Логотип
Шәхес

Эзең калды, Илфак

Илфак Шиһаповның вафатын күңелемә якын алдым. Бигрәкләр дә балаларча ихлас, самими кеше иде инде. Мин аны республика матбугатына юл салып азапланган беренче адымнарыннан, ягъни язмаларыннан ук аерымлап куйган идем. Кыяр-кыймас кына җибәргән беренче көлкеле хикәяләре «Ватаным Татарстан»да урын ала башлагач, күңеле үсеп китте аның. Ул тиз арада Исмәгыйль Шәрәфиев белән дуслашып алды. Казандагы журналистикасын да «Татарстан яшьләре»ндә башлады бугай ул. Аннары «Ватаным...»га килде. Әйткәнемчә, ихлас иде ул. Килешмәгән, күңеле ятмаган нәрсәне хупламас, конъюнктурный әйбер язып азапланмас. Күрше кабинетларда утырдык. Илсөя белән мәхәббәтләренең яңа чагы иде әле. Бәләкәй малайлары да редакция коридорында, безнең күз алдында үсте. Илсөянең репертуары өчен җыр текстлары да безнең күз алдында язылды. Шул җырлар ярдәмендә җәмгыятьтәге ямьсез күренешләргә каршы көрәшү әмәлен тапты ул. Илфакны татар язмышы да борчый иде. Өлкән уллары белән археологик экспедицияләргә йөрүе дә ике башлы таяк булгандыр. Бердән, гаиләдән киткәннең соңында да улларына әти булып калуын исбатласа; икенчедән, аларны татар тарихына битараф булмаска өйрәткән икән ул. Илфак яшәргә тиеш иде әле. Милләтнең кайсы сызлавыгы аның гомерен өзде икән? Соңгы йорты итеп Иске Иштирәк авылын сайлау дөрес гамәл булган. Ул авылда булганым бар минем. Аның зираты якт ы, кояшлы Илфакның да гүре нурлы булыр. Авыр туфрагың җиңел булсын, Илфак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар