Әлфия Айдарская: «Сара Садыйковага һәйкәл куясыларына инде ышанмыйм...»

Сара апа Садыйкова – татар хатын-кызлары арасында беренче композитор. Аның исемен ишетүгә күңел җырлый башлый: «Казан кичләре», «Сусау», «Әй, язмыш, язмыш...»
Шәһәребез уртасында аңа һәйкәл торырга тиешлеге көн кебек ачык! Әмма эшнең генә сүздән ерак киткәне юк. Инде өченче дистә! Соңгы арада кабат матбугатта бу һәйкәл турында яңалыклар күренде. «Иске Казан» префекты Роберт Гарипов: «Сара Садыйковага һәйкәл Габдулла Тукай урамындагы 58 нче йорт янындагы скверны бүлеп алып, шунда куелачак», – дип хәбәр итте. Сөенеп алган идек тә бу яңалыкка, аннан тагын шикләнеп калдык. Мондый хәбәрләр матбугатта 30 ел эчендә байтак булган икән инде...
Күңелдә мең сорау: нигә һаман юк бу һәйкәл? Аны кую нигә шулай утыз елга якынга сузылган? Моның сәбәбе нидә?
Сорауларның кайберләренә ачыклык кертү өчен Сара Садыйкованың кызы Әлфия ханым Айдарскаяга мөрәҗәгать иттек. Аңа бүген 95 яшь. Ул – үз аягында, акылында-зиһенендә. Казан үзәгендәге фатирында яшәп ята, бу көннәрдә әнисе хакындагы чираттагы китапны әзерли. Алдагы көнне телефоннан элемтәгә кергәч, һәм: «Тиздән Сара Садыйковага һәйкәл куелачак бит. Сезнең дә фикерне беләсе килә», – дигәч, ул шунда ук, сүзне бүлеп: «Әкият!» – диде.
Очрашкач та ул кабат шул сүзне кабатлады.
– Әкият! Булмаячак! Һәйкәл бит инде күптәнге сүз... Мин инде аның турында уйламый да башлаган идем. Журналист Хәмзә Бәдретдинов берсендә: «Әлфия апа, ул һәйкәл турында берәр яңалык бармы? Ни хәлләрдә икән ул эш?» – ди. «Белмим», – дим. «Әйдә, Рада Нигъмәтуллинга барып кайтабыз, – диде ул. – Фотога төшерербез, газетага бирербез». Шалтыраттым аңарга. «Һәйкәл миндә түгел, ул заводта ята», – ди Рада. Подлужная урамындагы заводка киттек. Буш завод. Безнең белән инженерлары йөрде. Караңгы гына бер бүлмәдә идәндә ята икән һәйкәл. Башы юк... Шаккаттык инде. Ул һәйкәл-ансамбльдә ике кыз да бар, көянтә күтәргәннәр. Аларның чиләкләре юк... Кыскасы, бик күңелсез күренеш. Инженерлары: «Рада Нигъмәтуллина маскасын бирсә, без бер атнада эшләп куябыз аны», – ди. Кайткач бик еладым... Тагын Радага шалтыраттым. Ул: «Әйе, маскасы миндә, – ди. – Мин аны бирмим, чөнки бирсәм, әллә кая яшереп куярлар, югалтырлар».
Рада ханым һәйкәлне эшләр алдыннан сезнең белән киңәшләштеме? Әзер булгач, сез аны күрдегезме?
– Әйе, күрдем. Бронзадан коелган иде. Проект-макетын 1995 елны ук күрдем. 1997 елны һәйкәлне кую турында Указ чыкты. Шуннан бирле сузыла ул. Көтә алган кадәр көттем, тагын көтү дөрес булмас иде...
Мин үзем шәхсән бу хакта 2010 елны «Звезда Поволжья» газетасына мәкалә яздым. Аннан 2015 елны тагын берне яздым. Анысына Роберт Миңнуллинның шигыре дә керде. Чаллыдан Мансур Сафин аны миңа тәрҗемә итеп бирде.
Сарага урын юк Казанда дигән шигырне әйтәсезме? Бакага, мәчегә урын бар, Сарага урын юк...
– Әйе, шул шигырь. Анда шундый юллар да бар тагын: ул җир имеш күптән сатылган. Мин башта аңа игътибар итмәдем. Ә ул, чыннан да, күптән сатылган икән инде. Миңа Перцова дигән министр урынбасары: «Урамнарны, мәйданнарны без сатмыйбыз», – дип җавап биргән иде һәрхәлдә. Сатмаган булсалар, нигә Юнысов мәйданына риза булмадылар икән алайса? Бу сорауга һаман җавап юк.
Сез инде хәзер беркая хатлар да язмыйсыз, көтмисез дәме, Әлфия апа?
– Юк, юк, көтмим... 2015 елны министрның Камалова дигән урынбасары һәйкәлне эшләп бетерергә ун миллионга якын акча бүленеп бирелүен әйткән иде. Ул акчалар күптән таралып беткән бит инде... Бу акча турында ул чакта Радага да хат килгән иде. Соңгы вакытта Рада инде авырды. Һәйкәл артыннан да беркая да йөрмәде.
Шулай да бүгенге көнгә кадәр һәйкәлне куймауларының төп сәбәбе нәрсәдә икән соң? Сез аны әйтә аласызмы?
– Юк, әйтә алмыйм... Рада исән вакытта ук пианиноны әллә урлаганнар, әллә ватканнар дип язган иде. Рада да мәрхүм бит инде хәзер... Ул бит Сара Садыйкова һәйкәле генә түгел, тулы бер композиция булырга тиеш иде. «Җидегән чишмә» дип аталган. «Иске Казан» префектына эләккән идем берсендә. Марат исемле. Фамилиясен хәтерләмим. Бер генә күрдем мин аны... Аңарда бик озак сөйләшеп утырдык. Безгә бу вакыт һәйкәл өчен яңа мәйдан күрсәткәннәр иде. Бер тукталыш ары – Ахтямов урамында. Шунда Марат миңа: «Әлфия апа, мин сез теләгәннең барысын да эшләячәкмен. Сукмак та булыр, эскәмияләр дә. Автобус тукталышын бераз күчерербез. Аны «Җидегән чишмә» дип үзгәртербез. Агачлар утыртырбыз, фонарь куярбыз», – диде. «Скульптор белән сөйләшергә кирәк», – дидем. Ә Рада һәйкәлне ул урында күрмәде. Миңа исә ул урын ошады. Тукталыштан мәчеттә таба бара торган җир – үзенчә матур. Аннан Ахтямов Сара Cадыковага ят кеше түгел бит. Аларның тамырлары бер яктан – ул Тутайда туган. Әнинең аның турында «Садыйк комиссар» дигән җыры бар.
Рада да хаклыдыр. Хөкүмәтнең карары һәйкәлне Юнусов мәйданында урнаштыру турында иде бит. Сара Садыйкованың 100 еллыгына куелырга тиеш иде... Рада Нигъмәтуллина анда сквер булуын теләде. Музыкаль чыгышлар булачак дип күз алдына китерде. Мин һәйкәлне Юнусов мәйданына куярга кирәк дип, халыктан заманында имзалар да җыйдым – 1 меңнән артык.
Әлфия апа, без барыбер өметләнәбез әле. Ул һәйкәл куелырга тиеш бит! Өметне өзми көтәбез.
– Ничек инде көтәсез? Тагын нәрсә көтәсез? Мин сезне аңламыйм... Тукай һәм Татарстан урамнары киселешендә була дигән министр журналистларны бер кабул иткәндә. Мин карап йөрдем – анда урын юк. Халыкны тынычландыру өчен генә әйткәнннәрдер. Соңгы чыккан хәбәр дә шуның өчен генә яңгырагандыр...
видео: https://youtu.be/-G0qI7wU9Tk
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.