Логотип
Шәхес

Күз яше белән юылган күңелдер...

Щепкинчылар...
Кырык ел буе сәхнә күрке булып, мәйдан тоткан батырлардай, халыкның сөеклеләренә әверелгән фидакарьләр алар. Нурлы иҗатлары аша татар йөрәгенә мәрхәмәт, шәфкать өстәүчеләр... Щепкинчылар — талантлы, сәләтле гүзәл татар артистлары һәм Туфан, Батулла атлы олы драматурглар...

Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.


Юк, алар унике кыз түгел, дүрт йез дәгъвачы арасыннан бөртекләп сайлап алынган унике егет һәм ун кыз иде. Күбесе авылда үскән, үсмерлектән әле чыгып та җитмәгән татар балалары бәхет йолдызын Мәскәүдә табачакла-рына ихлас ышанып һәм шуңа бик тә өметләнеп, укырга, зур артист булырга дип, башкалага китеп бардылар. Инде кабул итү имтиханнары төгәлләнгәч, дөнья күргәнрәк, тагын бер үҗәте — Әхтәм Зарипов өстәлде бу төркемгә.

Биш ел гомер биш көн сыман сизелмичә узган да киткән.

1961 елда Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесының татар студиясен тәмамлап, алар Казанга — Г. Камал исемендәге театрга эшкә кайттылар, фәкать икәве — татарчасы чамалы Казан кызы Фирая Вәлиуллина һәм Актаныштан килгән Эльвира Сабирова гына башка милләт кешеләренә кияүгә чыгып, төркемнән аерылып калдылар.

Казанны шаккатырган искитмәле вакыйга булды бу. Бер театрга шуның кадәр яшь артист, яшь көч өстәлүне революциягә тиңләүчеләр булды. Ихтимал, алар хаклыдыр да. Әлбәттә, артистларның сәләт-талантлары берьюлы һәм бертигез ачылмады. Алай була да алмый иде. Чөнки театр ул — уен. Өлешеңә чыккан көмешең нинди булачагын беркем белми, режиссерлар сине нинди рольдә һәм кайчан күреп алыр, гомумән, күрерме — бу язмыш, хәтта ки, бик күп вакытта очраклылык кулында.

Щепкинчыларның бәхетенә, алар белән бер чорда Мәскәүдә укыган, ГИТИС тәмамлаган Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1962 елда Г. Камал театрында диплом спектакле куя, ә 1966 елдан ул академия театрының баш режиссеры булып эшли.

Әллә щепкинчыларның үсү-күтәрелүләре безнең дә студент елларына туры килгәнгә, һәр яңа әсәргә, яшьләрнең һәр уңышына-табышына түбәбез күккә тиярдәй булып куана идек без. Белмәгәнбез генә, бер генә спектакльне дә калдырмыйча, фәкыйрь стипендиябезгә иң арзанлы билет юнәтеп театрга чапкан ул вакытлар гомернең иң бәхетле мизгелләре булган икән ич!

Без аларның һәркайсына гашыйк идек! Безнең «Габделбасыйр гыйшкын” белмәсәләр-күрмәсәләр дә хыялый җаннарыбызның театрга ихластан тартылуын алар да сизми калмагандыр. Чөнки ярату хисләребез алкышларга күчә иде, ә халык — тамашачы яратуы, шиксез, аларга да авырлыкларны җиңәрлек көч биргәндер.
Иң әүвәл танылу алган артистлар, мөгаен, Ринат Таҗетдинов белән Дамир Хәйруллин, Гөлсем Исәнгулова белән Нәҗибә Ихсанова булгандыр.
Ринат Таҗетдинов

Дамир Хәйруллин училищеда укыганда ук Гамлет роле белән сабакташларын таң калдыра. Казанга кайткач, ул “Тукай” спектаклендә Тукайны гәүдәләндерде. “Булса да булыр икән, койган да куйган Тукай бит бу!” дип, бар тамашачы шаккатты. Һич шик юк, ул талантлы егет, танылу алачак иде. Әмма... Тәкъдир аңа, Тукайныкы сыман кыска гомер язган, нәкъ Тукай яшендә — егерме җидедә ике баласын, хәләле — артистка Мәсгудә Хәйруллинаны ятим калдырып, ул бакый дөньяга күчте. Каракалпакстанның Нукус каласыннан татар тёатр студиясенә укырга килгән Мәсгудә Фәйзуллинага да табигать матурлыкны да, җырга сәләтне — моңлы тавышны да кызганмый биргән иде. “Әниләр һәм бәбиләр” спектаклендә (Туфан Миңнуллин) бишек җырын күпләр яратып тыңлагандыр. Аны остазлары Шекспир әсәрендә Джульетта итеп тә күргәннәр, Зөбәйдә (Шәриф Хөсәенов), Галиябану (Мирхәйдәр Фәйзи) рольләре белән дә сыналган ул, әмма аның таланты ничектер ачылмыйчарак калды шикелле. Ялгыз башына ике баланы күтәрү дә җиңел булмагандыр.
Урыннары җәннәттә булсын, дияргә генә инде.

Татар театрына нигез салучыларның берсе, танылган артист Нуретдин Сакаев гаиләсендә Казанда туып үскән Иркә Сакаевага язмыш мәрхәмәтлерәк булырга тиеш иде кебек: ул тумыштан сәләтле, үзе бик тә ягымлы иде. Театрда әз генә эшләп, телевидениедә дикторлар җитешмәү сәбәпле шунда эшкә кучте, йомшак, назлы тавышы, гаҗәеп дәрәҗәдә сөйкемлелеге, матурлыгы, дикциясенең ачыклыгы, ягымлылыгы белән бик тиз абруй казанды. Әмма халыкның сөеклесенә әверелгән гүзәл Иркә ханым, меңләгән тамашачыны ятим итте, ул да кыска гомерле булып чыкты, сагынып сөйләргә генә калды.
Иркә Сакаева


Ринат Таҗетдиновның Театр училищесына ялгыш кына килеп эләккәнен инде әкият итеп сөйлиләр. Чынлап та, ул җырчы булырга хыялланып, музыка училищесына кермәкче булган. Янәшәдә генә театр студиясендә уку өчен кемнәрнеңдер көч сынашуын ишетеп, шунда кереп, булачак театр студентларын күреп кенә чыгарга уйлый. Кызыгып, үзе дә имтихан тапшыра һәм аны, берсүзсез, кабул итеп тә куялар.

Ринат тамашачыны Дивана булып (Мостай Кәрим, “Ай тотылган төндә”) шаккатырды. Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл”ендә Ильяс булып яраттырды. Шәхсән мин үзем аның Карандышевны (А. Островский, “Бирнәсез кыз”) уйнавына мөкиббән: кызганыч та ул, җирәнгеч тә, мактанчык та, мескен дә, әмма кеше бит... “Сүнгән йолдызлардагы (К. Тинчурин) Надир мәхдүмнең өзелеп җырлавы күңелләрне тетрәндерә. Ул рольгә искиткеч зур эмоциональ хис белән тирән керә белә, артистның темпераменты, яну-көюләре беркемне дә битараф калдыра алмый.

РСФСРның халык артисты Р. Таҗетдинов Чүпрәле районы Кече Чынлы авылыннан, хатыны Рәйсә — Мәскәү кызы. Ринат чын мәгънәсендә бәхетле язмышка ия, ул гел төп рольләрне уйнады, тамашачы аны яратты, ул Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты, ә бу бүләккә лаек булучылар Татарстанда өчәү генә: композитор Нәҗип Җиһанов, рәссам Харис Якупов һәм Ринат Таҗетдинов. - “Сүнгән йолдызлар” хакында сүз чыккач, Казан кызы Флера Хәмитованың Сәрвәрен искә төшерми китеп булмастыр. Гомумән, җырлы рольләрне килештереп, бик матур уйный иде бу артистка. “Яшь йөрәкләр”дә (Ф. Бурнаш) — Сәрби; “Зәңгәр шәл”дә (К. Тинчурин) — Мәйсәрә; “Ак калфак”та (М. Фәйзи) Хәмдия булып истә калган ул. Әмма аңа театр йолдызы булып озак балкырга насыйп булмый, сиксәненче елларда театрдан китә, соңрак Казан сәнгать һәм мәдәният акаде-миясендә сәхнә теле укыта.

Тамашачы чын йөрәктән үз, якын иткән артистларның тагын берсе, әлбәттә, Равил Шәрәфиев. Ул әле бер сүз әйтергә өлгермәс борын ук авызлар* ерыла башлый. Хикмәт ул иҗат иткән рольләрдә генә микән? Бәлки бу киң, якты җанлы кешедән күңелләрне күтәрә торган сихри дулкыннар тарала торгандыр. Ә бәлки аның ихласлыгы, шат күңелле булуы сәбәпчедер моңа. Житмешенче еллар башында микән, мәрхүм ирем Тәүфикъ бик пошынып, күңелсезләнеп кайтып керде. Сәбәбен сорагач: “Равилне театрдан чыгарганнар!” — диде. “Йа Алла! Ничек яшәр инде ул?” дип, мин дә борчуга төштем. Ә ирем: “Равил, анысы, ир-егет, ачтан үлмәс, театр аннан башка ничек яшәр дип кайгыр син!” — дип куйды. Барыбызны да сөендереп, Равилне театрга кабат алдылар. Хуҗа Насретдин булып та күңелләребезне күтәрде ул безнең, Сираҗетдин (Г. Камал, “Банкрот”), Әҗәл (Т. Миңнуллин, “Әлдермештән Әлмәндәр”) рольләрен дә үзенә генә хас ысуллар белән, кабатланмас образлар буларак онытылмаслык итеп тудыра алды. “Кичер мине, әнкәй” (Р. Батулла) әсәрендә ул олыгайган көнендә яшьлек мәхәббәте белән бергә булырга хыялланган буйдак ир — Әбүбәкер. Бу роль, бер карасаң, Шәрәфигә хас юмор, көлкеле буяуларга бай, әмма комик план белән янәшә тыйнак, башкаларга юл куючан, ихлас җанлы кеше фаҗигасе дигән нәрсә үрелеп бара, шул тетрәндерә, күзләрне яшьләндерә.

Равил әфәнденең мавыгулары да кешенеке төсле генә түгел, буш вакытларында ул сүтеләсе иске йортларны айкап, җиз ишек тоткалары җыя. Моны нурлар чәчәрлек итеп ялтыратылган җиз самоварларга мәхәббәттән күчкән балалык мавыгуы дип исәпли. Әле тагын урысча такмакларны тәрҗемә итәргә дә хирыс икән.

“Кичер мине, әнкәй” драмасында артистка Гөлсем Исәнгулованы да тамашачы өр-яңадан ачкандыр дип исәплим. Гөлсем Сабир кызы Башкортостаннан — башкорт кызы ул. Әтисе аңа өч яшь чакта сугышка китә, яраланып авылга кайта. Аннан тагын фронт. Шул юлларда аның хәбәрсез югалуы, олы апасының бәхетсезлеккә таруы, кызын эзләп чыгып киткән әнкәсенең дә суга төшкән тамчыдай юкка чыгуы. Бер ай көтәләр аны ятим өч бала, ике, өч ай... Гөлсемгә 7 яшь, абыйсына 11, энекәшенә — нибары 5. Ятимлекнең бөтен ачысын татып кардәштән кардәшкә йөрүләр, аннан балалар йортында туганнарның кабат очрашуы, энесенең милициядә эшли башлагач, бандитлар кулыннан һәлак булуы... Бер кешегә күп түгелме соң бу кадәр сынау-сыналулар?! Никадәр көч, рух ныклыгы, нинди холык кирәк боларның һәммәсенә түзәр өчен?! Ә ул — талантлы кыз, әнә, нинди горур! Мәрмәрдән коелгандай зифа буй-сыны, тавышы, килеш-килбәте, дөнья балкытырлык нурлы, ачык йөзе... Аңа румын егетенең гашыйк булулары... Үзе бер әкият бит! Иренең ватанына — Румыниягә китсә, бәлки мул тормышта, иркенлектә яшәп карар да иде, әмма... Сәнгать тарта бит! Хәрби очучы, Гөлсем өзелеп яраткан бердәнбер туганы — Зөбәер абыйсына да, әти-әнисенең хәбәрсез югалуын гел искәртеп торалар, сеңлесенең чит илгә чыгып китүен кичерерләр дисеңме?! Ашкынып, улы Эмильне күтәреп Казанга —театрга кайта ул. Аңа, әлбәттә, яшь кызлар роле килешә. “Ай тотылган төндә” (М. Кәрим) — Шәфәкъ; “Миркәй белән Айсылу”да (Н. Исәнбәт) — Айсылу; “Хуш, Назлыгөл”дә (М. Байҗиев) — Назлыгөл; “Кол Гали”дә (Н. Фәттах) — Энҗе... Тамашачы аны гүзәл-нәфис итеп кабул итте, шулай яратты. Хәер, каршылыклы, тамашаның буеннан-буена сәхнәдән чыкмый торган Назлыгөл ролендә дә аңлады аны халык. Ләкин ул гел шундый — романтик, бераз һавалы, зыялы, күңел байлыгын эчтә, нык саклый, теләсә кем алдында ачып салырга базмый торган серле артистка булып күңелләргә кереп калды. Гади авыл хатыны Миңзифаны да мәхәббәткә тугрылык саклый белә торган ихлас кеше итеп башкарды ул.
Гөлсем Исәнгулова


Гөлсем ханымны дистә еллар буе төркемнең старостасы итеп танулары хак. Тыйгысызлыгы, Мәскәүдәге укытучыларын-остазларын үзе онытмау гына түгел, башкаларга да оныттырмаска тырышуы, кайчакларда тәнкыйтьләргә ярата торган, туры сүзле булуы, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итәләр. “Каенана” дигән кушаматы да килешә үзенә.

Бу студиягә остаз-укытучылар ничек итеп бер-берсенә һич охшамаган, талантлы, ихлас күңелле шәхесләр җыя алганнар дип, күпләр баш вата. Очраклылык булгандырмы бу, Ходай Тәгаләнең рәхмәтеме...

“Беренче театр”да асрау кыз Биби ролен уйнап тамашачы күңелендә мәңгелеккә истә калган Фирдәвес Әхтәмованы онытып буламы? Бу спектакльнең видеотасмасы саклана. Юк, һич кенә дә аңгыра түгел ул Биби. Киресенчә, тупас, надан, алдакчы кешеләр арасында яшәп, бер карасаң, алардан астыртын көлә торган, икенче карасаң, шундыйлардан күпкә өстен, әмма самими, беркатлы, зирәк ихлас авыл баласы ул. Ә менә аның Липочкасы (А. Островский, “Агай-эне, ак мыек”) күпкә катлаулырак та, явызрак та. Чәтертәп торган әбиләрне дә бик килештереп уйный белә ул. Лаеш районы Яушик авылыннан килгән, ятимлек ачысын күп татыган Фирдәвесне халык үзгә холыклы, ягъни характерлы рольләре белән бергә үз итте, яратты бит.

Бәхетле язмышлы актриса дигәндә мин үзем Нәҗибә Ихсанованы күз алдында тотам. Классташы Әзһәр Шакиров белән җитәкләшеп театр студиясенә килә дә Туфан кадәр Туфанны үзенә гашыйк итә ул. Хәер, Туфан да ул чакта бүгенге, илгә-көнгә танылган даһи драматург түгел бит әле. “Ул чакта ук Туфан безнең барыбыздан да ун башка өстен иде!” — дия диюен Нәҗибә...

Г. Камал театрында иң күп рольләр уйнаган артисткаларның берсе Нәҗибәдер, мөгаен. Ул бәләкәй, очраклы рольләр дип тормады, образларын кирегә, ямьсезгә бүлеп маташмады, гаҗәеп бер эшчәнлек, тырышлык, уңганлык белән һәр рольне үзенчәлекле, истә калырлык итеп ачарга омтылды. Миңа калса, ул үз теләгенә иреште. Табигый, ихлас авыл баласы Нәҗибә уникенче баласын шәһәрдә табарга килгән Гөлфинә сыман (Т. Миңнуллин, “Әниләр һәм бәбиләр”) искиткеч самими дә, горур, саф күңелле, зыялы Зифа кебек (Н. Исәнбәт, “Зифа”) түзем, сылу, үзсүзле дә. “Хушыгыз” спектаклендә Нәҗибә — Миләүшәнең биш минут эчендә бишкә төрләнүен күреп гаҗәпкә калган идем. Галимулла алдында бер мизгелдә самими-гади авыл кызы басып тора, икенче карауга ул ниндидер тыелгысыз дәрт, яшерен чаялык белән янып чыга —егетнең мәхәббәте әле һаман да сүнмәгәнме икәнлеген сынарга теләгәндәй талпынып ала, әмма, күп тә үтми, соңгы тукталышка килеп җитүче хаста карчыкка әверелә дә куя.

Туфан Миңнуллин белән гаилә корулары, матур, тигез яшәүләре аның А өстәмә бәхете, Туфан белән Нәҗибә — талантлы драматург белән күренекле актриса — театрның ике канаты дип исәплим мин. Тамашачы бәхетенә алар бер-берсенә пар булганнардыр да, пар канатлы булып иҗат күген иңлиләрдер, буйлыйлардыр. Сүз дә юк, ике иҗат кешесенә бер түбә астына сыю бик авыр. “Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?” дигән сүз юктан бар булмаган. Иҗат кешеләренең көен табу кыен икәнлеген беләбез. Әмма бер-берсен хөрмәт иткән, олы йөрәкле талантларның берсен икенчесе үстерүе, канатландыруы да гаҗәп түгел. Бәхетле язмыш дигәндә мин нәкъ менә шушы халәтне күз алдында тотам да инде.
Туфан театрда актер булып әлләни озак эшләмәде, әдәби иҗатка чумды.
Нәҗибә Ихсанова


Чөнки театрның төп нигезе — драматургия. Халыкның милли үзенчәлекләрен истә тоткан, заманга хас бурычларны яктырта торган пьесалар булмаса, тамашачы театрдан бизәргә мөмкин. Чын театр тамашачы белән күзгә-күз карашып, җанын борчыган «а мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә тиеш. Туфанның “Әлдермештән Әлмәндәр”е, “Әниләр һәм бәбиләр”е, “Миләүшә” трилогиясе, “Илгизәр+Вера”сы чын мәгънәсендә “халыкка дәрсе гыйбрәттер театр” диярлек иде.

Аның дүрт дистәдән артык пьесасы татар театрлары сәхнәсендә куелуы зур вакыйга, куанычлы хәл.

Туфан искиткеч гади дә, шаккаткыч бөек тә. Ниндидер хикмәт белән шәп пьесалар яза инде ул, серен белә. Ә сере шундадыр, минемчә, халык язмышы хакында тирәннән уйлана ул, шуңа күрә дә аның әсәрләре күңелнең иң нечкә кылларын чиртә. Ә менә шагыйрьләр көнләшерлек робагыйларда-язуын ничек башка сыйдырырга?! Димәк, без уйлаганча гади кеше генә түгел инде ул.

Мәскәүдә укый башлагач, Туфан Миңнуллин җыр укытучысы Дунаевская алдында: “Опера сәнгатьмени ул!”— дип ычкындыра. Укытучысы егетне айлар буе үзе белән ияртеп опера театрында бара торган иң яхшы спектакльләргә йөртә.

СССР халык артисты Хәлил ага Әбҗәлиловның театр студиясен оештыруга керткән өлеше чиксез зур хөрмәткә лаек. Ул еллар буе, хәтта театрга кайткач та, щепкинчыларның һәркайсы хакында аталарча кайгырту-чанлык күрсәтә. Тамаклары тукмы, киярләренә бармы, рольләр бирәләрме, яшәү шартлары ничегрәк? Әйе, олы, мәшһүр артист театрның киләчәге хакында кайгырткан. Мәскәүдәге остазлары профессор М. Н. Гладков, танылган режиссер Габдулла ага Йосыпов та булачак актерларга тормыш һәм театр хакында гыйбрәтле дәресләр бирәләр.

Азнакай районының таралып бетә язган авылыннан Нәҗибә белән җитәкләшеп имтиханга килгән Әзһәр Ша-кировның бик ябык, кечкенә, тәбәнәк малай булуын ошатып бетермиләр. “Театрга гәүдәле, озын буйлы егетләр кирәк бит!” — диләр. “Үсәм әле мин, абый, алыгыз гына. Минем бабай да, атай да өрлек кебек булганнар!” — дип өтәләнә Әзһәр. Аңа ышаналар. Хәер, Әзһәр үзе дә сүзендә тора торган егет булып чыга, ашау-эчүнең такы-токы булуына карамастан, әкияттәгечә, ел үсәсен ай үсә. Театрда эшли башлаган елларны Әзһәрнең тавышын, хәрефләрне йотыбрак сөйләшүен өнәп бетермәүчеләр бар иде. Күрәсең, ул актер хезмәтенең зурлыгын аңлап, тамашачы мәхәббәтен казану нинди кыен икәнлеген белеп, зур тырышлык белән эш итте. Аның якты таланты асылташлардай төрле яклары белән балкып, күңелләрне яулады, иң яраткан актерларыбызның берсенә әверелде ул.

Әзһәр Аждаһа елында Балык йолдызлыгында дөньяга килгән икән. Ә бу билге астында туган кешеләргә актерлык сәләте тумыштан бирелә, алар рольгә керә беләләр. Нинди генә роль башкарса да, ханмы ул, гади кешеме, уңаймы, тискәреме — эчке бер җылылык, яктылык белән нурландырып иҗат итүе бәлки шуннандыр да, кем белә...

Наил (Николай) Дунаев Зәй ягыннан, керәшен егете. Ул буйлы-сынлы, күрер күзгә мөлаем булганга мәхәббәт каһарманнарын — Ромео (Шекспир), “Ай тотылган төндә”ге (М. Кәрим) Акъегет; Бомарше әсәрендәге Фигаро; Остров-скийның Паратовы булып сәхнә яулады. Хәер, “Агай эне, ак мыек”тагы (А. Островский) Подхалюзин тамашачы хәтеренә тирәнрәк уелып калса да, бер дә гаҗәп түгел. Уңай геройларга караганда тискәре геройны уйнау кызыграк бит. Әгәр дә Наил Дунаев герое кебек ялагай, алдакчы, икейөзле ж булса һәм чын йөзе ачылганчы гаять шәп кешене уйнарга азапланса...

Наил Дунаев язучы-тәрҗемәче буларак та танылу алды.
Наил Дунаев

Каләм көчен сынап, язудан тәм табучы Миргалим Харисов театрда озак эшләмәде, журналистлык эшенә күчте. “Ватаным Татарстан”да бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булды.
Әйе, язучы таланты актерлык сәләтеннән көчлерәк булганнар арасында Рабит Батулла да бар. Ул драматург та, әдип тә, Коръәнне татарчага тәрҗемә итеп бастыручы да. “Кичер мине, әнкәй” тамашачының иң яраткан әсәрләреннән дисәм, арттыру булмастыр. Татар сәнгатендә, театр, әдәбият дөньясында якты эз калдырган олы шәхесләргә багышлап, ул “Урыннары җәннәттә булсын” дигән хезмәт тәмамлады. Армый-талмый милләт кайгысын кайгыртып йөрүче милләтпәрвәр затлардан ул.

Әхтәм Зарипов та “Чаткылар”дагы (Т. Гыйззәт) куркак-ялагай Дәүли староста кебек үзенчәлекле образлар тудырган иде. Ул телевидениегә режиссер булып китте, сәнгать дөньясында кайнап яшәде. Озак еллар телевидениедә режиссер булган Клара Газизова да щепкинчы иде. Авыр туфрагы "җиңел булсын — ул инде мәрхүмә.

Щепкинчылар барысы да диярлек бәхетле йолдыз астында туганнардырмы, әллә фидакарьлек, эшсөярлек аркасында, бер-берсе белән ярыша-яры-ша хезмәт эчендә йөзгәнгә шундый зур уңышларга ирешкәннәрдерме — монысы сер. Халыкның сөеклесе булып кырык ел буе мәйдан тоту — сәхнәдән төшмәү — уен-муен түгел. Иң мөһиме, театрга яңа сулыш өргән, милләтебезне татар итеп саклауда зур бер этап үткән буын — щепкинчылар, театрның алтын баганалары — Ринат Таҗи, Равил Шәрәфи, Әзһәр Шакир, Наил Дунай, Нәҗибә Ихсани, Гөлсем Исәнгулова, Фирдәвес Әхтәмова һәм Туфан белән Батулла әле һаман да сафта. Аларның хезмәте, фидакарьлеге бәяләп кенә бетерерлекмени! Шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләре белән әйтсәк:

Тоела кайчак, сәхнә ул
Агачтан түгелдер күк.
Күз яше белән юылган
Көзгедер, күңелдер күк.

"Сөембикә" журныланың архивыннан



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар