Логотип
«Көтә белгәннәр полкы»

Үзе бер батырлык

«Әтине әни белән урам буйлап клуб янына кадәр озата төшкәнем исемдә калган», –  ди күпне күргән, күпне кичергән, артык күп сөйләргә яратмаган әниебез. Соңгы тапкыр әтисен күрүе шушы була.

miliausha76
Авылдашыбыз, сугыш чоры баласы Зөләйха апа Гайнетдинова турында безгә аның улы Рәис Гәйнетдинов язып җибәрде.
Безнең әниебез Зөләйха Гайнетдинова 1934 елның 30 августында Баландыш авылында туа. Шул чорларның ачлыгы, ялангачлыгы әнинең бертуганнарын сабый вакытта ук якты дөньядан алган. Сугышның беренче көннәреннән үк әтисе Кыяметдин бабайны фронтка алалар. 
– Әтине әни белән урам буйлап клуб янына кадәр озата төшкәнем исемдә калган, –  ди күпне күргән, күпне кичергән, артык күп сөйләргә яратмаган әниебез. Соңгы тапкыр әтисен күрүе шушы була. Бабай сугыштан әйләнеп кайтмый. Инде хәзер мәрхүмә булган әбиебез Бибигәфия, әнинең бертуган сеңлесе Гәндәлифкә, әнинең үзенә ул заманның ачылары җитәрлек эләккән. Шул көннәрне исән-сау узып, безнең заманга килеп җитүләре үзе батырлык бит.
#тылбатырлары#сугышчорыбалалары#ТАССРга100ел#БөекҖиңүгә75ел#Баландышавылкитапханәсе#көтәбелгәннәрполкы#сөембикәжурналы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар