Логотип
Шәхес

Бакый мәхәббәт

Көтеп алган газиз улына Бакый – мәңгелек дигән мәгънәле исем куйган Идрис хәзрәт кыек атып туры китерүен сиздеме икән? Юктыр, мөгаен. Ә бит Раббыбызның 99 исеменнән берсен кушканда Алла колы дигәнен дә өстәргә онытмаган – Габделбакый Урманче дип, үз кулы белән таныклык тутырган ул.

Без: «Яңа татар поэзиясенә һәм татар музыкасына нигез салучылар кемнәр?» – дип сораганда – беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш, дип җавап бирсәк, инде: «Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем? – дигәндә: «Бакый ага Урманче!» – дип, бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз».
Нәкый Исәнбәт. («Казан утлары», 1969 ел, 12 нче сан.)
 
 
Көтеп алган газиз улына Бакый – мәңгелек дигән мәгънәле исем куйган Идрис хәзрәт кыек атып туры китерүен сиздеме икән? Юктыр, мөгаен. Ә бит Раббыбызның 99 исеменнән берсен кушканда Алла колы дигәнен дә өстәргә онытмаган – Габделбакый Урманче дип, үз кулы белән таныклык тутырган ул.
Булачак рәссам, сынчы-скульптор 1897 елны – 23 февральдә хәзер­ге Буа районы Күл Черкене авылында якты дөньяга аваз сала. Урманче­ларның тугыз буын нәсел-нәсәбе имамнар, мөгаллимнәр, алай да «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дип тик утыручы юк. Стан ясап киндер дә суккан, буяган-бизәгән дә, теккән-үргән дә алар. Җыр-бәеткә оста Маһибәдәр әбиләре эш-мәшәкать арасында әкият-риваятьләр сөйли, борынгы моңнарны яшьләргә җиткерүдән ямь таба. Әнкәләре Мәгъҗүбә абыстайның чигү-тегүгә кулы ятып тора. Апалары чәчәк-сурәтләр ясап кашага-эскәтер, сөлге чигәргә, өй бизәргә маһир. Җырчы һәм рәссам буласы тәкъдиренә язылган Бакый исә, кемнеңдер скрипкәдә уйнаганын күреп, агачтан үзе «каз муены» әтмәлли, көйләр сыздыра.
 
1907 елда гаилә Кече Салтыкка күченә. Ә Бакыйны әтисе «Мөхәм­мәдия» мәдрәсәсенә укырга бирә. Малай сәнгать мәктәбе дип хыяллана, әмма татарга анда юл ябык. Казанда яшәү авырлашкач (акча килер җир юк, гаилә ишле), укуын ташлап, Тамбовта балалар укыта, Донбасс шахталарында күмер чыгара, Уралда металлургия заводында эшли, патша армиясендә хезмәт итә. Ниһаять, татарлардан беренче булып сәнгать мәктәбе студенты булу бәхетенә ирешә. Аннан Кызыл Армиягә алына. 25 яшендә генә Мәскәүнең югары сәнгать уку йортына аяк баса. Берьюлы ике – рәсем һәм сынчылык факультетларында укый. Төрки халык җыела торган Әсәдуллаев йортында бәрхет баритон тавышы белән борынгы татар көйләрен җырлап, милләттәшләрен шаккаттыра.

1926 елда – диплом алыр алдыннан Казанга кайткан Урманчены сәнгать техникумының укыту бүлеге мөдире, мөгаллим итеп раслыйлар. Техникумда бер татар да булмавына ачынып, талантлар эзләргә тотына, муеннан эшкә чума.
Казаннарга сыя алмаган Бакый Мәскәүдә үзен таныта, илһамла­нып эшли, күренекле рәссамга әйләнә.
 
Ә 1929 елда Бакыйны кулга алалар. Өендә тентү үткәрәләр. Энесе Һади Мирсәет Солтангалиев лекцияләренә йөргән икән. Ә Солтангалиевнең һәр адымы күзәтү астында, җәен ул Урманчеларда кунып та киткән булган.
 
Гарәп имлясын латинга алыштыруга каршы 82 сәнгать әһеле кул куйган хатта Бакый Урманче исеме дә булуны шымчылар белеп тора. Абыйлы-энеле ике егетне – Черек күлгә, аннан Мәскәүгә – Бутыркага алып китәләр. Бакыйны – биш, Һадины ун елга сөргенгә хөкем итеп, Ак диңгездәге Соловки утравына озаталар. Соловки хөҗрәлә­ренең берсендә сөргендәге үз  ишләре – Сәгыйт Сүнчәләй, Мәхмүт Бөдәйли, Мирсәет Солтангалиев, Кәшшаф Мохтар каршында «Казан сөлгесе»н башкаргандагы кебек, рухланып, бүтән беркайчан җырла-ганы булмавын еллар үткәч искә алыр әле ул. Сүнчәләй азык-төлек складында эшли, Бакыйны төлке, куян питомнигына эшкә урнаштыру җаен таба. Урманче шунда чыга торган газетага рәсемнәр дә ясый. Кәгазь-каләм – кул астында. Бик күп портретлар эшли.
Дүрт елдан – хөкем срогыннан бер ел алда иреккә чыга. Казанга кайтып җитәм дигәндә – Канаш тирә­сендә рәсемнәрен урлыйлар. Үке­неч­ләр, үкенечләр... Энесе Габдел­һади белән дә күрешүләр насыйп булмый, аны 1938 елда Солов­кида аталар. Икенче энеләре Габделбари исә Бөек Ватан сугышында һәлак була.
 
Гаепсезгә төрмә газаплары кичер­гән Бакый исеме аклануны бик озак көтә. 92 яшендә, үләренә ел ярым кала аклана. Гарәп язуын яклап язылган хатка кул куйган сәнгать әһелләре арасыннан – үзе исән чакта акланган бердәнбер кеше ул.
Соловкидан кайткан рәссамны Казан колач җәеп каршыламый, әлбәттә. Өстә иске сырма, башта малахай, әмма чиста күк йөзедәй күзләре һаман зәп-зәңгәр бит әле. Тик барыбер таныш-белеш, танымамышка салынып, аны урап уза. Рәсемнәре кайсы югалган, кайсын кемнәрдер үзләштергән. Сагынып кайткан Казанын үзәге өзелеп, җаны сыкрап ташлап китәргә мәҗбүр ул. «Кара козгын»нар күзеннән качу, әзме-күпме эз югалту өчен дә кулай гамәл ич бу. 
 
 

Сара ханым 

Мәскәүдә ул гомерлек олы мәхәббәте – Сара ханымны очрата. Милке тартып алынган, бөлгән Пенза сәүдәгәре Хәсән Башиев кызы Сара әнкәсе, сеңлесе һәм улы Морат белән 8 квадрат метрлы бүлмәдә көн күрә. Ире Хафиз Ишмәмәтов та репрессия корбаны, хат-мазары юк, сөргендә үлде дигән хәбәре генә ишетелә. 
Гомеренең ахыры якынлашканда Бакый ага икенче никахтагы җәмәгате Флора ханымга йөрәк серен ачачак әле: «Балалы хатынга өйләнү өчен олы җанлы булырга һәм олы мәхәббәт тоярга кирәк». Әлегә... бу икәүнең бер-берсен табып кушылуы бер Хода хикмәте ич. Кодрәтлебез адәм балаларын – ир белән хатынны бербөтен итеп ярата, әмма мәхәббәтнең кадерен белсеннәр өчен икесен ике җиргә ташлый, дигән риваятькә ышанмас җирдән ышанырсың. Үз яртысын кемдер таба, кемдер гомер буе интегеп эзләп тә очрата алмый. Бу олы мәхәббәттән 1935 елда аларның уллары Илдар туа.
Ләкин... Озак та үтми, 8 метрлы фатир хуҗасы, акланып, үзе кайтып төшә. Нишләргә? Сараның зирәк әнкәсе – сәүдәгәр хатыны олы кызының язмышы кыл өстен­дә икәнен күреп, димче ролен өстенә ала. Яңа акланып кайткан кияүне «апасыннан матур сең­лесе»­нә өйлән­дерү хәстәренә керешә. Чаршау белән генә бүленгән әлеге 8 квадрат метрлы бүлмәдә ике гаилә дә итагать сак-лап яшәп китә. Тагын бер малай киң дөньяга аваз сала. Ә Бакый ага олыгайгач та Хафиз Ишмәмәтовтан отып алган җыр­ларны яратып җырлый торган була. 


 
1941 елның язында Абайның 100 еллыгына әзерлек башлана, Урманчены Алма-Атага чакыралар. Сугыш чыгу хәбәрен ул юлда ишетә, кайтып, гаиләсен Алма-Атага алып китә. Балдызы белән Хафиз Ишмәмәтов туган яклары Пензага юл тота. Сугыштан соң Урманче гаиләсе – әнисе, балалары белән хатыны Сара – Мәскәүгә әйләнеп кайта, әмма аның үзенә юл ябык. Репрессияләнгән кешеләргә башкалада һәм портлы
39 шәһәрдә яшәү тыела дигән Указ чыккан. Урманче Петушкидан йөреп эшли. Алма-Ата, Казан, Ташкент та аны сыендыра алмый. Берара Балхаш бакыр заводында мәдәният сараен бизи. Ташкент сәнгать институтында укыта.
Тормышы җайланмаган, әмма сөйгәне, улы кай-тыр да рәхәт яши башларбыз дигән хыялы исән әле. 
 
Урта Азия, Казакъстан рәссамнары аны остаз итеп таный.
Бары тик 1958 елда, 61 яшендә генә Казанга кайту насыйп була аңа. Өмет, яшьләрчә дәрт, ышаныч белән могҗизаи көчкә ия әсәрләрен иҗат итә. Тукай темасы, Тукай рухы аңа көч, илһам бирә. Чакырып-чакырып та Казанга кайтмаган, кайта алмаган Сарасын онытырга вакыттыр бәлки? Аһ, үткән гомерләрне онытып булса икән! Остазның горурлыгы булган рәссам Илдар Урманче әтисе янына кайтып, сайрашып таң аттырган чаклар олы бәйрәм, әлбәттә.
Сара ханым Бакый агадан бер ел алдан вафат була. Илдарлары да мәңгелек йортында инде... Урыннары оҗмахта булсын! 
 
 

Айгөл

Җәһәннәм тәмуглары кичеп, репрессияләнгән кешегә кара шәүлә булып тагылган язмыш сынауларын үтеп тә, акылын, талантын саклап калыр, намусын, вөҗданын, оятын җуймас өчен адәм баласына нинди көч, ышаныч кирәк икән? Халык иҗаты әсәрләре адәмгә көч бирүче саф чишмә кебек, рәссамга илһам чыганагы булдымы икән? Себер татарлары­ның йола җырларын, дастаннарын, бәет-риваятьләрен – халык иҗатын өйрәнүгә гомерен багышлаячак фольклорчы-галимә Флора Әхмә­това белән очрашу Бакый агага өстәмә көч, дәрт, илһам бирсә, гаҗәпме?! Дөрес, яше җитмешкә якынлашып килә, әмма йөрәге яшь бит әле. Ә бәлки моны язмыш сынавына юраргадыр? 
 
Себердә – күлләр иле Күкрәнде авылында туып, укытучы Ваһап Әхмәтов гаиләсендә үскән Флора Казанда – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында татар халык иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Еракларга тоташкан ри­ваятьләр, тарихи шәхесләр – Күчем хан, Сүзгебикә ханымнар турындагы дастаннарны мавыгып бәян итүче кызның төс-кыяфәте коеп куйган Сүзгебикә (ә бәлки үз әнкәсе Әтнәбикә, йә бабасы Тук­табай чалымнары?) түгелме соң? Ягымлы-йомшак тавышы, сүзнең тәмен белеп сөйләве... Фәнни конферен-циядә чыгышын тыңлап утырган рәссам яшь туташның рәсемен ясамый түзә димени?! «Аннан-моннан сызгалап» галимәгә бүләк ителгән шул рәсем тормышын да, язмышын да үзгәртер дип кем уйлаган ул чакта? «Вакыт кысан, иркенләбрәк эшләсәң иде...» диюен кыз: «Мин киләм, әйтегез генә...» – дип эләктереп алдымы икән? Тәүге очрашулары ничегрәк булгандыр – бусы сер булып калсын. Шунысы хак: килә Флора. Китмәскә килә. 
 
 
Серле чәчәк, ай гөле – Айгөл дип йөртә иде Бакый ага аны. «Халкыбызның рухын күрсәтүче бөек әсәрләр иҗат иткән, 93 яшен­дә дә  кылкаләмен, өтерге, борау, чүкеч ише эш коралларын кулыннан төшермәгән, мәрмәр ташларны җырлаткан, киндерне көй-моңнар белән сугарган, кәгазь битләрендә төсләр симфониясе ачкан Бакый Урманчега мәхәббәтле, законлы ике гаилә тоту насыйп булды», – дип, истә­лекләрен уртаклашачак Флора Әхмәтова-Урманче. Чынлыкта, «Бакый ага миңа гашыйк иде!» дип хыялланучы гүзәлләр заманында аз булмагандыр дип фаразлыйм. Сынчы-рәссам иң элек портретлар остасы да бит әле. Кәгазьгә, кин­дер­гә, агач-ташка кемнәрнең генә йөз-кыяфәтен уеп, мәңгелеккә мирас итмәгән ул. Ләкин бөегебез, Флора ханым сүзләренә караганда, Сарасыннан кала берәүгә дә бер күрүдә гашыйк булып, сүнми торган гыйшык утларында янмаган. «Аның иң олы мәхәббәте – Сәнгать! Әмма Бакый абыйның рухи дөньясын аңлап, җанының матурлыгын тойган, моңлы аһәңле бәрхет тавышын – җырлавын ишеткән хатын-кызлар дөньяларын онытып аңа үзләре гашыйк булалар иде», – дип сөйләгәне хәтергә уелып калган. «Тирән белемле, бик дини кеше иде ул. Күрәсең, бабаларыннан калгандыр, кулдан язылган, кадерләп саклый торган бик борынгы Коръәне бар иде. Җомга көннәрне ул шуны укып, күңеленә юаныч таба. Гомумән, ул бик иртә – сәгать дүртләрдә үк йокыдан тора. Таң атуын күреп ләззәтләнә. Мин дә иртә торырга күнектем. Иртәнге алты гына әле. Ризык өстәлдә. Ашап, чәйләр эчкәч, Бакый абый оста-ханәсенә төшеп китә. Һәм көне буе, арып талганчы эшли... Җырлый-җырлый эшли иде ул». Ә җыр дигәннән... гаҗәп матур, моңлы тавышы йөрәккә ятышлы Флора ханым үзе дә әкертен генә борынгы көйләрне көйләргә ярата.


 
«Сөембикә» журналының редколлегия әгъзасы, авторы, якын дусты иде ул. Әдәби-иҗтимагый басмабызның исеме «Азат хатын»нан «Сөембикә»гә күчкәч, Бакый Урман-че иҗаты – «Сөембикә» әсәре журналның йөзен бизәүче атрибутка әйләнде. Кәгазьгә тушь белән язылган (1976), аннан агачка уелган «Сөембикә» (1978) – патшабикәләр чалымын горурлык һәм тирән сагыш, кайгы-хәсрәт, моң белән сурәтләгән әсәр – бәгырьләрне тетрәндерә, уйландыра. Йөрәк өзгеч югалту кичергән бит – дәүләтчелек таҗы җуелган, улы хәсрәте өстәл-гән – менә-менә елап җибәрер, калфагындагы энҗеләр күз яше булып тамар төсле... Юк, еламас, горур башын күтәрер дә хакимнәрчә боерыклар бирә башлар, алга дәшер, чакырыр. Мескен түгел ул, горур! Рәнҗетелгән, әмма сынмаган! Бакый абыйның үзе кебек дисәң дә, арттыру булмастыр.
Казан Кремлендә барачак беренче күргәзмәсенә «Сөембикә»сен өлгертергә теләп, Бакый ага җан ата... Әмма эш бармый. Таба алмый иң кирәкле штрихны. Төс-йөзен ничегрәк сурәтләсәң дөрес булыр? Кем күргән Сөембикә-ханбикәне?
 
Рәссамның гаилә мәхәб­бәте сынлы сәнгать, җыр-музыкага мәхәббәт белән үрелеп барды.
Шул көннәрдә Ания Туишеваның җырлавын ишетеп, Флора ханым хәйран кала. Махсус эзләп, табынын көйләп, җырчыны кунакка чакыра. Зәңгәр күзле, ак йөзле чибәр мишәр кызының (Сарасының якташы – Пенза татары түгелме икән? Ялгыш-кан – Сарытау кызы икән ул) җыры да, үзе дә Бакый аганың күңеленә хуш киләсен сизә... Ания Туишева белән минем дә очрашканым, аның хакында язганым булды, кем ничектер, әмма мин үзем «Сөемби­кә»дә аның да йөз чалымнарын таныйм. 
 
«Ак калфак» Бөтендөнья хатын-кызлар берләшмәсе дә фольклорчы галимәбезнең турыдан-туры катнашы белән оешты дисәк тә, арттыру булмас. Без якыннан аралашып, киңәш-табыш итеп яшәдек. Жур­нал­ның шул чактагы баш мөхәрри­ре, «Ак калфак» оешмасын гамәлгә куйган Роза ханым Туфитуллова галимәне хәзер дә зур хөрмәт белән искә ала: «Сугыш вакытында Ленинград галимнәре, мөгаллим­нәр Себергә эвакуацияләнгән. Флора Ваһаповна белем алган Тубыл педагогика көллиятендә һәм Төмән педагогика институтында укытканнар. Зыялы, гыйлем затлардан камил тәрбия алган, акыл, тәҗрибә, туплаган тирән белемле, тәрбияле зат иде ул. Ә Бакый аганы хасият-ләп каравы-тәрбияләве, рәссамның бөеклеген аңлап, иҗатын пропагандалавы үзе олы хөрмәткә лаек». 


 
Бөегебезгә иң зур терәк, якын дус, иптәш булган ханым аны ир бала алып кайтып та сөендерә. Урманченың «Айдар» (1973) портретыннан безгә искиткеч самими-садә, эченнән нур бөркелеп торган кара малай карап тора. «Бакый ага аны яратып: «Күчем хан токымы бит бу!» – дия торган иде. Улым безнең нәселгә – әтиемә охшаган», – дип сөйләгән иде Флора Урманче. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе иде.
 
Татар халык иҗатына багышланып, Тел, әдәбият, тарих институты әзерләп чыгарган күптомлык өчен Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Кунакчыллыгы, аш-суга осталыгы, суыткычындагы – бик тиз пешә торган бармак башы кадәр тәмле пилмәннәре, Себер күчтәнәчләре, без исемнәрен дә белмәгән җиләк-җимеш, Фәридә Кудашевалар белән аларда кунак булуларны сөйли башласам... озакка китәр. 
 
Гомәр Бәширов 1990 елның августында көндәлегенә мондый сүзләр язып куйган: «Бик зур кайгыбыз бар. 6 августта 94 нче яшендә Бакый абзый вафат булды. Аның үпкәсе шешкән иде, үпкә­сендә су хасил булган. Әҗәленә шул сәбәп. Күптән түгел бик һәйбәт сөйләшеп утырган идек. Менә хәзер ул юк инде.
 
Аксакаллардан иң өлкәне, иң дәрәҗәлесе китте. Бакый абзый революциягә кадәрге зыялылар, аларның гореф-гадәтләре, традицияләре белән хәзерге заманны тоташтыручы бер күпер иде.
Хәзер татар мәдәниятендә андый кеше калмады, элекке зыялылар белән хәзергеләре арасында җанлы элемтә өзелде.
Иннә иләйһи раҗигун». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар