Логотип
Шәхес

Гөлләрендә – пар сандугач...

Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты, барыбыз да яратып, өхрмәт иткән, бар гомерен театрга багышлаган Исламия Мәхмүтованы мәңгелеккә озатканыбызга бүген өч көн. Аның истәлеген яд итеп, «Сөембикә» журналының 2003 елгы март санында басылган язма тәкъдим итәбез. Мәрхүмнәрнең исемен кузгатуыбыз рухларына дога булсын.

Зәлидә Әкбәрова

 

 

Исламия МӘХМҮТОВАны яшүсмер чорымда ук «Кыр казлары артыннан» җыры аша яратып калган идем. Ул чакта ни өчендер бу кыз сөйгәненнән аерылганга шулай моңаядыр дип уйлый идем. Инде Казанга килгәч, Исламия апаның яраткан егете,белән кавышып, бәхетле хатын булуын белдем. Һәм менә күп еллар дәвамында аның һәр уңышына сөенеп яшәүче та- машачысына әверелдем.

Әйе, артистка буларак аны белмәгән һәм яратмаган кеше юктыр ул, мөгаен. Ә менә Исламия ханымның сәхнәдән тыш тормышы күпләр өчен һаман да сер булып кала дисәм, ялгышмамдыр. Бүген минем аның шул йөрәк серләрен сүттереп, түкми-чәчми сезгә дә җиткерәсем килә, хөрмәтле укучым.

 

Мине театрга алдылар

Ак хыялларга чорналган унтугыз яшьлек Исламия театр училищесына укырга керергә дип, Казанга килә. Әмма аны: «Соңардың, сеңлем, менә сентябрьдә өстәмә группа җыярга тиешләр, шунда килеп карарсың», – дип кире боралар. Ул көнне Исламия дус кызы Талия белән Казан карап йөри. Кремльгә җиткәч, Исламиянең күзе Спас башнясы диварына беркетелгән «Күчмә театр» дип язылган тактага төшә.

«Кара әле, Талия, безнең авылга шушы театр артистлары килгән иде ич.

Әйдә, Мәйсәрәнең хәлен белеп чыгабыз», – дип, театр ишегеннән кереп тә китә. Вахтер артистларның җәйге ялда, директор белән режиссерның гына театрда икәнлеген әйтә. Шулчак сөйләшкән тавышка бүлмәсеннән чыккан Мөхәммәт Хәмзинга: «Абый, мине дә театрга алыгыз әле?» – дип үтенә кыз. Аның әрсезлегенә шаккаткан директор: «Ә син нәрсә эшли беләсең соң?» – дип сорагач, Исламия күзен дә йоммыйча: «Ә нәрсә эшләргә кирәк? Барысын да эшлим», – дип җавап бирә. Директор белән режиссер тәмам аптырашып торган арада Исламия аларга «Кама буе туган як» җырын җырлап та, Такташның «Алсу» шигырен сөйләп тә өлгерә. Өстәвенә, мандолина белән гармунда уйный белгәнлеген дә әйтергә онытмый. Ә үзе һаман ялварулы караш белән: «Алыгыз инде, өйрәнеп йөрермен», – дип кабатлый. Кызның шулай очынып театрга омтылуын күргән җитәкчеләр бераз киңәшеп алгач: «Син безгә туры киләсең, без сине театрга алабыз», – дип җавап бирәләр. Сөенечтән урамга атылып чыккан Исламия Кремль баскычыннан канатлы кош сыман очып кына төшә.

Очмый ни, аны театрга алдылар ләбаса!

 

Коелган арыш һәм паспорт...

Ул чорда авылдан чыгып китү өчен кешеләргә паспорт бирү катгый тыелган була. Шул сәбәпле Исламия дә урып-җыю вакытында колхозда ашлык үлчәүче булып эшли. Ә көннәрдән бер көнне аны пыран-заран китереп ташлыйлар. Хәл болай була. Кайсыдыр комбайннан басуда арыш коела, үлчәүче Исламия исә аны күрмәгән. «Нишләпләр генә йөри ул монда? Зинһар китсен әле шул артистлыгына! Театр дигәннәренә үзем барып сөйләшәм. Ә бу коелган арыш өчен штрафны мин аның артистлык хезмәт хакыннан тоттырып калачакмын!» – дип, ярсый-ярсый Исламияне сүгә бригадир Мөнәвәрә. Бригадирның сүзләре Ходайның амин дигән минутына туры килә. Дөрестән дә, кызның урыны арыш басуында түгел, театр сәхнәсендә булып чыга, Шулай итеп, Исламия авылдан паспорт алып чыгып китә.

Кызны башта күрсен һәм өйрәнә торсын дип, театрның кассиры итеп куялар. Тик сәләтле, җырлы һәм моңлы кызга үзен танытырга озак вакыт таләп ителми. Театрның баш режиссеры Кәшифә Тумашева аңа бик тиздән роль бирә.

Авыл кызыннан ике ай эчендә чын артист ясаган остаз да Кәшифә апа була.

 

Мәхәббәт дәрьясында...

Һәр яшь җилкенчәк кызның тәүге гыйшкы булган шикелле, Исламиянең дә армиядән көтеп алган сөйгән егете, гармунчы Гарифы була. Тик язмыш кыз йөрәгендә Гарифныкыннан да кайнаррак мәхәббәт уты кабыза. Һәм ул... бер күрүдән әнә шул башкага гашыйк була да куя.

Эшли башлаган көннәре генә була әле. Театрга озын буйлы, калын тавышлы бик чибәр бер егет килеп керә. «Аны күрүгә бөтен гәүдәм ток суккандай калтырап куйды. Ә тавышы җанымны сихерләде», – дип искә ала бүген Исламия ханым әлеге очрашуны.

Ике көн узуга, алар бергәләшеп гастрольгә чыгып китәләр. Җитмәсә, егет Исламиянең роль буенча партнеры да икән әле. Репетиция вакытында ул: «Исламия, син миңа ярдәм итәрсең инде», – дип, кызның күзләренә текәлә. Йөрәген өттереп алган бу караштан Исламия сүзсез генә елмаеп куя. Башыннан исә: «һичшиксез. Булышырмын да, гашыйк та итәрмен...» – дигән уй йөгереп уза.

Бу калын тавышлы чибәр егет аның булачак ире Хәлил Мәхмүтов була.

Гастрольгә барышлый артистлар сандугачлар җыры тыңларга дип, урман янында тукталалар. Шулчак Хәлил һәммәсен шаккатырып, Исламиягә бер зур бәйләм кыр чәчәкләре җыеп бүләк итә. Артистка Роза апа Ибраһимова: «Эх, егетләр, борыныгызга чиертте бит! Менә бу ичмасам егет!» – дип шаяртып та ала.

Шул көннән башлап Исламия егеткә һәрьяклап ярарга тырыша. Гастрольдә, елга буена ир-атларның киемнәрен юарга төшкәндә, Хәлил күлмәген һәрвакыт үзенә эләктерү ягын карый. Аның яратып кигән зәңгәр күлмәген бөртекли-бөртекли үтүкләвен әле дә булса хәтерли ул.

Кыз егетнең үзенә дә көннән-көн ошый бара. Шулай бер авылда Исламия сәхнә көйләүчегә ачуланып: «Җиттеме-юкмы сиңа?!» – дип тавышын күтәрә.

Ә тегесе ике дә уйлап тормастан, кулындагы чүкеч белән Исламиягә кизәнә. Бу хәлне күзәтеп торган Хәлил, йөгереп килеп, эшчене сәхнәдән алып бәрә. Үзе исә: «Бу кыз җебегәннәрдән түгел икән, моның белән тормыш корсаң да ярый», – дип уйлап куя.

Хәлил абый әйтмешли, әнә шулай шаяртып кына, вакыт уздырырга бер кыз бар, дип башланган эш ике ай дигәндә сүнмәс-сүрелмәс мәхәббәткә әверелә.

– Без өйләнешәбез, – дип, җитәкләшеп кергән яшьләрне театр директоры Мөхәммәт абый: «Танышканыгызга да ике ай гына бит әле. Сәхнәдә мәхәббәт уйный-уйный инде гашыйк та булыштыгызмыни?» – дип гаҗәпкә кала.

 

Туй

Никахлар күктә укыла, диләр. Анысы шулайдыр. Ә менә Исламия белән Хәлилнең туе Кремльдә, Казанның Спас башнясында уза. Мәҗлесне театр артистлары күмәкләшеп әзерлиләр. Ә туй шулпасын артистка Һаҗәр Шәкүрованың Әминә апасы өендә пешереп, зур кәстрүл белән троллейбуста алып киләләр.

– Ул шулпаның хуш исеннән троллейбустагы халыкның елмаешканын күрсәгез иде сез! – дип искә ала Хәлил абый.

 

 

Хуҗабикә

Кайберәүләр, гадәттә, ирле-хатынлы артист гаиләсен тегендә-монда сыйланып йөрүче итеп күзаллыйлар. Кистереп әйтә алам, бу фикер Мәхмүтовлар гаиләсенә туры килми.Алар үз тормышларында да ир белән хатын ролен сәхнәдәге уңай рольләреннән ким башкармыйлар. Чүлмәк тышыннан билгеле булганча, Исламия ханымның да нинди хуҗабикә булуы бусагадан атлап керүгә үк күзгә ташлана. Нурлы фатирның һәр почмагыннан хатын-кызларча самими җылылык бөркелә.

Сөбханалла, кефир салып тугланган камырдан ун минут эчендә ялт иттереп кап- кайнар коймаклар да пешереп куйды. Ә бакча үләннәрен җыеп ясалган чәен эчеп туярлык түгел. Табын янында Хәлил әфәнде дә бик теләп сүзгә кушыла: «Исламия апагыз камыр ашларын да бик оста пешерә ул. Аеруча каз итеннән пешергән өчпочмакларын яратам. Ә балан белән кабак бәлешенә балалар мөкиббән. Тик быел камыр ашларын сирәк пешерә башлады, юанаябыз, янәсе».

Кул эшләренә Исламия ханым авыллар буйлап гастрольдән-гастрольгә йөргәндә өйрәнә, Мәсәлән, Шәле авылыннан мамык шәл, ә кофта, күлмәк, тәрәзә пәрдәсен бәйләргә башка авыл остазларыннан өйрәнеп кайта. Шул елларда бәйләп кигән ак күлмәген әле дә булса кадерләп саклый. «Мин бәйләгән свитерны Хәлилем бүгенгәчә яратып кия. Заманында мин аңа фуражканы да беренчеләрдән бәйләп кидерттем», – дип мактанып куя Исламия ханым.

 

«Мә, үзең кис!»

Сәхнәдә һәрвакыт парлашып уйнаган Мәхмүтовлар көндәлек тормышта да гел бергә. Әнә бакча өен дә иңне-иңгә куеп икәүләп күтәргәннәр. Бервакыт Исламия ханым ире үлчәп биргән такталарны кисеп тора, ә Хәлил аларны өй кыегына кадаклап бара икән. Арый төшкәч: «Мин үлчәгәнчә кисмисең», – дип, берничә тактаны кире бора оста. Ачуы чыккан хатын: «Мин атказанган артист башым белән сиңа такта кисеп торырга тиешме әллә? Мә, үзең кис!» – дип, читкә китеп бара. Ярый әле, Хәлил абый: «Ярар инде, Исламия, син гаепле түгел, мин үзем ялгыш үлчәгәнмен», – дип, эшне вакытында җайлый.

Хәер, кайчандыр Исламия ханымның үзенә дә: «Мә, үзең эшлә!» – дип әйткәннәре була. Ә аның бу тәкъдимгә җавабы менә нинди. Театрда «Яшьлек хатам, йөрәк ярам» дигән спектакль әзерләнә. Эш барышында Исламия апа режиссерны: «Алай түгел, болай ул», – дип, берничә тапкыр өйрәтеп куя. Шунда режиссер, үзеннән узып белдеклеләнгән артистка: «Мә, үзең эшлә!» – дип, сценарийны китереп тоттыра. Ул көнне Исламия өенә кулына кайнар таба тоткандай кайтып керә: нишләргә? Ире Хәлил: «Алынгач, башкарып чык, хатын», – дигән киңәш бирә, һәм ул башкара да... Исламия ханым куйган бу спектакльне тамашачы алкышлап каршылый.

Артистканың режиссерлык сәләте әнә шулай ачыла.

 

Бакча

Бакча турында сүз чыгуга, Хәлил абый:

– Аллага шөкер, бакчабыз бар. Без бит авыл балалары, җирдән башка яши алмыйбыз. Мин түтәлләр казучы, ә Исламия апаң, әнә, утыртучы. Чәчәк ата торган чүп үләннәрен дә үстерә ул бакчада. Ялгыш кына берәрсен өзсәң, көннәр буе моңаеп йөри.

Ә Исламия апа: «Өзмә син аны, Хәлил, өзмә, һәр үсенте яшәргә дип туа", – дип, сабыр гына үзенең хаклыгын дәлилли.

– Исламия апаң белән сүз көрәштереп булмый. Ул һәрвакыт хаклы. Мунча түбәсен дә ул безгә бер көн эчендә яптыртты. Аның каравы, бик шәпләп сыйлады үзебезне.

 

Кыр казлары артыннан...

Җырлы рольләр килешә Исламия ханымга. Андый чакта аның сәхнә геройлары аеруча нечкә һәм сизгер күңеллегә әверелә.

Хәер, Исламия ханымның Ясминә ролендә җырлаган моңлы җыры бер миндә генә шик тудырмаган икән. Апас районында яшәүче Мөслимә апаның да хәтсез вакыт йөрәген әрнеткән бу җыр. Һәм ул Мәхмүтовлар гастрольгә килгәч, аларны үзенә кунакка чакырып, кара-каршы утырта да: «Йә, Хәлил, яшермичә генә әйт әле. Син Исламияне сөйгән егетеннән аерып алдыңмы? Нигә шулкадәр моңая ул?» – дип сорый. Шунда Хәлил абый: «һич юк! Киресенчә, йөргән кызым калды. Ә Исламиягә мин бер күрүдән дөньямны онытып гашыйк булдым», – дип җавап бирә. Бер-берсенә бәхетле күзләр белән елмаешкан артистларны күргәч, Мөслимә апа йөрәгендәге әлеге төер эри дә китә.

 

«Әниемнең ак күлмәге»

Исламиянең шушы исемдәге спектакльдә уйнаган көне була бу. Сәхнәдә очар коштай кулларын җәйгән артистка: «Әй, абзыкай, бар иде яшь чаклар... Йөрәгем өйгә генә сыймыйча, болыннарга чыгып китә иде дә...»

Шулчак Исламия кинәттән сүзен дәвам итә алмыйча, тораташтай катып кала, һәм үз-үзен белештермәс хәлдә, үкси-үкси елый башлый. Залдагы тамашачы бу күренешне артистканың роле итеп кабул итә. Ә менә сәхнә артындагылар Исламия белән нидер булганлыгын аңлап, тиз генә пәрдәне ябалар. Бу сәерлекнең сере Исламиягә режиссер телеграмма китереп тоттыргач кына ачыла. Аның шулай сәхнәдә катып калган мизгелендә әнисе вафат булган икән ләбаса!

Март ае. Юлларны карлы су баскан... Исламия әнисен җирләргә кайтып өлгерми. Иртәгесен каберенә барып кына бәхилләшә. Хәзер ул әнисенә багышлаган шушы җырын җырлап, аңа мәңгелек сәламен юллап яши: 

Ап-ак күлмәгеңне киеп,

Ак яулыгыңны бәйләп 

Төшләремә, әнием, керәсең.

Чәчәк аткан кына гөлләреңә 

Җырлый-җырлый сулар сибәсең.

 

Дәү әни

Әниемнең әнисе 

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул –

Ул минем дәү әнием!

Үзенә атап шушы шигырьне сөйләүче оныгы Ришатны бигрәкләр дә ярата Исламия ханым. Шуңададыр, күрәсең, җае чыккан саен оныгы белән бергәрәк булырга тырыша. Әнә ич, театр мәшәкатьләре белән чытыр чапкан арада да Ришатын филармониянең бию түгәрәгенә дә йөртеп өлгерә. Оныгы да үзе шикелле, өйрәткәнне элдереп алырга гына тора.«Менә болай итеп биедем, дәү әни! – дип шактыра үзен. 

Оныгы, чыннан да, уңган, булган. Шушы яшеннән җай җайлап, дөнья кирәген дә хәстәрли белә икән әнә. Яңа ел алдыннан дәү әнисенең гомер иткән чыршысын би-ик итагатьле генә итеп сорап, үзләренә алып кайтып киткән. Исламия апа ул киткәч кенә үзенең чыршысыз калуын абайлап, кибеттән яңасын сатып алган.

«Егет кеше шулай булырга тиеш», – дип хуплый улын дәү әни.

 

Исламия гөлләре

– Без үскәндә өебезнең төп байлыгы гөлләр иде. Көлләп юылган сап-сары идән белән тәрәз төбе тулы гөлләр, туган йортның кадерле хатирәсе ул, – дип, Исламия апаның сөйләве юкка түгел икән. Күрче, үзе дә өй тутырып гөлләр үстерә, һәркайсын яратып, сыйпап, иркәли-иркәли үстерә ул аларны. һәм һәр гөленең үз тарихы бар. Менә бу роза гөлен аңа кияве Руслан бүләк иткән. Монысы – Мамадыш лилиясе, пәйгамбәр кылычы гөле – Кама Тамагыннан. Әлкидән – каен гөле. Ә кышкы суыкларда шау чәчәк атучы декабрист гөлен театр директоры мәрхүм Роберт Әбелмәмбәтов бүләк иткән булган. Гаилә дуслары Нәкыя белән Илгиз биргән алма гөле дә күзләрне сөендереп утыра. Әфлисун белән лимонны Исламия ханым орлыктан утырткан. Әлегә җимешләре булмаса да, өйнең күрке булып торалар. Ә менә йокы бүлмәсендәге ясмингә Исламия ханым ике сандугач кунаклаткан. Башта берне генә сатып алган. Аннары, сәхнәдәге Ясминә кебек моңаймасын дип, икенчесен дә алып кайткан. Хәзер менә парлашып утыралар. Кем белә, бәлки ясмин гөле чәчәк аткан беркөнне Исламия апаның бу ясалма сандугачлары да сайрап җибәрер. Хәер, бу аның тормышында бик мөмкин хәл. Чөнки сандугачны гына түгел, сәхнә геройларын да җырлатып яшәүче Исламия бит ул...

Кайтыр идем яшьлегемә,

Алыр идем сине дә,

Яшьлек юлы буйлап китәр идек 

Икәү генә – син дә, мин генә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар