Логотип
Шәхес

Февраль чәчәге Роза апа

(РОЗА ХАФИЗОВАНЫҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ ТУЛУ УҢАЕННАН) 

 

6 февраль... Минем өчен бу көн үземнең беренче редакторым Роза апа Хафизова туган көн булып күңелгә кереп калган. Редакторның алгы бүлмәсендә утыручы Гүзәл, ул көнне иртәрәк килеп, Роза апа өстәлендәге вазага кызыл канәферләр куеп чыга. Егетләр – Разил Вәлиев, Фәннур Сафин, Хәйдәр Гайнетдинов, Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Айдар Үтәгәнов – кич калып чыгарган стена газетасын үзебезнең 9 нчы кат коридорына эләләр. Роза апа килүен әнә шулай сюрприз ясап каршылыйбыз. Шаяру катыш ихластан язылган котлауларны, кызыклы фотоларны күреп, күршеләребез «Азат хатын», «Чаян»нар да туктала. 

Аннары коридорда Роза апаның шат тавышы, «Зурлагансыз, егетләр», «Аһ, чәчәкләре лә чәчәкләре!» – дигән сүзләре ишетелә... 

Менә шул Роза апаның – Хафизова Роза Сәет кызының – тууына бүген 90 ел. Балаларның яраткан язучысы булып танылган (аның «Кирлемән», «Курай-малай маҗаралары», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Тантаналы вәгъдә»ләрен укымаган малайлар-кызлар булды микән?), чирек гасырдан артык «Ялкын» журналының баш редакторы булып эшләгән бу зыялы-затлы ханым турында күңелдә матур истәлекләр сакланган. 

Мәктәптә укыганда ук «Ялкын» журналларында сан саен «баш редактор Роза Хафизова» дигән язуларны күрә идек. Ул вакытта әллә ни игътибар ителмәгән: тизрәк әкият-хикәяләрен укырга, рәсемнәрен карарга ашыга идек бит. Көннәрдән бер көнне шул Роза апа мине эшкә алыр дип башыма да китереп карамадым. Ә ул болайрак булды. Казан дәүләт университетының 5 нче курсында укыганда диплом язып йөргән чаклар. Диплом җитәкчем язучы Мөхәммәт абый Мәһдиев университеттан соң кая барырга җыенуым белән кызыксына. (Ул газеталарга язып йөрүемне белә иде инде.) «Минем редакциядә эшләп карыйсым килә. Теләсә кайсы район газетасына китәргә риза!» – дип әйтеп салдым максималистларча. «Ә нигә район газетасы? «Ялкын»га кеше эзлиләр. Җаваплы секретарь Разил Вәлиев берәр егет юкмы сездә дип чылтырата. Мин анда редколлегиядә. Син егетләр кебек эшли аласың, минемчә», – дип куймасынмы! Тәвәккәлләп, Декабристлар урамындагы 2 нче йортка киттем. Курка-курка гына  ачык ишекләр яныннан узам. (Ни гаҗәп, редактор кабинетыннан кала, бар бүлмәләрнең ишекләре гел каерып ачылган була иде). Менә күзлекле бер абый башын да күтәрми нидер язып утыра (соңрак аның Габделхәй Сабитов икәнен белдем, бер бүлмәдә утырып эшләдек тә әле). Разил Вәлиевне сорагач, күрше бүлмәгә ым какты. Анда – университет буенча таныш Фәннур Сафин һәм бик җитди кыяфәтле бер апа (интуиция белән баш редактор Роза Хафизова икәнен чамалыйм үзе) нәрсәдер карыйлармы, хәл итәләрме шунда... Разил командировкада, диделәр.Фәннур белән якыннан аралашкан булмасак та, танып үзе эндәште. Уңайсызлана-уңайсызлана гына: «Мөхәммәт абый «Ялкын»га кеше кирәк дигән иде», – дип, чак әйтә алдым.  Карашып алдылар. Ул да булмады, Фәннур җанланып, «әнә Мөхәммәт абый үзе дә!» дип, урыннан кузгалды. Очраклылык димә инде: Мәһдиевнең «Чаян»га килүе икән, коридордан узып барышы. Тукталды. Сәлам бирештеләр. «Сез егет сорадыгыз, мин шушы кызны тәкъдим итәм. Тур Хейрдал турында яза да яза инде!» – дип, мине мактап та алды. Роза апаның: «Әйдәгез, кереп сөйләшик» дигән сүзләре һавада эленеп калды: Мөхәммәт абый үзенә генә хас вәкарьлек белән: «Тәкъдим итү – минем эш, алу-алмау –сезнеке!» – дип, «Чаян»нарга ашыкты. Роза апа бүлмәсенә... үземә генә керергә туры килде. Булачак редакторым диплом темамны сорашты, «Яшь ленинчы» га нинди эчтәлектәге мәкаләләр язуым белән кызыксынды. Аннары, бәйрәмнәр үткәч килерсең дип, озатып калды. Ул 8 Март бәйрәмнәрен күздә тоткан иде. 

20 мартта, «Ялкын»ның туган көнендә мин шул редакциядә эшли башладым. Минем өчен өр-яңа тормыш башланды! Эчкерсез, якты, кызыклы, һәр иртәсе балалар хатларын укудан башлана торган... 

Баш редактор тыштан гына җитди, кырыс күренә икән. Редакциягә килгән хатларның кайберләрен летучкада көлә-көлә кычкырып укый...  Әле яңа гына китап нәшриятында басылган китабын һәркайсыбызга автографы белән бүләк  итә... Фәннурның кызы тугач, Роза апа исемне үзе сайлады: «Без әле кайтырбыз» повестендагы Айсылу!.. Егетләр, баш редактордан бераз шөлләсәләр дә (ул таләпчән чөнки!), үзе юкта, бераз шаяртып, яратып, «Хафизәләм-иркәм» дип тә әйтеп куялар...  Кызы Наиләнең (Фәттахова Наилә Нурыйхан кызы бүгенге көндә филология фәннәре докторы, профессор. Әйе-әйе, язучы Нурихан Фәттахның кызы...) кандидатлык диссертациясе яклау көнен дә яхшы хәтерлибез. Роза апа балкып килеп кергән иде редакциягә... Бүгенге язучы-шагыйрьләрнең барысы да «Ялкын» да тәгәрәп үскән, Роза апа мәктәбен үткән дисәм дә, ялгыш булмас. Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Наис Гамбәр, Рәшит Бәшәр, Рашат Низамиевлар... Ләбиб Лерон, Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Газинур Моратлар... 

Мөдәррис Әгъләмов Зәй районы Түбән Биш мәктәбендә укып йөргәндә үк редакциягә кочак-кочак шигырьләр җибәрә, шагыйрьләр аңа журнал үзе дә кереп утырырлык зу-ур конвертына салып хатлар юллыйлар, гонорарлар язалар. Көннәрдән бер көнне бу малай редакциягә үзе дулап килеп керә. «Сез хатларыгызны миңа бала-чагага җибәргән кебек зур конвертта салмагыз бүтән!» – дип, шелтә белдерә ул бунтарьларча. Мәктәптә генә укыса да, исеме күренә башлаган шагыйрь бит! «Мөдәррис сүзенә колак салып, конвертларына кечерәйтергә туры килде», – дип, елмаеп сөйли Роза апа. 

Ул елларда журналның тиражы Советлар Союзында нәшер ителә торган күп журналларны узып китә иде. Мәктәпләрдән «Дружинабыз белән «Ялкын»га язылдык!», «Классыбызда бар да «Ялкын» алдыра!» дигән телеграммалар ява. Берәр язмасы йә шигыре, йә рәсеме басылган малайларга-кызларга «Яшь хәбәрче» таныклыгы җибәрүне дә Роза апа уйлап тапты. Никадәр баланы «Ялкын» юлламасы белән «Артек», «Орленок» лагерьларына җибәрде ул... 

Редакторыбызның журналистикада алтын кагыйдә булырлык киңәшләре байтак. 

Гел искә төшерәм шуларны. 

«Һәр мәкалә кечкенә бер хикәя кебек язылырга тиеш». 

«Кемгә атап язганыгызны бер минутка да истән чыгармагыз. 10-12 яшьлек мәктәп баласын гел күз алдыңда тотыгыз!» 

«Тексларны озын итеп язмагыз. Вак шрифт белән җыелганны укып, баланың  күзләре бозыла...» 

«Балаларга хөрмәтле дип түгел, кадерле дип языгыз...» 

«Язмалар матур, укылышлы булсын. Журнал чыгару өчен шуңа да бер ай вакыт  бирелә безгә...» 

«Матур киенеп йөрегез. Кайда эшлиләр дигәндә, «Ялкын»да диярлек булсын!» 

Хатын-кыз буларак, әниләрчә кайгыртып йөрүләре, киңәшләре бирүләре дә хәтергә уелып калган. Йә материаль ярдәм сорап гариза язарга куша, йә журналистларның балаларына пионер лагерьларына путевка юнәтә... Бер кызыбыз ире белән аерылышырга җыенуын әйткәч, кабинетына алып кереп бик озак сөйләшкәне, ничек тә гаиләне саклап калырга кирәк дип киңәшләр биргәне истә... 

Ул елларда редакциягә, шәхсән Роза апа янына Уфадан да, Чабаксардан да, Йошкар-Оладан да балалар журналлары редакторлары еш килә иде. Өйрәнергә, тәҗрибә тупларга дип...Без, журналистларның да офыклары киңәйсен, дөнья күрсеннәр дип, йә Мәскәүгә, йә Ленинградка командировкаларга барырга җай чыгара. Һәм алар, әлбәттә, Роза апаның андагы коллегалары белән алдан сөйләшеп эшләнә. 

Берчак Гүзәл Камалова белән мине Ригага, анда балалар өчен чыгучы «Драугс» журналы редакциясенә җибәрде. Роза апаның алдан шалтыратып куюы бик ярады: баш редактор Эрика безне көтә иде инде. 

Журналның 60 еллык юбилей санын әзерләгәндә ул мине Мәскәүгә командировкага җибәрде. Миңа Муса Җәлилнең хатыны Әминә, кызы Чулпан, оныгы Таня белән күрешеп материал язарга, генерал Якуб Чанышевтан истәлекләр сөйләтергә задание бирелде. Дулкынлануымны күреп: «Менә дигән итеп башкарып чыгасың син аны!» – дип, Роза апа канатландырып та җибәрде әле. 

Шул елны журналыбызга СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә яшь буынны тәрбияләүдәге нәтиҗәле эшчәнлеге өчен «Почет билгесе» орденын тапшырдылар! Бу инде баш редактор Роза Хафизова эшенә дә олы бәя иде! 

...Бүген Роза апаның туган көне! Үзе исән булса, һичшиксез җыйнаулашып янына ашыгыр идек... Вазадагы кызыл чәчәкләр, Роза апаның стена газетасындагы елмаеп торган фотолары күз алдыннан йөгереп уза. Разил абый Вәлиевның шул чакта махсус язган шигыре дә хәтердә: 

Тагын килде февраль, 

тагын көлде – 

Урамнарга тулды ак шатлык. 

Гөлләр тезде февраль тәрәзләргә – 

Ак карларны гөлгә охшаттык. 

Ни гаҗәп бу? – Февраль чәчәкләре 

Китерә бит җиргә җәеңне! 

Өермәләр тышта уйнаганда, 

Ни гаҗәп бу: туган... җәй гөле! 

Җәй гөле Роза апаны бик сагынабыз! Безнең хәтердә ул һаман шундый: шаян телле, ягымлы, кече күңелле, таләпчән, гадел, матур... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльмира! Рәхмәт, сезгә. Мине кабат яшьлегемә, 9 нчы катка күтәрдегез. Әйе, без бит күршеләр идек - "Ялкын", "Сөембикә", "Чаян" - тугызынчы катта. Нинди олы үә абруйлы шәхесләр белән эшләдек, Аллаһның рәхмәте! Их, аларның күбесе фанилыктан бакыйлыкка күчтеләр. Без, шулай да, бәхетле, матур чорлар кичердек. "Сөембикә" һәрвакыт яшь, матур, энергияле һәм шулай булып калсын да. Барыгызны да сагынып Зәрия.

    Хәзер укыйлар