Логотип
Шәхес

Миргазиян Юныс ничек җавап биргән? 

 «Ялкын» журналы редакциясендә эшләгәндә, бервакыт кабинетыма Миргазиян абый Юныс кергән иде. Ул бер яңа әсәрен алып килгән, үзе, безне ымсындырып, Әлмәт гимназиясендә дәресләр үткәрүен, укучыларның бик кызык сораулар яудыруын, үзенең аларга ничек итеп җавап бирүләрен сөйли...

 «Ялкын» журналы редакциясендә эшләгәндә, бервакыт кабинетыма Миргазиян абый Юныс кергән иде. Ул бер яңа әсәрен алып килгән, үзе, безне ымсындырып, Әлмәт гимназиясендә дәресләр үткәрүен, укучыларның бик кызык сораулар яудыруын, үзенең аларга ничек итеп җавап бирүләрен сөйли... Авызларыбызны ачып тыңлап утырабыз! Безнең кызыксынуыбызны белгәч, ул бераздан сәүдә колледжындагы очрашу турында язып җибәрде. «Сәүдә – татарның киләчәге өчен чиктән тыш мөһим кәсеп. Чиктән тыш кына да түгелдер әле, бәлки, безнең язмышыбыз тулысынча диярлек сәүдә итә белүгә бәйледер?.. Әңгәмәнең кайбер өлешләре, бәлки, сезнең өчен дә кызыклы тоелыр. Мин аны сорау-җавап рәвешендә язып җибәрәм», – дип хат та юллаган. 

Әйдәгез, шул очрашуда дип хис итик үзебезне. 

 

– «Соңгы сулыш» әсәрегезне яратып укыдым. Төп герой Габдрахман Рахманкуловның тормыштагы прототибы кем? Әсәр ни өчен «Соңгы сулыш» дип атала? 

– Мин үзем. Алай булгач, ни өчен әсәрне үз исемемнән генә язмадым, дисезме? Ул очракта мин бары тик документаль фактлар, үзем күргәннәр белән генә чикләнеп калыр идем.Ә Габдрахманга, уйлап чыгарылган персонаж буларак, киңрәк һәм тирәнрәк фикер йөртү, лирик тайпылышлар хокукы бирелә. 

 Ул әсәрне мин essey ысулында яздым. Шунлыктан анда философик фикер йөртүләр, уйланулар, лирик тайпылышлар шактый күп. Шигърият тә бар. Диңгез турында яза башлау белән, мин көч-хәл белән генә үземне шигырь язудан тыя алам. «Бабил елгалары – Шәрык»ны, «Европа ат сагына»ны язганда, шактый гына фикерләремне чит тел аша (инглиз, итальян) да капшап карадым. Японча белмәү мине бу мөмкинлектән мәхрүм итте. Кыскасы, һәр язучының үзенә генә хас сурәтләү алымнары һәм үз теле булырга тиеш. Башка очракта язучы үзен әдип дип атый алмый. 

Сәяхәткә мин йөрәккә операция ясатканнан соң чыгып киттем. Операция алдыннан тәмам беткән идем. Икенче катка җәяү менә алмый башлаган идем. Операциядән соң үземне гарип, инвалид итеп сизү шулкадәр авыр иде. Әгәр диңгезләр, океаннар киңлегенә чыгып, туйганчы диңгез һавасын, аның тозлы җилен бер генә тапкыр йота алсам да, терелермен дип өметләнгән идем. Бәлки, шушы өмет исем сайлауга тәэсир иткәндер, белмим. Исем сайлау чиктән тыш катлаулы нәрсә ул. 

– Алай булгач, «Соңгы сулыш»ның авторы – үзегез турында да сөйләгез инде безгә. 

– Ул кеше, ягъни мин булам инде, Баулы районының Исергәп авылында туган. Сугыш башлангач, 14 яшеннән колхозда эшли башлаган. Ат җигеп сабан сөргән, печән чапкан, эскерт өя белгән. Бу эшне тәҗрибәле картлар гына башкара ала иде...1944 елда сабан сөрүдә районда беренче урынга чыккан. Шул ук елда аны армиягә алганнар. Фронтка илткән җирдән аны авиация мәктәбенә җибәрәләр. Башта – фронт бомбордировщикларында укчы-радист, соңрак штурман булып 11 ел буе оча. Мәскәү университетында читтән торып укый, шул елларда Одессада Кара диңгез флотына эшкә керә. Башта табак-савыт юуучы, аннары матрос, навигатор, капитан ярдәмчесе булып эшли. 1967 елда аны Мәскәүгә «Союзморниипроект» исемле үзәк фәнни институтка баш белгеч итеп эшкә чакыралар.Бераздан Диңгезчелек министрлыгына бүлек начальнигы итеп билгелиләр. 1972–77 елларда Миргазиян Юныс «Наука и религия» журналында бүлек мөдире булып эшли. Онытыла язган, кичләрен укып, Җәмгыять фәннәре академиясен дә тәмамлый. Югары белемле социаль психолог дипломы ала. Аннары – тагын диңгез... Бик хәйләкәр һәм күп беләсе килгән кеше булганга, Миргазиян Юныс кораблардан корабларга күчеп йөри: танкер, коры йөк ташучы сәүдә корабы, балкер, ролкер, контейнеровоз... «Громовой» исемле кечкенә буксирда Атлантик океанны ике тапкыр үтә. Ә Җир шарын аркылыга да, буйга да, аркылы-торкылы да әллә ничә тапкыр урап чыга. 

Китап язу белән генә канәгатьләнмичә, сын ясый. Бик тәмле итеп суган шулпасы (французлар стилендә) пешерә белә. 

– Татар халкының язмышын Сез ничек күзаллыйсыз? 

– Минемчә, ул язмыш сезнең кулда. Һәр халыкның тарихында хәлиткеч бер сайлау – выбор була. Бер якта – кемгәдер буйсынып, «тук, имин яшәү; икенче якта – көрәш, «бездән аерылып чыксагыз, ачка үләсез» дип өркетүләргә каршы тору. Тарихта менә шундый «ачка үлү»не, ягъни азатлыкны сайлап, бүген тук, мул тормышта яшәгән халыклар бар. Тыныч туклыкны сайлаучылар, киресенчә, хәерчелектә калып, кол булып яшәүләрен дәвам итәләр. 

– Бүгенге яшьләр тормышы, аларның проблемалары турында нәрсә әйтер идегез? 

– Яшьләр тормышында иң актуаль проблемаларның берсе – телевизор золымыннан котылып калу. Эчүчелеккә, наркоманиягә, җенси азгынлыкка каршы көрәштән дә җитдирәк мәсьәлә бу. Чөнки шул әшәкелекләр нәкъ менә ТВ аша сезнең аңыгызга керә, оялый, язмышыгыз белән идарә итә башлый. Хәер, мин алты, җиде... егерме каналдан ташкын булып аккан барлык программаларга да каршы түгел. ТВ тамашачыны галәм белән, дөнья культурасы белән, көн яңалыклары белән тоташтырып тора. Әмма кешенең кирәклене – файдалы тапшыруны кирәксезеннән – аздыра, манкортлаштыра торганыннан аерып алырга көче дә, дәрманы да җитми. Акрынлап ул, телиме-юкмы, телевизор колына һәм йөз процентлы конформистка әверелә.   

– Миргазиян абый, Сезнең белән шулай ук гаилә тормышы, балаларның анда тоткан урыны турында да сөйләшәсебез килгән иде. 

– Бу хакта бик озак сөйләргә мөмкин. «Соңгы сулыш»та японнарның гаилә тормышына тукталган идем инде. Элек, Казан ханлыгы җимерелгәнче, без дә нәкъ японнарча, шәрыкчә тәрбияләгәнбез балаларыбызны. 5 яшькә кадәр аларны рәхәтләнеп сөйгәнбез, бала ни теләсә шуны рөхсәт иткәнбез. Аннан соң 10 яшенә кадәр аларны зур түземлек белән әдәпкә-тәртипкә өйрәткәнбез. Ә инде 10 яшьтән соң, өлкәннәргә нинди таләп куелса, үсмерләргә дә шундый ук катгый, тайпылышсыз таләпләр куя башлаганбыз. Хәзер без балалардан солдат ясыйбыз. Тәрбия ысулы – дедовщина. Кыскача шулай. Җентекләп өйәнгәндә исә тәрбия мәсьәләсе шактый катлаулы. Гаилә димәктән, безгә, татарларга, ышанычлы, җылы, рәхимле гаилә кору чиктән тыш мөһим. Ул гаилә тормышына ышыкланып кына рәхәт күрә ала. Миңа шулай тоела... 

...Мин, сезнең күзләрегезгә карап, якты киләчәкне, дөньяны яхшы якка үзгәртәчәк көчле рухлы кешеләрне күрәм. ХХ гасыр башында татар мәдәниятенә, әдәбиятына, мәгърифәтенә зур таяныч булган Кәримовлар, Хөсәеновлар, Акчуриннар бүген, бәлки, сезнең арагыздан чыгар? Сезнең белән әнә шундый өметтә саубуллашам. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар