет авылы клубында очраттым. Сәхнәдә оча-куна биегән сары чәчле кызга гөрләтеп кул чаптылар...
Сентябрь җиткәч, бер кулына – чәчәкләр, икенчесенә сумка тоткан кечкенә буйлы горур кызны мәктәп юлында күрдем... Физкультура түгәрәгенә йөрүләр...
Икенче тапкыр Саҗидәне, һич уйламаганда-көтмәгәндә, Тәтешле мәктәбендә очраттым. Мин – педучилище тәмамлаган укытучы. Ә ул – алтынчы сыйныф укучысы, икенче рәттә утыра. Шунда бер-беребезне танып алдык...
Берничә көннән армиягә китәргә военкоматтан чакыру килде. Тарантасларга төялгән такыр башлы егетләрне бөтен Тәтешле озата чыкты. Мәктәп укучылары арасынла Саҗидә дә бар иде. Ул, һаваны йомшак кына сыйпаган сыман итеп, кул болгап калды. Миңа булгандыр дип уйладым. 1939 елның көзе иде бу.
Җиде елга сузылган солдат тормышы. Рәхимсез сугыш... Кайда да шул кыз күз алдымнан китмәде...
...1946 елның җәендә Кораллы көчләр сафыннан Аксәеткә кайткач, әти бер арада Сөләймановлар турында сүз чыгарды, Саҗидә исемен телгә алды: «Уфа пединститутына керергә җыена икән...» 10 яшьлек сеңлем Лена да сүзгә кушылды: «И чибәрлеге аның, абый...»
1950 елда Мәскәүдә Әдәбият институтында беренче курсны тәмамлап, каникулга кайтканда Куеда станцасында мине әти каршы алды. Вагоннан төшүгә үк поездым кузгалып та китте. Ике генә минут торганын белә идем.
– Китте шул, – диде әти, уфтанган сыман. – Сөләйманов кызы Урал ягына эшкә китте. Институтны тәмамлаган. Яңа адресын сорап алдым...
Әдәбият институтының икенче курсына укырга килүгә, Әдип Маликов Башкортстан чигендәге Әбҗәлил районы Аскар урта мәктәбенә Саҗидәгә хат юллый. Ике арада хатлар йөри башлый.


«Саҗидә!
Мин сезне, Аксәет мәктәбендә укып йөргән нәни биюче кызны, бик ачык хәтерлим... Куедага кайтып төштем. Әти каршы алды һәм шул ук поезд белән сезнең китеп баруыгызны хәбәр итте... Уфа пединститутын тәмамлагансыз икән, эшли дә башлагансыз, уңышлар телим!
Мин әле студент булып йөрим. Безнең уку йорты «Язучылар союзы каршындагы Әдәбият институты» дип атала. Биредә үзбәк, поляк, грузин, татар, румын, кытай, болгар һ. б. милләт егетләрен очратасың...
Саҗидә, сез нык үзгәргәнсездер, очрашканда, бәлки, бер-беребезне танымас та идек. Тормышыгызда нинди яңалыклар бар? Эшкә күнегеп буламы? Җәйге каникул ничек үтте? Барын да әйтеп хат язуыгызны үтенәм.
Сәлам белән, Әдип. 11.09.50.»

«Исәнмесез, Әдип!
Учительскийга керсәм, укытучылар шау-гөр килеп каршы алдылар: «Саҗидә, бие, сиңа хат бар, – диләр. – Әле кайдан гына – Мәскәүнең үзеннән!» Хатадыр дип уйладым башта, Мәскәүдә бит минем беркемем дә юк. Хатны ачып, соңгы юлга игътибар иттем һәм кемнән икәнен дә белдем. Әйе, Уфа педагогия институтын тәмамлап, эшли башладым. Туганнар һәм дуслар ризасызлык белдерүгә карамастан, Башкортстанның иң ерак районын сайладым. Минем аз булса да сәяхәт итәсем, ят җирләрне, яңа кешеләрне күрәсем, элек күчмә халык булып саналган башкортлар белән танышасым килде. Магнитогорск 35 километр гына булуга карамастан, Аскар шактый караңгы, аулак почмак икән. Әле Уфада чакта ук бу яклар күлгә бай дип ишеткәнем бар иде. Шул күңелемне тартып китерде, ахрысы. Мин бит йөзәргә бик яратам. Имтиханнар җитсә, Агыйдел буеннан кайтып керми идем.
Монда чын башкортлар яши. Җәй башыннан ук ишег-алдында казан асалар, ачык һавада табын әзерлиләр. Авылның тирә-ягында биек-биек кыя таулар. Гаҗәеп матур күренешләр!
Беләсезме, мин Сезне «Пионер Павлик Морозов» спектакле буенча хәтерлим. Бер бәләкәй генә рольдә мин дә катнаштым. Бу Аксәет мәктәбендә укыган чакта иде. Аннары байтак еллардан соң мин Сезне яңадан очраттым. Тәтешле урта мәктәбендә укыганда дәрескә яшь кенә җыр укытучысы керде. Бу Сез идегез... Әле дә хәтеремдә: ак чырайлы, ябык кына гәүдәле идегез. Сезнең китүегез миңа бик кызганыч булып тоелган иде. Хәзер очрашсак, Сезне обязательно таныр идем. Теге вакытта, поезд каршыларга төшкән әтиегез Сезнең кунакка кайтасыгызны әйткәч, үзегезне бер күрәсем килгән иде. Ләкин мин утыруга, Сез кайткан поезд кузгалып та китте.
Көнләшәм мин Сездән. Әдәбият институтында укыйсыз... Мин монда укучыларга Мәскәү һәм Мәскәү дәүләте тарихы турында сөйлим, ә үземнең башкалада булганым да юк. Киләсе җәйгә бару турында хыялланам: музейларын, тарихи урыннарын карап йөрергә, Третьяков галереясы белән танышырга, «Иван Сусанин»ны тыңларга...
 Сәлам белән, Саҗидә. 20 сентябрь, 1950 ел.»

«Исәнмесез, Саҗидә! Кайчакта шулай үткәнне хәтерлисең, һәм күз алдыннан, экрандагы шикелле, таныш йөзләр чагылып үтә. Менә шулар арасыннан бер кешегә – сезгә багышлап хат язуым булды. Нәрсә сәбәп булгандыр, үзем дә төшенеп җитә алмыйм. Бәлки, минем кайткан юлны дәвам итеп, сезнең шул поезд белән утырып китүегездер? Әллә әтиегез белән очрашумы?.. Һәрхәлдә, Куедада күрешә алмау бик пошындырды мине... Үземнең тормышлар бер көйгә, студентларча гомер үткәрәм. Лекцияләр тыңлыйбыз, күңелсезрәкләреннән качып чыгабыз да кинога китәбез (или шатаемся по Тверскому бульвару). Атна саен язучылар белән очрашу кичәләре булып тора. Үткән атнада Илья Эренбург белән очраштык. Нәрсәләр язуым белән кызыксынгансыз. Уфа газеталарына язышканым юк. Казанда чыккалый. 1948 елда «Сахалин язмалары» дигән кечкенә китабым да басылды. Янам, көям, эзләнәм – киләчәктә, бәлки, берәр рәте чыгар шунда. Хат көтәм үзегездән. Фоторәсемегезне җибәрегез, чынлап әйтәм, Саҗидә, ярыймы?..
 Әдип. 30.09.50.»

«...Беләсезме, Әдип, монда хәзер гаҗәеп матур, күз явын алырдай алтын көз. Шундый тын, моңсу, сихри айлы төннәр. Агачлыклар арасында коры яфракларны кыштырдатып йөрергә яратам мин. Мондагы табигать бик ошый. Шулай да өйгә кайтасы килә. Биредә туганнарым, якыннарым юккадыр инде...
Миңа шунысы кызык булып китте. Әткәй белән ничек очраштыгыз соң? Башта кем кемне таныды? Неужели Сез? О, ул минем турыда сөйләмичә түзмәгәндер инде... Фотомны сорагансыз. Ни гаҗәп, район үзәгендә фотоателье юк. Үзегездән дә алу шарты белән, элекке фотомны җибәрергә туры килә инде. Тузгыган чәчләремә игътибар итмәссез тик.
 Сәлам белән, Саҗидә. 12 октябрь, 1950 ел.»

«Исәнмесез, Саҗидә! Хатыгызны алдым. Дөресрәге, дару урынына кабул иттем. Мин ул көнне Мәскәү клиникасында ята идем. Операциядән соң тән уттай яна, башымда әллә нинди томанлы уйлар... Кемдер акрын гына басып, минем койка янына килә. Башны күтәрми генә сорыйм: «Сестра, дару китердегезме?» Миңа ир кеше җавап бирә: «Әйе, дару китердем сиңа. Менә ике хат», – дип, кулын суза. Карыйм, каршыда Габдулла Әхмәтшин басып тора (Уфада укыганда «Тальян гармун»ны карагансыздыр, бәлки, шуның авторы). Хатларның берсе – Сездән, икенчесе – Ерак Көнчыгыштагы энем Рәмзидән иде. Карточкагызны алып, элекке таныш чалымнарны эзли башлыйм. Русча әйткәндә, «те же чуть-чуть упрямые губы, немножко грустное, открытое лицо, доверчивый взгляд» и т. д.
Каникул көннәрен башлыча Татарстанда, Баулыда, нефть якларында үткәрдем. Фадеев үзе кул куеп биргән командирока белән Әлмәткә дә барып чыктым.
Менә Сезгә күптәнге карточкамны җибәрәм. Мәскәүгә килгәч әле рәсемгә төшкән дә булмады.
Сәлам белән, Әдип. 23.10.50.»

«Әдип, исәнмесез! Эшнең кайнар чагында язам – ыгы-зыгы киләбез, чабабыз, нервларны сыныйбыз. Бүген көне буе бишенче классларым белән бергә булдым. Лозунглар яздык, стена газетасы, фотогазета чыгардык. Карикатуралары – «Крокодил» көнләшерлек. Әдип, миңа мәктәп җене кагылды, ахры. Мин балалар белән саташып яшим... Карточкагызны алдым, рәхмәт! Дөресен әйткәндә, Сезне башкача күз алдына китергән идем. Соңгы тапкыр, мин – укучы, Сез укытучы чакта күргәндә, бераз оялчан, тыйнак, йомшак күңелле булып калгансыз хәтеремдә. Ә монда якын барырлык та түгел: горур, кырыс! Дөнья үзгәрткән, күрәсең. Сезнең өчен бүгенгесе юк, гүя киләчәк кенә яши шикелле. Бәлки, ялгышамдыр.
Бүген мәктәптә эшләр беткәч, биек таудан чана шудык. Кемнәр белән диегез – бишенче классларым белән! Ат җигә торган олы чанага утырып. Монда үгез җигәләр. Мин, мөгаен, акылдан язганмындыр. Кәефем шәп: котырып биисем, җырлыйсым, өзлексез сөйләшәсем килә.
Иртәгә радиодан Кызыл мәйдан сулышын тыңларбыз, һәм Сезне бәйрәм колоннасында итеп күз алдыма китерәчәкмен.  
Саҗидә. 6.11.50.»

«Бу хат барып җиткәндә Сезнең Яңа елны каршы алган вакытларыгыз булыр. Яңа ел белән котлыйм, Әдип! Бәхетле, көчле, шат күңелле булыгыз!
Беләсезме, Әдип, бер яктан, укытучы булу әйбәт. Ә икенче яктан – бик начар. Укучылар һәр адымыңны, хәрәкәтеңне күзәтеп йөриләр. Урамнан берәр егет белән узганыңны сизсәләр, алар аны җинаятькә саный. Узган шимбәдә беренче мәртәбә танцыга бардым. Кич буе бер яшь егет белән биедек. Һәм соңыннан мине озатып та куйды ул. Менә бүген кайда гына күренсәм дә, пышылдап сөйләшкәннәре ишетелә: «Ташбулат», «танцы» һәм башкалар. Ни дисең аларга? Укытучы неужели монашка яки «футлярдагы кеше» булырга тиеш?..» 25.12.50.»

«Мин сезне аңлыйм, Саҗидә. Ә сезнең «роман», бәлки, тәмамланып ук киләдер. Шулай да «аңа» булган тойгыларыгызны салкын баш белән тагын бер сынап карау артык булмас, минемчә. Йә, ни дип әйтим инде тагын? Ике мең километр ара һәм 12 ел вакыт аерып тора безне. Хәзер генә күрешеп сөйләшү мөмкинчелегебез юк. Әйе, бер-береңне күрми торып, уртак фикергә килү читенрәк. Саҗидә! Әгәр Башкортстанның ерак бер почмагында сезнең язмышыгыз үзегез теләгәнчә матур хәл ителә икән, нигә куркып торырга! Ләкин, үз бәхетен эзләүче егет буларак, мин башкача да фикер йөртергә хаклы: җәй көне күрешербез, аңлашырбыз, көтә аласыз икән – көтегез. Алдымда сезнең ике хатыгыз ята. Икенче хатыгыз ничектер теләр-теләмәс кенә язылган шикелле. Ә беренчесен кат-кат укып чыктым. Анда билгесез борчылу, ачынып кычкырасы килү... һәм... чын мәхәббәткә сусау... Минем дә хәлем шундыйрак бит. Әле хужерак та...
 Әдип. 19.01.51.»

«Әдип! 
Минем сезгә бер хатны да теләр-теләмәс кенә язганым юк. Һәрвакыт якын кешегә язган тойгы белән һәм, артык нәрсә язып ташламагаем, дип сакланыбрак язам. «Тәмаланып килә торган роман» турында сез бераз арттырыбрак язгансыз. Чөнки мин ул «роман»га чын мәгънәсе белән башланып китәргә дә юл куймадым...
Сәлам белән, Саҗидә. 02.02.51.»

 

 

«Исәнмесез, Саҗидә! ...Бүген көне буе Мәскәү буйлап йөрдем. Ничектер эшкә кул бармый. Кызыл мәйдан бүген бигрәк тә җанлы. Кремльдә сессия бара, депутатларның кереп-чыгып йөргәне күренә. Күптән түгел генә Мәскәү янындагы Загорск шәһәренә экскурсиягә барып кайттык. Тарихи шәһәр... Мин анда Сезне уйлап йөрдем. «Менә тарих укытучысы өчен боларны күрү ничек кирәк булыр иде», – дип... Беләсезме, сезнең белән көннән-көн ныграк очрашасы килә башлады. Тик бер нәрсәдән куркам, сезнең каршыда мин малай гына булып күренермен төсле, биредә бит москвичкалар бары да буйга озыннар, шуңа күнеккәч, сезне дә миннән озындыр дип шикләнә башладым (минем буем хәзер 163 см). Простите за такую наивность...
Иртәгә 8 Март. Котлыйм! 7.03.51.»

«Исәнмесез, Саҗидә! Мин хат язып утырганда, тышта кошлар сайраганы ишетелә, форточканы ачып куям. Бүлмәгә яз һавасы бәреп керә. Минем белән бергә торучы Леонид исемле егет хат язудан бүлдерә дә, яза башлаган шигыреннән төрле вариантлар укып күрсәтә. Менә шундый юллар хәтердә кала: Загрустил я с вечера... / Ночь летит бескрылая. / Где же вы, желанная, / Отзовитесь, милая! Язгы көн. Күңел ашкына. Яшьләрнең гашыйк була торган чагы...
Хушыгыз. Әдип. 17.03.51.»

«Беләсезме, Әдип, минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә. Ни өчен дип әйтимме соң инде? Сезнең хатларыгыз миңа таяныч булып тора. Морально... Әдип, «бер-беребезгә терәк булыйк» дигән карарга килергә иртәрәк түгелме әле? Сез бит мине бөтенләй белмисез. Ә күрешкәч, башка тәэсир калыр, капма-каршы фикер туар. Беләсезме, минем характерым, мөгаен, бик чатаклыдыр. Ә Мәскәүдә очраша алсак, шулай да кызык булыр иде, әйе бит? Күз алдына китерегез: башкалага бер авыл кызы килә дә, биек башняларга, небоскрёбларга карап, адым саен сөрлегә, ә сез аны, адашып калмасын дип, кулыннан тотып йөртәсез. Аның театрларга да, музейларга да керәсе, көне буе шәһәр карыйсы да килә. Менә озак йөрүдән аяклары тубырлый яки туфли үкчәсе сынып чыга. Әле кунарга урнаштырырга да кирәк үзен. Икенче күренеш: сез аның белән театрга бардыгыз, ди. Анда москвичкалар, солидный дамалар озын бальный күлмәктән күз явын алып йөриләр, ә бу «кычыткан чыпчыгы»ның юбкасы тез башыннан гына. Һәм сезгә һәр адымда мәскәүлеләрнең шелтәле, мыскыллы карашлары белән очрашырга туры килә. Ох, тиз туярсыз бу галәмәтләрдән, ник чакырганыгызга үкенерсез. Шундый хәлләр булу ихтималына карамастан, бик барасым килә Мәскәүгә...
 Саҗидә. 30 апрель, 1951 ел.»

«Исәнмесез, Әдип!
Китәсе иде күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга! Тизрәк сезнең белән күрешәсе иде! Чит-ят һәм беренче танышлар кебек кенә булмыйча, якын дусларча, туганнарча. Их теге вакытта Куеда станцасы ник күрештермәде икән безне?! Бу юлы инде без иң якын кешеләр булып очрашыр идек. Шушы минутта ни теләгәнемне белсәгез иде: иң якын кешенең күкрәгенә башым куеп елыйсы иде бер. Ә ул дәшми генә чәчләремне сыйпасын иде.
Сау булыгыз! 11 май, 1951 ел.»

«Соңгы хатыгызда язганча, андый халәт миндә дә була. Сөясе, сөеләсе килә... Әдип, мин сезнең янга барырга карар иттем, көтәрсезме? Юк-бар турында уйламагыз, зинһар, барысы да нормально булыр. Имтиханнарга әзерләнегез. Поезддан төшеп, яныгызга килүгә, милиционер сыман: «Гражданин, документыгызны рөхсәт итегез!» – дип, зачёткагызга күз салырмын. 17 май, 1951 ел.»

«Әдип! Соңгы көннәрдә күбрәк сезнең турыда уйлыйм. Тиздән күрешүебезгә хәтта ышанмыйм да. Ә кинәт очраша алмасак? Килүемә сез китеп барган булсагыз? Нишләрмен? Шул турыда уйлап кайгырам хәзер. Уйларымда сезгә бик күнеккәнмен, ахры. Белмим, белмим – ни белән бетәр моның ахыры. Ә сез... «Бер минутка да чыдый алмам», – дип, алдан ук кисәтеп куясыз. Әле күрешмәс, яхшылап танышмас борын... Әдип, әгәр көтелмәгән сәбәпләр аркасында тоткарлана калсам, мине көтәрсезме, ә?» 28.05.51.»

«Әдип, хәтерегездәме, «Истребитель» фильмында Серёжа профессорга сорау бирә: «Ә телеграммада «сөеклем» дип язарга ярыймы?» – ди. Моны искә төшерүемнең сәбәбе сезгә ни өчендер шулай дип сүз кушарга теләгәннән булса кирәк... Тизрәк очрашасы килә. Нигә шулай микән?
 Саҗидә. 29.05.51.»

«Саҗидә! Мин дә бит шундый кичерешләр, хыяллар белән янып яшим. Тормышта да, минемчә, без тиз арада уртак тел таба алыр идек... Кичә М. Горькийга һәйкәл ачылды. Татарстаннан безнең лауреатлар Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов катнашты. Һәйкәл бик матур урында – Белорус вокзалы каршында. Мәскәүгә килгәч, үзеңә күрсәтермен әле. Саҗидә, поездга билет алгач, вагон номерын күрсәтеп телеграмма бирергә онытма. Без тебя Москва скучает. Приезжай скорее! Хәерле юл, Саҗидә! Әдип. 11.06.51.»
 

Яшьләрнең җылы хисләрен түкми-чәчми тапшырып торган бу хатлар – Саҗидә белән Әдипнең бөреләнеп килгән мәхәббәтләренең шаһиты. Хатлар аша җаннар инде бер-берсен табышкан, аңлашкан, язмышка буйсынасы гына калган... Аларны Мәскәү кавыштыра, көтелгән очрашу 1951 елның июль ахырында була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар